6 нчы сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе (татар балалары өчен).
план-конспект урока (6 класс) на тему

Яруллина Гульшат Минасхатовна

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу) 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гөлшат Минәсхәт кызы Яруллина

 Аксубай 2 нче урта мәктәбенең

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес темасы

Сыйфат.

Дәрес тибы:

Яңа материалны өйрәнү дәресе.

Дәреслек: 6 нчы сыйныф өчен дәреслек (татар балалары өчен). Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллин

Дәреснең максаты: 

Сыйфат сүз төркеме һәм аның сөйләмдәге роле белән таныштыру.

Укучыларның текста сыйфатларны таба белү күнекмәләренә ирешү, сыйфат ачыклап килгән исемнәрне табу һәм сыйфатларны сөйләмдә төгәл куллана белү күнекмәләрен формалаштыру, укучыларның сүз байлыгын арттыру өчен шартлар тудыру.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

2.Белемнәрне актуальләштерү.

 -Быелгы уку елында без татар теленең нинди тармагын өйрәнә башладык?

 -Морфология нәрсә өйрәнә?

-Татар телендә нинди сүз төркемнәре бар?

-Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз.

Табышмакның җавабын табыгыз.

Нәни генә йолдызчык

Һавада бөтерелде,

Учыма минем төшеп

Шул арада эреде.

Нәрсә ул? (Кар бөртеге)

Бу сүз нинди сүз төркеме була?(Исем)

 Исем турында белемнәрне актульләштереп китәбез.

  Экранда исемнәр  бирелгән. Игътибар белән укып чыгабыз.(Барысы да эчтән укый). Аннан соң бер укучы кычкырып укый. Тимераяк, чаңгы, тауга,  чанам, кардан, урманнар,  болыт, бозлавык, кар бөртеге. Сүзләрне 4 баганага бүлеп язарга кирәк. 2 минут вакыт бирелә. Укучылар чиратлашып сүзләрнең кайсы баганага һәм ни өчен кертүләрен аңлаталар.

Исемнәрнең ясалышы

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Тимераяк, бозлавык, кар бөртеге

Чаңгы, болыт, урманнар

Чанам, тавыбыз

Тауга, кардан

Нәтиҗә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Күргәнегезчә, бу сүзләр кыш темасына. Кышның бизәге дип кайсы сүзне алырга була? (Кар бөртеге). Кар бөртеген нәрсә белән чагыштырырга була?( Чәчәк, күбәләк, пәрәвез)

Нинди соң ул кар бөртеге? Парлап эшләү. Укучылар һәрберсе 30 секунд кар бөртеге турында сөйлиләр. Укытучы түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин, мәсәлән:

Кар бөртеге формасы ягыннан нинди? (икенче партада 1варианта утыручы бала әйтә).

Төсе ягыннан нинди?( өченче партада 2 варианта утыручы бала әйтә).

Римма, Рөстәм сиңа кар бөртегенең физик сыйфаты турында нәрсә әйтте?(Укучылыр бер-берсенә рәхмәт әйтәләр).

Бу сүзләр нәрсәне белдерә? (Предметның билгесен)

Предметның билгесен белдергән сүз төркеме нәрсә дип атала?( Сыйфат).

Шулай итеп, без бүген сыйфат сүз төркемен өйрәнә башларбыз.

Дәфтәрләргә теманы язып куябыз. Алда әйтелгән сыйфатларны язабыз, сораулар куябыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Җыр астында укучылар төрле тәртиптә класс бүлмәсе буйлар баралар. Музыка туктагач, бер-берсенә якын булган укучылар парлашалар. Кулларын өстә тоташтырып,  бер-берсен сәламлиләр. Сыйфат турында сөйләшәләр. Һәр укучыга 15 секунд вакыт бирелә. Кем беренче башлавын укытучы әйтә. Мәсәлән, чәче озынрак укучы башлый. Аннан икенче укучы сөйли. Икесе дә мисаллар китерә. Музыка дәвам итә. Кышның билгеләре турында сораулар бирергә куша. Туган көне кыш аенда булган укучы беренче итеп сорауны бирә. Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

Дәреслек белән эшләү. 30 нчы күнегү (Өч абзацны алабыз). Текстны кычкырып укыйлар. Аннан бер укучы сәнгатьле укый. Шул тексттан 2 минут эчендә сыйфатларны язып алырга. Эшләрне алмашып тикшерәбез. Беренче абзацтагы сүзләрне  икенче рәт өченче партада утыручы сәдәфләре күбрәк булган укучы укый. Иптәше аңа бәя бирә, нәтиҗә ясый. Шул рәвешле 2, 3 абзацлар белән эшлиләр.

Дәфтәрләрдә эш. Язылган сыйфатлар алдына 2 минут эчендә тексттан исемнәр табып языгыз. Сыйфатлар кайсы сүзләрне ачыклап килде? Яз көне туган кыз беренче башлый. Ел фасыллары тәртибендә эшне дәвам итәбез.  Нәтиҗә: сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.

III. Рефлексия.

Дәреснең темасы нинди?

Нәрсә истә калды?

Нәрсә ошады?

Парлар бер-берсенә сөйлиләр. 1 минуттан укытучы һәр пардан бер укучыга сөйләргә тәкъдим итә. 

Төсле кәгазь тасмалар белән кәефегезне күрсәтегез 
Дәрестә барыгыз дә яхшы эшләдегез.

Билгеләр кую.

Өй эше. 76 нчы күнегү, сыйфатларны сыйфатланмышлары белән язып алырга.

Иҗади бирем: 79 нчы күнегү ( кроссворд)

Төркемнәрдә эш:

“Сөйли торган кәгазь битләре”

Укучылар кәгазь битенә чиратлап мәкальләр язалар.Сыйныфта үзара тикшерәләр,үзләрендә булганнарын сызалар, белмәгәннәрен дәфтәргә язалар. “Почмаклар”- Укучылар, карагыз әле, сыйныфыбызның почмакларында төрле сүзләр язылган, үзегезгә якын булган сүз янына барып басыгыз. Һәр cүзнең мәгнәсен аңлатыгыз.  Бу эшне төркемнәрдә башкарабыз.

 

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар телендә урта(урта) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа.-Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2011....

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....