Туган телләр көненә багышланган кичә
материал на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Туган телләр көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 21_fev_tugan_tel_kone1.docx34.53 КБ

Предварительный просмотр:

21 нче февраль –
Халыкара туган тел көне

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Туган телем, рәхмәт сиңа!

(туган тел көненә багышланган кичә)

knigi

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне

2 нче алып баручы. Туган оясыннан аерылган кош

                                  Канатына мәңге ял тапмый.

                                 Туган телен яратмаган кеше,

                                 Башкаларның телен яратмый.

1 а.б. Халкым теле миңа – хаклык теле.

         Аннан башка минем телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

1   а. б.: Хәерле көн кадерле укучылар Һәм укытучылар! Исәнмесез. Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык.

 Бүген – Туган тел көне.   Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.  
2 а.б. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында.

Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысына  якыны  киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.

1 а.б .Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә, ә  калганнары чит илләрдә яши.

2 а.б.  Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да  чагыла. 2нче сыйныф укучысы Тимербаева Дәлия   башкаруында җыр ,   Гафурова Әминә башкаруында шигырь.        

1 а.б. Әйт әле ,Алинә, җир шарын әйләнеп чыгу өчен ничә телне белергә кирәк дип уйлыйсың?

2 а.б.  Өч  мең телне белергә кирәктер. Телләр бик күп бит ул!

1 а.б. Юк, аның кадәр кирәкми. Телләр аерым гаиләләргә берләшә. Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен, 14 телне белү җитә дип саный. Болар бенгал (Бангладеш), гарәп, инглиз, испан, итальян, кытай, немец, португал, татар, урду (Пакистан), урыс, француз, һинд һәм япон телләре.

2 а.б. Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18 – 19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән.

1 а.б. Шуның өчен үз ана телеңне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә кирәк. Ә безнең укучыларыбыз үз телләрен генә белү белән чикләнмичә, башка телләр белән дә кызыксыналар . Рәхим итегез, сүз сезгә!Минһаҗева Сәрвәр, Аскарова Айсылу, Мотыйгуллина Нәзирә башкаруында русча, инглизчә шигырьләр.

2 а. б. Татар халкы сүзләр белән генә үзенең фикерен белдермәгән, ә аны  халыкка бию, җыр, уеннар аша да әйтеп биргән. Сезнең игътибарыгызга татар халык биюен тәкъдим итәбез

2 а.б.  Телебез турында бик күп мәкальләр бар. Хәзер сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Без мәкальләрнең башын, ә сез ахырын әйтеп бетерерсез.

Иң татлы тел –      (туган тел  ,анам сөйләп торган тел.)

1а.б.  Сөйдергән дә тел,     (биздергән дә тел.)

2 а.б. Теле барның    (юлы бар.)

1 а.б. Телләр белгән -     ( илләр белгән.)

2 а.б. Аз сөйлә -   (күп эшлә.)

1 а.б. Акылы кысканың   (теле озын.)

2 а.б. Сүзнең кыскасы,    (бауның озыны яхшы.)

1 а.б. Туган илем -  (туган анам.) Рәхмәт!

2 а.б. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең,  торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Файзрахманова Нәргизә башкаруында шигырь.

2 а.б. Халкыбыз элек – электән  тапкыр, зирәк булган.  Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр  уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Без сезгә мәктәп темасына язылган мәзәкләр укып китәбез.

 1 а.б.Укытучы укучыларга антоним сүзләргә мисаллар китерергә куша. Шунда Гали исемле бер укучы бик тиз әйтеп куя:

-Ганиев, Вәлиев...

- Бу сүзләр ничек капма – каршы мәгънәле була соң?

- Ник булмасын. Ганиев “бишле”гә, Вәлиев “икеле” гә укый бит.

2 а.б. ............................

1 а.б. - Бигрәк начар язасың улым. Бер сүзеңне дә танып булмый. Үскәч кем генә булырсың инде...

- Кайгырма, әни. Врач булачакмын мин. Үзең бит бер көнне врачлар начар яза дидең!

2 а.б. Безнең мәктәбебез күп кырлы талантларга бай, әйдәгез әле үзе шигырьләр иҗат итүче, яшь шагыйрәбезне Зәлидә Габидуллинаны бирегә чакырабыз.

1а.б. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Минһаҗева Сәрвәр башкаруында шигырь М.Гафури «Ана теле»

 2  а.б. Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул.

Аңла, балам...

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

                          Куштым сиңа сайлап матур исем –

                         Җисемеңә туры килсен ул.

                        Милләтеңнең бер мирасы итеп,

                        Әткәң - әнкәң биргән исем ул.

         Вакыт белән бергә үзгәрә бел

         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

        Бу – Ватанны сату белән бер.

                      Син тугач та, ана сөте белән

                      Иренеңә тамган туган тел.

                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

                     Онытуың булыр, балам, бел!

                                                           (Сания Әхмәтҗанова.)

1 нче алып баручы:

1. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлаттым.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

2 нче  алып баручы

2. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

Инде әдәби чарабыз  тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда сезнең басуыгызны Һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән тәмамлавыгызны сорыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Внеклассное мероприятие "Туган телләр көне"

Внеклассное мероприятие, посвященное Дню родных языков...

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

21 нче февраль - халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы.

21нче февраль-халыкара туган телләр көненә үткәреләчәк чараларның планы....

Сценарий "Туган телләр көне" Гаилә елына багышлап

Халыкара Туган көннәр көнен үткәрү өчен сценарий...

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019...