Тамчы - шоу Тема: Туган телләр була бер генә - Туган телнең кадрен бел генә .
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Тамчы - шоу

Тема:                                Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә .

 6- 7 нче сыйныфлар өчен татар теленнән тамчы-шоу эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy_shou_2014.docx23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш мунициаль районы “Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ

Татар теленнән Тамчы - шоу

I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы:

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы

2014 ел

Тамчы - шоу

Тема:                                Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә .

КВН да ике команда катнаша:

  1. Идел командасы.(5 класс)
  2. “Чулман” командасы.(6 класс)

Туган телгә мәдхия

 

  Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.

  Җир астыннан тарих серен табар телем...

  Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.

  Телне тешләп канатырлык сабыр телем...

  Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.

  Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.

  Табындагы икмәгем күк телем-телем.

  Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...

  Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.

  Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.

  Сине саклап калыр өчен, күпме белем

  Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...

 Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Без бүген «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык.

Бүгенге уенда 6-7 класс укучыларыннан торган ике команда  канаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

Укучылар үзләре белән таныштыралар.

  1. команда-  ”      ” , 2 команда-  “        ”.

Девизлар белән танышу

Шулай итеп, беренче турга кереп китәбез.  

I тур “Батыр- берне, белемле – меңне егар” дип атала.

Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен, мәкальне әйтеп бетерергә тиеш буласыз.  Һәр дөрес җавап өчен 1 бал куела.

1 командага

  1. Иң татлы тел – туган тел, (анам сөйләп торган тел).
  2. Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган).
  3. Теле барның (иле бар).
  4. Алтыда белгән ана телең (алтмышта да онытылмас).
  5. Ананың балага биргән (иң зур бүләге – тел).

  1. командага

  1. Тел – белемнең ачкычы, (акылның  - баскычы).
  2. Теле бозыкның (күңеле бозык).
  3. Тел күрке – (сүз).
  4. Телләр белгән – (илләр белгән).
  5. Туган телем  - (иркә гөлем).

II тур. Игътибарлылык бәйгесе.

  • Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезгә үзенең алты рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз.

  1. команда . Алтынчы рәсемдә көрәш барышын ничә хөкемдар күзәтә ? ( 3 хөкемдар)

2 команда- 4нче  рәсемдә камзулга ничә ләлә чәчәге чигелгән ?( 6 чәчәк)

Өй эшен тикшерү. Туган тел турында 3 куплетлы шигырь язарга иде.

III тур  “Нинди сүз яшерелгән?”

  1. Калак – чар
  2. Яка – бал
  3. Шәл – ми
  4. Муза – ярлы
  5. Ык – тычкан
  6. Нил – тәкә
  7. Ас – тал
  8. Кап – ит

IV тур  Блиц – турнир   Капитаннар ярышы

1 нче командага

  1. Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)
  2. Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)
  3. Ятьмә сүзендә 4 аваз. (юк)
  4. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 3 төрле була. (әйе)
  5. Тәмамлык нинди? кайсы ? кайдагы? сорауларына җавап бирә. (юк)
  6. Канат сүзе-  күп мәгънәле сүз.( әйе)
  7. 2014 ел –экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау  елы . ( юк)
  8. О, ө хәрефләре сүз башында гына языла. ( юк)
  9. Б  яңгырау тартык  (әйе)
  10.  Аграк,  яшелрәк,тәмлерәк –бу сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәсендә. (әйе)
  11. Мөстәкыйль сүз төркемнәре 7 .(әйе)

2 нче командага

  1. Чыгыш килешенең сораулары  кемгә? нәрсәгә? кая? (юк)
  2. Олы, зур. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)
  3. Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)
  4. Хәлнең 7 төркемчәсе бар (юк)
  5. Кайта,сөйләшә, пешерә –болар исем сүз төркеме.(юк)
  6. Таш йөрәкле – бу сүз туры мәгънәдә. (юк)
  7. 2013 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы (әйе)
  8. Ж ның саңгырау пары  ч. (юк)
  9. Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. (әйе)
  10.  Гына , генә кисәкчәләре һәрвакыт аерып язылалар. (әйе)
  11.  Җөмләдә барлык хәлләрдә аерымланып килергә мөмкин (юк).

V тур. Бу өзек кайсы әсәрдән?

1.Әй, авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш:

Бер кеше юк бер урамда...

Нинди тын һәм нинди буш. (Сәгыйть Рәмиев “Авыл”)

2.Башлыйк әле сүзне Карахмәт илә,

Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем

Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.(Г. Тукай “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш)

3.Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек? Сезгә менә шул турыда сөйләп бирергә телим.(Г. Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”

 4.Умарта кортыннан качкан кеше кебек, капкадан атылып кердем. “Әнисенең читеген кигән” дигән такмаклары мине озатты. (Гаяз Исхакый “Кәҗүл читек”)

5.Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та!

Шатлыктан күңелем тула, трат-та-та, трат-та-та! (“Беренче театр”)

  1. Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,

Ата-ана дәүләтен ктимәс диеп белгәнмен. (“Сөембикә бәете”)

VI тур. Табышмакларга җавап бирергә.

  1. Гомер буе эшләп тора бертуктамый,

Көне- төне сакта тора һич йокламый.  

Бер туктаса, бер йокласа, уятырга

Беркемнең дә көче җитми ул батырга. (йөрәк)

  1. Үлчәүләрдә үлчәнми,

Базарларда сатылмый. (Акыл)

  1. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (КИТАП)
  2. Сумка тотып керәләр, белем төяп чыгалар. (мәктәп)
  3. Кайсы яктан укысаң да, берни белмәс,

Белер- белмәс сөйләсә дә, Сүзен бирмәс. (надан)

  1. Кайдан башлап укысаң да- Укучының төп эше.

Мең дә берне белә, диләр, Аның белән дус ише. (УКУ)

  1. Бер эшләпә астында дүрт малай. (ӨСТӘЛ)
  2. Коймасы юк, бинасы юк,

Ике капка, кат – кат ишек:

Кергән саен күпне күрәм,

Күргән саен күпне беләм,-

Миңа шулай, сиңа ничек?  (КИТАП)

  1. Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр. (БЕЛЕМ)
  2. Ике тавык бер төптә, аермыйлар бөртек тә. (ЧАЛБАР)

Йомгаклау сүзе жюрига бирелә.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН тема: “Туган ягым-Татарстан”

КВН проведенный в 8 классе для русскоязычных учащихся средней школы...

Дәрес-уен.Тема: "Туган көн уеннары"

5 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы....

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"...

Презентация на тему "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"

Презентация на тему "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"...

Разработка урока по теме "Туган тел көненә багышланган кичә"

Внеклассное мероприятие по родному языку для 5-7 классов....