Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Исламова Миляуша Хасановна

Разработка урока на тему "Туган җирем - Татарстан" 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_zhirem_-_tatarstan.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Туган җирем – Татарстан

Максат: Укучыларның Татарстан республикасы һәм аның күренекле кешеләре турындагы белемнәрен тикшерү, системага салу, тагын да тирәнәйтү, сөйләм телләрен үстерү, дөрес язу күнекмәләре бирү, туган җиребезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; телне, республикабыздагы күренекле кешеләр тормышын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

   Җиһазлау: дәреслек, такта, плакат, күренекле шәхесләрнең портретлары; Татарстанның флагы, гербы, картасы, музыкаль бизәлеш, китап күргәзмәсе

                                              Дәрес барышы

  • Исәнмесез, укучылар. Дәресне башлыйбыз. Иң элек, әйдәгез, үткән темаларны искә төшерик. Ул ничек атала иде?
  • Татарстан Республикасы
  • Дөрес. Татарстан Республикасы турында сез нәрсәләр беләсез? Ул нинди республика?
  • Татарстан республикасы – мөстәкыйль дәүләт.
  • Дөрес. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстан мөстәкыль дәүләт дип игълан ителде. Бу көн – Татарстан халкының бәйрәм көне. Ә нәрсә соң ул мөстәкыйльлек?
  • Татарстан үзенең табигый байлыкларына үзе хуҗа. Ул халыкара хокукка ия. Татарстан башка илләр белән мөстәкыйль шартнамәләр төзи.
  • Бик дөрес. Татарстан мөстәкыйль дәүләт булгач, аның үз символлары да бар, шулай бит.
  • Әйе. Татарстанның үз флагы, үз гербы һәм гимны бар.
  • Укучылар, флаг турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  • Татарстанның флагы яшел, ак, кызыл төстә. Яшел төс – яңарыш, ак төс - өмет һәм ышаныч, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе. Флаг эскизының авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.
  • Бик яхшы. Ә сез Татарстан флагы турында шигырьләр беләсезме?
  • Әйе.
  • Кайсыгыз сөйли?

(Бер укучы чыгып Ринат Харисның “Татарстан әләме” дигән шигырен яттан сөйли)

                                            Татарстан әләме

          Яшелле-аклы, кызыллы

          Туган илем әләме

          Кул изәгәндәй җилфердәп,

          Ул дөньяны сәламли.

                    Сәламли ул һәр кешене

                    Һәр дәүләтне, халыкны-

                    Ул җирдәге байлыкларга

                    Тигез булып калыкты.

          Төсләренең мәгънәсен дә

          Ул беркемнән яшерми-

          Ирек, өмет билгесе дип

          Җилфердәтә яшелне.

                    Кызылны – кан һәм яшәү дип

                    Электән таный халкым,

                    Кызыл төс әләмдә шатлык

                    Билгесе булып балкый.

          Ак тасма - безне бәхеткә

          Илтә торган туры юл,

          Ак сөлге кебек кунакчыл,

          Пакь сөт кебек изге ул.

                    Ниятебез – дустанәлек!

                    Куәтебез – җитәрлек

                    Әләмне без аңа иң саф

                    Мәгънә биреп күтәрдек.

  • Нинди матур, мәгънәле шигырь юллары, шулай бит, укучылар. Бу шигырьне кем язганын беләсезме?
  • Шагыйрь Ренат Харис язган.
  • Дөрес. Ренат Харис шагыйрь генә түгел, ә сәясәтче һәм депутат та (портреты күрсәтелә)
  • Укучылар, Татарстанның гербы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  • Татарстанның гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс – акыллы, җитез, көчле җанвар. Ул читлектә яши алмый.
  • Дөрес, шуңа күрә герб итеп Риф Фәхретдинов ясаган бу эскизны сайлаганнар. Безнең дә ак барс кебек акыллы, көчле, җитез буласыбыз килә, шулай бит? Хәзер әйдәгез гимн турында сөйләшик.Нәрсә ул гимн?
  • Гимн – ул тантаналы дәүләт җыры. Ул тантаналы минутларда яңгырый. Гимнны басып җырлыйлар.
  • Әйдәгез без дә гимнны башкарыйк (Басалар).

                                         Туган ягым

Күпме юллар йөрдем, дөнья гиздем,

Назлы җилләр йөзем сыйпады,

Сиңа кайткач кына, туган ягым,

Күкрәгемә шатлык сыймады.

Тик бер генә көнгә аерылсам да,

Ямансулап сине юксынам.

Синнән башка миңа, туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман.

Тик бер генә көнгә аерылсам да

Ятим калган кебек буламын.

Тик син генә яшәү матурлыгы,

Гүзәллеге якты дөньяның.

  • Укучылар, гимнның авторы кем?
  • Татарстанның атаклы композиторы Рөстәм Яхин.
  • Без Рөстәм Яхинның биографиясен һәм иҗат юлын өйрәндек инде. Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.
  • Рөстәм Яхин Казанда туа. Музыка мәктәбендә укый, музыка училищесында белем ала. Бөек Ватан сугышында була. Сугыштан исән-имин кайткач, Мәскәүдә консерватория тәмамлый. Р.Яхин күп кенә романслар, балалар өчен җырлар яза. Татарстан республикасы гимнының да авторы – Р.Яхин.
  • Бик яхшы, булдырдың.

     Хәзер дәфтәрегезне ачыгыз, числоны, теманы һәм Татарстан тарихын

чагылдыра торган истәлекле даталарны күчереп языгыз, истә калдырыгыз.

  1. 1990 нчы ел, 30 нчы август – Республика көне.
  2. 1991 нче ел, 12 нче июль – Татарстанның беренче Президентын сайлаган көн.
  3. 1991 нче ел, 29 нчы ноябрь –дәүләт флагы булдырылган көн.
  4. 1992 нче ел, 7 нче февраль – дәүләт гербы кабул ителгән көн.
  5. 1993 нче ел, 27 нче август – Татарстан республикасы гимнын кабул иткән көн
  6. 1992 нче ел, 6 нчы ноябрь – Татарстан республикасы Конституциясе көне.

-  Дәүләт флагсыз, герб һәм гимнсыз була алмаган кебек, Президентсыз да

          була алмый. Татарстанның Президенты кем?

  • Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
  • Дөрес. Аның турында нәрсәләр беләсез? Искә төшереп үтик әле.
  • Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 нче елда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китә. Анда институтта югары белем ала. 1991 нче елда Татарстанда тарихи вакыйга-сайлаулар була. Татарстан сайлаучылары Татарстанның беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевне сайлыйлар.
  • Бик яхшы. Әйе, безнең Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев – белемле, акыллы сәясәтче. Шуңа күрә безнең Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яшиләр. Сезнең класста нинди милләт балалары укый?
  • Безнең класста руслар, татарлар, чувашлар, әрмәннәр һәм немецлар укый.
  • Сез үзара ничек яшисез?
  • Без үзара дус һәм тату яшибез.
  • Яхшы. Укучылар, без Татарстанны тагын нинди дәүләт дип әйтә алабыз?
  • Татарстан зур һәм бай республика.
  • Дөрес. Укучылар, картага карагыз әле. Ул чыннан да зур республика. Аның мәйданы – 68 мең кв.км. Татарстанда 18 шәһәр, 50 район бар. Сез нинди шәһәр исемнәрен беләсез? (Укучылар шәһәр исемнәрен атыйлар)
  • Сез атаган бу шәһәрләрдә зур промышленность оешмалары бар. Ни өчен без Татарстан бай республика дибез?
  • Чөнки Татарстанда нефть, газ, битум чыга. Чаллыда КамАЗ, Алабугада ЕлАЗ машиналары чыгарыла. Түбән Камада химия промышленносте әйберләре, Казанда вертолетлар эшләнә.
  • Дөрес әйтәсез, балалар. Бу исемлекне дәвам итәргә булыр иде. Татарстан файдалы казылмаларга гына түгел, ә талантлы шәхесләргә дә бай республика. Бүген без сезнең белән атаклы, танылган, данлыклы, бөек, талантлы, күренекле кешеләр белән танышуны дәвам итәрбез.

               Тактада капланып куелган сүзләр ачыла:

          1. Атаклы – знаменитый

          2. Танылган – известный

          3. Бөек – великий

          4. Данлыклы – прославленный

          5. Талантлы – талантливый

          6. Мәшһүр – прославленный

          7. Күренекле – видный. (Белмәгән сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә    

         язалар)

  • Укучылар, бүген без Татарстанның атаклы композиторы Рөстәм Яхин, Президентыбыз Минтимер Шәймиев турында сөйләштек инде. Тагын республикабызның нинди күренекле кешеләрен беләсез?
  • Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев.
  • Композитор Сара Садыйкова.
  • Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров.
  • Атаклы җырчы Әлфия Афзалова.
  • Балалар шагыйре, сәясәтче, депутат Роберт Миңнуллин.
  • Артистлар Равил Шәрәфиев, Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова.
  • Танылган җырчылар Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова һ.б.
  • Бик яхшы, укучылар. Сез аларның кайсы турында яхшырак беләсез?
  • Салих Сәйдәшев турында.
  • Бик яхшы. Салих Сәйдәшев ничек шундый талантлы композитор булып җитешә?
  • Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев Казан шәһәрендә туа. Салих кечкенә вакытта ук музыка белән кызыксына.

       Аның беренче укытучысы - атаклы композитор, пианист Заһидулла                    Яруллин.

       Салих Сәйдәшев бик тырыш һәм сәләтле булган. Салих 9 яшендә   гармунда бик матур көйләр уйный. Үсә төшкәч, пианинода да уйнарга өйрәнгән.

       Салих Сәйдәшев бик күп сәхнә әсәрләренә музыка язган. Ул балаларны бик яраткан, алар өчен матур җырлар иҗат иткән.            

  • Яхшы. Ә хәзер әйдәгез Роберт Миңнуллин турында искә төшерик. Кем ул?
  • Роберт Миңнуллин – балаларның якын дусты. Аның шигырьләрен балалар һәм зурлар бик яраталар. Композиторлар аның шигырьләренә көйләр язалар. Җырчылар аның җырларын җырлыйлар. Роберт Миңнуллин – «Сабантуй» газетасының баш мөхәррире, Казан китап нәшриятында аның күп китаплары чыккан. Ул - Г.Х.Андерсен, Г.Тукай премияләре лауреаты.
  • Әйе, Роберт Миңнуллин күп эшләр башкара. Ул әле сәясәтче һәм депутат та. Әйдәгез, аның шигырьләрен тыңлыйк.

«Торам менә елмаеп!»шигыре

  • Миңнуллин фамилияле тагын нинди күренекле кешене беләсез?
  • Туфан Миңнуллин.
  • Әйе, Туфан Миңнуллин – күренекле драматург, депутат. Ул балалар өчен күп кенә пьесалар һәм шигырьләр яза. Аның пьесалары Г.Камал исемендәге Академия театры сәхнәсендә еш куела. «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасаның авторы да – Туфан Миңнуллин. Бу спектакльдә төп рольне кем уйный?
  • Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимеров.
  • Дөрес. Укучылар, без бүгенге дәрестә Татарстан турында сөйләштек. Дәрес сезгә ошадымы?
  • Әйе. Чөнки без бу дәрестә Татарстан турында тагын да күбрәк белдек.
  • Укучылар, Республикабызның күренекле кешеләре, аларның тормышы, иҗат юлы турында бик озак сөйләшеп булыр иде. Алдагы дәресләрдә без бу эшне дәвам итәрбез.

  Өй эше итеп сезгә иҗади эш эшләргә бирелгән иде. Әйдәгез шуны укып  

китик

       Укучылар Татарстан турындагы үзләре язып килгән хикәя яки шигырьләрен укыйлар.

  • Татарстан турында без җырлар да өйрәндек. Берсен җырлап үтик әле. Нинди җырны җырлыйбыз?
  • «Мин яратам сине, Татарстан» җырын.

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән, әнкәм телең өчен-

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Ак карларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Дәрес ахырында укучыларга рецензияләп билгеләр куела һәм өй эше

бирелә.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

"Туган җирем - Татарстан" (КВН-дәрес)

Тема: Туган җирем - Татарстан. (КВН-дәрес)Максатлар:1.  Укучыларны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштыру.2.  Укучыларның сөйләм телен баету, дөн...

“Туган җирем – Татарстан” бүлеген йомгаклау.

Татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты (Сингапур методы кулланып үткәрелгән дәрес)...

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф

1.      Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2.      Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...

"Туган җирем -Татарстан" темасына дәрес эшкәртмәсе

6 сыйныфта "Туган җирем Татарстан" темасына план конспект...

Туган җирем-Татарстан

Презентация для 8 класса по теме "Родной край- Татарстан"....