Исламова Миляуша Хасановна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Җир шарында булган матурлыкны арттырырга диеп килдек без!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Интерес к родному языку и истории татарского народа

Увлечения: люблю читать, пишу стихи, пою песни

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Бетьки, Тукаевский район

Место работы: Муниципальное бюджетное образовательное учреждение "Бетькинская средняя общеобразовательная школа" Тукаевского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/islamova-milyausha-hasaovna
Тик шунысы хак: бары туган телдә иман иңә кеше җанына!
Равил Фәйзуллин

   Милләт, аның теле, мәгарифе, әдәбияты һәм мәдәнияте язмышы һәркайсыбызны уйландыра, дулкынландыра. 

   Татарстан Республикасында гражданнар төп гомуми белемне туган телләрендә алырга хокуклы. Моның өчен дәүләт туган телне өйрәтү һәм укыту өчен шартлар тәэмин итә.

   Телләр белгән шәхес тәрбияләү, иң беренче чиратта, телебезнең сафлыгын, аның үзенә генә хас аһәңен, үзенчәлекләрен саклау, өйрәнүдән башланырга тиеш. Шул очракта гына укучылар кабатланмас әдәби җәүһәрләребезне төшенер дәрәҗәдә телебезне үзләштерерләр һәм андагы рухи кыйммәтләрне аңлый алырлар.

О себе

Минем педагогик осталыгым

     Укытучы… Һәр ел саен 1нче сентябрь көнне аерым бер дулкынлану белән мәктәпкә ашыгучы бу һөнәр иясен һәркем белә,һәркем сәламли. Менә ул тиздән җәй көне үсеп, үзгәреп килгән укучыларын күрәчәк! Бу мизгел шатлыклы да, шул ук вакытта бик җаваплы да. Үзенең бетмәс-төкәнмәс борчу-мәшәкатьләре белән яңа уку елы башлана. Ул укучыларына төпле белем бирә,аларның  күңеленә ачкыч таба, тормышта югалып калмаска өйрәтә  алырмы? 

    Инде  шундый уйлар белән күпме еллар узган. Чәчләргә чал кергән. Әмма укытучы күңеле белән һаман да яшь. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул һәрвакыт балалар, яшьләр арасында. Ул аларның уйларын, хисләрен,шатлыкларын, кайгыларын да яхшы белә, Һәммәсен дә үз күңеле аша үткәрә.

     Үземне белә-белгәннән бирле мин укытучы булырга  хыялландым. Әле балалар бакчасына йөргәндә үк мин укытучы булып уйныйм, ә курчакларымны укучы итә идем.

     Инде мәктәп яшенә җиткәч, беренче укытучым әлеге хыялымны күңелемә тагын да ныграк беркетте. Рәшидә апаның үз –үзен тотышы, ап-ак тешләрен тезеп тыйнак кына елмаюы, җыйнаклыгы, гаделлеге миндә укытучыларга карата ышаныч, хөрмәт уятты.

    Үзенең күңелле ыгы- зыгылары  белән шаулап торган мәктәп тормышына,укытучы һөнәренә һәм туган телемә булган мәхәббәт мине Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Институтта уку дәверендә кураторыбыз булып Сверигин Рифат Хәсәнович торды. Тыйнаклыгы, сабырлыгы, гаделлеге өчен хөрмәт итә идем мин аны.

     Шулай итеп беренче укытучым Рәшидә апа да,Рифат Хәсәнович та бер-берләренә шулкадәр охшаш иделәр,һәм миндә алар “укытучы менә шундый булырга тиеш” дигән иман тудырдылар.

    Укытучы булу – гомерлеккә белем илендә яшәп калу дигән сүз.Мин дә сайлаган һөнәремә тугрылыклы булып калдым. Инде менә 28 ел буе педагогик эшчәнлек алып барам. 1994нче елдан бирле Тукай районының Бәтке урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына туган телләрен өйрәнергә,үстерергә ярдәм итсәм, рус телле укучыларда икенче тел тудырам.

   Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Бу сүзләрне горурланып әйтәм.Чөнки мин укучыларыма татар халкы дигән бөек халыкның телен – туган телемне өйрәтәм, аның бай тарихы, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары аша халкыбызга хөрмәт тәрбиялим, әдәби әсәрләрдәге уңай геройлар үрнәгендә укучыларымның күңелләренә шәфкатьлелек, миһербанлылык, намуслылык, бер сүз белән әйткәндә, тәрбиялелек орлыклары салам.

    Әлбәттә, бу бик зур осталык таләп итә. Хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек шәхес тәрбияләү өчен укытучы белемле һәм югары әхлак сыйфатларына ия булырга тиеш. “Бары тик шәхес кенә шәхес тәрбияли ала” дигән гыйбарәне һәрвакыт исемдә тотам.Шуңа күрә  үз өстемдә даими эшлим,эзлекле рәвештә белемемне күтәрәм, укытудагы яңа алымнар белән танышып, иң нәтиҗәлеләрен эшемдә кулланам, педагогик осталыгымны камилләштерә барам.

   Минем өчен һәр укучы – шәхес. Максатым – стандарт булмаган ситуацияләрдә стандарт булмаган карар кабул итә алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Дәресләремне уңай психологик халәт тудырудан башлыйм, чөнки укучы үзен тыныч тотканда, киеренкелек булмаганда гына иҗади фикер йөртүгә сәләтле.  Шуңа күрә дә  дәресләремдә иҗади хезмәттәшлек хөкем сөрә.

    Мин җырларга яратам. Укучыларымда да халык җырларына мәхәббәт уятырга тырышам. Дәреслектә бирелгән бер генә җырны да игътибарсыз калдырмыйм. Татар җырларын  тыңлау, аларны өйрәнү, дәрестән тыш чараларда башкару укучыларны татар моңын, аның кабатланмас аһәңен тоярга өйрәтә, матурлык хисләре тәрбияли, укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята.

   Бүгенге көн укучыларын кәрәзле телефон, планшет, ноутбук кебек заманча техникадан башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә аларның бу кызыксынуларын белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү зарур. Шул максаттан чыгып,үз эшемдә инновацион технологияләрне еш кулланам, компьютер презентацияләре ясыйм. ”Без – булышчылар”, “Минем буш вакытым”, “И Казан! Нурлы Казан!”, “Сәламәт яшәү кагыйдәләре”, “Минем тәрбия концепциям» - әнә шундыйлардан.

    Уку-укыту процессында мәгълүмати-коммуникатив технологияләрдән файдалану тулаем укыту-тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә булыша, укучының төрле яклап үсешен тәэмин итә. Укучылар белән бергә әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, фәнни конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашу, иҗади эшләр башкару, БРТга әзерләнү, түгәрәкләр оештыру, спектакльләр сәхнәләштерү, татарча җырлар өйрәтү – барысы да бер максатка – туган телне өйрәтүгә хезмәт итә..Ә бу исә, үз чиратында, эшнең нәтиҗәсендә чагылыш таба. Укучыларымның район олимпиадаларында призлы урыннар яулавы, республика олимпиадаларында катнашулары, Бердәм республика тестлаштыруын уңышлы үтүләре,бәйгеләрдә  чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булулары – моның ачык мисалы.   

   Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин:“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәр өчен дөньяга килгәннәр,”- дигән. Бу сүзләрдә никадәр хаклык!Сингапур методикасының асылы әнә шуннан гыйбарәт. Мәктәбебез базасында Республиканың Өстенлекле мәктәпләре укытучылары өчен коучинг кысаларында сингапур методикасын өйрәнү,аны үз эшемдә еш куллану укучыларны төркемдә эшләргә,иҗади фикер йөртергә һәм аны башкаларга җиткерә белергә өйрәтә.Мондый дәресләрдә укучыларым теләп катнашалар, бергәләшеп дәрес башында куелган проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Әкиятләр, видеороликлар карау, төрле уеннар уйнау, диалоглар төзү,проект эшләре башкару – барысы да бер максатка – дәрес башында куелган проблеманы чишүгә юнәлтелә.  Республиканың Өстенлекле мәктәпләре укытучылары өчен коучинг кысаларында 6нчы сыйныфта үткәрелгән “Без – булышчылар.” (17.11.2014), Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең уку- укыту эшләре буенча директор урынбасарларының региональ семинарында 7нче сыйныф укучылары белән “Минем буш вакытым” темасына күрсәтелгән дәресләр (26.02.2016)укучыларны уйландыра, әхлак сыйфатлары тәрбияли, киләчәк тормышка әзерли.

    2014-2015 нче уку елында төп гомуми белем бирү баскычында  яңа стандартларга күчү башланды. Федераль белем бирү стандарты предмет нәтиҗәсен таләп итә. Ә бу исә, үз чиратында, татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына яңа бурычлар куя.Бүгенге көн укытучысы сәләтле,тирән белемле булырга, эшенә иҗади якын килергә, заманча технологияләрне уңышлы куллана белергә тиеш. Мин укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстереп кенә калмыйча, чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку  гамәлләрен формалаштырырга бурычлы.

    Бүгенге көндә үз алдыма әнә шундый зур максатлар куеп эшлим. Заман таләпләренә җавап бирү өчен бик сабыр булырга, үз өстеңдә армый-талмый эшләргә,балаларны яратырга – кыскасы, укытучы булып яшәргә кирәк.

    Никадәр генә җаваплы,катлаулы булса да, мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм! Ә яраткан эшең белән шөгыльләнү - нинди зур бәхет! Хезмәтем – җан рәхәте! Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Әгәр тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин барыбер шушы һөнәрне сайлар идем. Яратып башкарган хезмәт – ярты бәхет, диләр. Ә гаиләм – балаларым, оныгым, тормыш иптәшем бәхетемне бербөтен итә. Әти-әниемнең исән-сау булуы нур өстенә нур өсти! Шушы бәхетемне күпсенмә, Ходаем!

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", "Яшел яр", "Алтын йолдыз"

Әмирхан Еники "Матурлык"

Нәби Дәүли "Яшәү белән үлем арасында"

Мой взгляд на мир

        Кеше кайчан матур була?

Кеше матур була шул чакта .

Башкаларны чакырганда

Үзе яккан учакка.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул мәлдә -

Иң авыр минутында да

Тормышка гашыйк хәлдә.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт -

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда,

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Олы җан булып калганга,

Олы җанлы булганга.

     Ренат Харисның әлеге шигыреннән өзек минем тормыш турындагы күзаллауларыма туры килә. Мин кешеләрдә әнә шул сыйфатларны өстен күрәм. Укучыларымда да шундый матур сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Хәзерге чорда ихласлык, кече күңеллелек, миһербанлылык сыйфатларын тәрбияләү, әлбәттә, җиңел бирелми.

     Балалар кешелекле, тыйнак, олы җанлы булып үссен өчен әхлак темаларына әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, диспутлар, төрле кичәләр оештырам. Класстан тыш үткәрелгән һәр чара, беренче чиратта, тәрбияви әһәмияткә ия булырга тиеш дип саныйм.

     Укучыларымның чын кешеләр булып үсүенә ышанам!                                                                  

Мои достижения

  • Грант "Лучший учитель" - 2013-2014 учебный год - обладатель гранта;
  • Всероссийский конкурс программ внеурочной деятельности (2014 год) - диплом II степени;
  • Диплом Казанского (Приволжского) федерального университета за участие в IV Всероссийской конференции учащихся, студентов, и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы», 2013г.;
  • Грамота муниципального бюджетного учреждения “Управление образования Тукаевского муниципального района Республики Татарстан» за грамотную и добросовестную работу в качестве эксперта по проверке работ учащихся (ЕРТ по татарскому языку), 2014 г.;
  • II Всероссийский конкурс презентации «Топ Слайд» - диплом участника;
  • IV Всероссийская конференция учащихся, студентов и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы» - сертификат участника;
  • Мои стихи опубликованы в сборнике по итогам III  Республикаского творческого конкурса "Илһам чишмәсе" , 2013 г.
  • Certificate of Completion"Transforming Learning for the XXI Century Programme..." 2014
  • Всероссийский  педагогического конкурса «Педмастерство» в номинации «Лучшая методическая разработка» ,2019 г., диплом победителя
  • Участник Всероссийской экспериментально-творческой группы педагогов ЦПИ имени К.Д.Ушинского (2019) –свидетельство
  • Благодарственное письмо проекта «Инфоурок» за существенный вклад в методическое обеспечение учебного процесса по преподаваемой дисциплине в рамках крупнейшей онлайн- библиотеки методических разработок для учителей, 2019 г.
  • Свидетельства о публикации на сайте infourok/ru за методическую разработку «Федераль белем бирү стандартлары һәм татар теле укытучысы» , 2019
  • Свидетельства о публикации на сайте infourok/ru за методическую разработку «Рабочая программа по родной (татарской) литературе для 9 класса», 2019
  • Свидетельства о публикации на сайте infourok/ru за методическую разработку « Конспект урока на тему: «Минем буш вакытым», 7 класс», 2019
  • Всероссийский конкурс  мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел», 2017 г., диплом победителя
  • Сертификат за выступление с докладом на Всероссийской научно-практической конференции «Открытое пространство инклюзии: опыт реализации и перспективы», 2018 г.
  • Сертификат за мастер – класс , проведённый перед учителями татарского языка и литературы республики  в рамках стажировки «Обучение татарскому языку и литературе в билингвальной среде в условиях реализации ФГОС ОО: теоретический и прикладной аспекты»  в ИРО РТ, 2017 г.
  • Диплом III степени на Всероссийском конкурсе профессионального мастерства педагогических работников имени К.Д. Ушинского, 2019 г.

 

 

Моё портфолио

     

            И телем, сансыз гасырны

            Исән-сау кичкән телем!

            Сыкраулар теле түгел син,

            Күкрәүләр теле бүген!

Хәсән Туфанның " И телем!" шигыреннән алынган әлеге юлларда туган телебез белән горурлану хисләре ачык чагыла.Никадәр сынауларга дучар булып та, халкыбыз үзенең телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап кала алган.

Бүгенге көндә телебезне үстерү, халкыбызның әдәби җәүһәрләрен халыкка җиткерү, укучыларыбызны әдәби геройлар үрнәгендә тәрбияләү - безнең бурычыбыз. 

Сайтка куелган дәрес эшкәртмәләре,тәрбия эше материаллары, авторлык программасы, презентацияләр һәм видеороликлар туган телебезне өйрәтүдә сезгә ярдәм итәр, дип уйлыйм

 

Мои публикации:
Разное
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: