Доклад на родительское собрание "Ихтыяр көче тәрбияләү"
материал (5 класс) по теме

Исламова Миляуша Хасановна

Доклад на родительское собрание "Ихтыяр көче тәрбияләү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon islamovoy_m.h._doklad_ihtyyar_koche.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Кайчак: “Нинди акыллы кеше иде, ихтыярсызлыгы аркасында, ялгыш юлга кереп китте, харап булды,”- дигәнне ишетергә туры килә. Моңа капма – каршы әйтемнәр дә бар. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар,” “Тәвәккәл таш ярыр”. Боларның һәрберсендә дә дөреслек бар.

    Нәрсә ул ихтыяр көче һәм аны ничек тәрбияләргә? Авыр сорау. Беренче өлешенә җавап бирү әллә ни кыен булмаса да, ничек тәрбияләргә дигән өлеше уйланырга мәҗбүр итә.  

    Кешедә ихтыяр көчен кайчан тәрбияли башларга мөмкин? Гарәп галименә бер хатын шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән. Галим:” Ә сезнең балагызга ничә яшь?,”- дип сораган. Хатын : “Аңа бер генә яшь тулды,”- дип җавап биргән. Карт галим аңа болай дигән: “Сеңлем, сез аны тәрбияли башларга нәкъ бер елга соңга калгансыз.” Л.Н. Толстой да: “Бөтен белгәнем 5 яшькә кадәр чакта булды, соңыннан шуны тулыландырдым гына,”- ди.

     Еш кына без, зурлар, тегене эшләмә, моны эшләмә, егылырсың, имгәнерсең дип бертуктаусыз балаларга кычкырып торабыз. Әйтерсең, мескен булып, бөрешеп, адым саен елап торсын өчен үстерәбез баланы. Егыла икән торыр, йөгереп тәгәрәп китә икән, әйдә тәгәрәсен.

     Балага иркенлек кирәк, хәрәкәт кирәк. Ул мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үссен. Кыю кешеләр бәхетле була диләр. Билгеле булганча очучы, күмер кисүче, сакчылардан кыюлык һәм зур ихтыяр көче таләп ителә. Ләкин ихтыяр көче гади хезмәттә дә кирәк. Юкка гына әйтмиләр бит: “Без труда не вытащишь и рыбу из пруда”. Тарихта көчле ихтыяр, кыю кешеләр, олы патриотлар турында мисаллар җитәрлек. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре, очучы Алексей Маресьев искиткеч көчле ихтыярга ия булулары белән бөтен дөньяны таң калдыралар, сокландыралар. Бүгенге тормыштан да мисаллар җитәрлек. Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллин армиядәге фаҗигадан соң берничә дистә ел инде урынында ята һәм шуңа да карамастан сәнгать ягыннан югары сыйфатлы, тирән эчтәлекле, тормыш сөючән әсәрләр белән безне даими куандырып тора.

     “Йөзәргә өйрәнәсең килсә, суга кер, кыенлыкларны җиңәсең килсә, алардан качма” дигән мәкальне һәркем үзенең яшәү рәвешенә әверелдерергә тиеш. “Ихтыярсыз кеше әшәкеләр кулында курчакка әверелә”. Баланы үз-үзенә хуҗа булырга, теге яки бу эшне эшләргә үзен мәҗбүр итәргә яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Теләмәгән эшне дә, кирәк булгач, эшләсен, шуңа өйрәтергә кирәк – ихтыяр тәрбияләүнең нигезе әнә шул. Сүз дә юк, ихтыяр көче тәрбияләүдә үз-үзеңә контроль ясау, үз алдыңа бурычлар кую, шәхси кагыйдәләрне үтәү, эшләгән эшләрең өчен көн дә үзеңә хисап биреп тору, үзеңне ышандыру, инандыру кебек сыйфатларның әһәмияте зур. Балага үти алырдай эш бирү кирәк. Үти алмастай эш биреп кире нәтиҗәгә генә ирешергә мөмкин.

     Тормышта уннарча, йөзләрчә очракларны ихтыяр кәче тәрбияләү өчен файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт нык ихтыярны таләп итә, соңыннан, эшләргә күнегү канга сеңгәч, ул үзенә күрә бер ихтыярга әверелә, кеше эшсез тора алмый. Халык: “Уку - энә белән кое казу ул,”- ди. Бу дөрес. Ләкин һәркемгә дә сәләт бертөрле бирелмәгән. Кайберәүләргә физика-математика, кайберүләргә тел фәннәре җиңел бирелә. Әмма мәктәп программасы барын да белүне таләп итә. Шуңа күрә без балаларга өйдә дә авыр бирелгән фәннәрне үзләштерүдә ярдәм итәргә тиеш. Кайберүләрдә мондый караш яши: “ Урта, югары белем нигә кирәк, ата-бабаларыбыз ансыз да яшәгән, ә хәзер бигрәк тә шулай уйларга җирлек бар. Чөнки хәзер югары белемле кеше дә,  укымаганы да базарда сату итә. Укымаганнары яхшырак та яшиләр. Менә бу хәлләр  укуның дәрәҗәсен бик төшерәләр, укуга омтылышны киметәләр. Бүгенге яшьләрнең бер өлеше бөтенләй эш сөйми, ата-анасы, әбисе-бабасы җилкәсендә утырырга ярата диләр.

     Ләкин беркем дә эш сөймәүче булып тумый. Без тәрбиялибез аларны. Җәмгыять тәрбияли. Безнең күбебез балалар турында: “Тормыш китереп кысса, беркая да китмәс, эшләр,”- дибез. Ләкин тәҗрибә моның киресен күрсәтә, типсә тимер өзәрлек уннарча мең егет, кыз беркайда да эшләми һәм укымый. Эшкә кергәннәре дә, тиз арада аны ташлыйлар, акча аз, я авыр диләр, я үзләрен кулга алырдай ихтыярлары юк. Шуның аркасында ялгыш юлга кереп, төрмә юлыннан кайтмыйлар. Бөек педагог Ушинский үзе өчен “үземне тәрбияләү программасы” төзегән. Анда түбәндәге пунктлар бар:

  1. Үзеңне тыныч, салкын канлы итеп тоту, эчке кичерешләрне башкаларга сиздермәү.
  2. Эш сүздән аерылмасын.
  3. Уйламыйча бернәрсә дә эшләмә.
  4. Кыю булырга.
  5. Кирәкмәгән чакта, үзең турында берни дә сөйләмә.
  6. Вакытны бушка уздырмаска, кирәкле эшне үтәгәндә каршылыкларны җиңәргә.
  7. Кылган эшләреңә һәр көнне отчёт бирергә.
  8. Булмас эш турында хыялланмаска, вакытны юкка әрәм итмәскә.

     Ихтыярлы кешене дөнья сындыра алмый. Киресенчә, ул үзе кыенлыкларны җиңә. Андыйлар бәхетлеләр.

     Шуңа күрә балаларда, яшьләрдә ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияләүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга, максатка юнәлешле итәргә кирәк. Бу - ата-аналарның, укытучыларның көндәлек эшенә әверелергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад к родительскому собранию

Доклад на родительском собрании: « Повышение роли                 родителей в воспитательно-образовательном проц...

Доклад на родительском собрании на тему "Меры заботы о ребенке".

Тест «Мера заботы о ребенке»Для определения степени проявления заботы родителей по отношению к собственному ребенку можно предложить родителям выполнить следующий тест.ИнструкцияВам необходимо проанал...

Доклад на родительском собрании "Сила родительского примера"

Материал данного доклада можно применять учителям на родительских собраниях....

Проблемный доклад для родительского собрания: "Родительский авторитет".

Доклад с которым я выступала на общешкольном родительском собрании: "Влияние родительского авторитета на фомирование личности ребенка"...

Доклад для родительского собрания (презентация к докладу в разделе видео)

Кондиционная физическая подготовленность, как основной показатель физического здоровья...

Доклад на родительское собрание "Родительский контроль "

Информация об организации родительского контроля за использованием ребёнкомкомпьютера....

Доклад на родительское собрание "Сила родительского приема"

Главную роль в воспитании ребенка играет воспитательная сила семьи, родительский пример.Семья становится коллективом, в котором ребенок получает первые уроки гуманизма, трудолюбия, гражданственности.М...