Татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү темасына авторлык программасы
проект на тему

Исламова Миляуша Хасановна

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү темасына авторлык программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskaya_programma.docx26.81 КБ

Предварительный просмотр:

Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Программа 2014нче елның 2нче октябрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә ФГБОУ ВПО “НИСПТР”да эшләүче филология фәннәре кандидаты,“Татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы “кафедрасы доценты Ирисов Н.И. тарафыннан расланды

Татар әдәбияты дәресләрендә һәм       дәрестән тыш чараларда хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирү

(авторлык программасы)

Социаль юнәлеш

Программаның авторы: I квалификацияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Исламова Миләүшә Хәсән кызы

Бетьки

2014 нче ел

Аңлатма язуы

Һөнәрләр бик күп. Аны сайлау – гади эш тугел. Шуңа курә сайлаганда уйлап эш итәргә кирәк. Чөнки һөнәр сайлау – язмыш сайлау ул.

Һөнәр сайлау никадәр иртә башланса, нәтиҗә шулкадәр яхшырак була. Чөнки тормыш юлын дөрес билгеләү, булачак хезмәтеңә әзерләнү – озак процесс. Ул кече яшьтән башланып,мәктәптә һәм профессиональ уку йортларында дәвам итә.

Яшьләрне һөнәр сайларга әзерләүдә мәктәп, ата-аналар, башка уку йортлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җәмәгать оешмалары бергә эшләргә тиеш.

Һөнәр сайлауга әзерләү хезмәт тәрбиясе бирүдән башлана.Шуңа күрә дә хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүнең төп максаты: кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләү, тырыш хезмәтнең генә данлы хөрмәткә алып баруын исбат итү, җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә әзерләү.

Шушы максатларга ирешү юлында хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүнең төп бурычлары билгеләнә:

1) Балаларны яшь үзенчәлекләренә карап хезмәткз өйрәтү.

2) Балаларның сәләтләрен, теләкләрен, нәрсә белән кызыксынуларын өйрәнү һәм аларның уңай сыйфатларын ата – аналар белән бергәләп үстерү.

3) Алдынгы хезмәт ияләре һәм ата – аналар һөнәрләре үрнәгендә хезмәткз мәхәббәт тәрбияләү.

4) Кызыксынган юнәлешләр буенча белем бирүче уку йортлары, аңа керү шартлары белән таныштыру.

5) Алар кызыксынган юнәлешнең җәмгыять ихтыяҗына туры килү – килмәвен күзаллауларына ирешү.

6)Ата – аналарны балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм һөнәр сайлауга әзерләү буенча мәктәптә һәм производствода оештырылган төрле эшләргә тарту.

Билгеле, бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгәннәр һәм алар укыту – тәрбия процессында тормышка ашырылалар.

Һөнәр сайлауда ата-аналарның актив катнашуы бу эшнең нәтиҗәлелеген  бик нык күтәрә. Чөнки әти-әниләр үз балаларының теләкләрен, омтылышларын, сәләтләрен башка кешеләргә караганда яхшырак беләләр, шуңа күрә аларның киңәшләре дә үтемлерәк һәм файдалырак була.

Шул максаттан чыгып, ата-аналарның балаларга хезмәт тәрбиясе һәм профориентация буенча белемнәрен тагын да тирәнәйтү зарур.

Фән һәм техника прогрессы шартларында һөнәр яшьләрнең психологик, физик, физиологик үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Шуңа күрә һөнәр сайлаганда медицина хезмәткәрләренең киңәшләр бирүе бик мөһим.

Яшьләр, теге яки бу һөнәрне сайлап алу белән беррәттән, ул эшне уңышлы башкару өчен кирәкле белем нигезләрен мәктәп елларында ук үзләштерергә, профессиональ һәм мораль сыйфатларга ия булырга тиеш.

                                         5 нче класс

1. “Син мәктәптә нинди эшләр белән шөгыльләнергә теләр идең?”(анкета).

2. “Эшләп ашасаң, тәмле була.”(класс сәгате).

3. “Мин – өйдә булышчы”(әңгәмә).

4. Әти-әниләр һөнәрләре турында газета чыгару.

5. Әниемнең һөнәре (шигырь чыгару).

6. Тәмле куллы апа...” (икмәк пешерүче белән очрашу).

7. Хезмәт дәресләрендә ашарга әзерләү күнекмәләре бирү.

                                           6 нчы класс

1. “Хезмәт тәрбиясе бирүдә ата-аналарның роле” (ата-аналар җыелышы өчен доклад).

2. “Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма” (әңгәмә).

3. “ Уку – энә белән кое казу. “ (класс сәгате)

4. “Әтием һөнәре” (очрашу кичәсе).

5. “Оста куллар” түгәрәгендә ясалган әйберләргә күргәзмә оештыру.

6. “Ипи – хезмәт җимеше” (стенд).

                                             7 нче класс

1. “ Игенче хезмәтенә дан җырлыйм .” (Класс сәгате).

2. “Ворошилов” совхозы терлекчелек комплексына экскурсия (концерт).

3. “Агач җимеше белән, кеше эше белән...” (сочинение)

4. “Кем булырга, нинди булырга?” (әңгәмә)

5. Җәйге каникул вакытында хезмәт һәм ял лагеренда булу, совхозга булышу.

                                     8 нче класс

1. “Болар сезгә ошыймы?” (анкета)

2. “Мин кем булырга телим?”(әңгәмә)

3. Теплицага экскурсия (яшелчәчеләр белән очрашу)

4. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.” (класс сәгате)

5. Татар әдәбиятында һөнәр ияләре (китап укучылар конференциясе)

6. “Минем яраткан укытучым”, “Иминлек сагында” (сочинение)

7. “Һөнәрләр илендә” (альбом төзү)

9 нчы класс

1. “Кешене туйдыручы – һөнәр” (класс сәгате)

2. “Нинди һөнәр сайларга?” (әңгәмә).

3. ПЛ-76 укытучылары һәм ата-аналар катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшү.

4. Авыл хуҗалыгы белгечләре белан очрашу.

5. Чаллы шәһәренең махсус урта уку йортлары вәкилләре белән очрашу.

6. “Ачык ишекләр” көнендә катнашу.

7. “Кайда хезмәт – шунда бәхет.” (ата-аналар җыелышы)

8. Һөнәр сайлауда физик мөмкинлекләрне исәпкә алу (табиблар белән очрашу).

10 нчы класс

1. “Ничек һөнәр сайларга?” (әңгәмә)

2. “Нинди һөнәр сайларга?” (анкета)

3. “Һөнәр сайлау – язмыш сайлау.” (түгәрәк өстәл янында сөйләшү)

4. “Укырга кая барырга ?” (стенд)

5. Югары уку йортлары турында рефератлар, докладлар язу.

6. Авылның кызыклы кешеләре белән очрашу үткәрү.

7. Хакимият органнарыннан алдынгы хезмәт ияләре турында интервью алу.

8. Алабуга һәм Чаллы шәһәрләре югары уку йортларына экскурсия.

                                   11 нче класс

1. “XXIгасыр һөнәрләре” (сочинение)

2. “Алда юллар, кайсын сайларга?” (әңгәмә)

3. “Кешенең язмышы – үз кулында” (класс сәгате)

4. Студентлар белән очрашу кичәсе үткәрү.

5. “Кирәкле һөнәр сайла” (әңгәмә)

6. Чаллы шәһәре хезмәт һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре белән очрашу.

7. “Хезмәтем – җан рәхәте” (алдынгы хезмәт ияләреннән интервью алу, альбом төзү.

8. “Һөнәреңнән шатлык алып яшәргә өйрән” (класс сәгате)

9. Әзерлек курсларына йөрү

10. “Ачык ишекләр” көннәрендә катнашу.

Шулай ук класста һәм мәктәп күләмендә дежур тору, гөлләр һәм яшелчә үсентеләре үстерү, мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм совхоз кырларында эшләү, өмәләрдә катнашау, класска ремонт ясау кебек даими эшләр хезмәт тәрбиясе бирүдә зур роль уйный, үз эшеңнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисләре тәрбияли, укучыларны физик яктан чыныктыра.

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Балалар хезмәткә өйрәнеп үскән
  2. Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләнгән
  3. Алдынгы хезмәт ияләре хәм ата-аналар һөнәрләре үрнәгендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнгән
  4. Укучылар үзләре кызыксынган юнәлешнең җәмгыять ихтыяҗына туры килү – килмәвен күзаллыйлар
  5. Мәктәптә профориентация эше өчен шартлар тудырылган; укучылар, аларның ата-аналары, башка уку йортлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җәмәгать оешмалары белән берлектә профориентация бирү системасы булдырылган
  6. Ата-аналар профориентация эшенә тартылган, балаларының һөнәр сайлауга әзерлек эшендә актив катнашалар
  7. Тырыш хезмәтнең генә данлы хөрмәткә алып баруын аңлаган һәм даими үсеш-үзгәрешкә сәләтле булган, заман таләпләренә җавап бирердәй шәхес тәрбияләнгән
  8. Укучылар җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә әзер

Файдаланылган әдәбият

  1. В.С. Казыйханов “Әхлак дәресләре”, Яр Чаллы, “Иҗат” нәшрияты, 2001, 120-125б.
  2. “Мәгариф” журналы, 2005 ел, 3нче сан
  3. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төзүчесе Х.Мәхмүтов. Казан, 1987
  4. К.Насыйри. “Китаб – әт – тәрбия”, Казан, 1992
  5. Татар әдәбияты дәреслекләре
  6. www.edu.tatar.ru
  7. www.ped-kopilka.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...