Картаймагыз әле, ветераннар!
методическая разработка на тему

Исламова Миляуша Хасановна

Ветераннар белән очрашу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon veterannar_beln_ochrashu_kichse.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Картаймагыз әле, ветераннар!

(Сугыш ветераннары белән очрашу кичәсе)

Максат: Укучыларны Бөек Ватан сугышы чоры белән таныштыру, халкыбызның сугыш кырындагы һәм тылдагы батырлыкларын күзаллауларыны ирешү, авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә плакат эленә:

“Картаймагыз әле,ветераннар,

Картаймагыз,әй, тынгысыз  җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар!”- дигән плакат эленә.

“Алар Ватан өчен көрәштеләр”  исеме астында авылыбыз  ветераннары портретлары куелган стенд, “Герой- шәһәрләр” стенды, укучыларның Җиңү көненә багышлап ясаган рәсемнәре, сугыш вакыйгалары сурәтләнгән плакатлар эленә. Левитан тавышы язылган аудиотасма кулланыла.

-Хәерле көн, хөрмәтле авылдашларыбыз,-сугыш һәм хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык- Бөек Җиңүнең 60 еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

  • Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә бурычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!
  • Хөрмәтле кунаклар! Бүген без,сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен, сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.

Халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган “Илкәем” җыры сезгә музыкаль сәламебез булып яңгырасын.

-Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит җирләрдә калдылар!

-Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 60 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар гасырлар буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

-22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.  Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

Фонограмма. Левитан тавышы. (Сугыш башлануы хәбәр ителә.)

-Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре.

-Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

-Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

-Ул елларны ничек онытасың,-

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына,

Алып көче тоеп үзендә.

-Ирләр китте, кызлар елап калды,

Шаулап калды иген, өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше, карты, барысы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

-Бөек Ватан сугышына безнең Бәтке авыл советыннан (Бәтке, Круглое Поле, Вишневка... авылларыннан)500 кеше китте.

Солдатлар турында җыр.(Ф. Әхмәдиев муз.,Р.Әхмәтҗанов сүз.)

-Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

-Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар.Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга  безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

-Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алыйк. Бер минут тынлык.

(Зал аягүрә басып тын кала.)

-Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл –моның ачык мисалы.

Ана һәм һәйкәл.

(Сәхнәдә солдат-һәйкәл. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык- ана боек кына һәйкәл янына килә.)

Ана.Исәнме,улым! Менә мин яңадан синең яныңа килдем. Салкын түгелме, балакаем?

Улы. Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана.Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме, “Берлинны гына алыйк ,кайтып җитәрмен”-дип язган идең соңгы хатыңда0000

Улы.Әйткән сүзләрең һәрчак йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады шул, дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Илебез азатлыгы өчен миллионнар башларын салды.

Ана. Шулай да бит, әмма синең үлемеңә һич тә ышанасы килми, балам!

Улы.Картлык көнеңдә ничек яшисең, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш,улым. Оныкларым үземне бик ярата. Бәлки син мине танымагансыңдыр, улым?

Улы. Таныдым, әнкәй, әллә кайдан таныдым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, үзем дә тимердән шул.

Ана. Йөрәк түремдә тугыз ай йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин бит Ватан өчен, бүгенге тыныч көннәр өчен һәлак булдым.

    Сугыш фаҗигасен еллар,

Язмышлары миндәй- миллионнар!

Барысын илгә бирдем-күпме көнем булды

Кичер, әнкәй, мине, кичер, әнкәй, кичер!

Яу кырыннан илгә кайта алмавымны,

Кичер, әнкәй, чит ил туфрагында

Мәңгелеккә ятып калганымны.

“Яраннар чәчәк аткан”  җыры башкарыла.(С.Шакир сүз., Ф.Әхмәтов көе.)

Сугыштан барлыгы 150 кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны онытмыйк. Әйе, бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына.

-Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!-дип озаткан иде авыл халкы үзенең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең, әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшьләренең шаһиты булды олы юл.

“Кайту”(Л. Батыркаева муз.,, М. Галиев сүз.).

-Авыр, бик авыр еллар иде. Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалр гына калды. ә тормышны алып барырга кирәк иде-игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик зур салымын да түләргә кирәк иде. Әмма сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

-Тылдагы хатын-кызларның һәм балаларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Ә хәзер сугыш вакытында ,1944-1945 елларда бригадир булып эшләгән Минневалиева Нурия апага сүз бирәбез.  

Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен-“Уракчы кыз”җырын ишетерсез. (Н.Исәнбәт сүз., халык көе.)

-Хөрмәтле тыл фидакарьләре! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озаттыгыз. Авылда нинди эш булса, шуларның барысын да сезнең кулдан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Сез бу батырлыгыгыз белән җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!

Шул чорларны искә алу өчен сүзне Ситдикова Мошәрләфәнең апага бирәбез.(Чыгыш)

-Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьләре өчен “Әйләнеп кайтыгыз” җыры башкарыла.

(Р.Хәсәнов көе, М.Шиһапов сүзләре.)

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары!

Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да , шатлыкны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош телдәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде.

Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!

(Концерт номеры)

Г.Кутуйның “Сагыну” нәсере.

Әйе, якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан. Алар арасында:

  1. Хәмәдиев Габбас Кәнәфиевич.
  2. Әхмәтшин Әхмәтхан Әхмәтсафович.
  3. Минневәлиев Миннегәрәй Минневәлиевич.
  4. Ситдыйков Рәим Ситдыйкович.
  5. Сәлимов Җиһангир Сәетгәрәевичләр дә бар.

Алар бүген бездә кунакта.

Ә хәзер сүзне ветераннарга бирәбез.

“Герман” көе башкарыла.

-Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр арасында

 Ситдыйков Рәим Ситдыйк улы да бар. Рәим абый икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һ.б. бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ул бүген дә сафта. Мөшәрләфә апа белән берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар тәрбияләп үстерде. Хәзер аңа сүз бирелә. (Чыгыш)

Ә.Еникиның “Кем җырлады” әсәреннән өзек сәхнәләштерелә.

-Шулай итеп, Татарстан авылларының эчкерсез һәм гади, дөнья күрмәгән кешеләрен сугыш афәте төрле якка тарта.

Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны һәм Азияне азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. Ниһаять, зур корбаннар биреп алынган Җиңү көне килде:

1945 ел, 9 май.

(Җиңү көе ишетелә)

-Менә алты дистә ел тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балалрын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик-дуслар аша...

-Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. С

езнең һәркайсыгыз-каһарман! Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз-гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы.

Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре!

Тагын бер кат рәхмәт Сезгә!

Әхмәт Исхакның “Кирәкми безгә сугыш” шигыре укыла.

Картаймагыз әле, ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

(Ветераннар турында җыр яңгырый)

Очрашу кичәсе чәй өстәле янында дәвам итә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашу.

Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән кичә-очрашуның эшкәртмәсе. Очрашуның максаты:  укучыларда  Әфганстанда  хезмәт иткән авылдашларына  карата хөрмәт, горурлык...

Ветераннар, сезгә хөрмәт, ихтирамнар... (кичә үрнәге)

Ветераннар, ветераннар,Сезгә хөрмәт, ихтирамнар.Сез булганга матур булып,Алсу булып ата таңнар.Сугышта булып арысланВатанга җиңү яулаган,Тыныч хезмәттә дан алганҺәр ветеран – чын каһарман....

Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)

Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)...