Авторская программа внеурочной деятельности «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау» для учащихся 5-9 классов
рабочая программа

Исламова Миляуша Хасановна

Авторская программа внеурочной деятельности  «Һөнәр сайлау – язмыш сайлау»  для учащихся 5-9 классов, составленной учителем татарского языка и литературы МБОУ “Бетькинская средняя общеобразовательная школа” Тукаевского района Республики Татарстан Исламовой Миляушой Хасановной

       Представленная на рецензию программа внеурочой деятельности  Исламовой М.Х. направлена на укрепление сотрудничества учителя, родителей и общественности в целях воспитания у учащихся отношения к труду как к высшей ценности жизни; усовершенствования профориентационной работы для оказания помощи учащимся в выборе профессии.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorskaya_programma_2.docx35.68 КБ

Предварительный просмотр:

Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Программа 2019 нчы елның 26 нчы сентябрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә ФГБОУ ВПО “НГПУ”да эшләүче филология фәннәре кандидаты,“Татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы “кафедрасының доценты Ахатова Зифа Фаритовна тарафыннан расланды

Һөнәр сайлау – язмыш сайлау

(авторлык программасы)

Социаль юнәлеш

Программаның авторы: югары квалификацияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Исламова Миләүшә Хәсән кызы

                                                     Бетьки

2019 нчы ел

  Аңлатма язуы

Һөнәрләр бик күп. Аны сайлау – гади эш тугел. Шуңа курә сайлаганда уйлап эш итәргә кирәк. Чөнки һөнәр сайлау – язмыш сайлау ул.

Һөнәр сайлау никадәр иртә башланса, нәтиҗә шулкадәр яхшырак була. Чөнки тормыш юлын дөрес билгеләү, булачак хезмәтеңә әзерләнү – озак процесс. Ул кече яшьтән башланып,мәктәптә һәм профессиональ уку йортларында дәвам итә.

Яшьләрне һөнәр сайларга әзерләүдә мәктәп, ата-аналар, башка уку йортлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җәмәгать оешмалары бергә эшләргә тиеш.

Һөнәр сайлауга әзерләү хезмәт тәрбиясе бирүдән башлана.Шуңа күрә дә хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүнең төп максаты: кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләү, тырыш хезмәтнең генә данлы хөрмәткә алып баруын исбат итү, җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә әзерләү.

Шушы максатларга ирешү юлында хезмәт тәрбиясе һәм профориентация бирүнең төп бурычлары билгеләнә:

1) Балаларны яшь үзенчәлекләренә карап хезмәткз өйрәтү.

2) Балаларның сәләтләрен, теләкләрен, нәрсә белән кызыксынуларын өйрәнү һәм аларның уңай сыйфатларын ата – аналар белән бергәләп үстерү.

3) Алдынгы хезмәт ияләре һәм ата – аналар һөнәрләре үрнәгендә хезмәткз мәхәббәт тәрбияләү.

4) Кызыксынган юнәлешләр буенча белем бирүче уку йортлары, аңа керү шартлары белән таныштыру.

5) Алар кызыксынган юнәлешнең җәмгыять ихтыяҗына туры килү – килмәвен күзаллауларына ирешү.

6)Ата – аналарны балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм һөнәр сайлауга әзерләү буенча мәктәптә һәм производствода оештырылган төрле эшләргә тарту.

Билгеле, бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгәннәр һәм алар укыту – тәрбия процессында тормышка ашырылалар.

Һөнәр сайлауда ата-аналарның актив катнашуы бу эшнең нәтиҗәлелеген  бик нык күтәрә. Чөнки әти-әниләр үз балаларының теләкләрен, омтылышларын, сәләтләрен башка кешеләргә караганда яхшырак беләләр, шуңа күрә аларның киңәшләре дә үтемлерәк һәм файдалырак була.

Шул максаттан чыгып, ата-аналарның балаларга хезмәт тәрбиясе һәм профориентация буенча белемнәрен тагын да тирәнәйтү зарур.

Фән һәм техника прогрессы шартларында һөнәр яшьләрнең психологик, физик, физиологик үзенчәлекләренә туры килергә тиеш. Шуңа күрә һөнәр сайлаганда медицина хезмәткәрләренең киңәшләр бирүе бик мөһим.

                                           Көтелгән нәтиҗәләр

  1. Яшьләр, теге яки бу һөнәрне сайлап алу белән беррәттән, ул эшне уңышлы башкару өчен кирәкле белем нигезләрен мәктәп елларында ук үзләштерергә, профессиональ һәм мораль сыйфатларга ия булырга тиеш. Балалар хезмәткә өйрәнеп үскән
  2. Хезмәтнең яшәү чыганагы икәнлеге хакында аң тәрбияләнгән
  3. Алдынгы хезмәт ияләре хәм ата-аналар һөнәрләре үрнәгендә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнгән
  4. Укучылар үзләре кызыксынган юнәлешнең җәмгыять ихтыяҗына туры килү – килмәвен күзаллыйлар
  5. Мәктәптә профориентация эше өчен шартлар тудырылган; укучылар, аларның ата-аналары, башка уку йортлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җәмәгать оешмалары белән берлектә профориентация бирү системасы булдырылган
  6. Ата-аналар профориентация эшенә тартылган, балаларының һөнәр сайлауга әзерлек эшендә актив катнашалар
  7. Тырыш хезмәтнең генә данлы хөрмәткә алып баруын аңлаган һәм даими үсеш-үзгәрешкә сәләтле булган, заман таләпләренә җавап бирердәй шәхес тәрбияләнгән
  8. Укучылар җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә әзер

                                         5 нче класс

№ п/п

                     Тема

Сәгать

саны

Үткәрү

формасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

1

“ Уку – энә белән кое казу.

1

Класс сәгате

сентябрь

2

“Син мәктәптә нинди эшләр белән шөгыльләнергә теләр идең?

1

Анкета

Анкета сорауларына җавап бирү

октябрь

3

“Эшләп ашасаң, тәмле була.”

1

Класс сәгате.

Хезмәт тәрбиясе

ноябрь

4

“Мин – өйдә булышчы”

1

Әңгәмә

Хезмәт тәрбиясе

декабрь

5

Әти-әниләр һөнәрләре турында газета чыгару.

1

Проект

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

январь

6

Тәмле куллы апа...”

1

Икмәк пешерүче белән очрашу

Укучыларның кызыксыну

чанлыгын үстерү

февраль

7

Әниемнең һөнәре

1

Шигырь чыгару

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

март

8

Хезмәт дәресләрендә ашарга әзерләү

1

Табын әзерләү серләре

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру                        

апрель

9

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү

1

Практик эш

Практик эшчәнлек

май

                                           6 нчы класс

№ п/п

                     Тема

Сәгать

саны

Үткәрү

формасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

1

 “Ипи – хезмәт җимеше”

1

Стенд

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

сентябрь

2

“Кешене туйдыручы – һөнәр”

1

Класс сәгате

Хезмәт тәрбиясе

октябрь

3

“Кем булырга, нинди булырга?”

1

Әңгәмә

Проблемалы сорауга җавап эзләү

ноябрь

4

“Оста куллар” түгәрәгендә ясалган әйберләргә күргәзмә оештыру.

1

Күргәзмә оештыру

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

декабрь

5

“Агач җимеше белән, кеше эше белән...”

1

Сочинение

Сөһләм телен үстерү

январь

6

“Әтием һөнәре”

1

Очрашу кичәсе

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру                        

февраль

7

“Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма”

1

Әңгәмә

Диалогик сөйләмне һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү

март

8

“ Игенче хезмәтенә дан җырлыйм”

1

Класс сәгате

Профориентация

апрель

9

“Хезмәт тәрбиясе бирүдә ата-аналарның роле”

1

Ата-аналар җыелышы

май

                                                        7 нче класс

№ п,п

                     Тема

Сәгать

саны

Үткәрү

формасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

1

“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”

1

Класс сәгате

Хезмәт тәрбиясе

сентябрь

2

“Минем яраткан укытучым”, “Иминлек сагында”

1

Сочинение

Сөһләм телен үстерү

октябрь

3

“Мин кем булырга телим?”

1

Әңгәмә

Проблемалы сорауга җавап эзләү

ноябрь

4

“Болар сезгә ошыймы?”

1

Анкета

Анкета сорауларына җавап бирү  

декабрь

5

Совхозның терлекчелек комплексына экскурсия

1

Экскурсия, концерт

Укучыларның

Танып-белү эшчәнлеген, иҗади сәләтләрен үстерү

январь

6

 Татар әдәбиятында һөнәр ияләре

1

Китап укучылар конференциясе

Танып-белү эшчәнлеге

февраль

7

Авылның кызыклы кешеләре белән очрашу үткәрү.

1

Очрашу

Танып-белү эшчәнлеге

март

8

Яшелчәчеләр белән очрашу

1

Теплицага экскурсия

Танып-белү эшчәнлеге

апрель

9

“Һөнәрләр илендә”

1

Проект

Проект эшчәнлеге

май

                                                              8 нче класс

№ п/п

                     Тема

Сәгать

саны

Үткәрү

формасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

1

“Ничек һөнәр сайларга?”

1

Әңгәмә

Проблемалы сорауга җавап эзләү

сентябрь

2

“Нинди һөнәр сайларга?”

1

Анкета

Анкета сорауларына җавап бирү                        

октябрь

3

Авыл хуҗалыгы белгеч ләре белән очрашу

1

Класс сәгате

Танып-белү эшчәнлеге

ноябрь

4

Һөнәр сайлауда физик мөмкинлекләрне исәпкә алу

1

Табиблар белән очрашу

Танып-белү эшчәнлеге

декабрь

5

Чаллы шәһәре хезмәт һәм мәшгульлек үзәге вәкиллә ре белән очрашу

1

Класс сәгате

Танып-белү эшчәнлеге

январь

6

“Кирәкле һөнәр сайла”

1

Әңгәмә

Диалогик сөйләмне һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү

февраль

7

“XXIгасыр һөнәрләре”

1

Сочинение

Сөһләм телен үстерү

март

8

Хакимият органнарыннан алдынгы хезмәт ияләре турында интервью алу

1

Интервью алу

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру

апрель

9

“Кайда хезмәт – шунда бәхет.”

1

Ата-аналар җыелышы

май

                                                    9 нчы класс

№ п/п

                     Тема

Сәгать

саны

Үткәрү

формасы

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Үткәрү вакыты

1

 “Укырга кая барырга?”

1

Стенд

Танып-белү эшчәнлеген үстерү

сентябрь

2

“Алда юллар, кайсын сайларга?”

1

Әңгәмә

Проблемалы сорауга җавап эзләү

октябрь

3

“Кешенең язмышы – үз кулында”

1

Класс сәгате

ноябрь

4

“Һөнәреңнән шатлык алып яшәргә өйрән”

1

 Әңгәмә

Диалогик сөйләмне һәм фикерләү дәрәҗәсен үстерү

декабрь

5

Чаллы шәһәренең махсус урта уку йортлары вәкилләре белән очрашу.

1

Экскурсия

Танып-белү эшчәнлеге

январь

6

Студентлар белән очрашу кичәсе үткәрү

1

Очрашу кичәсе

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру                        

февраль

7

Ачык ишекләр көнендә катнашу

1

Экскурсия, әңгәмә

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру                        

март

8

“Хезмәтем – җан рәхәте”

1

Интервью, альбом төзү

Алдынгы хезмәт ияләреннән интервью алу,

апрель

9

“Һөнәр сайлау – язмыш сайлау”

1

Түгәрәк өстәл

Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру

май

 Шулай ук класста һәм мәктәп күләмендә дежур тору, гөлләр һәм яшелчә үсентеләре үстерү, мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм совхоз кырларында эшләү, өмәләрдә катнашау, класска ремонт ясау кебек даими эшләр хезмәт тәрбиясе бирүдә зур роль уйный, үз эшеңнең нәтиҗәсе өчен җаваплылык хисләре тәрбияли, укучыларны физик яктан чыныктыра.

Файдаланылган әдәбият

  1. В.С. Казыйханов “Әхлак дәресләре”, Яр Чаллы, “Иҗат” нәшрияты, 2001, 120-125б.
  2. “Мәгариф” журналы, 2005 ел, 3нче сан
  3. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төзүчесе Х.Мәхмүтов. Казан, 1987
  4. К.Насыйри. “Китаб – әт – тәрбия”, Казан, 1992
  5. Татар әдәбияты дәреслекләре
  6. www.edu.tatar.ru
  7. www.ped-kopilka.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа внеурочной деятельности по спортивно-оздоровительной направленности «Волейбол» для учащихся 5-9 классов

Актуальность программы заключается в приобщении школьников к здоровому образу жизни, в профилактике асоциального поведения, в создании условий для профессионального самоопределения, творческой самореа...

Авторская программа внеурочной деятельности по физической культуре "Мяч над сеткой" для учащихся 5 классов

В рамках реализации  целей и задач  федеральных государственных образовательных стандартов (ФГОС) второго поколения  внеурочная деятельность учащихся должна стать  неотъемлемой час...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ВНЕУРОЧНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ ПО СПОРТИВНО-ОЗДОРОВИТЕЛЬНОМУ НАПРАВЛЕНИЮ БАСКЕТБОЛ для учащихся 5-9 КЛАССОВ

Программа внеурочной деятельности по спортивно-оздоровительному направлению “Баскетбол” предназначена для учащихся 5-9 классов.  Рассчитана на 340 занятий (по 40 мин.)  Все занятия по в...

Программа внеурочной деятельности духовно-нравственного направления «Я – гражданин » для учащихся 6-7 классов

Программа внеурочной деятельности духовно-нравственного направления «Я – гражданин » для учащихся 6-7 классов...

Авторская программа внеурочной деятельности по спортивно - оздоровительному направлению "Волейбол", для уащихся 9 - 11 классов

Программа по спортивно-оздоровительному направлению "Волейбол" соответствует основным требованиям, предъявляемым к программам спортивных секций в системе внеурочной деятельности. Программа п...

Презентация программы внеурочной деятельности духовно-нравственного направления развития личности для учащихся 1-4 классов "Волшебная шкатулка" (техники декоративно-прикладного искусства и авторская игрушка).

В презентации программы внеурочной деятельности "Волшебная шкатулка" (техники декоративно-прикладного искусства и авторская игрушка) представлены цель и задачи курса, формы и режим проведени...