Технологическая карта урока по сингапурской методике на тему "Минем буш вакытым" (7 класс)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Исламова Миляуша Хасановна

"Минем буш вакытым" темасына 7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсен тәкъдим итәм.Бу дәрескә, Сингапур методикасына нигезләнеп, технологик карта төзедем. Әлеге материал татар теле укытучыларына методик ярдәм булыр дип уйлыйм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologicheskaya_karta_islamovoy_m.h.docx36.65 КБ

Предварительный просмотр:

 Дәрес планы

Тема:  Минем буш вакытым

Максат:1) дидактик: укучыларның татар сөйләмен аңлап, дөрес җавап бирү, үз фикерләрен әйтә алуына  ирешү өчен җирлек тудыру;

 2) үстерелешле: укучыларның сөйләм күнекмәләрен   камилләштерүгә  ирешү өчен шартлар тудыру;

 3)тәрбияви:укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү,буш вакытны файдалы үткәрү теләге уяту өчен шартлар тудыру.  

Җиһаз: презентация, ноутбук,  экран ,проектор,төрле биремнәр язылган карточкалар; Р.З. Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева7нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге”, (50 нче бит);

Дәрес этабы

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Дәрескә анализ

Уңай психологик  халәт тудыру.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү һәм  аларны белем алырга әзерләү.

-Исәнмесез, укучылар.

-Кәефләрегез әйбәтме?

- “Көнне яхшы сүз белән башласаң,бөтен көнең яхшы үтәр”,диләр.Әйдәгез әле бер-беребезне,елмаешып, яңа көн белән котлыйк.

-Утырыгыз, укучылар.

-Ә хәзер, әйдәгез, йөзгә-йөз партнерыгызны сәламләгез. (пауза)

- Ә хәзер җилкәдәш партнерыгызны сәламләгез.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген атнаның кайсы көне?

-Бүген көн нинди?

-Рәхмәт, утыр.

-Исәнмесез!

-Бик әйбәт.

-

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн кояшка!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн кунакларга!

(укучылар  урыннарына утыралар)

(укучылар башта йөзгә-йөз партнёрларын, аннары җилкәдәш партнёрларын сәламлиләр)

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Бүген җомга көн.

-Бүген көн кояшлы, салкын, җилсез һ.б.

Укучы” “Мин дәрескә әзер!”- дигән максатны куя һәм яңа белем үзләштерергә әзерләнә.

Уку мәсьәләсен кую.

Видеоролик “Чем заняться в свободное время?”

Эзләнүләр  аша мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек куеп белергә тиешле уку мәсьәләсен кую.

-- Укучылар,дәресебезне башлыйбыз.Хәзер без сезнең белән видеоролик  карарбыз. Видеоролик  безгә дәреснең темасын табарга ярдәм итәр.                                                                                    

-Укучылар бу видеоролик нәрсә турында ?

--Димәк,без бүген дәрестә  нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Дөрес,укучылар,безнең максатыбыз- буш вакыт турында сөйләргә, кереш сүзләр ярдәмендә үз фикереңне белдерергә өйрәнү  

-Укучылар, бу видеороликта нинди проблема күтәрелә? Катя нинди сорау бирә?  

- Дөрес , укучылар. Сезгә бу проблема танышмы?

- Димәк,  безгә дәрестә  шушы проблеманы чишәргә кирәк булачак.

(Укучылар видеоролик карыйлар)

--Буш вакыт турында.

- Буш вакытны үткәрү турында сөйләшәчәкбез.

( тема чыга, укучылар дәфтәрләргә числоны һәм теманы язалар- 1мин

-Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә?

- Әйе, таныш.

Видеоролик карагач,укытучы һәм укучы бер-берсе белән аралаша, укучылар дәреснең темасын һәм проблемасын билгели

Актуаль-ләштерү.

Яңа белемнәрне үзләштерергә

кызыксыну уяту,

фикерләү сәләтләрен үстерү,игътибарлы-лыкны булдыру.

  1. - Әйдәгез искә төшереп алыйк әле,  буш вакыт ул- нинди вакыт?

- Буш вакытны ничек үткәреп була?

(укучылар җавабы)

-Минемчә, буш вакыт ул-дәрестән тыш вакыт.

 -Минем уйлавымча, буш вакыт ул- өйдә булышканнан соң калган вакыт.

-Минем фикеремчә,ул-ирекле вакыт, буш вакытта теләсәң ни эшләргә була.

-Буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрергә була

Укучылар  үз фикерләрен әйтеп бирә алдылар. Бу коммуникатив һәм регулятив гамәлләр булды.


Уку мәсьәләсен чишү. 

Джот Тотс (уйла,әйт һәм яз)

Иҗади  һәм эзләнү характерындагы проблемалы бурычларны чишүдә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү өчен шартлар булдыру.

-  Буш вакытта ниләр эшләргә була? Джот Тотс (уйла,әйт һәм яз)

Сезнең 2 минут вакытыгыз бар

-     -Укучылар,хәзер һәр өстәлдән 1нче номерлы укучы җавап бирә. Сүз беренче өстәлдәге 1нче укучыга бирелә.

(укытучы темага караган фигыльләрне тактада яза бара)

Һәр укучы 4 кечкенә кәгазь ала, һәр кәгазьгә “Буш вакыт” темасына караган бер фигыль яза Язганда, фигыльләрне төркемдәге башка укучылар ишетерлек итеп кычкырып әйтә һәм өскә каратып, өстәл уртасына куя

Укучылар фигыльләр атыйлар:

Спорт белән шөгыльләнү, түгәрәккә йөрү, телевизор карау, компьютерда уйнау,әнигә булышу,урамда уйнау һ.б.

(укучылар бер үк сүзләрне кабатларга тиеш түгел, ә тулыландырырга тиеш)

Коммуникатив гамәлләре аша укучылар проблеманы чиштеләр.

Тик-тэк-тоу (крестики-нолики) структурасы(6нчы слайд)

Буш вакытны файдалы уздыруга рәсемнәр (7нче слайд)

-Хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез һәм дәфтәрләрегезгә языгыз. Тик-тэк-тоу (крестики-нолики)( 3мин)

Укучылар,хәзер алдыгыздагы карточкаларны бутап, өчкә-өч схемасы буенча өстәлгә тезегез,карточкаларга номерлар куегыз. Вертикаль, горизонталь һәм диагональ буенча сүзләрне кулланып, һәр укучы 3 җөмлә төзи. Сезнең 3 минут вакытыгыз бар.

-Димәк,укучылар, буш вакытта ниләр эшләргә мөмкин? Хәзер һәр өстәлдән     2нче номерлы укучы  җавап бирә.   Сүз беренче өстәлдәге икенче  укучыга  бирелә.

Укучыларның игътибарын рәсемнәргә юнәлдерә

Һәр укучы мөстәкыйль рәвештә 3 җөмлә төзи һәм дәфтәрләргә яза 

(Җөмләләрне төзегәндә вертикаль, горизонталь һәм диагональ буенча сүзләр кулланыла)

Һәр өстәлдән     2нче номерлы укучы  җавап бирә.  

Укучыларның җаваплары:

 

Буш вакытта ул театрга бара, чаңгыда шуа, әнисенә булыша.

 Саф һавада булу,әнигә булышу,бассейнда йөзү- буш вакытны файдалы үткәрү. Һ.б.

 Танып- белү гамәлләре аша укучылар  теманы аңладылар,куелган проблеманы чиштеләр.Сүзтезмәләр ярдәмендә җөмләләр төзеп яздылар

Физкультминутка. Күзләргә зарядка

-Ә хәзер күзләрне ял иттерик!

Талгын музыка астында укучылар презентациядәге хәрәкәтләрне кабатлыйлар

Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү

Таймд Пэа Шэа (билгеле бер вакыт эчендә чиратлап парларда сөйләшү)

Иҗади  һәм эзләнү характерындагы проблемалы бурычларны чишүдә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирә белү өчен шартлар булдыру.

- Син буш вакытыңда нишлисең?

      -Укучылар, хәзер Таймд Пэа Шэа структурасын кулланып, җилкәдәш партнерыгыз     белән сөйләшегез. Сезнең унбишәр секунд вакытыгыз бар.

- Укучылар, сез буш вакытыгызда нишлисез? Бу сорауга һәр  өстәлдән 3нче укучы җавап бирәчәк. Җавап бирүне 1нче өстәлдәге 3нче укучы башлый.

    Укучылар җилкәдәш партнерлары   белән сөйләшәләр.

-Син буш вакытыңда нишлисең?

-Мин буш вакытымда әнигә булышам, телевизордан кызыклы тапшырулар карыйм

Ә син нишлисең?

-Мин хоккей уйныйм, ярышларда катнашам. Һ.б.ш.

( Бу сорауга һәр  өстәлдән 3нче укучы җавап бирә)

Аралашу, коммуникатив гамәлләр.

Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү.

Сингл Раунд Робин 

-Укучылар,тактадагы рәсемнәргә карагыз әле. Бу балалар буш вакытларын ничек үткәрәләр?

  • Укучылар,әйдәгез әле бу балаларга киңәшләр бирик. Сезгә уйларга 10 секунд вакыт бирелә.

Ә хәзер Сингл Раунд Робин структурасы буенча төркемнәрдә сөйләшегез 

( Барлыгы 1 минут 30 секунд вакыт бирелә)

 -1нче рәсемдәге малайга нинди киңәш бирерсез? Сүз 1нче өстәлдәге 4нче укучыга бирелә

Укучылар тактадагы рәсемнәргә карыйлар һәм җавап бирәләр :

- Минемчә,алар буш вакытларын файдасыз үткәрәләр.

Укучылар бирелгән рәсемдәге балага үзләренең киңәшләрен бирәләр.

Көтелгән җаваплар:

1нче укучы: Тәмәке тартма! Тәмәке тарту – иң начар гадәт. Тәмәке төтенендә көчле агу – никотин бар.

 2 нче укучы: Сыра эчмә! Алкоголь ашказаны һәм бавыр

 авыруларын китереп чыгара, кешенең гомере кыскара

  3 нче укучы: Наркотикларга якын да килмә! Наркотик  бөтен организмның эшләвен боза, һәм ахыр чиктә кеше үлә.

4нче укучы. Компьютерда озак уйнама! Чөнки компьютер сәламәтлеккә  начар тәэсир итә, куркыныч авырулар барлыкка килә

Аралашу, коммуникатив гамәлләр, үз фикереңне белдерү

Рефлексия.

Токин Мэт

12нче слайд (10сек, 3мин, 1мин, 1 мин) (уйлау, язу, танышу, үзендә нәтиҗә)

Үзләштерелгән белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын  аңлау һәм ачыклау өчен шартлар тудыру.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.

-Укучылар, эшебезгә нәтиҗә ясый башлыйбыз
Ни өчен буш вакытны файдалы үткәрергә кирәк? Токин Мэт

-Хәзер һәр өстәлдәге 4нче укучы А4 форматындагы кәгазьне ала һәм кәгазь уртасына шушы сорауны язып куя. Төркемдәге һәрбер укучы төсле фломастерлар белән бу кәгазьдә сорауга җавап яза. Сезгә 3 минут вакыт бирелә

-Хәзер 1нче өстәлдәге укучылар 2нче өстәлгә, 2нче өстәлдәгеләр 3нче, 3нче өстәлдәгеләр 4нче, 4нче өстәлдәгеләр 1нче өстәлгә күчеп утыра, аларның идеяләре белән таныша һәм бәйләнеш эзли. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Төркемдәге һәрбер укучы төсле фломастерлар белән бу кәгазьдә сорауга җавап яза

Укучылар кире үз урыннарына күчеп утыралар, үз эшләрен карыйлар. Нәтиҗә ясыйлар. 1 минут бирелә.

  Аннары үз эшләрен башка командаларга презентациялиләр һәм стенага эләләр

Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша үзенә максат куя, ихтыяр көче тәрбияләнә, буш вакытны файдалы үткәрү теләге туа.

Рефлексия.

Өй эше.

Үзләштерелгән белемнәрнең дәрәҗәсен һәм сыйфатын  аңлау һәм ачыклау өчен шартлар тудыру.

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.

- Укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?


-Укучылар, буш вакытны ничек үткәрергә кирәк икән?

-Ә хәзер әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк.Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

 Шул турыда язып, парковкага ябыштырыгыз.

Бәяләү

-1) “Минем буш вакытым” темасына хикәя язарга

2) Сәламәтлек турында мәкальләр алып килергә

3) Буш вакытны ничек үткәрәсен? Рәсем ясарга

- Буш вакыт турында.

(укучылар өйрәнелгән белемнәре буенча җавап бирәләр)

-Буш вакытны файдалы үткәрергә кирәк.


Укучылар үзләренең җавапларын язалар һәм парковкага ябыштыралар

Укучыларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә

“Мин дәрестә нәрсә белдем?- дигән җөмләләр белән аңлата.

Укучы эзләнү, регулятив күнекмәләр аша “Мин бу эшне эшли алам”, -дип үзенә максат куя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта урока "Моделирование и формализация. Логические модели", информатика 11 класс, профильный

Информатика и ИКТ ( профильный курс) 11класс Тема урока: Моделирование и формализация. Логические модели. Тип урока: изучение нового материала Материал к уроку: флипчарт с опорными сигналами действ...

Технологическая карта урока математики по теме "Угол. Обозначение углов." 5 класс

Данный урок проведен в 5 классе с учетом требований ФГОС....

Технологическая карта урока. Сравнение десятичных дробей. УМК И.Зубарева 5 класс.ФГОС.

Технологическая карта урока по теме Сравнение десятичных дробей. УМК И.Зубарева 5,позволяет организоватьэффективный учебный процесс,обеспечить реализацию предметных,метапредметных и личностных умений....

Технологическая карта урока русского языка. Тема: «Не с причастиями». 7 класс

Технологическая карта урока русского языка в 7 классе.УМК: Русский язык. Под ред. Разумовская М. М. и др.Учебный предмет: русский языкТип урока: урок закрепленияТема урока: Не с причастиями...

Технологическая карта урока английского языка в рамках ФГОС в 5 классе на тему: "Christmas"

Разработка урока английского языка в рамках ФГОС в пятом классе на тему: "Рождество"...

Технологическая карта урока немецкого языка "Рождество в Германии" в 3 классе и самоанализ урока

Технологическая карта урока немецкого языка "Рождество в Германии" в 3 классе с самоанализом...

Технологическая карта урока с использованием электронной формы учебников биология 9 класс. Тема урока: Покровы тела. Строение и функции кожи

Данная разработка предназначена для проведения урока биология в 9 классе с использованием ЭФУ. УМК  М.Р.Сапин, Н.И.Сонин. Биология. Человек....