"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Исламова Миляуша Хасановна

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tavyk_1.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик-грамматик материал

(дәрес эшкәртмәсе)

     

                                                     Төзүче: татар теле һәм          

                                    әдәбияты  укытучысы                                                                    

                         Исламова М.Х.

        2014 нче ел

1 нче дәрес

Тема: “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик- грамматик материал.

Тип:  Л К Ф

Максат: (Укытучы өчен)

              1) а)“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге яңа лексика белән              

                  таныштыру

                  б) Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын искә төшерү.

              2) Чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү

              3) Икмәккә сак караш тәрбияләү

                 (Укучы өчен)

  1. Кибеттә ипинең барлыгы, юклыгы турында сораша,кирәклеген әйтә,сорап ала, ипи пешерү турында сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү
  2. )“Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү

               

Җиһазлау:  дәреслек, 66-67нче битләр, татарча-русча сүзлекләр, рәсемнәр.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру
  1. Уңай психологик халәт тудыру
  2. Дежур укучы рапорты
  3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе
  1. Актуальләштерү,

      1.Беренче уку бурычын хәл итү. Кибеттә ипинең барлыгы, юклыгы турында сорашу күнекмәләрен камилләштерү. “Ипи кибетендә”

      - Спроси у продавца, есть ли в магазине хлеб?

      - Скажи продавцу,что тебе нужен хлеб.

      - Попроси себе хлеб

  2. Укучылар,кем әйтер икән,ипи ничек пешә? Бу сорауга җавап бирү өчен ,яңа сүзләр өйрәнергә кирәк Бу сүзләр бик кызыклы бер әкиятне дә аңларга ярдәм итәр. Ул әкият “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” дип атала. .

III    Яңа лексиканы презентацияләү.

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру.

          а) әлеге сүзләрне транскрипцияләре белән тактада язу.

        Орлык{орлок}, тегермән {тэгэрмән}, он {он}, изә { изә}, алып баралар {алып баралар}, алып кайталар {алып кайталар}, мичкә ягалар {мичкә йагалар}, мичкә куялар { мичкә куйалар}, пешә {пэшә}, тарттыралар {тарттыралар}

          б) сүзләрнең мәгънәсен бирү.

Орлык, тегермән, он, мич сүзләренең рәсемнәрен күрсәтү.

Изә, куя, яга, алып бара, алып кайта фигыльләренең мәгънәләрен хәрәкәт белән күрсәтү.

          в) Әлеге сүзләрнең тәрҗемәләрен сүзлектән таптыру.

          г)  - Укучылар, бу сүзләр китапта да бар, чагыштырыгыз әле, дөрес яздыгыз микән?

       62 нче биттәге 2 нче күнегү өстендә тәрҗемәнең дөресме, түгелме икәнлеген тикшерү, чагыштыру.

          д)  Дөрес тәрҗемәне тактага чыгып язу.

  1. Орлык, тегермән, тарттыралар, он, алып кайталар, изәләр, мичкә ягалар, мичкә куялар, пешә сүзләренең әйтелеше өстендә эш.

           а) Сүзнең авыр әйтелешле авазларын әйттерү.

           б) Сүзне хор белән әйтү.

           в) Сүзтезмәләр һәи җөмләләр төзү.

           г) Ситуатив күнегү.

  • Как ты скажешь, что зерно больше?
  • Как ты скажешь, что в нашей деревне есть мельница?
  • Как ты скажешь, что мама замешивает тесто?
  • Как ты скажешь, что в печи печётся хлеб?
  • Как ты скажешь, что зерно мелят на мельнице?

  3. Язылыш өстендә эш

  а) Нокталар урынына төшеп калган хәрефләрне куеп языгыз.

  Орл..к, онн.., мичкә ку..лар, мичкә ..галар, тегерм..н, тарт..ралар.

  б) Хәтер диктанты яздыру (укучылар истә калдырган сүзләрне язалар),

IV. Яңа лексиканы  ныгыту.

  1. Тактага язылган җөмләләрдән яңа лексиканы табу:

  “Чулман” кибетендә ак он саталар. Бәтке авылы янында тегермән бар. Әти кичә тегермәндә бер капчык он тарттырды. Әни оннан ипи изә. Мичтә тәмле бәлеш пешә.

  1. Ишетеп аңлау күнегүләре:

 а) Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нишли?

Орлык, тегермән, алып бара, он, алып кайта, ипи изә, мич, мичкә яга, икмәк, тарттыра.

  б) Тыңлагыз һәм аерманы табыгыз:

 Тавык онны алып кайта.

 Тавык онны алып кайтмый.

 Орлыкны тегермәндә тарттыралар.

 Орлыкпы тегермәндә тарттырмыйлар.

 Тычкан орлыкны алып бара.

 Тычкан орлыкны алып бармый.

     3. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы –мый/-ми кушымчалары белән ясала дигән нәтиҗәгә килү.

  1. 2нче күнегүдән фигыльләрне тап, аларны юклык формасына куй.

  Орлык үсә, Орлыкны тегермәндә тарттыралар, Онны алып кайталар, Оннан ипи изәләр, Мичкә ягалар, Икмәкне мичкә куялар. Икмәк пешә.

  1. Сообщи другу, что:

              -зерно растёт на поле;

              -зерно мелят на мельнице;

              -из муки замешивают хлеб;

              -хлеб ставят в печь.

   Спроси друга:

              -есть ли у них в деревне мельница?

              -приносит ли он из магазина муку?

              -затапливает ли он печь?

              -замешивает ли он хлеб?

V. Дәрескә йомгак.

     1. Өй эше бирү (“Икмәк ничек пешә?” хикәясен укырга, рәсем ясарга).

     2. Без бүген дәрестә нәрсә эшләдек? Нәрсә белдек?

     3. Укытучының йомгаклау сүзе:

    -Укучылар, безнең өстәлгә килеп җиткәнче, икмәк нинди озын юл үтә икән.    

    Шуңа күрә икмәкне саклап тотарга кирәк.

       4. Билгеләр кую.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

6 сыйныфның рус төркеме өчен, Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча, коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәрес конспекты.

Татар әдәбиятына кертелгән "Татарстан - мөстәкыйль дәүләт" темасы буенча дәрес үткәргәндә бүлек буенча инде йөрәнелгән материал кабатлап ныгытыла. Яңа материал өйрәттерелми, ә тәкъдим ителә, чөнки тек...

“Язгы каникул” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

План-конспект урока татарского языка в 5 классе. Автор УМК Р.З. Хайдарова....

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (2нче дәрес)

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

Тема: «Тавык, Тычкан һәм Көртлек» әкиятендәге яңа лексика.

Тема: «Тавык, Тычкан һәм  Көртлек» әкиятендәге  яңа  лексика....