Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Исламова Миляуша Хасановна

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_uroka_singapur_dlya_alsu.docx25.65 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: “Без – булышчылар” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү

Максат:

  • Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белергә ,

кереш сүзләр ярдәмендә, үз фикерләрен белдерергә өйрәтү

  • укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү,

өй хезмәте турында лексиканы актив сөйләмгә кертү

  • әниләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү,

өйдә булышу теләге уяту

Җиһазлау:

  • презентация
  • ноутбук
  • экран
  • проектор
  • төрле биремнәр язылган карточкалар

Материал:

  • 6нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Назипова)

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру (Хай Файв – тынычлану сигналын куллану)

  1. Исәнләшү (укучылар укытучы һәм кунаклар белән исәнләшәләр)

  1. Уңай психологик халәт тудыру 

-Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң,бөтен көнең яхшы үтәр”,диләр.Әйдәгез әле бер-беребезне,елмаешып, яңа көн белән котлыйк.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн кояшка!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн кунакларга!

  • Утырыгыз, укучылар. Ә хәзер, әйдәгез, йөзгә-йөз партнерыгызны сәламләгез. (пауза) Ә хәзер җилкәдәш партнерыгызны сәламләгез.

3)- Бүген сыйныфта кем дежур?

   -Бүген кайсы көн?

   - Бүген көн нинди?

   -Рәхмәт, утыр.

 II.      Актуальләштерү

    -Укучылар,дәресебезне башлыйбыз.Хәзер без сезнең белән әкият карарбыз. Әкият безгә дәреснең темасын табарга ярдәм итәр.

    “Өч кыз” әкияте күрсәтелә

   -Укучылар бу әкият нәрсә турында ?

   - Әниләргә булышу турында.

    -Димәк,без бүген дәрестә  нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

    - Әниләргә булышу турында сөйләшәчәкбез.

  - Дөрес,укучылар,безнең максатыбыз- өй хезмәте турындагы сүзләрне кертеп сөйләшергә өйрәнү ( тема чыга.)

1нче слайд

  - Укучылар, сезгә бу әкият ошадымы ? Бу әкияттә нинди проблема күтәрелә?

 - Өйдә булышу,әти-әниләргә шәфкатъле булу

 -Дөрес уйлыйсыз, укучылар. Ә хәзерге тормышта мондый проблема бармы?

-Әйе, хәзерге вакытта да мондый проблема  бар

   III.  Яңа материал

2 нче слайд (10 сек, 2 мин)

    - Укучылар,хәзер игътибар белән рәсемгә карагыз. Си-Финк-Уанде фикерләү ысулы ярдәмендә сорауларга җавап бирегез.

1.Рәсем өстендә эш. Си-Финк-Уанде (Кара, уйла һәм үзеңә сорау бир)

а) Син рәсемдә нәрсә күрәсең?

б)  Син бу турыда нәрсә уйлыйсың?  

В) Бу рәсем нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

Уйлау өчен 10 секунд вакыт бирелә.

Хәзер Сингл Раунд Робин структурасын кулланып, төркемнәрдә фикер алышыгыз. 1нче укучы башлый.Сезнең 2 минут вакытыгыз бар.

 Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

 

          -Укучылар, әйдәгез рәсем буенча фикер алышабыз.Һәр төркемнән 1әр укучы җавап бирәчәк. (Укытучы өстәл һәм укучы номерын атый) Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

        - Без бу рәсемдә әнине күрәбез  Ул авырый. Аның башы авырта. Улы компьютерда уйный.

      -Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

  -Минем уйлавымча, бу малай әнисенә булышмый,аны кайгыртмый.

-Укучылар,бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?

-Әниләргә булышырга кирәк.Әни авырганда,компьютерда утырмаска, ә аны кайгыртырга кирәк.

(һәр өстәлдән берәр укучы җавап бирә)

   IV. Материалны ныгыту

3нче слайд (10 сек, 15/15 сек)

  1. Ничек уйлыйсыз, нигә рәсемдәге малай һәм әкияттәге 2 кыз әниләренә булышмыйлар икән? Таймд Пэа Шэа (билгеле бер вакыт эчендә чиратлап парларда сөйләшү)

  • Укучылар, хәзер Таймд Пэа Шэа структурасын кулланып, җилкәдәш партнерыгыз белән сөйләшегез. Сезнең унбишәр секунд вакытыгыз бар.

Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз,нигә рәсемдәге малай һәм әкияттәге 2 кыз әниләренә булышмыйлар икән? Бу сорауга һәр командадан 1әр укучы җавап бирәчәк. Җавап бирүне 3нче өстәлдәге 3нче укучыдан башлыйбыз.

  1. Ә сез әниегезгә булышасызмы соң? Джот Тотс (уйла,әйт һәм яз. 6нчы слайд)

4нче слайд (10 сек, 2 мин)

  • Хәзер Джот Тотс структурасын кулланып бу темага караган фигыльләрне языгыз. (Һәр укучы 4 кечкенә кәгазь ала, һәр кәгазьгә “Без-булышчылар” темасына караган бер фигыль яза. Язганда, фигыльләрне төркемдәге башка укучылар ишетерлек итеп кычкырып әйтергә һәм өскә каратып, өстәл уртасына куярга кирәк) Сезнең 2 минут вакытыгыз бар.

      Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

-Укучылар,тыңлыйк әле нинди фигыльләр яздыгыз икән? 1нче өстәлдәге 2нче укучы җавап бирә.Һәр командадан 1әр укучы җавап бирә.

5нче слайд 

  1. Фигыльләр белән җөмләләр төзү. Сингл Раунд Робин

6нчы слайд (1мин 30 сек)

Укучылар, сез әниегезгә ничек булышасыз? Ниләр эшлисез? Әйдәгез бу фигыльләр белән җөмләләр төзик. Сингл Раунд Робин. Сезгә уйларга 10 секунд вакыт бирелә. 1 минут 30 секунд вакыт бирелә.

Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

 4) Җөмләләрне басып әйтү. Һәр командадан 1 укучы җавап бирә.

-Алина, син әниеңә ничек булышасың?

      - Андрей, син ниләр эшлисең? 4-5 бала җавап бирә

      -Укучылар, әниегезгә өйдә булышып бик яхшы эшлисез икән.

 5)    Ни өчен әнигә булышырга кирәк? Токин Мэт

7нче слайд (10сек, 3мин, 1мин, 1 мин) (уйлау, язу, танышу, үзендә нәтиҗә)

  • Хәзер һәр өстәлдәге 4нче укучы А4 форматындагы кәгазьне ала һәм кәгазь уртасына шушы сорауны язып куя. Төркемдәге һәрбер укучы төсле фломастерлар белән бу кәгазьдә сорауга җавап яза. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.

        Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

  • Хәзер 1нче өстәлдәге укучылар 2нче өстәлгә, 2нче өстәлдәгеләр 3нче, 3нче өстәлдәгеләр 4нче, 4нче өстәлдәгеләр 1нче өстәлгә күчеп утыра, аларның идеяләре белән таныша һәм бәйләнеш эзли. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

Укучылар кире үз урыннарына күчеп утыралар, үз эшләрен карыйлар. Нәтиҗә ясыйлар. 1 минут бирелә.

Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

Аннары үз эшләрен башка командаларга презентациялиләр һәм стенага эләләр.

8нче слайд 

  V. Йомгаклау

  • Укучылар, сез инде белдегез: әнинең эше бик күп икән. Шуңа күрә аңа булышырга кирәк.

9нчы слайд

  • Әни булганда гына көннәр якты, йокы татлы, ашлар тәмле, дөнья ямьле була!

1) Нәтиҗә ясау .Майм структурасын куллану

10нчы слайд (1 минут)

-Укучылар,хәзер без Майм структурасы буенча жестлар ярдәмендә әни эштән кайтканда аны ничек каршы алганны, әнигә булышуны, әни авырганда ярдәм итүне, әнине яратуны күрсәтәбез. Уйларга 1 минут вакыт бирелә

Вакыт башланды. Таймер. Вакыт бетте

-Бик яхшы, укучылар,бик акыллы,эшчән,тәрбияле балалар икәнсез.

11нче слайд

 Ә хәзер әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк.Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

Үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

 Шул турыда язып, парковкага ябыштырыгыз.

2) Бәяләү

3) Өй эше бирү. 

12нче слайд

1) “Мин әнигә булышам” темасына хикәя язарга

2) Хезмәт турында мәкальләр алып килергә

3) Әниеңнең портретын ясарга

? 9нчы слайд

  • Укучылар, дәрес бетте, сәламәт булыгыз, дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче сыйныфның рус төркемендә лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе конспекты.

Беренче сыйныф укучылары сабыйлыктан чыгып бетмәгән нәниләр булса да, аларны укырга өйрәтү мөһим. Яза да белмәгән рус телле балаларга татар телен өйрәтү бик авыр. Һәрбер яңа сүзне аларның хәтер сандыг...

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик - грамматик материал. 5 нче сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе (2нче дәрес)

" Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен өйрәнүгә  5 сәгать каралган. Коммуникатив технологиягә нигезләнеп төзелгән 1нче һәм 2нче дәрес эшкәртмәләре 5нче сыйныфның рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәресл...

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....