Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”
план-конспект занятия (5 класс) по теме

Хайруллина Ляйсян Альбертовна

тип урока: новая тема

Продолжительность занятия: 1урока (45 минут).

Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой активности учащихся,воспитать  любовь к  родному языку  и родному  краю.

 Задачи: Общеобразовательные:  познакомить с текстом, работа над текстом  развитие интереса  к активной творческой деятельности, сформировать навыки самостоятельной работы, научить высказать свое мнение,повышение интереса к знаниям языку; Развивающие: развитие логического мышления, памяти, внимательности; Воспитательные:любовь  к труду,воспитать уважение к матери

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационных технологий (ИКТ) соответствует цели, поставленной учителем. Учащиеся включены в активный мыслительный процесс: идёт формирование новых понятий, актуализация опорных знаний, первичное закрепление изученного материала и используется им для организации коллективной мыслительной деятельности.

Технологические особенности:

Используемое оборудование: компьютер ,проектор , магнитофон.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                     Чистай муниципаль районы  1 нче  гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Хайруллина  Ләйсән Альберт  кызының  5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы.

           Тема :   Без   әнигә булышабыз.”

Максат:1)   Укучыларны “Без өйдә булышабыз” тексты белән таныштыру;

2)  Төрле эш алымнары ярдәмендә укучыларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен  арттыру;

3)  Гаиләдә бер –береңә дустанә мөнәсәбәт булдыру.

Методик алымнар: укытучы сүзе; сорау -  җавап ,  Сингапур  алымы  (“Куиз-куиз  трэйд”, “ Раунд Тэйбол”, “ Эр- ай –гайд”),  ”Парковка”

Җиһазлау: проект, тактада  парковка  рәсеме, өстәлләрдә чиста кәгазьләр, менеджмент, фломастерлар, дәреслек.

              Дәрес барышы:

I  Оештыру өлеше.

а) Исәнләшү;

б)Дежур укучы белән әңгәмә:

- Дәрестә кем дежур?

- Бүген дәрестә кемнәр юк?

-Бүген нинди көн?

- Һава торышы  турында  әңгәмә.

II  Актуальләштерү

  1 ) Өй эшен тикшерү ( Куиз – Куиз  Трэйд  структурасы буенча). Өй  эше 51  нче бит,7 нче  күнегү.

2) “Мин -сиңа,  син – миңа” уены.  (  1 нче номерлы  укучы сорау бирә, 3 нче номерлы укучы җавап бирә)

- Сезнең гаиләдә ничә кеше бар?

- Гаиләгездә кемнәр бар?

- Алар кайда эшлиләр?

- Сезнең   гаилә  дусмы?

III      Яңа   тема.

-Укучылар , сезнең алда  таблица бар.  Сез әлеге  таблицаның  3 нче баганасындагы сүзләрне укып,  алдагы 2 баганасын   плюс  яки  минус  тамгасы  ярдәмендә  тутырырга тиеш . Бу  Эр –ай –гайд структурасы.

Малайлар

Кызлар

Өй эшләре

Малайлар

Кызлар

Тузан сөртү

Гөлләргә су сибү

Бәрәңге әрчү

Чәй кайнату

Табын әзерләү

Чүп  чыгару

Кибеткә бару

-Укучылар, без бүген  сезнең белән  дәрестә  нинди  теманы  өйрәнербез икән?

-  “Без  әнигә булышабыз.”темасын өйрәнербез.

- Әйе,  бик  дөрес.  Бүгенге дәресебезнең  темасы “Без  әнигә  булышабыз” Ә  хәзер дәреслекләребезнең  51 нче  битен ачабыз, 1 нче  күнегүне эшлибез.    

 1)  Башта  сүзлек  эшен  карап китик

а) Сүзләрне  тәрҗемә итү

Кайнаган  - вскипел

Бер –берсенә – друг на друга

Елмайдылар – улыбнулись

б)   Әлеге сүзләр  белән  җөмлә уйлату.

2) Текст өстендә эш

Менә кич җитте. Әниләре эштән кайтты.  Өй  чиста.  Кибеткә барырга кирәкми. Өстәлдә әзер аш. Чәй дә кайнаган. Әниләре:

- Менә рәхмәт, балалар.  Кем эшләде моны? – дип сорады.

  Ләйлә белән Наил бер –берсенә карап елмайдылар.

а) укытучы укый.

б) укучылар укый  (  бер –бер артлы)

3) Сорауларга җавап бирү.

- Текста кемнәр турында сүз барды?

-Алар нишли?

-Әнисе нәрсә диде?

IV.  Физминутка

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз.

Тузаннар  да сөртәбез,

Гөлләргә су сибәбез.

Аннан соң ял итәбез

V.  Ныгыту.

1) 51  нче бит, 2 нче күнегү  (язмача)

1)Наил тузан .....   2) Ләйлә гөлләргә су .... 3 ) Балалар  кичке  ашны ....  4)Әниләре эштән...

5 )  Әниләре  балаларны .....   6) Ләйлә белән  Наил ...

2) Ситуатив күнегү:

-Спроси  у  Димы , как он помагает маме;

-Твоя  сестрёнка поливала цветы, похвали её;

-Скажи, что ты выносил мусор.

3) Хәзер, укучылар ,бирелгән  альбом  битендә чиратлап  ,” Без  әнигә булышабыз”  дигән  рәсем  ясыйсыз  ( Раунд Тэйбол  структурасы ). Укучылар   рәсем  ясаганда   “ Мин әнигә булышам” дигән  җыр  яңгырый.  

 _  Укучылар,  хәзер  дәрес  башында  тутыра  башлаган  таблицаларны  алабыз һәм  тутырып  бетерәбез.  Әйтегез әле, сезнең фикерләрегез  үзгәрдеме?     ( Укучылар  җавабы)

-Укучылар , мин сезгә  З.Ханнапованың “Әнием куаныр .”дигән шигырен  сөйләп китәм.

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда  курчагым.

   Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне  дә юармын.

Әниемнең кайтуына,

Чәй  кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен  бетерүгә ,

Курчагым да уяныр.

“ Минем кызым уңган “ – диеп,

Әнием дә   куаныр.

VI.  Рефлексия.

  • Укучылар, бүген  без  дәрестә  нәрсә турында сөйләштек?
  • Дәрестә    нәрсәләр  эшләдек?
  •  Укучылар,без нинди  булырга  тиеш икән?
  • Әйе,    бик дөрес укучылар ,  без  тырыш, эш сөючән  һәм уңган  булырбыз.

  VII. Өй эше.

 “ Мин  әнигә  булышчы”  дигән  темага кечкенә хикәя язып  киләсез.

   Актив катнашкан укучыларга билге куела.

VIII.   Парковка  .

-Укучылар, сезнең өстәлегездә машина  рәсемнәре бар. Әгәр  сезгә дәрес  ошаган булса, сез машиналарыгызны  шушы  “Парковка” да калдырып китә аласыз.

-   Дәрес  бетте.  Сау  булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Гүзәлия Наил кызының үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Казан шәһәре Яңа Савин районы “31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлегенә бәяләмә

Казан шәһәре Яңа Савин районы“31нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улының эшчәнлег...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....