"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы
план-конспект урока (5 класс)

Кәлимуллина Эльмира Фәритовна

 

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт

5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_buylap_syaht_5_nche_syynyf.docx25.09 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт

Максатлар:    1. Татарстан турында мәгълүмат бирүне дәвам иттерү, тема буенча белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү;  Татарстан шәһәрләре турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтү;

                       2. Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

                       3.Телләр өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыгын арттыру;           Илебездәге халыклар дуслыгына, туган илебезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну    тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту.

Җиһазлау: мультимедиа проектор, компьютер, презентация, Татарстан Республикасының флагын, гербын ясар өчен кирәкле төсле кәгазь битләре, гимн сүзләре язылган карточкалар, ТР шәһәрләре язылган кәгазь битләре.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру, мотивация (1-2 минут)
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле иртә сезгә!
  • Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез,  аларны  сәламлибез!

( башта барлык укучылар да татарча исәнләшәләр, аннары 1 рәт – русча, 2 рәт – инглизчә, 3 рәт – французча)

  • Укучылар, экранга карагыз әле. Нәрсә күрәсез? (карта)
  •  Картада нәрсә сурәтләнгән? ( Татарстан Республикасы)
  • Сез Татарстан Республикасы турында ниләр беләсез? Ул нинди республика? (Татарстан Республикасы – безнең туган җиребез, туган ягыбыз. Ул бик матур, бай, танылган республика. Аның башкаласы – Казан шәһәре)
  • Әйдәгез әле, чит илдән килгән кунакларга үзебезнең республика турында сөйлик, аның белән горурланганыбызны күрсәтик. Сәяхәтебезне башлыйбызмы? (сәяхәт, сәяхәтче, сәяхәт итәбез сүзләре тактага эленә)
  1. Төп өлеш

1 нче тукталыш. “Татарстан Республикасының дәүләт символлары”

  • Укучылар, безнең бай, матур республика белән кем идарә итә, җитәкчелек итә? (президент)
  •  ТРның 1 нче Президентын беләсезме? (Минтимер Шәрип улы Шәймиев)
  •  Хәзерге Президент кем? (Рөстәм Нургали улы Миңнеханов)
  • Укучылар, һәр дәүләтнең нинди символлары була? (һәр дәүләтнең үз флагы, гимны, гербы була)
  • Әйе, безнең Республикабызның да дәүләт символлары бар.
  • Хәзер без төркемнәргә бүленеп, башта ТР символларын үз кулларыбыз белән ясыйбыз, аннан соң алар турында сөйлибез. (төркемнәр өстәл янына килеп, үзләренә кирәкле төсле кәгазь битләрен, карточкаларны алалар һәм ТР дәүләт символларын ясыйлар. Һәр төркем ясаган эшен яклый.)

  • 1 нче төркем ТР дәүләт флагы турында сөйли.(ТР дәүләт флагы 1991 нче елның 29нчы ноябрендә расланды. Татарстанның Дәүләт флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар. Яшел төс - тормыш, тере табигать төсе. Флагтагы ак төс исә - сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе.Кызыл төс — кояш, ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе. Менә безнең Дәүләт флагыбызга нинди зур мәгънә салынган. Флаг проектын Татарстан Республикасының халык художнигы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән)
  • 2 нче төркемТР дәүләт гербы турында сөйли.(Татарстан Республикасының дәүләт гербы  1992нче  елның 7нче  февралендә расланган. Ул түгәрәк формасында. Гербның үзәгендә – канатлы барс – борынгы заманнарда балалар яклаучысы.Барс кызыл кояш җирлегендә сурәтләнгән. Барсның сул ягында түгәрәк калкан.Калкан уртасында кашкарый чәчәге - озын гомерлекне аңлата.

Барсның алгы уң аягы бераз күтәрелгән. Барсның тешләре һәм тырнаклары үткен , шуңа күрә ул үз –үзен дә, башкаларны да яклый ала. Барс канатлы һәм аның җиде каурые  җирдә дә, күктә дә  яклау көченең колачын символлаштыра.ТР гербының авторы –рәссам Риф Фәхретдинов.

  • 3 нче төркемТР дәүләт гимнын башкара.
  • 2013 елның 21 февралендә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган. Татар телендәгесе 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Татарстан гимнының сүзләре авторы -  Рамазан Байтимеров,музыка авторы - күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин.
  • Ә Филипп Пираев рус теленә тәрҗемә иткән.

  • 2 нче тукталыш. “Дәүләт телләре”
  • Хәзер ял итеп алабыз һәм өй эшен дә тикшерәбез. (ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ (Inside-Outside Circle) - «внутренний и внешний круг» - обучающая структура, в которой ученики формируют внутренний и внешний круги и делятся своими мнениями с разными партнерами.)
  • Бер-берегезгә төрле илләрдә ничек исәнләшүләре турында сөйләгез. (укучылар утырганнан соң укытучы балаларны нәрсә истә калганын сорый)
  • Дөньяда җиде меңгә якын тел бар.Һәр кешенең үз туган теле була. Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Минем туган телем – татар теле. Ә сезнең туган телегез кайсы тел? (татар теле)
  • Без бәхетле кешеләр, чөнки үз илебездә туган телдә сөйләшәбез, аралашабыз.
  • Ни өчен? (татар теле – дәүләт тел.)
  • Татар теле – дәүләт тел булуы безгә тагын нинди мөмкинлекләр бирә? ( туган телебезне мәктәптә өйрәнәбез, китаплар, газета- журналлар укыйбыз, тапшырулар карыйбыз, милли бәйрәмнәребезне үткәрәбез)
  • Татарстанда бер генә дәүләт телеме? (юк, Татарстан Конституциясендә татар һәм тус телләре дәүләт телләре дип язылган)
  •    Әйе, балалар. Шуңа күрә без татарча да, русча да яхшы белергә тиеш.

Ш. Маннур “Яхшы бел”

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарчасы-туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң,әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә,

Бел, балам,син рус телен

Һәм онытма үз телең!

  • Димәк, безгә кайсы телләрне яхшы белергә кирәк?(Туган телебезне һәм башка телләрне)
  • Туган телне онытырга ярыймы?(Юк, ярамый, чөнки  ул безнең әти – әниләребез, әби – бабаларыбыз теле)

3 нче тукталыш. “Татарстан – күпмилләтле дәүләт”

Татарстанда татарлар, руслар, удмуртлар, чувашлар һәм башка милләтләр  дус яшиләр.

Укучы татар халык биюен башкара.

  • Менә шулай биеп, дус,тату яши безнең илдә төрле халык.

4 нче тукталыш. “ТР  шәһәрләре”

  • Укучылар, Татарстанда 43 район, 19 шәһәр  бар.  Аларның исемнәрен уен уйнап искә төшерәбез. (укучылар ике төркемгә бүленәләр, тартмачыктан карточка алалар, анда шәһәр исеме язылган, ләкин хәрефләре буталган, яки шәһәр турында кечкенә мәгълүмат бар, шәһәр исемен әйтергә кирәк, ә бер укучы шәһәр исменәрен тактага язып бара,)

Мисаллар: 1. Иң зур шәһәрләр ( Казан һәм Чаллы)

2. Татарстанның башкаласы - (Казан)

 3. Бу шәһәрдә “КамАЗ” машиналары җитештерелә (Яр Чаллы)

4. Химиклар шәһәре(Түбән Кама)

5. Нефтьчеләр шәһәре(Әлмәт)

6.Иң борынгы шәһәрләрнең берсе(Алабуга)

7. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 200дән артык язучы һәм мәдәният эшлеклесе эвакуацияләнеп, совет язучылары берлеге ачылган (Чистай)

8. Бөек химик исеме белән бәйле шәһәр (Менделеевск)

9. ӨГЕБМӘЛ (БӨГЕЛМӘ)

10. АМДАШМЫ (МАМАДЫШ)

11. ЧААР(АРЧА)

12. ӘЗЙ (ЗӘЙ)

13. Эре тимер юл үзәге булып тора (Яшел Үзән)

- Барлык шәһәрләр арасыннан кайсы шәһәр Татарстанның баш шәһәре, башкаласы? (Казан шәһәре)

-Казан нинди шәһәр? (Казан борынгы шәһәр, 1010ел)

- Казанда нинди күренекле шагыйрьләр яшәгән? (Казанда Г. Тукай, М. Җәлил яшәгән)

- Г. Тукай кем ул? (Г. Тукай – бөек татар шагыйре)

  - М. Җәлил кем ул? (М. Җәлил – герой – шагыйрь)

Укучылар, алар татар халкының бөек шәхесләре, алар мәңге халык күңелендә, аларга һәйкәлләр куелган, алар исеме белән урамны атыйлар.(Они великие люди татарского народа, они вечно останутся в сердцах народа, им воздвигнуты памятники, их именами называют улицы).

  • Р.Андреев та үз шигырендә Тукайны, Сәйдәшне, Җәлилне мактап язган.

Гарипова Камиля  “Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Андреев көе,  Р.Рәкыйпов сүзләре) җырын башкара.

Мин яратам сине, Татарстан!

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен -

Татар телең өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Тугайларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам

  1. Дәрескә йомгак. Рефлекция (2-3 минут)

  • Автор Татарстанны ни өчен ярата? (Ал таңнары, яңгырлары, горур халкы, татар теле, тугайлары, Тукайлары, Сәйдәшләре, Җәлилләре өчен ярата)
  • Ә сез үз туган илегезне, туган җирегезне яратасызмы, аның белән горурланасызмы?
  • Ни өчен? ( укучылар җавабы)
  • Әйе, балалар, мин сезнең белән килешәм. Чыннан да, Татарстан матур, зур, бай, чал тарихлы дәүләт, һәм аның шундый булуы бездән, анда торучы кешеләрдән тора. Без туган телебезне, милли бәйрәмнәрне сакласак, илебез тагын да ямьләнер, баер, яшәвен дәвам итәр.

  • Татарстан турында бик күп сөйләшеп була, бу сөйләшүләрне алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез.

  • Ә хәзер тактага карап җөмләләрне әйтеп бетерегез.
  1. Мин …  белдем.
  2. Мин … өйрәндем.
  3. Миңа  … ошады.
  4.  Мин  ...  авырсындым.
  5. Миңа  ... авыр булды.
  6.  Минем кәефем   ....

Билгеләр кую.

  • Ә хәзергә дәресебез тәмам.Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:СанМаксат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру, саннарның т...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...

5 нче сыйнының татар төркемендә үткәрелгән ачык дәрес Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.

Дәрес темасы.Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.Максат һәм бурычлар.Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.Язучының “Бәхет кайда була?” шигырен укып анализ...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча презентация

quot;Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча дәрес презентациясе....