“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Тема:Сан

Максат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,

түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту;

 саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы

 тудыру,

 саннарның тормыштагы әһәмиятен аңлату;

дүрт аяклы дусларыбызга сак караш тәрбияләү;

 татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк тормышы белән кызыксыну уяту, милләтебезгә карата хөрмәт,хисе тәрбияләү.  

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системага салу һәм ныгыту дәресе

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентацияләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon san_temasyna_dres.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минзәлә  шәһәре

“1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

“Микъдар саннары”

5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

           Гайнуллина  Лилия  Габделәхәт кызы

                                  2013-2014 нче уку елы

Тема:Сан

Максат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,

түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту;

 саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы

 тудыру,

 саннарның тормыштагы әһәмиятен аңлату;

дүрт аяклы дусларыбызга сак караш тәрбияләү;

 татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк тормышы белән кызыксыну уяту, милләтебезгә карата хөрмәт,хисе тәрбияләү.  

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системага салу һәм ныгыту дәресе

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентацияләре

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

        1) кереш әңгәмә , исәнләшү, дәресне башлау.

        -Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! Бүгенге татар теле дәресен башларга сез әзерме?Бүген без дәрестә “Сан ” сүз төркеме турында сөйләшербез,белемнәребезне ныгытырбыз.

            2) актуальләштерү

        -Искә төшерик әле,без  кайсы сүз төркемнәрен өйрәндек? (слайдта сораулар күрсәтелә, аларга җавап бирәләр)

1 нче слайд:Кем? Нәрсә?(укучылар телдән мисаллар әйтәләр)

2 нче слайд:Нинди? Кайсы?

3 нче слайд:Нишли?Нишләде?Нишләячәк?

4 нче слайд:Ничә?Ничәнче? Ничәшәр?Ничәү?

II.Белемнәрне ныгыту

5 нче слайд: Микъдар  саннары –предметның төгәл исәбен белдерә-Ничә? Күпме?-өч,алты,егерме

Русчадан татарчага тәрҗемә эше:

два ученика-ике укучы

четыри девочки-дүрт кыз

шест тетрадей- алты дәфтәр

десят книг-ун китап

пятнадцать яблок-унбиш алма

двадцать  мальчиков-егерме малай

Нәтиҗәләр ясау:татар телендә саналмыш ,рус телендәгедән аермалы буларак,берлек санда гына кулланыла.

III.Өй эшен тикшерү.

Без “Дүрт аяклы дусларыбыз” дигән теманы өйрәнә башладык.Өйгә эш итеп,түбәндәге сорауларга җавап язып килергә иде:

1.Песи ничә ел яши?

2.Эт ничә ел яши?

3.Ат ничә ел яши?

4.Ташбака ничә ел яши?

Укучыларның җаваплары тыңлана,бәяләнә.

IV.Белемнәрне камилләштерү.

Безнең әйләнә-тирәбездә тагын бик күп төрле кош-кортлар,хайваннар яши. Ә сез алар турында тагын да күбрәк белергә телисезме?Әйдәгез бергәләп экрандагы җөмләләрне укып чыгыйк.Ә башта яңа сүзләр белән танышып китик(сүзлек эше):

Төр-разновидность

Суалчан-дождевой червь

Елан-змея

Авырлык –вес

Каурый -перо

(җөмләләрне уку,тәрҗемә,саннарны дәфтәрләргә язып алу)

6 нчы слайд:Керпенең 19 төре бар.4 төре энәсез.Керпе тычкан, суалчан,еланнарны ашый.

7 нче слайд:Акулаларның 150 төре бар.Гигант акула 13 метрлы. Авырлыгы 13 тонна.

8 нче слайд:Иң күп каурыйлы кош-аккош.Аның 25216 каурые бар.

Дәфтәргә язып алынган саннарның төзелешен тикшереп ,нәтиҗә ясау:

Саннар  төзелешләре буенча гади,кушма,тезмә булалар.Гади саннар -бер тамырдан гына тора,кушма саннар-2 тамыр кушылып языла(11дән 19га кадәр саннар),тезмә саннар-берничә сүздән тора,аерым язылалар.

Ә хәзер дәфтәрләргә таблица ясыйбыз.

гади

кушма

тезмә

9 нчы слайд:саннарны төркемнәргә аерып язырга(таблицага)

Биш ,унике,егерме бер,җиде,утыз,ундүрт,утыз алты,унбиш,тугыз,кырык өч,сигез.

Бирелгән саннар белән телдән җөмләләр төзелә.

V.Физкультминут

Куян күзләрен ача,

Агач төбенә баса.
1,2,3-утыра,

1,2,3-ул тора.

Зур агачка тотынып

Куян таган атына.

Алан тулы төт тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартылды

Һәм урынына утырды.

VI.Белемнәрне ныгыту.

 Дәресебезнең алдагы өлеше “Табышмак әйтәм тап!” дип атала.Экранда саннар кергән табышмаклар чыга.Укучылыр табышмакларны укыйлар,тәрҗемә итәләр(тактада сүзлек эше),рәсемле сүзлек ярдәмендә җавапларны табалар.

1 нче слайд: Мең шырпыга бер лампа.(ай )

2 нче слайд:Утыра бер ак чүлмәк,

                     Өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

3 нче слайд: Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл)

4 нче слайд: Бер кеше ике юлдан бара.(чалбар)

5 нче слайд: Башы бер,күзе унике.(сәгат)

6 нчы слайд: Бер йомгакта мең энә.(керпе)

7 нче слайд: Бер чүлмәктә ике төрле май.(йомырка)

8 нче слайд:Төбе бер,башы мең.(агач)

  Ә хәзер иң игътибарлы укучыны ачыклыйбыз.Беренче аудио бирем үтәлә.Шигырьне тыңлыйбыз.Шигырьдә яңгыраган саннарны дәфтәрләргә язабыз.Кем күбрәк сан истә калдыра.

 Бер таяк,
Ике аяк,

Өч авыл,

Ун чакрым,

Егерме төш,

Утыз ике теш,

Кырык уй,

Йөз исәп,

Мең адым,

Уф, ардым!

Икенче аудио биремдә җырлар тыңлана,укучылар истә калдырган саннарын язып алалар.

Язып алган саннарны ясалышы ягыннан төрләргә бүләбез.

Санлы ребуслар чишү:

6н                        100ек                    1дәм

К3                        5мәт                      1лек

Т10                      100ү                      1үк

5ек                       б6рган

Килеп чыккан сүзләрне рус теленә тәрҗемә итү,җөмләләр төзү.

VII.Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Сүзлек диктанты язу(экранда санлы рәсемнәр чыга,аларны татарча дөрес итеп язырга)

3 алма,5 әфлисун,10 куян, 7китап,9 керпе.

Биремнең дөреслеге тикшерелә.

VIII.Дәресне йомгаклау

-Бүгенге дәрестә без кайсы сүз төркеме турында сөйләштек?

- Саннар рус теленнән нәрсә белән аерыла?

-Ясалышлары ягыннан саннар нинди төркемнәргә бүленәләр?Мисаллар өстендә аңлатыгыз.

 -Саннар безнең тормышыбызда бик зур әһәмияткә ия. Шуларның берничәсен генә карап үтик әле.Узган елда 14 нче октябрьдән 25 нче октябрьгә кадәр нинди вакыйгалар булып узды?Дөрес,  Бөтенроссия халык санын алу көннәре.

-Халык санын алу ни өчен кирәк?

-Халык  өчен, безнең өчен, безнең милләтебез өчен кирәк. Чөнки статистик мәгълүматлар , халык саны, белем дәрәҗәсе республикага күпме мәктәп, балалар бакчасы, юллар, хастаханәләр, кибетләр, торак йортлар кирәклеген ачыклау өчен кирәк.

 Халык санын алу күрсәткечләре һәм исәп- хисап нигезендә халыкның санын һәс составын үзгәртү турында фаразлар билгеләнә, проблемалар ачыклана,  аларны хәл итү юллары, демографик, икътисадый һәм социаль программалар эшләнә. Саннар төгәллекне таләп итә. Дөрес булмаган саннарга нигезләнеп кабул ителә торган карарлар да шундый ук төгәлсезлекләрдән тора.

 Дәрестә яхшы эшләгән укучыларга билгеләр куела.

IX.Өй эше:

Саннар кулланып үзең турында 5 җөмлә төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

6 сыйныф рус төркемендә үткәрелгән татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Шигърияттә халык көе"

"Халык җырлары - халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу -  бертөрле сихри көзгедер..." Г. Тукай....

Без - булышчылар.Сингапур методикасына нигезләнеп,6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

"Без - булышчылар" темасына 6нчы сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе шул ук исемдәге бүлекнең ахырында сөйләм үстерү дәресе үткәрүче укытучыларга методик ярдәм буларак тәкъдим ителә...

Чистай муниципаль районы 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Ләйсән Альберт кызының 5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы. Тема : Без әнигә булышабыз.”

тип урока: новая темаПродолжительность занятия: 1урока (45 минут).Цели:  развивать у школьников умение излагать мысли,  развивать навыки; развивать познавательного интереса, творческой актив...

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе."Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше."

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы укучылар өчен дәрес эшкәртмәсе(технологик карта)...

5 нче сыйнының татар төркемендә үткәрелгән ачык дәрес Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.

Дәрес темасы.Н.Дәүлинең”Бәхет кайда була?” шигыре.Максат һәм бурычлар.Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.Язучының “Бәхет кайда була?” шигырен укып анализ...

"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы

Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....