Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019
материал

Мансурова Лилия Салимхановна

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tellr_konen_bagyshlangan_dbi_muzykal_kich_2019.docx48.2 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Телләр көне»нә багышланган сценарий

(рус һәм татар телләрендә)

“Туган тел” җыры яңгырый

1 а.б   Эмиль

Кунакка килдек мәктәпкә,

Туган көн бәйрәменә

Туган көн кебек кадерле

Туган тел бәйрәменә.

Матур сүзне матур сүзгә

Сөйлибез бәйләп кенә

Әйләнсен һәрбер көнебез

Туган тел бәйрәменә         (Лена Шагыйрьҗан)                  

2а.б.  Самира

И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бесмертный – речь.    (И.А.Бунин)

1.а.б.  Эмиль

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел.  (Шәйхи  Маннур)

1а.б.   Самира

Хәерле көн миңа да!

Хәерле көн сиңа да!

Хәерле көн аңа да!

Хәерле көн безгә дә!

Хәерле көн сезгә дә!

Хәерле көн аларга да!

2 а.б.   Эмиль, Самира

Хәерле көн, дусларым, укучылар,  кадерле укытучыларыбыз!

     1.а.б.     Самира

      Добрый день, дорогие друзья! Сегодня мы собрались не случайно. По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля - Международный день родного языка. Это большой праздник. И в этом зале собрались представители разных национальностей, чтобы воспеть свой родной язык великий, необъятный, живой, как жизнь. 

2 а.б.  Самира

  21 нче февраль -  Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гәякын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

«Туган тел» Г. Тукай  Мифтахетдинов Ислам (3 е) Тимуршина Эльвина (3в)

 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

 

О язык родной, певучий, о родительская речь!

Что ещё на свете знал я, что сумел я уберечь?

 Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать,

Подрастая, сказки бабушки я начал понимать.

 О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,

С детства стала мне понятна радость и печаль твоя.

 О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:

«Боже, - я шептал, - помилуй мать, отца, помилуй нас»

 2 а.б.     Самира

Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы.

1 а.б.     Эмиль   

       Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә    сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Җыр: “Тылсымлы сүзләр” Бертуган Шәрәфетдинова Алинә һәм Адилә

1 а.б. Гайфуллин Риназ (3 в)

   Арттырмый да, киметми дә шуны бел-

   Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.

    Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-

    Баш очында кояш  булып тора гел.

Татар халык биюе: Игламова Камилә (4 е)

Ученик: Айсылу

Есть у каждого язык,

Что родной навеки,

Без родного языка

Нет и человека!

      Ученик : Регина

Туган телдә сөйләшеп,

Яшим мин Туган илдә,

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

- Балам! – диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм

- Әнием! – дип, әниемә

Мин туган телдә әйтәм

Ученик : Рафаэль

- Русские, казахи, татары и армяне,

Мы черные, и русые, и смуглые, и белые.

В Татарстане на земле родной,

Живем мы все большой и дружной семьей.

Ученик : В.Дилә

- Дружба народов не просто слова,

Дружба народов навеки жива.

Дружба народов счастливые дети,

Колос на ниве и сила в расцвете.

“Индийский танец» Бертуган Мансурова Диляра и Динара

 Шәрәфетдинова Адилә (Скрипкада)

1 з сыйныфы укучылары чыгышы

Латыпова Диләрә

 Язык наш прекрасный,

Богатый и звучный,

Ты мощный и страстный,

Ты нежно-певучий.

В нем есть усмешка

И мягкость, и ласка

Написаны им

И рассказы, и сказки

Страницы волшебных,

Волнующих книг!

Люби и храни

Наш великий язык.

Үзбәк халык биюе: Самира (4 б)

Шигырь: Вәлиева Ильзира

Рус халык биюе: Копвиллем Рената, Бармова Карина,Трофимова Арина

Хөсәенова Алия (3 в)

Пусть на твоей земле,

Мой Татарстан прекрасный,

Смеются дети и цветут сады.

Не будет тесно людям разных наций.

Җыр: Ремез Владислав “ Ой братцы”

Җыр: “Плакала” Савельева Вика, Захватова Софья, Елькина Вика

2 а сыйныфы укучылары чыгышы “Теремкәй” әкияте

Урманда терем-теремкәй бар.Теремкәй янына Тычкан-чыелдык килә дә сорый:

-Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? Тычкан теремкәйгә керә, анда яши башлый.

Теремкәй янына Бака –бакылдык килә.Ул да сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан әйтә: - Тычкан-чыелдык.Ә син кем? 

Бака: -Мин –Бака-бакылдык. 

Тычкан әйтә: -Әйдә кер, бергә яшибез. 

Бака-бакылдык теремкәйгә керә.Алар теремкәйдә икәү яши башлыйлар.

Теремкәй янына Куркак куян чабып килә.

Ул да сорый: - Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан һәм Бака әйтәләр: -Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. -Әйдә бергә яшибез! Алар теремкәйдә өчәү яши башлыйлар.

Теремкәй янына Йомшак тиен килә. Ул да сорый: - Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши? : -Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. – Мин Йомшак тиен. -Әйдә бергә яшибез! Алар теремкәйдә дүртәү яши башлыйлар.

Теремкәй янына Энәле керпе килә. Ул да сорый: - Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши? : -Мин-Тычкан-чыелдык. -Мин –Бака-бакылдык. -Мин-Куркак куян. – Мин Йомшак тиен. Мин энәле керпе. -Әйдә бергә яшибез! Алар теремкәйдә бишәү яши башлыйлар.

Теремкәй янына Хәйләкәр төлке килә.

Төлке сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

-Мин-Тычкан-чыелдык.

-Мин –Бака-бакылдык.

-Мин-Куркак куян.

-Мин Йомшак тиен.

-Мин энәле керпе.

-Ә син кем?

-Мин –Хәйләкәр төлке.

-Әйдә кер, бергә яшибез! Хәйләкәр төлке теремкәйгә керә.Алар алтау яши башлыйлар.

Теремкәй янына Соры бүре чабып килә

Бүре сорый: -Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

-Мин-Тычкан-чыелдык.

-Мин –Бака-бакылдык.

-Мин-Куркак куян.

-Мин Йомшак тиен.

-Мин Энәле керпе.

-Мин –Хәйләкәр төлке.Ә син кем?

-Мин-Соры бүре.

-Әйдә кер, бергә яшибез!

Соры бүре дә теремкәйгә керә.Алар җидәү яши башлыйлар.

Теремкәй янына Аю килә.

 Ул да сорый: -Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

-Мин-Тычкан-чыелдык. Мин ипи яратам.

-Мин –Бака-бакылдык. Мин чебен-черки яратам.

-Мин-Куркак куян. Мин кишер яратам.

-Мин Йомшак тиен. Мин чикләвек яратам.

-Мин Энәле керпе. Мин гөмбә яратам.

 -Мин –Хәйләкәр төлке. Мин тавык яратам.

 -Мин-Соры бүре. Мин ит яратам. Ә син кем?

-Мин-Аю. Мин бал яратам.

 -Әйдә кер, бергә яшибез!

Җәнлекләр өйдән чыгалар. Җыр: Сәлам сайты.  

1 сыйныф “Сәлам”,

2 сыйныф “Минем тәнем”, “Хайваннар”

“Шалкан” әкияте

М.Эльвина

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул - минем туган телем.

1 а.б: Тел ачылгач туган телдә әйтә алсаң: “Әни!” дип,

2 а. б: Тел ачылгач үз телеңдә әйтә алсаң:”Әти!”-дип,

1 а. б:

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас”

2 а. б. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип,

1 а.б. Соң минутта әйтә алсаң: “Әти!”- дип,

2 а.б. Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Все вместе:  Туган телең әнә шул булыр. 

М.Ислам.

В международный день родного языка

На языке родном тебе мы пожелаем:

Люби язык, храни на день и на века!

Не забывай мелодию родного языка.

1 а. б. Шуның белән телләр көненә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Саубулыгыз! Сәхнәдә катнашучылар төрле телләрдә

Саубулыгыз! (татар)

До свидания! (рус)

Гуд бай! (инглиз)

До побечения (украин)

Таҗик телендә шигырь:

 “Яратыгыз”

3 в сыныфы укучылары чыгышы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

"Халыкара Туган тел көне"нә багышланган әдәби-музыкаль кичә

21нче февральдә мәктәбебездә үткәрелгән кичә -очрашу авылыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, данлыклы кешеләрен, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны сурәтли....

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

Туган телләр көненә багышланган кичә

Туган телләр көненә багышланган кичә...

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Исемдә калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү. Эчке матурлыкка омты...