"Халыкара Туган тел көне"нә багышланган әдәби-музыкаль кичә
методическая разработка на тему

Галиахметова Чулпан Ильсуровна

21нче февральдә мәктәбебездә үткәрелгән кичә -очрашу авылыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, данлыклы кешеләрен, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны сурәтли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel.docx19.38 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем мәктәбе

Халыкара Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Укытучылар: Сираева Р.Х

Галиәхмәтова Ч.И

 Заһидуллин башкаруында “Әссәләмәгаләйкем” җыры.

Алып баручы: Әссәләмәгаләйкем, хөрмәтле кунаклар! Сезне мәктәбебездә күрүебезгә без бик шат. Мәктәп белән таныштыру өчен сүзне мәктәп директоры Сафиуллин Ленар Габделкаюмовичка бирәбез. (Директор сөйли)

 Ямаширмә авылы борынгыдан үзенең тарихы, хезмәтсөючән халкы, гореф-гадәтләре, мәгърифәтчеләре белән дан тота. Авылыбыздан чыккан мәгърифәтчеләребез – безнең горурлыгыбыз. Алар бүген бездә кунакта. Мәртәбәле кунакларыбыз белән таныштырырга рөхсәт итегез:

1.Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты,доцент, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, К.Насыйри премиясе лауреаты, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре  Шәмсетдинова Рәсимә Равилевна.

2.Казан Федераль Университетының гарәп теле укытучысы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы Таҗиева Лена Кәлимуловна.

3. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Энциклопедик нәшрият һәм татарча фәнни терминнар бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Яруллина Алсу Гыйниятовна.

4.Филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Сәгъдиева Рамилә Камилевна.

 5. Филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Хадиева Гөлфия Камилевна. 

6. Казан Дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең корылма механикасы кафедрасы доценты, татарча укыту буенча методик кабинет мөдире, “Фән һәм Тел” журналын гамәлгә куючы, татар телендә фәнни сүзлекләр төзүче, “Ямаширмә-мәгърифәт учагы” китабын чыгаручы Шакирҗанов Рәшит Әгълиевич.

7. “Гыйлем” нәшрияты редакторы, безнең авыл килене Галләмова Рузилә Вагыйзовна һәм Галләмов Илгиз Кәбиревич.

Алып баручы: Безне олылап килгәнегез өчен, чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. (Сәхнәгә 1 сыйныфлар чыга, туган телгә багышланган шигырьләр сөйлиләр)

Балалар шигырьләрне сөйләгәч, авыл турында балалар биюе.

Алып баручы:     2014нче уку елында мәктәбебездә милли үзәк төзү каралды. Мөгаен, милли үзәк төзү очраклы гына түгелдер. Безнең авыл җирлегендә балаларны бала чактан алып милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү өчен шартлар күп. Без тарих, традицияләр, халык мәдәнияте нигезендә өзлексез рәвештә туган телдә белем алу процессын мәдәният үзәге, балалар бакчасы, мәктәпнең үзара бәйләнеше аша гамәлгә ашыруны максат итеп алдык. Хәзер Сезгә безнең бу юнәлештә алып барылган эшчәнлекне тәкъдим итәбез. Беренче  “Йолдыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышларын карап үтегез. (Балалар бакчасы чыгышы)

Беренче алып баручы: Хәерле көн, туган телне сөюче, аның чишмәдәй саф үзенчәлекләрен күз карасыдай саклаучы, яшь бунга җиткерүче, күңел байлыгы өләшүче сүнмәс дәрт, бетмәс көч белән иҗади эшләүче укытучыларыбыз! Бүген без сезнең белән, бердәм дус гаилә булып, бәйрәмгә җыйналдык.

Икенче алып баручы: Татарстан, тәүге адымнарың

Тарих битләрендә төзелгән.

Син Иделдә яшьнәп күтәрелдең

Шәһри Болгарыбыз нигезеннән.

Кайталар сиңа Сөембикәләр,

Кол Шәрифләрен калка яңадан.

Бәйсезлек рухы яшәр мәңгегә,

Мең яшьлек Казан!

 Һадиева Ләйлә башкаруында җыр “Сөембикә”

Икенче алып баручы: Туган ягым, туган илем, диеп

                        Сөйли кеше, уйлый, сагына.

                        Күңеленә кайнар хисләр килеп,

                                       Җыр багышлый туган ягына.

Кәлимуллина Гөлфинә башкаруында җыр “Туган як” (Презентация)

Беренче алып баручы: Туган ягым – минем туып үскән авылым.

Ямаширмәм! Бу сүзләр нинди матур яңгырый. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да, ул турыда кем генә шигырь язмаган. Авылыбызның аксакалы, чичәне Илсур ага Әхмәтов туган авылына булган мәхәббәтен иҗаты аша җиткерә. Хәзер сезнең алда аның оныкчыгы Әхмәтов Рамир “Яратам авылымны” шигырен сөйли.

Әхмәтов Рамир шигырь сөйли.

Беренче алып баручы:

Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әби чиккән яшь чакта.

Бизәкләп чигелгән сөлге-

Әнкәй күңел көзгесе.

Онытылырга тиеш түгел

Өлкән буыннар төсе.

“Сөлге чигү” биюе

Алып баручы: Халкыбызның уңганлыгы, җыр-моңга сәләте, кунакчыл киң күңелле, талантлы шәхесләргә бай булуы табигатебезнең гүзәллегеннән килә.        Сокланып туймаслык тугайлар, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары, челтерәп ага торган Изгеләр, Ап-Ак, Габи, Чүмечле, Тау асты чишмәләре күңелгә рәхәтлек бирә.

Икенче алып баручы: Әйе, синең белән килешәм. Татар халык язучысы Гомәр Бәширов та безнең авыл турында: “Ул миңа туган авылым кебек якын,” –дигән. Ә “Җидегән чишмә” җыры, әйтерсең лә, безнең авыл чишмәләре турында.

Кашапова Э, Фазуллина Л башкаруында “Җидегән чишмә” җыры.

Беренче алып баручы: Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур” дигән шигъри юллары бар. Безнең авыл халкы элек-электән укымышлы булган, белемгә омтылган. Мәктәбебездән фән эшлеклеләре, оешма җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре чыккан.

Икенче алып баручы:

 Әй, авылым, сиңа рәхмәтем зур,

Үстермисең генә кемнәрне.

Хезмәт куйганнарга дан бирәсең,

Яратмыйсың эшсез йөргәнне.

Беренче алып баручы: Татар әдәбияты һәм мәдәнияте өчен 2016 нчы ел истәлекле даталарга бай. Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә 110, Габдулла Тукайга, Фатих Әмирханга 130 яшь һәм башка олугъ язучыларыбызның юбилейларын билгеләп үтәчәкбез. Без бәхетле, чөнки үз телебездә аралашабыз, сөйләшәбез, белем алабыз, иҗат итәбез.

Икенче алып баручы:

Туган тел ул тәндә, җанда калсын,

Ана сөте булып гомергә.

Бер авылмы, ике авылмы ул,-

Сайрашсыннар туган телендә.

Беренче алып баручы: Шушы матур сүзләр белән кичәбезне тәмамлыйсы килә. Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез, бергәләп, сөенеп җырлыйк “Туган тел” җырын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...

“Халыкара туган тел” көненә багышланган әдәби кичә

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019

Туган телләр көненә багышланган әдәби музыкаль кичә 2019...

Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү. Эчке матурлыкка омты...