План-конспект по родному(татарский) языку, 4 класс (русская группа) , "Уйный башлады төзелмәсе"
план-конспект урока

Галиева Таслимя Минзамиловна

План-конспекта по родному (татарскому) языку по теме "Уйный башлады". 4 класс, русская группа

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Идел буе районы

«52 нче  гимназия» гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесенең

I квалификацион категорияле туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Галиева Тәслимә Җәмил  кызының

 4 нче сыйныфларның рус төркемендә

үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Тема. Уйный башлады төзелмәсе.

Максат. Уйный башлады төзелмәсен сөйләм шартларына туры килгән ситуацияләрдә куллану;

Бурычлар:

  • тема буенча  яңа грамматик күнекмәләрне формалаштыру, бу грамматик структураларны ныгыту;
  • тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;
  • логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • иҗади активлыкларын үстерү;
  • танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  • аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  • коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  •     әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  • укучыларда бер-береңнехөрмәтитү хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,  презентация, ноутбук, экран, проектор,  колонкалар.

Дәреснең тибы. Грамматик күнекмәләрне формалаштыру (ГКФ).

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, төркемнәрдә  эшләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

I. Мотивлаштыру этабы. 
1) уңай психологик халәт тудыру; 

-Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер-беребезгә хәерле эш сәгате телик.

- Хәерле көн миңа!

- Хәерле көн сиңа!

-  Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн барыбызга да!

Фонетик күнегү.

- Укучылар, дәресебезне авазларны әйтүдән башлыйк. Минем арттан кабатлагыз:

[къ] авазы.Слайд. №2

- ки, кы, ке, кә, ,ка, ко, кө, ку, кү.

 - кигги, кыггы, кегге, кәггә, кагга, когго, көггө,

- кол-көл, каз-кәз, ком-кем.

Хәзер шушы аваз белән тизәйткеч әйтеп карыйк. Тыңлагыз.

Кара инде караны,

Кара кара калмады.

Минем арттан кабатлагыз. Әйдәгез тизрәк әйтеп карыйк.(...) Тагын да тизрәк.(...) Молодцы, булдырдыгыз!

II. Белемнәрне актуальләштерү.

 - Әйе, укучылар, без татар телен өйрәнәбез. Ә син, Коля, татар телен ничә ел өйрәнәсең? Миша, син татар телен беренче сыйныфтан өйрәнә башладыңмы?

-Укучылар,  хәзер без “Иң яхшы тәрҗемәче уены”н уйнап алабыз.(төркемнәрдә ) Слайд. №3

-Экранга карагыз әле. Кабатлыйлар. Шакмакларда  бирелгән сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табарга кирәк.Бу фигыльләр нинди заманда?

(...)

Нәтиҗә. (Бик әйбәт эшләдегез. Сез, бик акыллы балалар.)

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү һәм тикшерү.

Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4

(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)

В) Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3

(на уроке хорошо работаю, но от помощи товарища не откажусь – 3)

1. -  Карагыз әле, балалар. Экранда ике баганада сүзләр бирелгән. Слайд №4 Уйлагыз әле, бу баганалардагы сүзләр нәрсә белән аерыла? На что указывают? (икенче баганага башлады сүзе өстәлгән, указывает на то, что действие началось.) Ә башлады сүзе ничек тәрҗемә ителә? (начал).

- Дөрес,  укучылар. Без бүген дәрестә шушы төзелмәләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнербез. Бу дәресебезнең максаты.

2. Дәреслек белән эш

А)-Укучылар, дәреслекләрегезнең 21 нче битен ачыгыз. Яшел рамка эчендәге кагыйдәне укыйбыз. (1-2 укучы укып чыга)Димәк, если мы хотим сказать, что кто-то начинает что-либо делать, то употребляем слово башлады. Слайд №5Мисал китерегез. (...)

 Б) 21 нче бит, 2 нче күнегү.

- Хәзер, 2 нче күнегүне эшлибез. Дима,  биремне укы әле. Ничек үтибез? (...)

- Дөрес, Вика үрнәкне укып чык. (үрнәкне укый) Балалар, үрнәктәгечә калган фигыльләрне дә төрләндерәбез. Өстәлдәге 1 номерлы конвертны ачабыз. Шул карточкалардагы фигыльләргә зат-сан кушымчасын өстисез.

(Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.)

Тикшерәбез. (Һәр төркем үз вариантын укый. Тыңлаучы төркемнәр тыңлап, дөреслеген тикшерә.)Слайд №6

Нәтиҗә. Какой вывод можно сделать? Значит, показатель числа и лица добавляется к второму слову.

IV. Яңа белемнәрненыгыту.

1. Тыңлап аңлау күнегүләре. Прослушайте и переведите на татарский язык.

1) Гульшат начала играть.

2) Гульшат начала петь.

3) Гульшат начала работать.

4) Гульшат начала писать.

2. Динамик пауза.  Слайд №7

Салкын җилләр дә исте,

Агачларны селкетте.

Кара болытлар чыкты,

Яңгыр ява  башлады.

Менә яңгыр көчәйде,

Гөрләвекләр дә акты

Яңгыр туктый башлады,

Соңгы тамчылар тамды,

Елмаеп кояш чыкты,

Һәм без эшли башладык.(Укт- Гр)

3. Карточка белән эш.Җөмләләр төзү.Төркемнәрдә эшләү.

Бераз ял иттек, эшебезне дәвам итәбез. Без хәзер җөмләләр төзибез. Өстәлдәге 2 номерлы конвертларны ачыгыз. Биремне укыгыз. 1 укучы биремне укый.

- Әйдәгез, балалар, адашкан сүзләрне урыннарга куеп,  җөмләләр төзик.Дәфтәрләрне ачып,  числоны язып куегыз. ..(төркемнәрдә)

1) Азат, башлады, быел, мәктәптә, яхшы, укый.

2) Ләлә, уйный, дуслары, башлады, белән.

3) Мин, бию, башладым, түгәрәгенә, йөри.

4) Яңгыр, тиздән, ява, башлый.

5) Табышмак, Чулпан, дусларына, башлады, әйтә.

Чиратлап һәр төркем җөмләләрне укый. Дөреслеген тактада тикшерәбез. Слайдлар № 8-13

Нәтиҗә.Татар телендә фигыльләр җөмлә ахырында килә.

4. Ситуатив күнегүләрне үтәү.

Сообщи о том, что ты начал:

- хорошо читать;

- быстро писать;

- играть с друзьями;

- ходить в боссейн.

    Спроси у соседа:

   - Он(она) начала изучать новые слова;

   - он(она) начал кататься на коньках.

   - он(она)  начал писать диктант.

   - он(она)  начал учить стихотворение.

Булдырдыгыз. Молодцы! Татарча бик әйбәт беләсез.

V. Өй эше.

Балалар,  мин сезгә өйгә эшне карточкалар белән бирәм.

1 вариантта җиңелрәк биремле. Слайд.№ 14

2 в. Вариантта бирем катлаулырак.

1.в.

Измени слова  по образцу и составь с ними предложения.

Образец: елый – елый башлады.

Җырлый, көлә, эшли, йөри.

2.в.

Измени слова  по образцу.

Образец: елый – елый башлады.

Җырлый, көлә, эшли, йөри

VI. Рефлексия. Дәрескә йомгак  ясау.

Бүген дәрестә нәрсә белдек?

(Эш башлануын белдерү өчен нинди сүзне кулланабыз? )

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Без бүген дәрестә дуслар турында сөйләштек.

Без бүген дәрестә җырладык, йокладык.

Без бүген дәрестә тәрҗемә иттек, җөмләләр төзедек.

Дәрестә миңа авыр булды.

Дәрес миңа ошады.

Өй эше авыр.

Мин бүген “5”легә җавап бирдем.

Мин бүген “4”легә җавап бирдем.

Рәхмәт, миңа (в ладожки)! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт, Сезгә! Рәхмәт барыбызга да!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект современного урока по физике 10 класс

Тема: Изопроцессы: изотермический, изобарный, изохорный....

План-конспект открытого урока по английскому языку по теме «My college»

Представлен план-конспект открытого урока по английскому языку по теме «My college» в группе 101 «Сварщик» - 1 курс....

План - конспект открытого занятия по английскому языку для детей 5-7 лет старшая и подготовительная группы

План - конспект открытого занятия по английскому языку для детей 5-7 летстаршая и подготовительная группы...

План-конспект открытого урока по родному языку во 2 классе на тему: «Имя прилагательное».

Дарсны темасы: Сыпатлыкъ.Къургъан: Абдурахманова Асият Абдулхаликовна.Дарсны мурады:1. Яшлагъа янгы теманы англатыв.2. «Сыпатлыкъ» деген белюкден яшланы билимлерин тергемек.3. Гьар тюрлю о...