Татар әдәбиятыннан тестлар( рус төркеме)

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль тест

(5 нче сыйныф, рус төркеме)

I вариант

1.Фольклор -сүзе...

а) хикәя

б) әкият

в) халык иҗаты

2. "Өч кыз " әкиятендә кызларның әнисе

а) кунакка килә

б) үлә

в) авырый

3. Мәдрәсәдәге укучыларны

а) шәкертләр дип атыйлар

б) школьниклар дип атыйлар

в) укучылар дип атыйлар

4. Габдулла Тукай кайчан туган?

а) 1986 нчы елның 26 нчы апрелендә

б) 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә

в) 1886 нчы елның 15 нче апрелендә

5. Г. Тукай язган әсәрне билгеләгез.

а) "Су анасы"

б) "Өч кыз"

в) "Шалкан"

6. "Исемдә калганнар " әсәренең төп герое кем?

а) Габдуллаҗан

б) Габидулла

в) Габдулла

7. Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Муса Җәлил язган

б) Гадел Кутуй зган

в) Шәүкәт Галиев язган

8. Муса Җәлил туганга быел ничә ел булды?

а) 100

б) 112

в) 130

9. Муса Җәлилнең шигырен билгеләгез.

а) "Кәҗә белән Гали"

б) "Кызыл ромашка"

в) " Матурлык белән мин"

10. Рәссам Иван Иванович Шишкин

а) Алабугада туа һәм яши

б) Мәскәүдә туа һәм яши

в) Казанда туа һәм яши



Татар әдәбиятыннан йомгаклау контроль тест

(5 нче сыйныф, рус төркеме)

II вариант

1. Халык авыз иҗаты дип ...

а) шигырьне

б) әкиятне

в) фольклорның бер өлешен

2. "Өч кыз" әкиятендә кызларны кайсы кыз әнисе янына килә?

а) олы кыз

б) уртанчы кыз

в) кечкенә кыз

3. Мәдрәсәдә укучыларны

а) җырларга өйрәтәләр

б) укырга өйрәтәләр

в) рәсем я сарга өйрәтәләр

4. Габдулла Тукай кайда туган?

а) Арча районы Кушлавыч авылында

б) Казан шәһәрендә

в) Апас районы Кырлай авылында

5. Г. Тукай язган әсәрне билгеләгез.

а) "Кәҗә белән сарык"

б) "Өч кыз"

в) "Балыкчы"

6. "Исемдә калганнар" әсәрен Г. Тукай кем турында яза?

а) Апасы турында

б) абыйсы турында

в) үзе турында

7. Рөстәм маҗаралары әсәрен

а) Гадел Кутуй язган

б) Шәүкәт Галиев язган

в) Муса Җәлил язган

8. Муса Җәлил туганга быел ничә ел булды?

а) 100

б) 112

в) 130

9. Муса Җәлилнең шигырен билгеләгез.

а) "Кызыклы шәкерт"

б) "Бүреләр"

в) " Матурлык белән мин"

10. Рәссам Иван Иванович Шишкин

а) пейзажлар ясарга ярата

б) портретлар ясарга ярата

в) натюрмортлар ясарга ярата



Предварительный просмотр:

6нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше

А-1. Халык авыз иҗаты әсәрләренең авторы кем?

а) язучы               ә) халык           б) су иясе                в)шагыйрь

А-2. Халык авыз иҗаты әсәрләрен кая язганнар?

а) китапларга         ә) язмаганнар         б) телдән сөйләгәннәр           в) дәфтәрләргә

А-3.  Халык авыз иҗаты жанры гына булган рәтне билгеләгез

а) мәкаль, әйтем, әкият;        ә) хикәя, роман, такмак;           б) җыр, хикәя, табышмак;

А-4. Сөмбелә бәйрәме ул-...

а) татар халкының йола бәйрәме;   ә) рус халкының йола бәйрәме;    б) чуваш халкының йола бәйрәме

А-5. М.Гафуриның “Ана” шигыре нәрсә турында?

а) ананың баласын яратуы турында;      ә) ананың баласына уенчыклар алуы турында;  

 б) баланың анага булышуы турында;

А-6. Г.Тукай Шүрәлене

а) үзе уйлап тапкан      ә) әзер мифны гына алып язган        

б) халык мифларындагы Шүрәлегә яңа сюжет уйлап тапкан

А-7. М.Җәлил “Чәчәкләр” шигыре белән нәрсә әйтергә тели?

а) чәчәкләрнең матурлыгы       ә) батырларның үлемсезлеге     б) табигать турында

А-8. М. Җәлилнең шигырьләр җыентыгы ни өчен “Моабит дәфтәре” дип атала?

а) шул исемдәге шигырь бар         ә) төрмә исеменнән         б) шәһәр исеме

А-9. Ә.Еники-ул...

а) шагыйрь       ә) язучы      б) драматург

А-10. “Әбугалисина “ әсәрен кем язган?

а) Абдулла Алиш       ә) Каюм Насыйри       б) Фәнис Яруллин

А-11. Гомәр Бәширов кем ул?

а) халык язучысы      ә) халык җырчысы          б) халык рәссамы

А-12. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен кем язган?

а) Р.Әхмәтҗанов        ә) Г.Бәширов        б) Г.Рәхим

А-13. Гомәр Бәширов кайда туган?

а) Казанда        ә) Башкортстанда      б) Әлмәттә

В. Өзекне укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры, мәңге оныта алмамын

Тамбов урманнары уртасында

Усак яфраклары  шаулавын...

Алар мәңге минем хыялымда

Шаулый-шаулый  яфрак ярырлар,

Карт имәннәр, калмый минем арттан,

Кая барсам, озатып барырлар...

  1. Өзек кайсы шигырьдән алынган? ( Шигырьнең исемен яз!)
  2. Шигырьнең авторы кем?
  3. Төп геройлары кем?
  4. Мокамай кем ул?
  5. Шигырь нәрсә турында? (саранлык турында, мәхәббәт турында, дошманлык турында, дуслык турында)

   ..........................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................................



Предварительный просмотр:

7нче сыйныф өчен әдәбияттан еллык йомгаклау язма эше.

ТЕСТ

1.Халык авыз иҗатына караган рәтне билгеләргә:

А)Бәетләр,хикәяләр,җырлар

Ә)шигырьләр,әсәрләр,әкиятләр

Б)әкиятләр,мәкальләр,бәетләр,табышмаклар,мөнәҗәтләр

2.Әбугалисина әсәренең авторы?

А)Муса Җәләл

Ә)Мирсәй Әмир

Б)Каюм Насыйри

3.Габдулла Тукай яшәгән еллар

А) (1897-1900)

Ә)(1913-1996)

Б) (1886-1913)

4.Гаяз Исхакый язган хикәя

А)”Кәҗүл читек”

Ә)”Матурлык”

Б)”Алмачуар”

Б)Г.Исхакый

5.Мирсәй Әмирнең”Агыйдел” повестенда яшьләр нинди спектакль куярга әзерләнәләр?

А) “Беренче театр”

Ә)”Зәңгәр шәл”

Б) “Галиябану”

6.”Йөзек кашы” повестеның авторы?

А) Фатих Хөсни

Ә)Фатих Кәрими

Б)Фатих Кәрим

7.”Йөзек кашы” повестенда Вәсиләнең сөйгәне?

А)Госман

Ә)Айдар

Б)Зариф

8.Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм... бу шигъри юллар кайсы шигырьдән?

А)”Ватаным өчен”

Ә)”Сибәли дә сибәли”

Б)”Ант”

9.”Кыңгыраулы яшел гармун” әсәренең жанры?

А)поэма

Ә)повесть

Б)хикәя

10.Поэма ул....

А) Бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр.

Ә) Халык авыз иҗатының аерым мотивларын иҗади үзләштереп язылган романтик, фәлсәфи әсәр.

Б)Шигырь белән язылган катлаулы төзелешле әсәр.

11.Әмирхан Еникинең әсәрләре булмаган рәтне билгелә:

А)”Әйтелмәгән васыять”,”Матурлык”

Ә)”Йөзек кашы”,”Агыйдел”

Б)”Ана һәм кыз”,”Бала”

12.Акъәбинең оныклары:

А)Гүзәл, Равил, Татьяна, Светлана, Рита, Геннадий, Борис

Ә)Суфиян,Гөлбикә,Гүзәл

Б)Айдар,Госман,Әхмәдулла

13.Гариф Ахуновның”Артышлы тау буенда”әсәрендәге вакыйга кайсы авылда бара?

А)Әлмәт

Ә)Өчиле

В)Кәлимәт

14.”Бер ананың биш улы”әсәренең авторы?

А)Гариф Ахунов

Ә)Хәсән Сарьян

Б)Фатих Хөсни

15.”Бер ананың биш улы”әсәрендәге малайларнын исемен зурдан кечкенәгә таба язылган рәтне билгелә.

А)Әдрән Сирин,Раббани,Хәвадис,Мирза.

Ә)Сирин,Мирза,Хәвадис,Раббани,Әдрән

Б)Раббани,Мирза,Хәвадис,Сирин,Әдрән



Предварительный просмотр:

 8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

арадаш аттестация кысаларында контроль эш

Контроль эшне башкару өчен 45 минут вакыт бирелә.

1.Риваятьләрне кем иҗат итә?

а) язучылар

ә) шагыйрьләр

б) халык

2. Дөрес җавапны табыгыз.

“Мистер Стуруом” –

а) татар халык легендасы

ә) борынгы шотланд легендасы

б) Урта гасыр Европа халкы риваяте

3. “Гали тугае” риваятендә кайсы бәйрәм турында әйтелә?

а) Сабантуй

ә) Нәүрүз

б) Яңа ел

4. “Курай” әсәренең авторы кем?

а) Әмирхан Еники

ә) Фәрит Яхин

б) Фәнис Яруллин

5. Миргазиян Юныс әдәбиятта кайсы жанрга нигез сала?

а) тарихи роман

ә) диңгезчелек (маринистика)

б )эпистоляр жанр

6. Миргазиян Юныс язучылыктан тыш тагын кем булып танылган?

а) сынчы

ә) рәссам

б) композитор

7 .Габдулла Тукай ничәнче елда туа

а) 1886

ә) 1889

б) 1901

8. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайсы көнне тапшырыла?

а) Сабан туенда

ә) Г. Тукайның туган көнендә

б) Яңа елда

9.“Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасында төп образ –

а) Әхмәт

ә) Фатих

б) Фазыл

10.“Билгесез солдат” шигыренең авторы кем?

а) Мостай Кәрим

ә) Муса Җәлил

б)Чыңгыз Айтматов

11.“Буранда” әсәсрендә Мостафа кая ашыга?

а) әнисе янына

ә) туган авылына

б) иптәше Хөсәенгә

12.Габдулла Тукай Казанда нинди газетада эшли?

а) “Әл-ислах”

ә) Фикер”

б) “Яшен”

13.Ренат Харис кайсы әдәби жанрларда иҗат итә?

а) шигырь, поэма

ә) хикәя, роман

б) драма әсәрләре



Предварительный просмотр:

9нчы сыйныф рус төркеменә татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты.

  1. Татарстаным” шигыренең авторы кем?

А) Муса Җәлил

Ә) Илдар Юзеев

Б) Һади Такташ

  1. Татарстанда иң озын елга - ...” җөмләсендә тиешле сүзне сайлап куегыз?

А) Идел

Ә) Кама

Б) Ык

  1. ... – шагыйрь, илче, күренекле дин әһеле җөмләсенең башын табыгыз.

А) Каюм Насыйри

Ә) Кол Шәриф

Б) Нәҗип Думави

  1. Татар опера һәм балет театрының ачылган елы

А) 1939

Ә) 1904

Б) 1886

  1. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?

А) Муса Җәлил

Ә) Кәрим Тинчурин

Б) Галиәсгар Камал

  1. Каюм Насыйрины без ... галим дип атыйбыз” җөмләсендә тиешле сүзне куегыз.

А) акыллы

Ә) игътибарлы

Б) күпкырлы

  1. “ ... Тату гына яшәп була,

Матур гына яшәп була,

Була да бит, яшәмибез.

Ә ни өчен?

Югыйсә ул

Синең эшең,

Минем эшем!” өзеге кайсы шигырьдән алынган?

А) “Урам ул нинди?”

Ә) “Ә ни өчен”

Б) “Авыру урман”

  1. Латин графикасының кирилл графикасы белән алышыну елы:

А) 1922

Ә) 1939

Б) 1950

  1. Менә инде бер ел вакыт үтеп бара. ... белән ... шушы вакытта күп белем алдылар. ” җөмләсендә күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз.

А) Габдулла, Мирхәйдәр

Ә) Әбугалисина, Әбелхарис

Б) Лотфулла, Фисагурис

  1. Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”, ди ...

А) А.П.Чехов

Ә) Н.И.Лобачевский

Б) К.Насыйри

  1. Халык: “Дөньяда иң зур байлык – ...”, – ди. Бирелгән җөмләдә төшеп калган сүзне куегыз.

А) акча

Ә) сәламәтлек

Б) китап

  1. Башыңда белемең аз булса, аягыңа ... күп килә мәкалендә төшеп калган сүзне куегыз.

А) авырлык

Ә) җиңеллек

Б) акылсызлык

  1. Әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул балаларны ярата. Аңа эше бик ошый, ләкин тәрбиячеләргә ...ны бик әз түлиләр. Ә хәзерге заманда ..сыз яшәү бик авыр”. Тиешле сүзне куегыз.

А) китап

Ә) акча

Б) ашамлык

  1.  Габдрахман Әпсәләмов кайсы әсәре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була?

А) “ Сүнмәс утлар”

Ә) “Гади кешеләр”

Б) “Онытылмас еллар”

  1. Өзекнең авторы кем?

Урамда май. Урамда чәчәк исе. Тротуардан узып баручы кызларның кулларында ак сирень”.

А) Муса Җәлил

Ә) Һади Такташ

Б) Ибраһим Гази

  1. Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар музыка сәнгатендә күренекле шәхес кем ул?

А) Фәрит Яруллин

Ә) София Гобәйдуллина

Б) Александр Ключарев

  1.  Человек не может жить без друзей җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен күрсәтегез.

А) Кеше дуслардан башка яши алмый.

Ә) Кеше дуслар белән яши алмый.

Б) Кеше дусларсыз яши алмый.

  1. Жизнь прекрасна, поэтому надо жить радуясь җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен күрсәтегез.

А) Тормыш матур, шуңа күрә шатланып яшәргә кирәк.

Ә) Тормыш ямьле, шуңа күрә шатланып яшәргә кирәк. 

Б) Ямьле тормышта шатланып яшәргә кирәк