Укучыларым иҗаты

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Зеленодол муниципаль районы

Осиново бистәсе

“В.В.Карпов исемендәге лицей”

Проект-тикшеренү фестивале

Роберт Миңнуллин иҗаты

Туган(татар) теле

Башкарды:

В.В.Карпов исемендәге лицейның

8б сыйныфы укучысы

Алкина Ландыш

Җитәкче: 

Алкина Наилә Мәхмүт  кызы

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Осиново

2020-2021 нче уку елы

Эшнең эчтәлеге

Кереш

Төп өлеш

  1. Роберт Миңнуллинның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм эзләнүләре
  2. Роберт Миңнуллин шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият исемлеге

Кереш.

Татар шигърияте талантлар күплеге белән генә түгел, ул талантларның төрлелеге белән безне хәйранга калдыра. Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Миңнуллин аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар.

Хезмәтемнең төп максаты - Р.Миңнуллинга үзенчәлекле балалар шагыйре буларак бәя бирү.

Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

-шагыйрьнең татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләрен һәм эзләнүләрен күрсәтү;

- балалар һәм олылар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган шигырьләрне анализлау;

-Роберт Миңнуллинның чын балалар шагыйре булуын күрсәтү;

Төп өлеш

  1. Роберт Миңнуллинның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм эзләнүләре

Роберт Миңнуллин татар балалар әдәбиятына җитди караш булдырырга тырышучы һәм бү өлкәдә бик күп эшләүче язучыларның берсе.

Ул озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе булып тора. 1976 - 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен "Шигъри тәлгәшләр" тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан "Сабантуй" балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора, татар балалар әдәбияты турында докладлар белән чыгышлар ясый. Язган мәкаләләре дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган була, шулай ук нәни укучылары белән очрашулар үткәреп тора. Балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Роберт Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе, 1992 елда "Дөньядагы иң зур алма" китабы өчен халыкара әдәби бүләк - Ганс-Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы диплом белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш, 1998 елда исә "Күчтәнәч" китабы өчен аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Иң беренче чиратта, Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала. Аның нәниләргә багышлап "Сөенсеннәр әле сабыйлар" һәм "Балачакка ешрак кайтыгыз" исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә(!) якын шигырь тупланганР.Миңнуллин, һичшиксез, тормышны, чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле, шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган, эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән шагыйрь. Автор туктаусыз эзләнә, балалар әдәбиятын яңа алымнар, ачышлар белән баета, яңа образлар тудыра. Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый: әйтик, ул пешергәч, кычытканның тәмләнүен ("Тәмле кычыткан"); самолетка сыймаган филне өйгә алып кайтып булмавы ("Кайтмый калдым чак кына"); ни хикмәттер, жирафның трамвайга керә алмавы ("Жираф") һ.б. кызыклы күренешләр турында язарга ярата. Шагыйрь сүз уйнатуларга мөрәҗәгать итә ("Пират","Мичкә ягылган мичкә"), бөтенләй яңа сүзләр уйлап чыгара("Ничекнигәниөчен"), үз иҗатында төрле мәзәк уеннар ("МИ-8А", "Кем соң минем әби?"), төрле маҗаралы , сәер вакыйгалар уйлап таба ("Крокодил йомыркасы", "ДТ-75 тракторының улына җырлаган бишек җыры"). Автор шәһәр балаларына һәрвакыт ниндидер маҗаралар белән бәйләнгән трамвай, автобус, зоопарклар турында сөйләсә, авыл балалары өчен шулай ук могҗизалы күренешләр булган бергәләп уйнау, бәрәңге алу, кичен көтү каршылау, сабантуйлар хакында мавыгып яза. Шул ук вакытта ул Җиһандагы, Дөньядагы, Җир йөзендәге тынычлыкны, бердәмлекне саклау кебек мөһим проблемалар турында да балалар теле белән әйтә белә ("Тынычлыкның туган көне", "Бөтендөнья балалары", "Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе"). Балалар табигатьне кешеләштереп карыйлар, үзләре белән уртаклык эзләп, шигырь дөньясына чумалар, чынбарлыкның асыл йөзен аңларга тырышалар. "Кем ничек өлгерә?"шигырендә нәниләр карлыганның каралуын, кыярларның яшелләнеп, җиләкләрнең кызарып пешүен, кавыннарның саргаеп өлгерүләрен күреп ала. Шагыйрь яңа эзләнүләрендә үз иҗатын жанр ягыннан киңәйтүгә дә зур игътибар бирә. Аның тарафыннан иҗат ителгән "кечкенәкият"ләр шул хакта сөйли.

Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән - балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.

  1. Роберт Миңнуллин шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр

Роберт Миңнуллинның һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора. Шагыйрь балалар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек. Аның шигырьләрендә балалар дөньясына кагылышлы төрле темалар калкып чыга. Чын патриотлар да алар, әниләренең бердәнбер булышчылары да, тагын әллә кемнәр... Ләкин өлкәннәр белән балалар арасында туып торган катлаулы мөнәсәбәтләрне педагогик һәм психологик яктан Роберт Миңнуллин кебек күрсәтүче юктыр.

Роберт Миңнуллин балалар дөньясына балалар күзлегеннән карый. Аларның барлык проблемаларын, уй-кичерешләрен балалар күзлеге аша чагылдыра. Шигырьләрен конкрет детальләргә кора, аларча фикер йөртә.

"Әти төсле!" шигырендә кечкенә малай әтисенең балачагын күзалдына китерә. Аның әтисе бик тә уйнарга яраткан, өйгә дә кайтып кермәгән. Соңга да калгалаган, шелтә дә алгалаган, качып китап укыган, хәтта "өч"ле дә алган. Мин дә нәкъ әти төсле дип аклана малай. Малай әти дә минем кебек булган икән диеп ачыш ясый. Автор өлкәннәр белән балалар арасында бик еш була торган мөнәсәбәтне сүрәтли. Бала кеше тыңлаусызлыгына, тәртипсезлегенә һәрвакытта аклану эзли һәм еш кына аны үзенең якыннары арасыннан таба. Өлкәннәрнең "син кемгә охшагансың икән, тәртипсез" кебегрәк сүзләре дә алар колагыннан читкә китми. Үзенә бирелгән сорауга баланың аңы җавап эзли һәм колагына ишетелгән хәбәрләр арасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба. Бала күңеленең һәрвакыт яхшыга өметләнүе шигырь юлларыннан күренеп тора. Ул әтисенең бүгенге торышы белән горурлана. Хәзер аның әтисе эше белән мактаулы, хөрмәтле кеше. Ул - гайрәтле, ул - көчле! Мин дә нәкъ әти төсле! дип беткән юллар баланың үз киләчәген әтисенеке кебек үк уңышлы итеп күрәсе килүен, шуңа ышануын, әтисен яратуын, хөрмәт итүен, аның белән горурлануын белдереп тора. Малайга бераз акланырга туры килсә дә, ул үзен горур тота, чөнки ул киләчәкнең мактаулы, хөрмәтле кешесе.

"Онытканнардыр" шигырендә автор Сөн буенда уйнап соңга калган малайның халәтен зур психологик осталык белән тасвирлый. Алмаз якыннарын исенә төшереп куркуга кала.

Өйдә курыкканнардыр,

Мине югалтканнардыр,

Ләкин аның куркуы кинәт кенә шик белән алышына. Бөтен дөнья караңгы! Ә ни өчен соң әле аны эзләмиләр?

Юктыр... онытканнардыр,

Йокларга ятканнардыр.

Димәк, бала тормышында соңга калулар, эзләүләр, ачуланулар, кисәтүләр булган. Ул хәзер дә шуны көтә? Ачулансалар да эзләттерәсе килә, үзен әти-әнисенең кадерле уллары итеп тоясы килә.

Әгәр онытмасалар,

Эзләп килерләр иде:

Бала күңелен төрле каршылыклар айкый башлый.

"Алмаз өйдә булмагач,

Рәхәт инде, - диләрдер, -

Тузан тузмый, тавыш юк,

Рәхмәт инде, - диләрдер.

Тагын әллә ниләрдер...

Димәк, Алмазыбыз соңга калып кына йөрергә түгел, шукланырга да өлгергән. Хәйләсез малайның күңелендә шукланганы, тавышланганы өчен әти-әнисеннән шелтә алуы күренә. Шигырь барышында үпкә диңгезе шундый тирәнрәя, хәтта Алмаз әнисенең улын яратуын да шик астына куя.

Әнием: "Бердәнберем!" -

Дигән була бит әле

Ә бердәнбер малаен

Кеше шулай итәме?

Юк, үзен кирәксез итеп тоймый малай, ачуланачакларын тоя. Ә өйдә аны, әлбәттә, ачуланачаклар. Һәм ул шуны аңлап, алдан ук күңелсезләнеп төрле сәбәпләр аша үзенә аклану эзли, якыннарын җәзалау шартын да табып куя.

Болай булса, бөтенләй

Кайтмый калырмын әле:

Я БАМга, я КамАЗга

Китеп барырмын әле!

Бу шигырендә Роберт Миннуллин тормышта еш кабатлана торган типик хәлне сүрәтләгән. Балаларның туйганчы йөриселәре, үзләре теләгәнчә уйныйсылары килә, ләкин баланың теләге әти-әнинең "ярамый" сүзенә килеп терәлеп ике арада конфликт китереп чыгара. Гаеп балада булса да, ул аны үз файдасына чишәргә тырыша, чөнки ул да кеше, кечкенә булса да кеше. Аның да хокуклары бар, һәм бала моны бик яхшы сизә. Аны караңгыда эзләмәүләрен үз кадерен генә белү түгел, ә булачак конфликтта якыннарына каршы төп дәлил итеп тә ала.

"Барыбер" шигыре дә башыннан азагына кадәр бала зары белән сугарылган. Бала үз хокукларын санга сукмауны алга ала.

Әтием дә, әнием дә

Мине һәрчак тиргиләр.

Шаярасы килгән чакта:

"Шаяр, улым! - димиләр

Өлкәннәрнең, кечкенә баланың төп эше уен икәнен белсәләр дә, аңларга теләмәүләре бу очракта конфликт китереп чыгара. Чөнки тавышланып уйный, шаяра торган бала әти-әни өчен уңайлы түгел. Аларның эштән соң ял итәселәре, телевизор карыйсылары, үз эшләре белән шөгыльләнәсе килә.

Малайның өлкәннәр белгәнне белеп, алар эшләгәнне эшләп үзен алар белән беррәттән тоясы килү дә ике араны кискенләштерә. Теләгәненә ирешер өчен ул елап та карый, ләкин файдасы гына булмый.

Бик теләгәч, елатсыннар,

Теләгәч, орышсыннар.

Минем алда усал, җитди

Булырга тырышсыннар.

Бик теләгәч, теләгәч кебек сүзләр ата-ананы катгый, коры итеп күрсәтсәләр дә, булырга тырышсыннар сүзеннән малайның хәле кискен түгеллекне аңларга була. Малай үз хәле белән килешә: "Тик барыбер яратам мин аларны!- дип бетерә. Бу шигырьдә дә өлкәннәр белән кечкенәләр арасындагы конфликт зур психологик осталык белән бирелгән. Укучы өчен малай образы шундый кызганыч булып кабул ителә, укучы, үзе дә сизмичә, бала ягына баса.

"Пианино" шигыренең нигезендә ата-ананың үз баласын һәрвакытта талантлы, булдыклы итеп күрү теләге белән баланың табигатьтән музыкага карата сәләт мөмкинлекләре арасында туган конфликт кына ятмый. Монда ата-ананың бала теләге белән санлашмау, бала халәтен аңламау конфликты да ята.

Мин, янәсе, шәп уйнарга

Өйрәнергә тиешмен.

Алай талантлы да булгач,

Мин, әлбәттә, килештем,

Тик талантым юклыгы

Минем бик тиз беленде:

Күңелләрем сүрелде,

Бу конфликттан барсы да газап кына күрәләр. Әни кешенең нәтиҗә күрәсе килә, баланың сәләте юк булу сәбәпле пианинода музыка белән шөгыльләнү теләге юкка чыга һәм ул пианиноны интектерә генә.

"Әнием, урамга чыгыйм,

Җибәр!" - диеп ялынам.

... ... .... ... ...

Белмиләр лә хәлләремне! -

Хәлләрем начар минем.

Пианино булсам, күптән

Бу өйдән качар идем.

Бу ситуациядә иң зур зыян күрүче - малай. Шигырь юлларыннан аның хәле мөшкел булуы сизелеп тора. Юмор белән язылса да шигырь ахырга таба өметсез, аянычлы яңгырый:

Их, качсын иде.

Барыбер

Уйный алмам мин аны.

Әни мине интектерә,

Ә мин... пианиноны.

"Әтинең ачуы чыкты" шигырендә дә бөтенебезгә дә таныш хәл сүрәтләнгән. Улы белән әтисе арасындагы киеренкелек малай алып кайткан "икеле" аркасында килеп туа. Әти кешенең ачуы килсә дә тавыш чыгармый, ләкин улын башкача җәзалый. Ул аның белән сөйләшми, өстән генә карый. Малай өчен әтисенең кычкыруы, ачулануы җиңелрәк, чөнки бу, нинди булса да, чишелә бара торган хәл булып торачак. Ә бу очракта аны билгесезлек борчый.

Бик борчый бу сөйләшмәү,

Юкка түгел бу дәшмәү.

Автор баланың тәртип бозуларына, "икеле" алуларына карамастан әтисенең үзенә булган мөнәсәбәте өчен борчылуын оста сүрәләгән.

Уза берни булмагандай,

Карый да өстән генә.

Мин әйтерсең Павлик түгел,

Урындык, өстәл генә.

Якыннары, дуслары өчен кирәкле, кадерле булуын тоярга омтылучан бала күңеле өчен әтисенең аңа карата битараф булуы - авыр җәза.

Роберт Миңнуллинның геройлары һәрвакыт шук, тәртип бозучылар гына түгел, ә нечкә, яхшы күңелле, миһербанлы, ярдәмчел дә була беләләр. Бу очракта алар өлкәннәрдән күпкә кешелеклерәк. "Әни, мин көчек күрдем!" шигырендә баланың әнисенә ялваруы теләсә кемнең күңелен эретерлек. Бу очракта көчек бала өчен уенчык түгел, ул яшәргә тиешле җан иясе. Бала әнисенә үз теле белән менә шуны аңлатырга тели.

... ... ... ... ...

Әни, ул улый иде,

Ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде,

Ул ныклап елый иде-

Әни, туңганга микән,

Ул бик дерелди иде.

Салкын тисә ул көчек,

Тышта терелми инде.

... ... ... ... ...

Нишләр инде ул анда,

Беръялгызы урамда?

... ... ... ...

Әнием, шул көчекне

Алып керик әле, ә?

Бу шигырьдә баланың теләге "Песи" дүртъюллыгыннан аерыла.

Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар иде.

Әгәр дә песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

"Песи" дүртъюллыгы күбрәк "Энекәш кирәк миңа!" шигыре белән аваздаш.

Сезгә рәхәт!

Берегез дә

Минем хәлдә түгел сез.

Беләсезме?

Өйдә миңа

Кызык түгел, күңелсез

... ... ... ... ...

Бер иптәш кирәк миңа,

Энекәш кирәк миңа!

Автор "Песи" дүртъюллыгында баланың үтенүен йомшак юмор белән бирсә, соңгы шигырендә ата-анасы тарафыннан гел алданып торган, ялгызлыктан интегүче малайның үтенүе зарга әйләнә.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да

Энекәш кирәк миңа!

"Җиде абый тай җигә" шигырендә автор кечкенә малайның җиде абыйга булган горур үпкәсен сүрәтли. Кечкенә малай уйлаганча, ул җигә алырдай тайны җиде абый җигә алмыйлар, малайга да ышанып тапшырмыйлар. Малайның күңеле канатлы, ул барысын да булдырыр төсле.

... ... ... ... ...

Җиңәр идем,

Туйганчы бер

Җиләр идем...

... ... ... ... ...

Якын барма,

Тибәр, диләр.

Йә әниең

Тиргәр диләр,

Кирәк монда

Ирләр, диләр.

Малайның үзен абыйлары янында ничек өстен итеп сизүен, алар өстеннән нинди мыскыл белән күзәтүен автор бик үтемле күрсәтә.

Ә үзләре

Җигәлмиләр,

Шул бер тайны

Җиңәлмиләр,

Адәм тәганәләре!

"Олы булсам" шигырендә бала үзенең теләкләре турында бик оста итеп әйтеп бирә. Ул үзен бик юмарт, үз баласының теләкләрен аңлый торган әти буларак күзаллый. Әлбәттә, улы ролендә ул үзе, ул эшләргә теләгән яхшылыклар - аның тормышка ашмаган хыяллары.

Ни сораса да, улыма

Гел алып торыр идем

Ләкин ул барысы белән дә канәгать булучы малай роленә кереп калуны яхшырак күрә... Янәсе, ул яхшы әти булачак, һәм ул хәзерге вакытта да бик яхшы малай, әтисен теләсә нәрсә сорап аптыратмый.

"Өлкәннәр" шигырендә дә Роберт Миңнуллин өлкәннәрне бала күзлегеннән күзәтә. Гел киресен эшли торган кешеләр икән бу өлкәннәр. Әтиләр һәм балалар арасында күзгә күренеп тормаган конфликт туа.

Уйнаганда :"Китап укы,

Уйнап утырма!"-диләр.

Укысам:"Башың авыртыр,

Бик күп укыма!"-диләр.

Ни генә эшләсәм дә, ярдәм итсәм дә, итмәсәм дә олылырга ярап булмый дип зарлана ул. Бала өчен олылар аңлашылмый торган дөнья.

Роберт Миңнуллинның катлаулы мөнәсәбәтләр турындагы шигырьләре кечкенәләр һәм олылар өчен бертигез актуаль. Кечкенәләр бу шигырьләрне укып үзләренә иптәш тапсалар, өлкәннәр аз гына да булса да бала күңеленә күз сала алалар.

Йомгаклау

Роберт Миңнуллин үзенчәлекле, искиткеч сәләтле балалар шагыйре. Ул - балалар дөньясында үзен иркен һәм табигый итеп хис итә. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, шуңа күрә дә аның шигырьләре бер сулышта укыла. Ул сабый күңелен аңлый һәм тоя белә, сабый аңларлык "телдә" яза. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман, баланың нинди ситуациядә нәрсәләр тойганын, табигый телен зур осталык белән күрсәтә ала. Ике арада килеп туган конфликтта гаеплеләрне дә атамый, укучы "гаеплене" үзе тоя, үзе күрә. Аның геройлары беркатлы, үзләренчә хәйләкәр һәм акыллы, булдыклы. Шулай ук шигырьләрендә беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлары өстенлек алган. Мондый үзенчәлек - Роберт Миңнуллинга гына хас.

Файдаланылган әдәбият

1. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере - аккошлар юлы. -Казан утлары.- 1998.- №8.- 163-170б.

2. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре. Библиографик белешмәлелек.- Казан: Мәгариф, 2006.-116-124б.

3. Корбан Р. Юл ярган хадим арымас.-Мәдәни җомга.- 2008.- №30.-8 август.- 11б.

4. Миңнуллин Р. Сайланма әсәрләр: 1, 2,3 нче китаплар.

5. Сафин Ф. Үзе тыйнак, иҗаты мул.- Мәйдан- 2003,-№9.- 11б.

6. Урманче Ф. Шигъри осталык серләре.-Казан: Мәгариф, 2005


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Фәнни эшне башкарды: Алкина Ландыш, 8Б сыйныфы укучысы Җитәкче: Алкина Н.М . татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роберт Ми ңнулин иҗаты. Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Осиново бист әсе ”В.В.Карпов исемендәге лицей”

Слайд 2

Татар шигърияте талантларга бай. Алар арасында күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Миңнуллин аерылып тора. Аның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә беркемне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар. Хезмәтемнең төп максаты - Р.Миңнуллинга үзенчәлекле балалар шагыйре буларак бәя бирү. Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: -шагыйрьнең татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләрен һәм эзләнүләрен күрсәтү; - балалар һәм олылар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган шигырьләрне анализлау; -Роберт Миңнуллинның чын балалар шагыйре булуын күрсәтү ;

Слайд 3

Роберт Миңнуллинның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре һәм эзләнүләре Роберт Миңнуллин татар балалар әдәбиятына җитди караш булдырырга тырышучы һәм бү өлкәдә бик күп эшләүче язучыларның берсе

Слайд 4

Ул озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе булып тора. 1976 - 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен "Шигъри тәлгәшләр" тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан "Сабантуй" балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли . 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора, татар балалар әдәбияты турында докладлар белән чыгышлар ясый . Язган мәкаләләре дә балалар әдәбияты проблемаларына багышланган була , шулай ук нәни укучылары белән очрашулар үткәреп тора. Балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен

Слайд 5

Роберт Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе , 1992 елда " Дөньядагы иң зур алма " китабы өчен халыкара әдәби бүләк - Ганс-Христиан Андерсен исемендәге Мактаулы диплом белән бүләкләнде . 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш , 1998 елда исә " Күчтәнәч " китабы өчен аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде .

Слайд 6

Иң беренче чиратта , Роберт Миңнуллин балалар шигъриятендә танылу ала. Аның нәниләргә багышлап "Сөенсеннәр әле сабыйлар " һәм " Балачакка ешрак кайтыгыз " исемнәре белән басылган икетомлыгында гына да 700 гә (!) якын шигырь тупланганР. Миңнуллин , һичшиксез , тормышны , чынбарлыкны барыннан да элек нечкә күңеле , шигъри күзаллавы аша уздырып яктыртырга омтылган , эзләнүчән һәм үз-үзенә гаять таләпчән шагыйрь . Автор туктаусыз эзләнә , балалар әдәбиятын яңа алымнар , ачышлар белән баета , яңа образлар тудыра .

Слайд 8

Р.Миңнуллин, иҗаты белән генә түгел, бөтен җаны белән - балалар шагыйре. Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү аның эшчәнлегендә дә чагылыш тапкан.

Слайд 9

Роберт Миңнуллинның һәрбер шигыре гадилеге, нәфислеге, күңелгә ятышлыгы, юморга байлылыгы белән аерылып тора. Шагыйрь балалар белән үзе дә бала-чагына әйләнеп кайта кебек. Аның шигырьләрендә балалар дөньясына кагылышлы төрле темалар калкып чыга. Чын патриотлар да алар, әниләренең бердәнбер булышчылары да, тагын әллә кемнәр... Ләкин өлкәннәр белән балалар арасында туып торган катлаулы мөнәсәбәтләрне педагогик һәм психологик яктан Роберт Миңнуллин кебек күрсәтүче юктыр. Роберт Миңнуллин балалар дөньясына балалар күзлегеннән карый. Аларның барлык проблемаларын , уй-кичерешләрен балалар күзлеге аша чагылдыра . Шигырьләрен конкрет детальләргә кора, аларча фикер йөртә. Роберт Миңнуллин шигырьләрендә өлкәннәр белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр

Слайд 10

Олы булсам" шигырендә бала үзенең теләкләре турында бик оста итеп әйтеп бирә. Ул үзен бик юмарт, үз баласының теләкләрен аңлый торган әти буларак күзаллый. Әлбәттә, улы ролендә ул үзе, ул эшләргә теләгән яхшылыклар - аның тормышка ашмаган хыяллары. Ни сораса да, улыма Гел алып торыр идем Ләкин ул барысы белән дә канәгать булучы малай роленә кереп калуны яхшырак күрә... Янәсе, ул яхшы әти булачак, һәм ул хәзерге вакытта да бик яхшы малай, әтисен теләсә нәрсә сорап аптыратмый.

Слайд 11

"Өлкәннәр" шигырендә дә Роберт Миңнуллин өлкәннәрне бала күзлегеннән күзәтә. Гел киресен эшли торган кешеләр икән бу өлкәннәр. Әтиләр һәм балалар арасында күзгә күренеп тормаган конфликт туа. Уйнаганда :" Китап укы , Уйнап утырма !" -диләр. Укысам:"Башың авыртыр , Бик күп укыма !" -диләр. Ни генә эшләсәм дә, ярдәм итсәм дә, итмәсәм дә олылырга ярап булмый дип зарлана ул. Бала өчен олылар аңлашылмый торган дөнья .

Слайд 12

Роберт Миңнуллин үзенчәлекле, искиткеч сәләтле балалар шагыйре. Ул - балалар дөньясында үзен иркен һәм табигый итеп хис итә. Шагыйрь көчәнми дә, тырышмый да, шуңа күрә дә аның шигырьләре бер сулышта укыла. Ул сабый күңелен аңлый һәм тоя белә, сабый аңларлык "телдә" яза. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә һәр балага махсус мөрәҗәгать итә кебек.Ул алар белән сөйләшә, серләшә, шаяра сыман, баланың нинди ситуациядә нәрсәләр тойганын, табигый телен зур осталык белән күрсәтә ала. Ике арада килеп туган конфликтта гаеплеләрне дә атамый, укучы "гаеплене" үзе тоя, үзе күрә. Аның геройлары беркатлы, үзләренчә хәйләкәр һәм акыллы, булдыклы. Шулай ук шигырьләрендә беркатлылык, самимилык, гадилек, гаделлек сыйфатлары өстенлек алган. Мондый үзенчәлек - Роберт Миңнуллинга гына хас . Йомгаклау



Предварительный просмотр:

Зеленодол муниципаль районы

Осиново бистәсе

В.В.Карпов исемендәге лицей

X  муниципаль фәнни –практик укучылар конференциясе   “Карпов укулары”

“Каюм Насыйри – бөек галим”

Эшнең авторлаы:

Хәмидуллина Ләйлә,Латыпова Алинә,

5нче з сыйныфы укучылары

Җитәкче:

Алкина Наилә Мәхмүт кызы.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2020-2021 нче уку елы

Эчтәлек

  1. Кереш
  2. Төп өлеш
  • Тормыш юлы
  • Эшләгән өлкәләре
  • Галим турында кызыклы фактлар
  1. Йомгаклау
  2. Кулланылган әдәбият

Кереш

Бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре шактый күп. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми,—халыкның нәкъ үзе кебек,—меңәрләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше, - барыннан да элек, башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен. Үз хезмәтләренең иртәме-соңмы халыкка файда китерәчәген К. Насыйри үзе дә искәртә. «Моннан соңгылар,—ди ул,—әлбәттәфайдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр. Әмма һәрбер нәрсәне әүвәл башта уйлап тапкан, гамәлгә ашырган адәмнәр халыкның тиргәвеннән башка нәрсә хасил итмиләр... Колумб, Гутенберг1 һәм башкаларның кыйссасы моңа билгеле мисалдыр».

Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез карт, күзләрегез зәгыйфь булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», - дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», - дип җавап бирә торган була.

Бу хезмәтнең максаты татар халкының бөек улының җәмгыятьтәге урынын, ролен, хезмәтләренең әһәмиятен билгеләүдән гыйбарә

Төп өлеш

1.Тормыш юлы

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" (“Иҗади фикер йөртү заманы үтте”) дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: “Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше”, – дип бәяләп уза.

Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: “Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды”, – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.

2.Эшләгән өлкәләре

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр:

  • татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият")
  • татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Әл-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр)
  • этнография
  • фольклор
  • педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия")
  • астрономия
  • математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә")
  • география ("Истилаһәте җәгърәфия")
  • физиология
  • ботаника
  • слесарьлык эше
  • кулинария
  • журналистика

3. Галим турында кызыклы фактлар

Бөтен татар арифметикасы аның "Хисаплык" дәреслегеннән башлана, ул җыйган мифология хәзерге хендмейд осталары, ә рецептлар  рестораторлар тарафыннан яңадан өйрәнелә. Шул ук вакытта аның иҗатының һәм биографиясенең күп кенә детальләре тар белгечләр өчен генә билгеле булып кала.

1870 елда Каюм Насыйри Казанда татар балаларын рус теле һәм математика буенча укыту буенча беренче рус-татар мәктәбен ача. Бу гади һәм шул ук вакытта рәхмәтсез  эш була, чөнки бер яктан чиновниклар  басым ясый, ә икенче яктан мөселман халкы рус телен кабул итми. Каюм Насыйри исә татарлар рус телен һәм мәдәниятен белергә тиеш, дип саный.

Татарлар аны «Урыс Каюм» - «Русский Каюм» һәм «сатлык» дип атыйлар, ә халык мәгарифе министрлыгы түрәләре аны артык мөстәкыйль укытучы дип санаган. Каюм Насыйри үз мәктәбен алты ел саклап калырга омтыла, бинаны арендалау һәм уку кирәк-яраклары өчен үз акчасын түли. Әмма аңа чиксез янаулар һәм тикшерүләр килеп тора, һәм 1876 елда татар училищелары инспекторы белән конфликт аркасында Каюм Насыйри мәктәпне ябарга мәҗбүр була.

Каюм Насыйри күп кенә һөнәрләрне яхшы белә: китаплар төпли, көзге ясый, агач эшкәртә, крахмал ясый, гальванизация ярдәмендә" Санаигъ галвания сәнгате"китабын яза, аш-су һәм медицина өйкәләрен өйрәнә, ботаника, бигрәк тә дару үләннәрен яхшы белә. Аның уң күзендә ак, ә  сул  күзе тумыштан сукыр булса да, кәгазьгә борыны белән төртелеп язарга мәҗбүр булса да,ул укудан,өйрәнүдән туктамый.

Каюм Насыйрины картайгач паралич суга, ул чакта үзе өчен махсус физик күнегүләр ясый, электр  белән дәвалана башлый һәм беразга аякка баса.

         Каюм Насыйри-математика буенча татар телендә ике беренче дәреслек авторы. 1873 елда ул «Хисаплык» - хәзер математика, ә 1895 елда «Гыйльме хәндәсә» - хәзер геометрия китапларын яза. «Хисаплык» та ул беренче тапкыр Гарәп терминнары урынына татар терминнарын кертә :  сан,кушу,алу. Бу терминнар соңыннан татар әдәби теленә нык кереп, хәзер мәктәп дәреслекләрендә кулланыла.

Каюм Насыйри «чәчәкләр һәм үләннәр» китабында 192 дару үсемлекләренең үзлекләре, 155 авыру һәм аларны дәвалау ысуллары, шул исәптән 33 авыруда ярдәм итүче 76 компоненттан торган бальзам рецептын җентекләп тасвирлый.

Казанда Каюм Насыйри музей-йорты бар, анда кечкенә генә «хәтер бакчасында» Дару үләннәре үстерәләр.

 Каюм Насыйри ел саен 24 календарь нәшер итә, аларда календарьдан тыш, фәнни һәм Әдәби материал да күп була. Асылда, бу календарьлар беренче татар энциклопедияләрнең берсе була.

Гомеренең соңгы елында Каюм Насыйри туган авылы Югары Ширдәнгә әйләнеп кайта һәм эшләгән акчаларын яңа мәчет төзелешенә бирә, аны инде аннан башка төзеп бетерәләр.

Безнең көннәрдә нәшер ителгән һәм популяр булган «Ышанулар һәм Казан татарлары сынамышлары» (1868) китабы өчен Каюм Насыйри беренче татар этнографына әйләнә. Китап өчен материал булып ул мифологик тамашаларны яратучылар, фольклорны яратучылар белән турыдан-туры аралашкан. Хезмәтендә китап укучыларны ул  су- бабасы һәм су-анасы – Су рухлары, Шүрәле, Юха, Убыр, үрәкләр һәм бичуралар, шулай ук татар йолалары белән таныштыра.

Насыйри хезмәтенә таянып, Яков Коблов 1910 елда «Казан татарлары мифологиясе»дигән китап яза. 2016 елда бу ике китап та Казанда, «Смена» нәшриятында бер тышлык астында чыккан. Китап Казанга килгән туристлар арасында популяр, ә мифологик образларны өйрәнүче осталар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итә.

 “Поварга үгет-нәсихәтләр”  безнең көннәрдә дөнья күргән тагын бер китап. 2014елда, Мәдәният елы кысаларында, аны Казан федераль университеты бастырып чыгарды.Китапта болай диелгән: «ул милли татар кухнясында эшләүче ресторан бизнесы өчен яңа алым булырга мөмкин.»

"Әбүгалисина" повесте-танылган галим Али-Ибн-син (Авиценна) турында әкият. Насыйри аны төрек язучысы Сәид Яхьяның китабына һәм г Көнчыгыш легендаларына таянып иҗат итә. Каюм Насыйри 1872 елда повестьны эшкәртеп бетерә, беренче елларда әсәр кулдан кулга-кулга йөреп укыла. Ул 2015 елда яңартылып  басылып чыкты.

Йомгаклау

Күргәнебезчә, Каюм Насыйри эшчәнлеге гаять күпкырлы, энциклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул Шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәнүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.

Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!

Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!

Тукайның мәгълүм бу юллары Хөсәен Ямашев үлеме уңае белән язылган. Әмма аларны Каюм бабага карата да кулланырга мөмкин. Чөнки ул, ярты гасырдан артык, ат кебек эшләсә дә, үзе исән вакытта кадер-хөрмәт тә, юньле тормыш та күрмәгән. Әмма аның иҗат мирасы еллар узган саен кыйммәтен арттыра бара. «Олуг мөгаллим» хакында төрле телләрдә күп санлы мәкалә-хезмәтләр язылу, китапларының кат-кат басылуы — шуның ачык билгесе. Каюм Насыйри шәхесе әдәби әсәрләрдә дә гәүдәләнеш тапкан. Аның хакында М. Галинең документаль повесте һәм шушы ук авторның X. Уразиков белән берлектә язган «Каюм Насыйри» дигән тарихи пьесасы да бар.

Каюм бабаның эшчәнлеге — милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүнең бөек бер үрнәге. Аның китаплары — хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

Кулланылган әдәбият

  1. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда, 3 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. – 384 б.
  2. Хөснетдинова Р. Андыйлар табигатьтә сирәк очрый // Казан утлары. – 1998. - №4. – Б.142
  3. Гутенберг Иоганн (1400—1468)—Европада китап басу эшен башлап җибәргән немец кешесе.
  4. Ярми X. Татар халкының, поэтик иҗаты.— Казан, 1967.— 30—31 б.
  5.  Насыров К. Образцы народной литературы казанских татар // Известия Общества археология, истории, этнографик (ОАИЭ). — 1895-1896. — Т.13. – Вып. 5. - С.375
  6. Бәдигый X. К.Насыйриның халык әдәбиятын җыю һәм тикшерү юлындагы хезмәтләре / / Каюм Насыйри мәҗмугасы. — Казан, 1922. — 104-112 б.
  7. Насыров К. Поверья и обряды казанских татар... — С.44


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

« КаЮМ НАСЫЙРИ – Б өек Галим” Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе Осиново бист әсе «В.В.Карпов исеменд әге лицей” Фәнни- практик конферен ция «Карпов укулары » Фәнни эшне башкардылар : Хамидуллина Ләйлә, Заббарова Алия , 5нче З сыйныфы укучылары Җитәкче : Алкина Н.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

«Моннан соңгылар,—ди ул,—әлбәттә , файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр. Әмма һәрбер нәрсәне әүвәл башта уйлап тапкан, гамәлгә ашырган адәмнәр халыкның тиргәвеннән башка нәрсә хасил итмиләр... Колумб, Гутенберг 1 һәм башкаларның кыйссасы моңа билгеле мисалдыр».

Слайд 3

Бу хезмәтнең максаты татар халкының бөек улының җәмгыятьтәге урынын, ролен, хезмәтләренең әһәмиятен билгеләүдән гыйбарә

Слайд 4

1825 19 0 2 күренекле эн ц иклопедист галимнең тууына 196 ел 14 феврал ь -

Слайд 5

Каюм Насыйри туган йорт Духовное училище

Слайд 6

Эшләгән өлкәләре: - татар әдәбияты (" Кырык вәзир кыйссасы ", "Буш вакыт ", " Кырык бакча ", " Әбүгалисина ", " Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият ") - татар теле (" Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре ", " Әл-мүзәҗ ", икетомлык - татар теленең аңлатмалы сүзлеге , татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр ) - этнография - фольклор - педагогика һәм методика (" Әхлак рисаләсе ", " Утыз вәгазь ", " Китап әт-тәрбия ") - астрономия - математика (" Хисаплык ", " Гыйльме һәмдәсә ") - география (" Истилаһәте җәгърәфия ") - физиология - ботаника - слесарьлык эше - кулинария - журналистика

Слайд 7

Бөтен татар арифметикасы аның "Хисаплык" дәреслегеннән башлана, ул җыйган мифология хәзерге хендмейд осталары, ә рецептлар рестораторлар тарафыннан яңадан өйрәнелә. Шул ук вакытта аның иҗатының һәм биографиясенең күп кенә детальләре тар белгечләр өчен генә билгеле булып кала.

Слайд 8

Каюм Насыйри күп кенә һөнәрләрне яхшы белә: китаплар төпли, көзге ясый, агач эшкәртә, крахмал ясый, гальванизация ярдәмендә" Санаигъ галвания сәнгате"китабын яза, аш-су һәм медицина өйкәләрен өйрәнә, ботаника, бигрәк тә дару үләннәрен яхшы белә. Аның уң күзендә ак, ә сул күзе тумыштан сукыр булса да, кәгазьгә борыны белән төртелеп язарга мәҗбүр булса да,ул укудан,өйрәнүдән туктамый.

Слайд 9

К.Насыйри м әктәбенең класс бүлмәсе интер ь еры К.Насыйри портреты янында аның татар теле грамматикасы буенча төп хезмәте “Әнмүзәҗ” (“Үрнәк”)

Слайд 10

Каюм Насыйри ел саен 24 календарь нәшер итә, аларда календарьдан тыш, фәнни һәм Әдәби материал да күп була. Асылда, бу календарьлар беренче татар энциклопедияләрнең берсе була. Өстәл календаре

Слайд 11

К.Насыйри музее бинасында мемориаль такта “Хәтер бакчасы”

Слайд 12

Казанда К.Насыйри исемендәге урам


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Әй керәшен, карендәшем минем- Халкымның бер асыл бизәге. Синең көйне бер тыңлаганнарның Гомерлеккә өзелә үзәге (Г.Рәхим)

Слайд 4

Нардуган

Слайд 5

Керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырырлык матур бәйрәмнәре бик күп. Шуларның берсе ─мәҗүси бабаларыбыздан килгән ─ Нардуган бәйрәме. Керәшен татарлары Яңа ел бәйрәмен Нардуган дип атаганнар. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне аңлата. Нар туган, икенче төрле әйткәндә, яңа ел башланган дигәнне аңлата. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәмен "Нартаван" дип йөртәләр.

Слайд 6

Нардуган, хуҗалар, Котлы, мөбәрәк булсын, Тормыш түгәрәк булсын, Мал-туарыгыз артсын, Колыннарыгыз чапсын, Игеннәрегез уңсын. Бу бәйрәм 25 нче декабрьдә башланып, 5 нче гыйнварга кадәр дәвам иткән. Бәйрәм барышында төрле уеннар оештырылган. Бәйрәмнең төп мизгелләре: кеше танымаслык итеп киенеп йорттан йортка кереп йөрү, махсус җырлар башкару, кунак булу; йөзек салып багу, кызларның язмышын билгеләү, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар үткәрү.

Слайд 7

Битләрен каплаган егетләр, кызлар уеннар оештырганнар һәм бер-берсен күзләгәннәр. Кайбер кешеләр, төрлечә киенеп, үзләрен танытмыйча, урамнарда такмаклар әйтеп, халыкның күңелен ачып, көлдереп йөргәннәр. Аларны «шамакайлар» дип йөрткәннәр. Шамакайлар кулларына мич капкачы, табалар тотканнар, аларны бер-берсенә сугып, төрле тавышлар чыгарганнар, кыңгыраулар шалтыратканнар, ягъни куркыныч көчләрне (җеннәрне) куганнар.

Слайд 8

Бу бәйрәмне Идел буе халыкларыннан мари, мордва, чуваш, удмуртлар да бәйрәм иткән . Алар бәйрәмгә үзләренең милли үзенчәлекләрен дә керткәннәр. Бар халык бәйрәмне яратып көтеп ала торган булган.

Слайд 9

Керәшен халкым минем, Яшә мәңге , җырларыңны сакла , моңыңны . Җырларыбыз аша , Моңнарыбыз аша , Күрсен дөнья минем халкымны !



Предварительный просмотр:

Алкина Ландыш Марсель кызы

Якташыма (Галия Кайбицкаяга багышлана)

Тау ягыннан Таулар иленнән мин

Апас дигән мәшһүр үзәктән.

Апушны да бөек Тукай иткән

Мотыйгулла үскән төбәктән.

Тәүге җырчы Камил Мотыгыйның

Нәсел җебе монда тоташкан.

Кайбыч кызы Галиянең даны

Күңел түрләренә урнашкан.

Өстемдәге күлмәк гади түгел,

Мәшһүр якташымнан ул калган.

Гүя анда җырчы Галиянең

Күңел җылылыгы сакланган.

Алтын җепләр бедән бу күлмәккә

Милләтемнең рухы чигелгән.

Алтынчәчнең алтын чәчләреннән

Бу күлмәккә нурлар сибелгән.

Горур табигатьле Алтынчәчнең

Бу сыйфатын алдым үземә

Кыенлыклар аша максатыма  барам

Тәвәккәл дә үзем,түзем дә.

Энҗе калфак, яшел камзулымны

Мирас итеп алдым мин аннан.

Сәлам алып килдем Тау иленнән

Бабаларым узган юллардан.

Мин,Алтынчәч, ерак дәвер аша

Чорлар аша бүген эндәшәм

Чәчәк ат, син бөек татар иле

Туган илем яшә,мең яшә.