Укытучыларга ярдәм

Алкина Наилә Мәхмүт кызы

Дәресләрдә куллану өчен материаллар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ял итсен минем күзләр

Яздым җөмлә, иҗек, сүз, Тагын йомам һәм ачам,
Бик арыды минем күз. Бер йомам да бер ачам.
Йомам күзем: ял итсен, Күзләр хәрәкәте белән
Ачам күзем: күп күрсен. Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.

Язганда туры утырам

Язганда туры утырам. (гәүдә торышын тикшерү)
Тигез тора иңсәләр. (иңсәләр иҗек санынча сикертелә)
Баш иелми, баш бармаклар (башны 2тап. иеп терсәкне өстәлгә куйган хәлдә ике кулның да баш бармакларын ”бик яхшы” күрсәтеп, 2тап. алга һәм артка хәрәкәтләнү)
Күз читенә тисәләр (терсәк өстәлдә, баш бармак-р күз читенә тидерелә)
Ручканы мин дөрес тотам, Яза башлыйм хәрефләрне
Дәфтәрне авыш итеп, Чиста һәм матур итеп.

Куян

Куян, куян, йомшак куян,
Тор йокыңнан уян-уян! (сузылалар, киереләләр)
Яз аяк – кулларыңны –
Ныгыт мускулларыңны.
Иел алга, куллар – аска,
Күнегү тап, муен, башка. 1,2,3, 1,2,3.(атлау)
Утырыштык алып зур көч.

“Бармаклар” җыры

Уң кулымда биш бармак,
Сул кулымда биш бармак.
Ничә була барысы?
Санап кара, әйт уйлап!
Ике кулның бармагы
Ничә була? Ун була.
Аякларда ун бармак –
Сан егермегә тула.

***
Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым.
Менә идән, менә түшәм
Менә шулай зур үсәм.

Физарядка ясыйм

Иренмим беркайчан да,
Иртән торып басам да,
Физзарядка ясый башлыйм,
Тәрәзәмне ачам да.
1-2-3, 1-2-3,
Сулыйм да иркен итеп
Күкрәк киертеп атлап китәм
Кулны канаттай җилпеп.

Чиста бул!

1-2-3 (кул чабу)
Форточканы ач,
Парталарны сөрт,
Чиста һава керт.

Көз

Я, әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә икән көз? (басалар)
Кошлар очты көньякка,
Канат кагып, еракка. (очу хәрәкәте)
Аюлар өн казыды
Бик тирән итеп базны. (казу хәрәкәте)
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар. (чүгәләү)
Агачлар – ялангачлар, (торып басу)
Җилләрдә чайкалалар. (куллар өстә — чайкалу)

Чебиләр

Нәни чебиләр барысы да
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга диеп ,
Бер урынга килгәннәр.

Җил

Җил исә, исә, исә
Агач башы өскә менә.
Җил тына, тына, тына
Агач башы җиргә иелә.
Яңгыр ява, яңгыр ява,
Тамчылары тып та тып
Биешә яшен утлары
Камчыларын шартлатып.
Җил болытларны куа,
Болытлар – мамык оя.

Салават күпере

Салават күперенә без
Башны күтәреп карыйк, (башны күтәрү)
Ә аннан соң уңга – сулга,
Аска, өскә күз салыйк. (башны бору)
Аяк очларына басып
Тартылыйк без биеккә (тартылу)
Тормыйк әле бер урында
Бергәләшеп биик тә. (бию хәрәкәтләре)

Бакалар

Күлдә балык, бакалар (куллар белән күл ясау,йөзү,сикерү)
Баталар да калкалар. (чүгәләү һәм басу)
Әнә бара бер бака (төртеп күрсәтү)
Баткакка бата-бата. (аякларны сөйрәп алу)
Бака-ка-ка, бака – ка.

Челән

Челән, челән — озынаяк
Нәрсә эшли сазлыкта?
Бакалар кереп качканмы
Куп-куе камышлыкка? (челән кебек йөрү, бака кебек сикерү)

Аю

Аю урманда йөри,
Умартадан бал көри.
Тузыша бал кортлары – (очу хәрәкәте)
Ай – яй очлы уклары! (сикерәләр, ук чүплиләр)

Паровоз

Алга таба барабыз:
Тик-так-так! Тик-так-так!
Гөрләп чаба паровоз:
Юл тап-тап! Юл тап-тап!
Бик күп җирләрне үттек,
Чың – чың-чың! Чың – чың-чың!
Станциягә җиттек.
Дың-дың-дың! Дың-дың-дың!

Чәбәк – чәбәк итәбез

Түгәрәккә керәбез,
Чәбәк – чәбәк итәбез.
Кая сезнең учларыгыз?
Менә безнең учларыбыз ( алга сузылу)
Ә учка качты бармаклар (йомарлау)
Тик тормаслар алар, шуклар.
Бармаклар эш эшләделәр:
Рәсем ясап карадылар,
Азрак кына арыдылар (ял иттерү)
Алда – болын, Болында без чабабыз,
Артта – елга, Суында без йөзәбез,
Уңда – урман, Урманда чәчәк җыябыз,
Сулда – кырлар. Кырда күбәләк куабыз.

Урманда

Тигез басып, тәртип саклап
Без урманга барабыз, ( атлап бару)
Җиләкләр өзеп алабыз, ( иелеп җиләк өзү)
Кәрзинннәргә салабыз. (тураеп кәрзингә салу)
Эреләрен, тәмлеләрен (күрсәтү)
Авызга да кабабыз. (авызга кабу)
Түмгәкләр, агач төпләре (күрсәтү)
Аша сикереп чыгабыз. (сикерү)

Рәхәт үтте җәебез

Рәхәт үтте җәебез,
Бик зур үстек үзебез.
Үзебездән дә олырак
Эшләгән эшләребез.
Әти белән әнигә без
Печәннәр дә чабыштык
Ялга туктаган арада
Җир җиләге җыештык.
Киптердек тә печәннәрне,
Куйдык бик зур кибәннәр.
Кырдан кайткач, җиң сызганып,
Юдык әле идәннәр.
Эшләгәнгә зур үстек без,
Шуңа күрә без таза.
Таза балалар һәрвакыт
Әйбәт укый, шәп яза!

Карусель

Әллә-лә, Әллә-лә,
Карусельләр әйләнә!(әйләнәләр)
Аннары борылабыз,
Бик кызу йөгерәбез. (урында йөгерү)
Ашыкмагыз, ашыкмагыз,
Карусельне туктатыгыз!
Бер-ике, бер-ике!
Менә уен да бетте! (утыру)

Йомшак кар

Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра. ( кар очу хәрәкәтләре)
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра. ( туңу хәрәкәтләре)
Йомшак карны алабыз (иеләләр)
Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарламы ясау хәр-те)
Кар атышып уйныйбыз, (кар аткан кебек кылану)
Бик күңелле яшибез.(кул чабу)

Күрсәт әле, үскәнем
Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
Менә шулай, менә шулай көзен кошлар очалар. (очу хәрәкәте)
Күрсәт әле, үскәнем, ничек җиләк җыялар?
Менә шулай, менә шулай шулай җиләк җыялар.(җиләк җыю)
Күрсәт әле, үскәнем, ничек урак уралар?
Менә шулай, менә шулай көзен урак уралар.
Күрсәт әле, үскәнем, ничек ипи басалар?
Менә шулай, менә шулай шулай ипи басалар.
Күрсәт әле, үскәнем, ничек күңел ачалар?
Менә шулай, менә шулай шулай күңел ачалар. (бию)



Предварительный просмотр:

Китапханә малае.

Ишеттегезме, Рамил китапханәгә йөри башлаган! – Әнисә бу яңалыкны дусларына, классташларына  әйтте.

— Булмас! Мин ышанмыйм,-диде җиденче “Б” сыйныфыннан Резидә.

— Мин дә ышанмыйм.  Рамил үз теләге белән китапханәгә беркайчан да керми, — диде Эльмира да.

— Әнисә, моңа беркем дә ышанмый, бу сүз дөрес  түгел, шуңа күрә син аны сөйләмә,-диде Хәмзин.

Шулай итеп, Рамил китапханәгә йөри дигән сүзгә беркем дә ышанмады.  Укучылар  шаярта, дип уйлады укытучылар да. Атна-ун көн үтте. Бу хәбәрне бөтен мәктәп сөйли башлады. Татар теле укытучысы  Рузалия Габдулловна бик гаҗәпләнде. Малай китап укый башлагач, укытучы шатланырга тиеш иде. Ләкин бу очракта түгел, чөнки 6 нчы класска кадәр Рамил бернинди китап та укымады. Ә хәзер көн саен йөри, диләр.

Укытучы аның белән сөйләшергә уйлады. Дәресләр беткәч, Рузалия Габдулловна малайны үз янына чакырды. Рамил сумкасына 2 дәфтәрен, иске линейкасын, уенчык пистолетын ташлады да укытучы каршына барып утырды.

-Укулар ничек?

-Ярыйсы, -диде малай.

— Син китапханәгә йөри башлагансың икән….

— Йөрим инде…

— Бүген дә барасыңмы?-диде укытучы.

— Һәр көн барам. Әлбәттә, бүген дә барырга кирәк!

— Бәлки, ял итәрсең? Саф һавада йөрсәң, яхшы булыр.

— Өлгерәм әле. Башта китапханәгә барам,-диде малай һәм сәгатенә карады.

— Рамил, син зур катлаулы әсәрләрне укыма инде. Кечкенә әкиятләр, хикәяләр генә укы, ярыймы?

— Ярар!-диде дә малай, сумкасын алды һәм класстан чыгып йөгерде.

Ул бернәрсә дә аңламады: ни өчен ул әкият, хикәя укырга тиеш? Тагын сәгатенә карады да  китапханәгә йөгерде. Берничә минуттан телевизордан шпионнар турында аның яраткан сериалы башлана. Өйләрендә аларның телевизорлары ватылган, шуңа күрә ул фильмны китапханәдә карый иде. Ә аның әнисе анда җыештыручы булып эшли…

 

 

Тактада сүзләрнең тәрҗемәсе языла:

Булмас — не может быть

Ышан – верь

Очрак – случай

Катлаулы – сложный

Ватылган — сломался

 

Сораулар:

  1. Әнисә кем турында яңалык әйтте?
  2. Рамил ничәнче сыйныф укучысы?
  3. Бу яңалыкны Әнисә кемгә сөйләде?
  4. Бу яңалыкка кем ышанды?
  5. Ни өчен Рамилнең китап укуына беркем дә ышанмый?
  6. Ни өчен бу хәбәрне бөтен мәктәп сөйли башлады?
  7. Ә укытучылар бу хәбәргә ышандымы? Ни өчен?
  8. Татар теле укытучысының исеме ничек?
  9. Ул Рамилне укытамы?
  10. Рамил ничәнче класска кадәр китап укымаган?
  11. Бу хәбәрдән соң Рузалия Габдулловна нишләргә уйлады?
  12. Рамилнең сумкасында нәрсәләр бар?
  13. Укытучы Рамилгә нинди киңәш бирә?
  14. Ни өчен Рамил көн саен китапханәгә йөри?
  15. Телевизордан нәрсә бара?
  16. Ә ни өчен малай телевизор карарга китапханәгә йөри, ә өендә карамый?
  17. Рамил турында сезнең фикерегез нинди? Ул нинди укучы?

 

 

Фамилия, исем ____________________________________         класс _____________

 

  1. Рамил китапханә… йөри башлаган.

а) га               б) да              в) гә              г) дә.

  1. Укытучы …   белән сөйләшергә уйлады.

а) беркем             б) үз                 в) аның                г) ул

  1. Бу сүз нинди сорауга җавап бирә?

Әнисә бу яңалыкны дусларына, классташларына  әйтте.

  1. “уйлады” сүзен ничек тәрҗемә итәбез?

 а) играл             б) положил              в) рассказал              г) думал

  1. Нинди сүзләрдә “ә” хәрефе язабыз?

   а) т…л               б) түг…л              в) тел…к              г) кад…р.



Предварительный просмотр:

  1. Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

 _____________________________________________________________________

  1. Әрәмәдәге әрем әче. (э)

 _____________________________________________________________________

  1. Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

 _______________________________________________________________________

  1. Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

 __________________________________________________________________________

  1. Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

 _______________________________________________________________

  1. Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 ___________________________________________________________________________

  1. Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 ____________________________________________________________________________

  1. Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 _____________________________________________________________________________

  1. Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

 _____________________________________________________________________________

  1. Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

 _____________________________________________________________________________

  1. Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 _____________________________________________________________________________

  1. Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 _____________________________________________________________________________

  1. Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 _____________________________________________________________________________

  1. Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

 _____________________________________________________________________________

  1. Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

 _____________________________________________________________________________

  1. Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодоль муниципаль районы

«Карпов В.В. исемендәге лицей»

Методик кулланмалар

Осиново

Эчтәлек:

  1. Методик тема.
  2. Татар телен өйрәнүче укучылар өчен

2.1 5 нче сыйныфлар өчен материал
2.2 6 нчы сыйныфлар өчен материал

2.3 7 нче сыйныфлар өчен материал

  1. Грамматик минимумнар
  2. Рус мәктәбендәге – татар балаларына
  3. Класстан тыш эшләр  һәм инша үрнәкләре.
  4. Дәрес планнары
  1. ФДБС булмаган сыйныфлар
  2. ФДБС нигезләнеп
  1. Мәктәп музее

 

2.1 5 нче сыйныфлар өчен материал

Тәрҗемә итүдә булышлык.  Тема “Исемнең килеш белән төрләнеше”

Килеш исемнәре. Названия падежей.

Килеш кушымчалары.

 Падежные окончания.

Падежные вопросы при переводе

 на русский язык

Имя существительное

 в данном падеже, можно перевести на русский язык,

 используя эти предлоги

Иялек килеше. Притяжательный падеж.

-НЫҢ/-НЕҢ

У КОГО? У ЧЕГО? ЧЬЯ?

У

Юнәлеш килеше. Направительный падеж.

 К простым именам существительным

-ГА/-ГӘ;

-КА/-КӘ; к именам существительным, имеющим притяжательные аффиксы

-НА/-НӘ;

-А/-Ә

КОМУ? ЧЕМУ? КУДА?

НА;  В;  К; КО

Төшем килеше. Винительный падеж.

К простым именам существительным

-НЫ/-НЕ;

к именам существительным, имеющим притяжательные аффиксы

-Н/-ЫН/-ЕН

КОГО? ЧЕГО? ЧТО?

_

Чыгыш килеше. Исходный падеж.

К простым именам существительным

-ДАН/-ДӘН;-ТАН/-ТӘН;-НАН/-НӘН

к именам существительным, имеющим притяжательные аффиксы

-ННАН/-ННӘН

ОТКУДА? ОТ КОГО?  ОТ ЧЕГО?

 У КОГО? ИЗ ЧЕГО? ОТ ЧЕГО?

ОТ; ИЗ; У; СО; С

Урын-вакыт килеше.Место-времённый падеж.

К простым именам существительным

-ДА/-ДӘ;

-ТА/-ТӘ; к именам существительным, имеющим притяжательные аффиксы

-НДА/-НДӘ;

ГДЕ? КОГДА? У КОГО?

НА; В

Түбәндә бирелгән алымнарны теләсә нинди дәрестә кулланып була.Төп максат татар теленнән алган белемнәрне тулыландыру,фәнне тагын да тирәнрәк үзләштерүгә ирешү.Бирелгән алымнар укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерүгә ,фикер йөртү сәләтен камилләштерүгә ярдәм итәр дигән теләктә калам.Актуальләштерү этабы өчен түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин:

Сораулар бирү.

-Сыйныфта ничә укучы бар?

-Ничә кыз,ничә малай?

-Син укучымы,студентмы?

-Син кайда укыйсың?

-Безнең мәктәбебез нинди?

-Бүген көн җылымы?

-Хәзер кайсы ай?

-Тагын кайсы айлар көз айлары?

-Син кайда яшисең?

Игътибарлыкка күнегүләр:

Соңгы сүзне –мы,-ме кушымчасыз әйтү.

-Укучылар кәефләрегез шәпме?

-Шәп.

 -Синең бетергечең  пеналдамы?

-Пеналда.

-Синең көндәлегең ,дәфтәрең бармы?

-Бар.

-Көндәлектә икелеләр бармы?

-Юк.(Бер баланың да икелеләре турында әйтәсе килми.)

Выполни действия и скажи о том ,что ты сделал.

-Дәфтәрне бир.

-Мин дәфтәрне бирәм.

-Китапны ал.

-Китапны алам.

-Дәреслекне ач.

-Мин дәреслекне ачам.

-Сыйныфтан чык.

-Мин сыйныфтан чыгам.

-Дустыңа ярдәм ит.

-Мин дустыма ярдәм итәм.

Ситуатив күнегү.Спроси друга:

А) теплый ли день;

Б) солнечный ли день;

В) играет ли музыка;

Г) идут ли дети в школу.

1.Кирәкле репликаларны куеп,диалогны языгыз:

-Кызым,даруханәгә барып кайт әле.             -......?

-Тамагым авырта, өйдә дару юк.                     -....(согласие)

2.Татарча языгыз:

43 района                                                                                   24 часа

19 городов                                                                                60 минут

365 дней                                                                                    29 дней

Очень холодный день                                                 самая красивая река

Самая длинная ночь                                                   очень теплое утро

Самое глубокое озеро                                               самое чистое море

Самый теплый день                                                    очень глубокая река

Самая интересная книга                                            очень маленькая деревня

Самая высокая гора                                                   очень богатая страна

3.Саннарны сүзләр белән языгыз:

6,122,339,5784                                                                  8,409,765,1234

4 .Сорауларга җавап бирегез:

-Дустым,әтиең (әниең)  кайда  эшли?                                                        -.....

-Ул кем булып эшли?                                                                                   -.....

-Әтиеңнең(әниеңнең) туган көне кайчан?                                               -.....

1.Какие вопросы задашь,  чтобы получить такие ответы?

-….?                       -    Коля бишенче сыйныфта укый.

-….?                          --  Минем китабым, көндәлегем,сумкам  бар.

-… ?                           -Мин  стадионга барам.

2.Как ты скажешь о том ,что:

-Олег не читает, не пишет, не идет, не рисует, не рассказывает, не играет, не сидит, не поёт.

3.Вместо точек напиши нужные окончания.

1) Илдар мәктәп...бара.2)Илдар мәктәп....укый.3)Илдар мәктәп...кайта.4) Алсу белән Ренат урам...чыгалар.5)Алсу белән Ренат урам...уйныйлар.6)Алсу белән Ренат урам...өйгә керәләр.

4.Как скажешь ,что:

1)Это ваша школа.2)Это ваш класс.3) Это ваша учительница.4)Что ты учишься в пятом классе.5)Ты хорошо(плохо,средне)учишься.

5 Напиши кто выполняет эти действия:

.....яшибез           ....яраталар         ...аңлыйм        .....чакыралар        ...йоклый

....кайта               ....ишетәсең         ....алабыз            ...тикшерә        ....уянасың

.....йөри                  ....күрә                   ...бирә        ....онытам                 ...торам

6.Представь ,что эти действия  происходят сейчас.Вставь вместо точек нужные окончания.

Син йөгер...,мин юын...,ул чынаяклар  ю..,мин әбигә булыш...,ул  кибеткә бар...,мин китап укы.....,без кер....,сез эшл(ә)...,ул җырл(а).....,мин соңга кал....., син ашы(к).....

7. Спроси друга,во сколько часов он      :

-встал;                                           -сделал уроки;

-пришел в школу;                           -помогал маме;

- вернулся йз школы;                    -играл на улице. 

Мис..л  чишт…м,

к....негү яздым,

 ук..тучы  с...рады

ш..гырь ятладым,

диктант т....кшерде,

иск...      төшердем,

м...сьәлә чиштем,

ук..чы  җавап бирде

имт..ханга  әз..рләнәбез

комьпютерда  ...шлибез

таблицалар төз...без

әдәби әс..рләргә анализ ясы..быз

видеофильмнар  карыйбыз.

1.Син Татарстанны беләсеңме? Таблицаны тутыр.

Шәһәр

исемнәре

Елга

исемнәре

Милләт исемнәре

Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар

2.Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

3.Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

4.Сообщи другу о том,что:

-Татарстан-республика в составе Российской Федерации;

-Татарстан имеет собственную символику;

-В Татарстане развита машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1.Татарстанның Дәүләт гимнының һәм Дәүләт гербының авторлары кемнңр?

2.”Татарстан Республикасы халыклары телләре”турындагы Закон кайчан кабул ителде?

3.Татарстан Республикасының мәйданы ничә квадрат километр?

4.Республикада ничә милләт вәкиле яши?

5.Татарстан флагының өч төсе нәрсәне аңлата?

1.Син Татарстанны беләсеңме? Таблицаны тутыр.

Шәһәр

исемнәре

Елга

исемнәре

Милләт исемнәре

Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар

2.Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

3.Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

4.Сообщи другу о том,что:

-Татарстан-республика в составе Российской Федерации;

-Татарстан имеет собственную символику;

-В Татарстане развита машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1.Татарстанның Дәүләт гимнының һәм Дәүләт гербының авторлары кемнңр?

2.”Татарстан Республикасы халыклары телләре”турындагы Закон кайчан кабул ителде?

3.Татарстан Республикасының мәйданы ничә квадрат километр?

4.Республикада ничә милләт вәкиле яши?

5.Татарстан флагының өч төсе нәрсәне аңлата?

Тема: Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр

  1. Тәрҗемә ит.

1) Айрат старше меня на год. 2) Сарафан красивее юбки. 3) Айдар - вежливый мальчик. 4) Наш город красивый, чистый. 5) Это платье очень большое. 6) Самый красивый цвет - синий. 7) Самый холодный месяц - январь, а самый теплый - июль.

  1. Сыйфатлар кулланып, кїзге кїн турында хикәя яз.

  1. Ә. Бикчәнтәеваның  “ Тәмле сүз” хикәясен исеңә төшер. Кунак апа ни өчен Гөлкәйгә: “Син тәмсез телле икәнсең”, - диде.

  1. Бу җөмләләрнең кайсылары боеруны (повеление), кайсылары үтенечне (просьба) белдерә? Дәфтәреңә яз.

        Зинһар, ярдәм ит әле! Миңа булыш әле. Көрәк алып чык! Көрәк алып чык әле. Көрәк алып чык әле, зинһар! Кибеткә бар! Кибеткә бар әле! Кибеткә бар әле, зинһар!

  1. Как ты попросишь своих родителей, чтобы они купили тебе футбольный мяч?

  1. Бирелгән схема буенча диалоглар төзе:

а) приглашение - благодарность;

б) приглашение - отказ с благодарностью.

  1. Ә. Бикчәнтәеваның “Телефоннан сөйләшү” әсәрен исеңә төшер. Телефоннан сөййләшүнең нинди кагыйдәләрен беләсең?

  1. “Язгы каникул” хикәясенең эчтәлеген исеңә төшер. Кайсы раслау дөрес? Җөмләләрне дәвам ит.

1) Малайларга күңелле, чөнки ... .

2) Малайларга күңелсез, чөнки ... .

  1. Предложи другу:

- вместе поиграть;

- вместе покататься на лыжах;

- вместе сходить в гости.

10. Спроси друга:

- хочет ли он играть с тобой;

- хочет ли он покататься на лыжах;

- хочет ли он вместе с тобой сходить в гости.

Тема: Бергә эшлә, бергә аша

1. Вместо многоточий вставь нужные окончания.

1) Мин әни... савыт-саба юар... булыш... .

2) Мин әти... машина юар... ярдәм ит...

2. Вместо многоточий вставь подходящие слова и словосочетания.

Мин ...гә ... ... булышам.

Мин ...га ... ... булышам.

Мин ...кә ... ... ярдәм итәм.

Мин ... ка ... ... ярдәм итәм.

3. Попроси друга помочь тебе:

- готовить уроки;

- гладить белье;

- решить примеры.

4. Ты покупаешь в аптеке лекарства. Тебя спрашивают для кого эти лекарства. Как ты ответишь, если они: для мамы, для папы, для бабушки, для себя, для сестренки, для друга?

5. Как ты понимаешь эту пословицу?

«Яхшы кеше эштә беленер.”

6. Как скажешь, если помогаешь маме:

- чистить картошку;

- покупать продукты;

- убирать комнату;

- гладить белье;

- накрывать на стол;

- ухаживать за сестренкой.

7. Переведи.

1) Я хочу хорошо учиться. 2) Ты хочешь стать летчиком? 3) Он хочет петь на концерте. 4) Мы хотим идти в лес. 5) Вы хотите играть в хоккей. 6) Они хотят поехать в Москву.

8. Как ты скажешь об этом, если:

1) ты не хочешь идти в кино, а хочешь идти в бассейн;

2) твоя сестра предлагает подарить маме на день рождения открытку, а тебе хочется подарить цветы.

9. Напиши, какие пословицы ты знаешь о труде.

Тема: Минем туган көнем

  1. Саннарны сүзләр белән әйт.

1, 11, 111, 1111; 5, 55, 555, 5555; 1999, 2001, 2002, 3002.

  1. Тәрҗемә ит.

15 яблок, 12 книг, 10 тетрадей, 2 кг апельсинов, 5 кг муки, 16 учеников, 8 девочек, 9 мальчиков.

  1. Сүзтезмәләр яса һәм тәрҗемә ит. Алар белән җөмләләр төзе.

хочу                                                      пригласить

надо                                                      идти

можно                                         купить

должен                                         помочь  

  1. Тәрҗемә ит.

Өстәл өсте чиста. Өстәл өстенә чәчәк куйдым. Өстәл өстеннән төш. Өстәл өстендә хат ята.

  1. Напиши приглашение на день рождения.

  1. Научи сестренку накрывать на стол. Дай ей советы.

  1. Как ты скажешь о том, если помогаешь маме:

- варить суп;

- выпекать торт;

- делать салат;

- выпекать печенье.

  1. Скажи о том, что на день рождения можно:

1) испечь пироги, бэлиш, чакчак, перемячи, губадию;

2) пригласить подругу, друзей, одноклассников.

  1. Как скажешь о том, что:

- ты не хочешь пить чай, потому что спешишь;

- ты не хочешь есть (кушать), потому что сыт;

- все было вкусно, спасибо.

  1. “Табын янындаң хикәясенең эчтәлеген исеңә төшер. Син Сашага нинди киңәшләр бирер идең?

  1.  Син бу мәкальне ничек аңлыйсың? Мәкальнең эчтәлегенә карата кечкенә хикәя яз.

* Әдәп төбе - матур гадәт

Тема: Яхшы уку җиңелме?

  1. Җөмләләрне төгәллә.

Каләм белән ... .                         Чүпрәк белән ... .

Линейка белән ... .                        Буяу белән ... .

Акбур белән ... .                         Бетергеч белән ... .

  1. Сүзләрнең антонимнарын тап.

әдәпле -                                        тырыш -

ихтирамлы -                                 эшчән -

тәрбияле -                                 начар -

  1. Тыныш билгеләрен исеңә төшер, аларны кулланып, җөмләләр төзе.

, —                         ? —

. —                         !

  1. Яхшы уку өчен нинди кагыйдәләр өстәргә кирәк? Дәфтәреңә яз.

  1. Скажи другу о том, что надо:

- не пачкать книгу;

- не сгибать уголки книги;

- не трогать книгу грязными руками.

  1. Узнай у друга, какую отметку сегодня он получил.

  1. Сообщи маме, что Костя во второй четверти стал отличником.

  1. Х. Шабановның “Китап” шигырен исеңә төшер. Китапны саклап тоту турында нинди киңәшләр бирер идең?

Тема: Минем дустым бар

  1. Сүзләрнең тәрҗемәсен тап, алар белән җөмлә төзе.

Внимательный, справедливый, отзывчивый, честный.

  1. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

1) Завтра я обязательно пойду купаться. 2) Я обязательно вымою полы. 3) Наташа польет цветы. 4) Саша будет убирать постель. 5) Света обязательно будет петь на концерте.

  1. Түбәндәге бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзе.

Янында, астында, өстендә, аркылы.

  1. Как скажешь о том, что:

- у тебя есть друг;

- он к тебе внимателен;

- ты его ждешь;

- тебе с ним интересно;

- он с тобой вместе играет, готовит уроки, ходит в школу.

  1. Посоветуй другу:

а) не бросать мусор на пол;

б) быть внимательным на уроке;

в) не опаздывать на урок.

  1. Как ты скажешь о том, что возможно завтра:

- ты сходишь в гости, в библиотеку, к друзьям;

- вы поедете в деревню, в спортивный лагерь;

- он приготовит завтрак, ужин, обед;

- ты напишешь письмо бабушке.

  1. Попроси разрешения у учительницы:

- выйти из класса;

- пойти на спортивные соревнования;

- сходить в медпункт.

  1. Спроси друга о том, разрешила ли ему мама:

- пойти в гости к подруге;

- сходить на рыбалку;

- пойти с друзьями на дискотеку;

- дать другу краски.

  1. “Зәңгәр яфраклар” хикәясен исеңә төшер. Катя чын дусмы? Чын дус нинди була?

  1. Синең дустың бармы? Ул нинди? Сез бергә нишлисез? Дәфтәреңә яз.

Тема: Дєрт аяклы дусларыбыз

  1. Дөрес тәрҗемәне тап.

Мохнатый                                 Глаза сверкают

1) Усал                                 1) Күзләре матур

2) Зур                                         2) Күзләре зур

3) Йонлач                                 3) Күзләре ут яна

  1. Синең этең ничек шатлана? Җөмләләрне язып бетер.

Аның күзләре ... , койрыгын ... . Ул минем янда ... , шатланып ... .

  1. Син этнең нинди матур гадәтләрен беләсең? Алар сиңа ошыймы?
  2. Җөмләләрдән исемнәрне тап, килешләрен билгелә.

Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Мин этемне бик яратам. Ул башка малайларны яратмый, мине генә ярата. Мин этемә ашарга бирәм, этемне уйнарга алып чыгам. Минем этем - ишегалдыбызда иң матур эт.

  1. Овчарка, балонка, колли токымындагы этләрне сурәтлә. Аларның нинди гадәтләрен беләсең?

  1. Х. Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясенең эчтәлеген исеңә төшер. Карабайның нинди матур гадәтләре бар?

 

Тема: Без спорт яратабыз

  1. Скажем, ты с друзьями катаешься на санках.

1) Попроси, чтобы тебе дали санки.

2) Предложи свои санки другу.

3) Похвали новые санки друга.

  1. Допустим, ты хочешь узнать, каким видом спорта занимается твой друг. Как спросишь:

- нравиться ли ему спорт;

- какой вид спорта он любит;

- ходит ли он в спортивный кружок.

  1. Скажем, твои друзья пришли на прием к врачу. У Кости кашель, у Коли болит зуб, у Саши болит горло, а у Антона опух палец. Кто к какому врачу пойдет на прием?

  1. Посоветуй другу заняться спортом и посещать спортивные кружки.

  1. Предложи своему другу пойти на стадион.

  1. На соревнованиях твой друг занял первое место. Какой комплимент ты ему скажешь?

  1. Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга, скажи ему, что сегодня хорошая погода.

  1. Вы катаетесь на лыжах. А твой друг почему-то не катается. Спроси, почему он не катается.

  1. “Табибта” темасына диалог төзе.

Тема: Туган ягым - Татарстан

  1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын тап.

бай - ...                                 салкын - ...

зур - ...                                 биек - ...

калын - ...                                     усал - ...

күп - ...                                 кыш - ...

  1. Күпнокталар урынына сораулар куй.

- ...

- Без Татарстанда яшибез.

- ...

- Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт халыклары яши.

- ...

- Алар үзара дус һәм тату яшиләр.

- ...

- Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.

  1. Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

  1. Бу раслауларның кайсылары дөрес.

1) Татарстан аркылы Идел, Днепр, Кама, Вятка, Агыйдел, Ык елгалары ага.

Татарстан аркылы Идел, Вятка, Чулман, Агыйдел, Ык елгалары ага.

2) Идел Татарстан аркылы 180 чакрым ага.

Идел Татарстан аркылы 50 чакырым ага.

3) Каманың борынгы исеме - Чулман.

Каманың борынгы исеме - Нократ.

4) Казан шәһәре Чулман ярында урнашкан.

Яр Чаллы шәһәре Чулман ярында урнашкан.

 

  1. Җөмләләрдәге хаталарны төзәт.

1) Татартсан флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.

2) Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән.

3) Татарстан флагында ак төс - өмет, яшел төс - яңарыш, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе.

4) Барс - көчле, җитез, кечкенә җанвар. Ул читлектә яши.

  1. Как скажешь в следующих ситуациях?

1) Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убеди ее, что на празднике будет весело.

2) К тебе пришли сборщики подарков. Как ты их встретишь и что предложешь?

3) Предложи другу участвовать в национальной борьбе.

4) Из Турции приехали гости. Они не знают, что это за праздник Сабантуй. Объясни им.

  1. Син Татарстанны беләсеңме? Таблицаны тутыр.

Шәһәр

исемнәре

Елга

исемнәре

Милләт исемнәре

Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар

1.Кирәкле кушмчаларны куеп яз:

Минем бүлә(к)... ,  кита(п)                      Безнең ...

Синең  ..                                                     Сезнең   ...

Аның...                                                        Аларның...

2.Үрнәк буенча төрләндер:

Үрнәк:Тор-торам-тордым-торган-тор-торма

Сүзләр:әйт,чык,кер,булыш

1.Кирәкле кушымчаларны куеп яз:

Минем акча... ,мәктә(п)             Безнең...

Синең...                                          Сезнең...

Аның...                                            Аларның...

2.Җөмләләрне дәвам итегез:

Мин өйне...         Әни кер..                Апа тузан...                     Әти   чүп...                              Сеңлем  ботка...    Әбием розалар....       Алсу матур...      Дустым урын...

1.Кушымчаларны куеп яз,3-4 җөмлә уйлап яз:

Минем  авыл... ,туган көн...     Безнең....

Синең ...                                       Сезнең...

Аның...                                          Аларның...

2.Билгеле һәм билгесез үткән заманда фигыльләрне  төрләндер:

Мин  яздым,язганмын    Без....

Син...                                    Сез....

Ул...                                       Алар....

1.)   -Сезнең бүген ничә дәрес?

-......

-Беренче дәрес нинди?

-......

-Ә икенче дәрес?

-....

-Син дәрескә әзерме?

-....

-Математикадан ике мәсьәләне дә чиштеңме?

-......

2)-Дустым,татар теленнән өй эше ничәнче күнегү иде?

-...

-Математикадан мисалларны чишәргә  булыш әле.

-....

-Әдәбияттан шигырь ятладыңмы?

-....

2.2 6 нчы сыйныфлар өчен материал

Ситуатив күнегүләр.

-если ты опоздал как ты спросишь разрешения войти.

-если тебе нужно выйти из класса что ты скажешь.

-как ты скажешь ,что пришел записаться в библиотеку.

-к тебе пришел твой друг.Как пригласишь его войти?какие слова скажешь?

-как скажешь  в библиотеке что хочешь взять книгу загадок.

-как скажешь ,что любишь стихи Мусы Джалиля.

Закончи предложения:

-Мин алтынчы сыйныфта......

Мин алты ел татар телен .....

Мин татарча яхшы ....

Мин татарча җырлар,шигырьләр ......

Добавьте прилагательные в предложениях.

Такта ....  төстә.Чәчәк .... төстә.Кәгазь ..... төстә.Чирәм ....төстә.Болытлар .....төстә.Алма.... төстә.

Измените прилагательные в превосходной степени.

Ак,кара,зәңгәр,яшел,сары,кызыл.

Поставьте  прилагательные в сравнительную степень.

Кара,сары,озын,кыска,ак,яшел,кызыл,ал.

Спроси друга:

-помогает ли он (а) маме;

-что он (а) делает дома;

-моет ли он (а)  машину;

-умеет ли он (а ) заправлять постель?

Как скажешь что ты:

-вытираешь пыль;

-выносишь мусор;

-моешь пол;

-моешь машину;

-подметаешь пол;

-вытираешь пыль;

-гладишь белье;

-поливаешь цветы?  

Составить диалог »Домашние дела»

Кабатлау. Повторение ранее изученных структур.

-Как сказать в школе?

Ученик:

-Мәктәптә. Кайда?  Где?-урын-вакыт килеше(-да//-дә,-та//-тә)

-“В школу”  будет мәктәпкә.Кая?куда?Юнәлеш килеше.Затренировать 4 способа перевода:

1)Во что-то(жест),

2)на что-то(жест),

3)к чему –то(движение)

4)указанием -кому?

Выроботка понимания на слух.

Учитель:лес-в лес- в лесу

Ученик: урман – урманга - урманда

Слова: Казань -  в Казань - в Казани;

Урок - на урок - на уроке

Дом – домой - в доме

Сад - в сад -в саду

Библиотека - в библиотеку - в  библиотеке

Юра - Юре - у Юры.          и т. Д

Бишәр мисал әйтегез( языгыз)

Йорт хайваннары.                                                     Кыргый хайваннар.

Татарча языгыз:                                      

1)Я играю.Ты работаешь.Он повторяет.Мы слушаем.Вы рассказываете.Они думают.

2)Книжный магазин.Трамвайная остановка.Сельский клуб.Обувная фабрика.Сахарный завод.Спортивная школа.Городская улица.Продуктовый магазин.

Хаталарны төзәт

Минем апа зәп-зәңгәр күлмәк бар.

Аның чәчә.(ее волосы). Сөйләшебез. Ипи измәдә.Тегермәнге.Ул да мине сагынам.(она тоже скучает по мне).Бармасың(пусть не идет.)Минем исемә дустым Катя. Мәктәпте.Без уйныйм.Эче(пьёт).Төзәтә-төзәми.Эшчен.Әни алдың.Минем күлмәге.Үсе.(растёт)Салкин.Якшы.Аның  юбка.

1.Татарча языгыз

Урок математики                                                 книга  Артура

Стол учителя                                                             школьная библиотека

Школьный сад                                                         самостоятельная работа

Классная комната                                                 детский  рассказ

2.Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз:

Укучылар,эшләделәр,дәресендә,язма эш,татар теле.

Мин ,шигырен ,яттан,”Туган тел” ,өйрәнәм.

Укытучы ,яңа,аңлата,балаларга,тема.

Алсу,икедә,кайтты,сәгать,мәктәптән.

3.Җәяләр эчендәге сүзләрне тиешле килешләрдә кулланып языгыз:

Без(мәктәп) чит телләр өйрәнәбез.

Алар (гимназия)  укыйлар.

Ул дуслары белән (урам) чыкты.

Мин җәен (авыл) кайтам.

Без (елга) су коенабыз.

Ул( яшелчәләр) су сибә.

Мин (бүлмә) кердем.

Без 5 нче(сыйныф)  укыйбыз.

4.Сүзләрне төрле килешләрдә кулланып җөмләләр языгыз:        

ДӘРЕС,УКУЧЫ

6 сыйныф Кабатлау

1.Найдите подходящее продолжение к предложениям:

1)Вакытым булса,....

2)Спорт белән шөгыльләнсәң,....

3)Компьютер уенннары күп уйнасаң,....

4)Бу  дәреслекне күрсәгез,....

5)Оля уйнарга чыкса,....

6)Башлый белсәң,....

(бергә таудан шуачакбыз,  күзләрең авыртачак,  шугалакка барырмын, сәламәт буласаң,  миңа да алыгыз,  бетерә дә бел)

2.Скажи о том,что ты любишь делать дома(инфинитив + яратам)

Тема:Мин –булышчы.     5 предложений.

Например: Мин  гөлләргә су сибәргә яратам.

3.Как скажете о том ,что

-его сестра учится в 10 классе;

-его брат ходит на спортивный кружок;

-если он займет первое место на районной олимпиаде поедет в республиканскую;

-У него чистые учебные принадлежности;

-вы надели красивое платье(рубашку)

-вы после уроков втроём идете в библиотеку.

Дөрес кушымчаны сайлап яз.

Минем   ту(п)  .......             -ем,-  м,       -ым,   -сы,-  Ы,    -ың ,-   -е ,--ыгыз,   -быз,  - лары,  -гез

Синең    көндәле(к).....      - ем,-  м, -ең,      -ым,   -сы,-  Ы,    -ың ,-   -е ,--ыгыз,   -быз,  - лары,  

Аның     апа.....                          –ым, -ең, -сы,  -се,  -ыбыз,-ыгыз

Безнең    машина....                –ыгыз,-ыбыз,-быз,-  без

Сезнең      өстәл.....              –быз,-без,-ыгыз,-ебез,-лары,-ы,-е,-егез

Аларның     бирем......        –ым,-м,-лары,-нәре,-нары,-ләре

1.Тәрҗемә итегез,нокталар урынына хәрефләр куегыз.

Боры...гы,  г...лим, к..рчак  театры,  290 кв. километрдан арт...к,290 кв.километрдан   к..м,боры..гы шәһәрләрнең берс....,Җи...ел промышленность,машина  җитештер.....,су     юл....   белән,тим...р  юл   белән,Г.Камал исеменд...ге татар т...атры,Качалов исеменд...ге рус т....атры.

2.Язып бетерегез:Казан....  Чаллы...   кадәр,Буа....   Әлмәт....   кадәр,Чистай..... Актаныш....   кадәр, Алабуга......    Уфа....   кадәр,    Мәскәү.....  Азнакай...    кадәр

3.Сделай по образцу. Время глагола напиши над словом. Выдели окончания времени в квадрат. Образец: Бар-бара (бармый)-барды(бармады)-барган(бармаган).

Слова : яз(пиши),оныт(забывай),кайт(вернись) җыештыр(уберись),ю(вымой)

Переведи данные слова. Запишите их  во множественном числе.

Сорау, җавап, хата, билге, күнегү, иҗек, җөмлә,басым,ия,хәбәр

2. Закончи предложения:

-Мин җиденче  сыйныфта......

Мин җиде  ел татар телен .....

Мин татарча яхшы ....

Мин татарча җырлар,шигырьләр ......

3.Напиши правильно окончания  принадлежности,раскройте скобки:

 Минем мәктә(п)....

Синең каләм....

Аның машина....

Безнең  урам....

Сезнең  шәһәр....

Аларның бүлмә....

3.Добавьте правильно окончания определенного будущего времени(билгеле киләчәк заман).Составьте 3-4 предложения.

Бел.....                                         Чы(к)....

Эшлә....                                       бул...

Укы....                                          бас....

Бир....                                           җырла....

4.Ответьте на вопросы утвердительно:

-Сезгә көз ошыймы?

-Көз җиткәч кошлар җылы якларга китәләрме?

--Сез көз көне бакчада бәрәңге җыясызмы?

-Көзге Сөмбелә бәйрәме турында беләсезме?

 1.Составьте словосочетания

Чыгыш                             бина

Атаклы                           ясый

Матур                            спектакль

Күл буенда                   сәхнәсендә

Мәктәп                        шагыйрь              

Танылган                    сәхнәсендә

1.Закончите предложения:

А)Безгә Англиядән кунаклар     ......

Б)Без инглизчә җырлар        ........

В)Атна буе мәктәптә инглиз теле  .....

Г)Без татар җырларын  .....

2.Укажите слова отвечающие на вопрос нинди?

Чыгыш ясый,театр,соңгы,беренче,танылган,шагыйрь,атаклы,танылган

3.Задайте вопросы к предложениям:

Шагыйрь сәхнәдә  чыгыш ясый.

Танылган җырчы бик матур җырлый.

Мәктәп сәхнәсендә соңгы әсәрне уйныйлар.

4.Как  спросить,когда у него(у неё,у мамы и т.д.) что –то болит?

Как ответить    что  у меня болит голова(горло,ухо,зуб и т.д.)

   2.3 7 нче сыйныфлар өчен материал

2 яшьлек Диана кайсыдыр хәрефләрне  бутый. Аның сөйләмен төзәтсәң ничек булыр икән?

-Син,дәү әни,бик матул кыз,

Ашамыйча утылма.

Тәти кыз буласың килсә

Алай тәлтипсез булма.

Ашасаң , бик зул үсәлсең,

Бик күп нәлсә белелсең.

Сүз тыңласаң, минем белән

Бакчага да йөлелсең.

Яле, ашап бетер әле,

Ату ашал  шүләле.(“Кайнар аш”Флёра Тархановадан.)

Син кечкенә чагыңда  бөтен хәрефләрне дөрес әйтә идеңме? Кайсы сүзләрне әйтергә авыр иде?

“Яңгыр” нинди була?Мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлар языгыз.

(көчле,көчсез,җылы,салкын, җилле,вакытлы,вакытсыз,кирәкле,кирәксез)

Тәрҗемә итегез:

Зимняя игра, летний дождь, вечерняя сказка, осенний лес, весеннее небо, ночной холод, утренняя передача, зеленная поляна, красная земляника, государственный флаг,

Глубокий пруд, редкий кустарник, полезная трава, зеленый луг,  чистый родник, голубое озеро, удобное место.

Сыйфатлар яса.

Көн нинди?

Сүзләр  : хәер,күңел,нур,җыр.Һәр сүздән соң көттерү паузасы ясарга кирәк.Балалар сүзләрне үзләре әйтеп бетерсеннәр.

Игътибарлылыкка  яңа,матур   сүзләрен  әйтергә була.

 Дәрестә вакыт калса:Укучылар,дәреслекләрдә хаталар китергә мөмкинме?

-Әйе.

-9 нчы күнегүдән хатаны табыгыз.(Кара әле  урынына карале дип язылган).Бу күренешне тел белемендә Элизия  дип атыйлар.Башка  мисаллар китерү.Бара алмыйм-баралмыйм.Бер сүз сузык авазга бетсә,  икенче сүз шул аваздан башланса  сузык авазлар бер аваз булып әйтелә,ләкин бу язылышта күрсәтелми.

Как скажете о том , что:

-у  вас новый  учитель по английскому языку;

-вы взяли новые учебники;

-ваш кабинет на 3 этаже;

-летом вы читали  рассказы, стихи;

-школа учит активно жить, работать;

-каждый человек бывает  талантливый.

Напиши антонимы, переведите. Скажите несколько предложений с этими словами.

Яңгырлы -                                               керде-

Җилле-                                                   килде-

Болытлы   -                                           алды-

Нурлы-                                                   утырды-

Күңелле -                                              көлде-

Проспрягайте глагол в условном наклонении:

Мин бул...           ,  кер......                                                       Без бул....,  кер....

Син  бул...            ,кер.....                                                        Сез бул....., кер...

Ул бул...               , кер....                                                        Алар  бул..., кер...

Переведите: 1)Если они будут на концерте, скажите им привет.

2)Если будет холодно, я тепло оденусь.

3)Если на празднике будет дождливый день,будет грустно.

4)Если дети поиграют ,они хорошо покушают.

1.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куй, җөмләләрне дәфтәреңә яз.

1) Яз к...не   кар    ...ри, б...з китә, түбәдән тамч...   т...ма.

2) Яз көн... көн...әр  оз..н,  т...н...әр     кыска була.

 3) Яз көн...   җ...лы   яклардан   к...шлар кайта.

 4) Яз  к...н...    таб...гать уяна.

2.Бирелгән схема буенча диалог төзе.

а) вопрос                         ответ                б) вопрос                     ответ

   предложение                 согласие.                 вопрос                  ответ.

Тема 6 класс “Татарстан-дуслык иле”

3.Как бы изменились аффиксы этих глаголов, если бы действия не происходили?

Йөртәләр,ага, кушыла,җитә,санала,яңгыр ява,үсә

4.Сүзләрнең антоним парларын яз.

     матур - ...                         ап-ак - ...

    тиз - ...                               кеше хәленә керә белүчән - ...

    җылы - ...                         яңа - ...

    эшчән - ...                         кечкенә - ...

    тупас-....                                      көчле-...

Шигыр белән эш.

Самолет рулен тотсаң да,

Тракторлар йөртсәң дә ,

Мәктәпләр,йортлар салсаң да,

Корычлар эретсәң дә,

Синең һәрбер уңышында

Аның да өлеше бар.

Хәзерлиләр чөнки шуңа

Сине укытучылар.

Хөрмәтләп искә алырсың

Син аны киләчәктә.

Димәк ,хөрмәтлә хәзер дә-

Укыганда мәктәптә.

1)Шигырне бергәләп уку.

2)Шигырне сәнгатле уку.

Яңа сүзләрне үзләштерү.Корыч-сталь,өлеш-доля,уңыш-успех

Әңгәмә:

-Шигыр кем турында?

-Кем ул укытучы?

-Тиздән нинди бәйрәм якынлаша?

Җөмләләрне язып бетерегез:

Айсылу дәрескә вакытында ....

Ул укытучы сөйләгәнне  игътибар белән ... Айсылу дәфтәргә матур итеп күнегүне ...Өйгә бирелгән  эшләрне дә ул намус  белән .... Айсылу  мәктәптән  гел яхшы билгеләр генә ...      Шуңа күрә укытучы аны ....

Сүзләр:  язып куя,эшләп  куя,  тыңлап утыра, мактап тора, алып кайта,әзерләнеп килә

1.Нокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз.

Минем туган ягым-....... .Татарстанда  ....шәһәрләр,....авыллар,поселоклар бик .....   .Татарстан-    ...        һәм   ....   республика.Татарстанда татарлар,руслар,чувашлар,марилар,башкортлар һәм башка  ..... яши.Бу милләтләр   ....  һәм   тату  яшиләр.Татарстанда мке дәүләт  ...  бар: ...    теле һәм   ....   теле.

2.Бу елгаларның исемнәрен татарча яз:

Волга - …,Белая-…,Ик-…,Кама-…,Вятка-…., Свияга -….. .

3.Как скажете о том ,что вы

-любите свой родной край;

-У вас в Татарстане много друзей;

-В вашем классе учатся русские, татары, чуваши;

-Вы знаете несколько национальных праздников;

-Вам нравится поселок в котором вы живете.

4.Допиши нужные реплики:

-….?

-Без Татарстанда яшибез.

-….?

-Татарстанда татарлар,руслар,башкортлар  һәм башка милләт кешеләре яши.

-....?

-Алар дус һәм тату яшиләр.

-....?

-Без татар телен һәм рус телен өйрәнәбез.

1.Допишите глаголы:

Дәрес   ......,китап .....,имтихан ......,мәсьәлә  .....,кер .....,рәсем .......,шигырь ….., хикәя ……

2.Дополните предложения:

1.Безне күргәч,   ....

2.Дәрес әзерләгәнче, .....

3.Диктант язып....

4.Алсу китап укый-укый, .....

3.Переведите:

1.В этой сумке есть учебники и тетради.

2.Они новые ,чистые.

3.Я готов к новому учебному году.

4.Как изменятся глаголы, если эти действия не происходили:

Көттем,уяндым,тордым,ясадым,юындым,ашадым,кидем,алдым,

бирәчәкләр,керәчәк.

1.Добавьте нужные окончания:

Минем йорт...                            Минем исем....

Синең  баш....                            Синең күзләр....

Аның апа....                                Аның пенал...

2.Добавьте к каждому существительному прилагательное.

Апа, яшьләр ,малайлар,вакыт,гадәт,яхшылык

3.Выберите глаголы с окончаниями прошедшего определенного времени.

Ял итте, арый, биеде, ялгыш баса,бара,күрсәтте,уйный,күңел ача,

кул чапты,йөри,килешәм ,уйлады.

4.К следующим предложениям составьте вопросы.

А)Циркта  бик күңелле булды.

Б)Оля диктантны хатасыз язган.

В)Телевизордан кызыклы тапшырулар күп була.

Кайсы җөмләләр белән килешәсез?  (148 бит 4 нче күнегү)

1)Татарстан-бай республика.

2)Татарстанда зур шәһәрләр юк.

3)Татарстан территориясе зур.

4)Татарстан 67,8 мең кв.метр мәйданны алып тора.

5)Республикада уртача континенталь климат.

6) Татарстанда иң эссе ай- август.

7)Татарстанда файдалы казылмалар күп түгел.

8)Татарстанда берничә милләт кенә яши.

9)Татарстанда бик салкын климат.

10)Татарстан Башкорстан,Чувашия Марий Эль ,Удмуртия белән чикләшә.

11)Татарстанда иң зур табигый байлык- шифалы су.

Кайсы җөмләләр белән килешәсез? Үз-үзегезне тикшерегез.

1)Сара Садыйкова 1906 нчы елда туган.

2) Сара Садыйкова Яр Чаллыда туган.

3)Сара Садыйкова Казан консерваториясен уңышлы тәмамлый.

4)Ул театрда эшләми.

5) Сара Садыйкова -Татарстанның халык артисты.

6)Ул профессиональ  композитор. 400 гә якын җыр,спектакльләргә музыка язган.

7) Сара Садыйкованың җырларын халык бик яратып җырлый.

8) Казанның иң зур концерт залы Сара Садыйкова исемен йөртә.

9)Ул яшь җырчыларның остазы,ярдәмчесе иде.

10)  Сара Садыйкова 1986 нчы елда вафат булган.

1.Переведите:

Сәнгать училищесын тәмамлый

Пейзаж  остасы

Табигатьне күзәтә

Халык рәссамы

Күргәзмәләрдә катнаша

Сугыш вакытында

Дәүләт премияләре-

Танылган шәхес-

Халык иҗаты

Халык иҗаты әсәрләре

2.Переведите

Давайте пойдем на концерт.

Давайте послушаем музыку.

Давайте пойдем на выставку.

Давайте  посмотрим спектакль.

3.Ответьте на вопросы.

Сара  Садыйкова  ничәнче  елда   һәм кайда туган?

Ул кем: рәссаммы композитормы?

Илһам Шакиров  Сарман районы Яңа Бүләк

авылында  дөньяга килгәнме?

Ул Татарстанның һәм Россиянең халык артистымы?

Хәзер ул кайда яши?

Ирек Мөхәммәдиев –балет биючесеме?

Ул  Мәскәүдәге Зур театрда  төп партияләрне башкарамы?

Хәзер ул сәхнәдә үз эшен дәвам итәме?Кайда яши?

.

7нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре.

  1. Сообщи о том:
  • что тебе хочется пить; (эч)
  • что тебе хочется спать; (йокла)
  • узнай у одноклассника, куда он хочет пойти?
  1. Выбери глаголы, в которых в прошедшем времени прибавляются окончания  -ды/-де

Сакла, пычрат, агула, яса, кайгырт, үс, чыгар, җый, көрәш.

  1. Выпишите слова, отвечающие на вопрос  нишләгән?

Пычрата, саклаган, агулаган, кайгырта, тоткан, үсә, чыккан, үткән, җыя, ага, җибәрә, ясалган.

  1. Напишите глаголы, добавляя к каждому из них подходящие местоимения: мин, син, ул, сез.

Көрәшәм, пычратасыз, барабыз, җыясыз, сакламыйсың, кулланмыйм, ачуланмыйсың, ял итәсез, тели.

  1. Образуйте тремя способами глаголы желательного наклонения.

Тырыш, ял ит, кил.

7 сыйныф өчен биремнәр.

  1.  Төшеп калган хәрефләрне куеп яз.

Г...ди, кагыйд...ләр, кайб...р, өлк...н, игътиб...р, к...н...г...ть, г...еп.

       2.   Тәрҗемә ит.

1).танышу кагыйдәләре-                                           юл йөрү кагыйдәләре-

Әдәп кагыйдәләре-                                                    исәнләшү кагыйдәләре-

  1. Җөмләләрне тәрҗемә ит.

1).Он часто обижается.  По-моему, это плохая привычка.

2).Мы с друзьями встречаемся часто и весело проводим время.

3). С воспитанными людьми легко общаться, потому что они умеют внимательно слушать.

4). Умение интересно рассказывать –это тоже талант.

4. Посоветуй другу:

- при разговоре держать себя свободно;

- при беседе не перебивать собеседника;

-внимательно слушать собеседника.

5. Предложи другу:

- вместе готовить уроки;

- вместе сходить в лес;

- вместе поработать на даче.

7 сыйныф өчен еллык контроль эше

   1.Тәрҗемә итегез.

Виляет хвостом –                                                                      

Крутится возле хозяина

Радостно прыгает-

Глаза горят

Радостно лает

Ждет хозяина  –      

                             2. Тәрҗемә итегез.

Тәпиен биреп, исәнләшә –

Мәктәптән каршы ала–

Шатланып, койрыгын болгый–

Бияләйне салдыра. –

Сумканы алып бара –

Туп белән уйнарга ярата –

Арт аягында басып тора-  

                          3. Как скажете, что:

- Ваша собака умная;

- Собака друга умеет здороваться        

- Вы часто гуляете с собакой                    

- Собака Рустама длинноухая                    

- Друг очень любит свою собаку             

Спроси у одноклассника :

- Есть ли у него собака?                              

- Какая кличка у собаки?                            

- Какая собака?      

                         4. Хикәя төзегез  “Татарстан –минем республикам”.

                         5. Эшчән, саран, һәрвакыт, ел фасылы. Составить предложения.                        

                              

8 сыйныф

Сыйфат –фигыльне табыгыз:

1.Бакчада Әхмәт утырган эскәмиядә бабай утыра.

2.Газетага төрелгән чәчәкләрне аның кулыннан җиргә төшеп китте.

3.Әхмәт күзләрен сөртә-сөртә :”Моннан соң кеше әйберенә тимәм”,-диде.

3.Әйткән сүзләреңне тотсаң,сине гафу итеп була.

4.Бу өзелгән чәчәкләр яңадан үсмәс.

5.Шиңгән розалар түтәл өстендә ятып калдылар.

6.Шахмат тактасы тоткан абый читтәрәк тора.

7.Абыйның күзләре кибеп баручы күлгә охшаган иде.

8.Күрмичә уйный торган бу кешегә Илгизнең җиңеләсе килмәде.

9.Абый шул ладья торган урынга үрелде.

10.Кырыйга килеп баскан Зөлфия:”Әсез элек күрә идегезме?”,-дип сорады 

Һөнәрләр.

Дөньяда бик күп һөнәрләр бар:журналист,архитектор,төзүче,укытучы,

табиб,тәрбияче,сатучы һәм башкалар.Алар барысы да бик кирәкле.

Маша:”Миңа бик күп һөнәрләр ошый.Хастаханәгә барсам –табиб,күргәзмә залына барсам-рәссам,матур өйләр күрсәм-төзүче,туристларны күрсәм-тәрҗемәче буласым килә”.

Олег:”Мин кечкенә вакытта авырдым,хастаханәдә яттым.

Мине дәвалаучы табиб кешелекле,игътибарлы булды.Ул яхшы дәвалады.Минем табиб буласым килә.Табиб булыр өчен мин мәктәптә тырышып укыйм.Химия һәм биология фәннәрен тырышып өйрәнәм.”

Лена:”Мин сәнгать мәктәбендә укыйм,рәсемнәр ясарга яратам.Әнием әйтә:

” Рәссам яки дизайнер булырсың “,-ди.

Влад:”Хәзер телләр белү бик кирәк.Мин инглиз,татар ,рус телләрен тырышып өйрәнәм.Педагогия институтынының  чит телләр факультетында укыйсым ,туган шәһәремдә  эшлисем килә.”

Катя :”Минем тегүче буласым килә.Мин матур  блузкалар,күлмәкләр , итәкләр тегеп киям.Бу һөнәр безгә бик таныш,чөнки безне мәктәптә тегәргә өйрәтәләр.Минемчә, бу һөнәр бик кирәк.Хәзер эшсезлек заманы.Югары белемле кешеләр эшсез өйдә утыралар,ә мин  эш табармын дип уйлыйм.Кешеләр бит матур киенергә бик яраталар.”

Укытучы:Карьера ясау өчен яхшы һөнәр алу  гына җитми.Аның өчен теләк,һөнәри осталык,сәләт,сәламәтлек,кешеләр белән аралашу осталыгы кирәк.Минемчә иң мөһиме:сайлаган эш күңелеңә ятарга тиеш.Һөнәр сайлаганда булачак эшнең кызыклы,  кирәкле  булуына игътибар итәргә кирәк.

Яңа сүзләр:Күргәзмә –выставка,дәвалаучы-лечащий,тегүче-швея,эшсезлек-безработица, югары белемле- с высшим  образованием,осталык-мастерство,

Сәләт-талант,способность, сайлаган эш –выбранная профессия,күңелеңә ятарга-быть по душе.

1.Син нинди һөнәрләр беләсең?

2.Син кем булырга хыялланасың?(мечтаешь)

3.Хәзер нинди һөнәрләр бик популяр?

4.Сезнең туганнарыгыз арасында нинди һөнәр ияләре бар?

5.Һөнәрләр турында мәкальләрне тәрҗемә ит.

Яратып эшләгән эш-шатлык китерә.

Яратмаган  эш авыр була.

Эшнең ояты юк.

 Һөнәрсез ир-аяклы чир.(болезнь).

Эш  башында мактанма,эш ахырында мактан.

Өйрәмичә ,хезмәт юк;хезмәт итми,хөрмәт юк.

Җөмләләрдән хәл фигыльләрне табыгыз.

1)Трамвайга асылынып бару-тәртипсезлек.

2)Әнигә   ярдәм иткәч, ял иттем.

3)Сыра эчеп урамда йөрү –тәртипсезлек.

4)Бер аяк белән  басып бик тә хәтәр ялгышкан.

5)Шаярып йөргәндә әнисе турында уйламаган.

6)Аягы ялгыш баскач,егылган.

7)Тик ятканчы   урамда саф һавада   йөрдем.

8)Хәзер  бу егет сакланып атлый.

9)Кызлар һәм малайлар ярыша-ярыша укыйлар.

10)Автобуста бер кул белән тотынып барам.

Сыйфат –фигыльне табыгыз:

1.Бакчада Әхмәт утырган эскәмиядә бабай утыра.

2.Газетага төрелгән чәчәкләр  аның кулыннан җиргә төшеп китте.

3.Күзләрен сөртүче Әхмәт :”Моннан соң кеше әйберенә тимәм”,-диде.

4.Әйткән сүзләреңне тотсаң,сине гафу итеп була.

5.Бу өзелгән чәчәкләр яңадан үсмәс.

6.Шиңгән розалар түтәл өстендә ятып калдылар.

7.Шахмат тактасы тоткан абый читтәрәк тора.

8.Абыйның күзләре кибеп баручы күлгә охшаган иде.

9.Күрмичә уйный торган бу кешегә Илгизнең җиңеләсе килмәде.

10.Абый шул ладья торган урынга үрелде.

11.Яшергән ладья  Илгизнең учын пешерә башлады.

12.Кырыйга килеп баскан Зөлфия:”Әсез элек күрә идегезме?”,-дип сорады.

Җиңәсем килде.Күнегүләр эшләү.

1.Фигыльләрне юклык формасында языгыз, 3-4 җөмлә төзегез.

А)Уйныйлар,белә,тора,катлаулана,күрә,тетрәнеп китә,күңеле тула.

Б)Кулын сузды,көн нурын күрмәде,елмайды,яшерде,үрелде,күңеле тулды.

2.Раскройте  правильно скобки.

Кайберләрен(узнаёт),(крепкого телосложения) абый,(одноклассникам )

мат куям,  кулын(протянул),(незнакомый)абый, (засыхающее ) озеро,

ягымлы(улыбнулся),(невидящий)  уйный торган, уен (осложняется),

 (точно )играет,(губы) кысты, (в лодонь) яшерде,(рука в пустоте)калды,

танк эчендә (горел)

3.Составьте диалоги по схеме по тексту »Җиңәсем килде”.

1)-сорау                                       2)-сорау

-җавап                                            -каршы сорау

-тәкъдим                                       -аңлату

-килешү                                        -килешү.

4.Скажите Илгизу, что

- не надо быть гордым;

-надо быть добрым;

-не надо хвастаться;

-умные люди бывают скромные.

5.Сорауларга җавап бирегез:

-Сезнеңчә ,Илгиз ничәнче сыйныфта укый?

- Ни өчен таныш түгел абый аның белән уйнарга риза булды?

-Синеңчә ,Илгиз усал малаймы?

-Синеңчә, кем шахмат уенын күбрәк ярата?

-Нинди атаклы шахматчыларны син беләсең?

Мөстәкыйль эш. 8 кл.

I вариант

1.Переведите предложения:

Алеша старался успокоить маму.

От цветов исходит приятный аромат.

Воспитанные дети говорят маме правду.

2.Что скажет мама, если видит эти привычки у своего сына или дочери.

Тәмәке тарту; сыра эчү;өлкәннәргә урын бирмәү;дәфтәрдә пычрак язу.

3.Закончите недостающие реплики.

-Син стадионда нишлисең?

-....

-Мин дә спорт белән шөгыльләнергә яратам .Мин воллейбол уйныйм.

Син турникта ничә тапкыр тартыласың?

-....

4.Җөмләгә сораулар языгыз:

Беседкалар янында һәвәскәрләр шахмат уйнадылар.

Мөстәкыйль эш.

II вариант

1.Переведите предложения:

Маша отдала цветы маме.

Фанису вчера  купили футбольный мяч.

Оля провела выходной день с семьей.

2.Что скажет мама, если видит эти привычки у своего сына или дочери.

Көндәлекне тутырмау; чүпне идәнгә ташлау; кешеләргә тупас җавап бирү;өйдә булышмау.

3. Закончите недостающие реплики.

-Кичә шәһәр бакчасында булдыңмы?

-......  .

-Бакчачы Фәрит  абыйны күрдеңме?

-....  .

-Ул нишли иде?

-...

4.Җөмләгә сораулар языгыз:

Илгиз сукыр шахматчының ладьясын учына яшерде.

8 сыйныф.”Бәхет кайда була?Переведите,

составьте словосочетания

Имән

Уңыш

Ерак

Ерак Көнчыгыш

Көньяк

Көнчыгыш

Көнбатыш

Чал

Чык

Таң

Чияләр

Торма

Каен төбендә

Аллы-гөлле

Җиде ят-

Алмагач

Йомшак

Баллы 

Раскройте скобки.Текст”Хезмәткә хөрмәт”

(это)  сүз,       (начать) телим,  бер (знакомый),         (красивая) алан,

(порванная) ташланган газета, (пустые)  консерва савытлары,     шешә

(кусочки), (  Выходной)     көн,   елга һәм  (озеро),            икмәк(куски),

(Безжалостный) кеше,     түзеп торырга (нельзя), синең (ответ), трактор(землю вспахал), орлык ( сеял) ,игенченең (пот) ,(бессонные ) төннәр,

( тяжелые)көннәр, яңа закон (выпустить),  (человечество)белән бергә, (совесть)- язылмаган закон,(жизненные )законы,бөек (труд) ,Син (забыл)

1.Тәрҗемә итегез:

Восток,граничит,площадь,север,юг,уголь,медь,

глина,который,

организуется,память,сооружения

2.Татарстанның климаты нинди? Мәйданы күпме?

Табигый байлыклары турында нәрсә беләсең?

Казан шәһәрендә нинди үзгәрешләр бар?

Казан метросы сиңа ошыймы?

Казанда нинди яңа спорт корылмалары төзелде?

Сиңа Санкт-Петербург һәм Бауман урамнарының

кайсы күбрәк ошый ?Ни өчен?

Сезнең аквапаркта булганыгыз бармы?

Анда сезгә ошадымы?Нәрсә ошады?

3.Җөмләләр төзе:

Килеп җитте,алып чыкты,укып бетерде,

кереп чыкты,алып кайтты

1.Напишите антонимы, составьте 4-5 предл.

Тирән-

Китә-

Керә-

Эчкә-

Ап-ак-

Тиз-

Күп-

2.Как скажете о том,что:

-нельзя врать;

-надо говорить правду;

-должен идти на работу;

-можно есть.

3.Закончите предложения, используйте

желательное наклонение(Теләк фигыль)

Әйдә бергәләп...

Әйдә әнигә  ...

Бакчага иртәгә ...

Минем белән түгәрәккә

Текстны укыгыз һәм 21-28 нче биремнәрдәге туры килгән сүзне билгеләгез:

   Борынгылар вакытның кадерле булуын белгәннәр һәм аны аңларга,туктатырга (21) ....караганнар.Ләкин бернәрсә дә барып чыкмаган.

    Без исә борынгы кешеләрнең (22).... вакыты күп булган дип уйлыйбыз.Алар аны кояш,су яки ком сәгатьләре белән генә исәпләгәннәр.Борынгыларның  вакытлары күп булганга (23)... ,алар вакыт җитмәүнең нәрсә икәнен белмәгәннәр.

    Без (24)... заманында яшибез.Ул эшлекле кешенең вакытын арттырырга тиеш.Шуңа күрә кешеләр чанадан поездга утырганнар,ә соңрак алар самолетка алышынган. Хат урынына- телеграммалар һәм телефон,театр урынына телевизор (25) ... .Эскалаторлар,компьютерлар һәм башкалар,барысы да –кешенең вакытын арттыру (26) ...уйлап табылган нәрсәләр.Әмма кешегә һаман вакыт җитми!

    Күп эштә кешене машиналар алыштыра,әмма буш вакыт юк.Дуслар белән аралашырга да,табигать матурлыгын (27)... дә,сәнгать турында уйларга да вакытыбыз юк,чөнки эшлисе эшләребез күп.Вакыт каядыр юкка чыга.Буш вакытны(28)...алырга соң?

21.1)тырышырга 2)тырышып 3) тырышкач4) тырышу

22.1)аз  2)тиеш    3)буш       4)кирәк

23.1)күрә  2) сәбәпле  3) саен  4) өчен

24.1) арттыру 2) бәйләнеш  3) алдынгы  4) алгарыш

25.1) юк булган 2)  алып барган 3) барлыкка килгән 4) ЯРДӘМ ИТКӘН

26. 1) ТУРЫНДА 2) ӨЧЕН 3) СОҢ 4) КЕБЕК

27. 1) КҮРСӘТЕРГӘ 2) КҮНЕГЕРГӘ 3) КАРШЫЛАРГА 4) КҮЗӘТЕРГӘ

28. 1) КАЙДАН 2) КАЙДА 3) КАЯ 4) КАЙЧАН

1.Син Татарстанны беләсеңме? Таблицаны тутыр.

Шәһәр

исемнәре

Елга

исемнәре

Милләт исемнәре

Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар

2.Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

3.Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

4.Сообщи другу о том,что:

-Татарстан-республика в составе Российской Федерации;

-Татарстан имеет собственную символику;

-В Татарстане развита машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1.Татарстанның Дәүләт гимнының һәм Дәүләт гербының авторлары кемнңр?

2.”Татарстан Республикасы халыклары телләре”турындагы Закон кайчан кабул ителде?

3.Татарстан Республикасының мәйданы ничә квадрат километр?

4.Республикада ничә милләт вәкиле яши?

5.Татарстан флагының өч төсе нәрсәне аңлата?

1.Син Татарстанны беләсеңме? Таблицаны тутыр.

Шәһәр

исемнәре

Елга

исемнәре

Милләт исемнәре

Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар

2.Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

3.Спроси у друга:

- какие животные обитают в Татарстане;

- какие реки протекают через Татарстан.

4.Сообщи другу о том,что:

-Татарстан-республика в составе Российской Федерации;

-Татарстан имеет собственную символику;

-В Татарстане развита машиностроительная, легкая, химическая и пищевая промышленность.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1.Татарстанның Дәүләт гимнының һәм Дәүләт гербының авторлары кемнңр?

2.”Татарстан Республикасы халыклары телләре”турындагы Закон кайчан кабул ителде?

3.Татарстан Республикасының мәйданы ничә квадрат километр?

4.Республикада ничә милләт вәкиле яши?

5.Татарстан флагының өч төсе нәрсәне аңлата?

  1. Грамматик минимумнар

5 сыйныф .

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

+     -

1.Спряжение глагола повелительного наклонения в положительной и отрицательной форме. 15-16 стр.

2.Спряжение глагола настоящего времени в положительной и отрицательной форме 23,25 стр.

3.Спряжение глагола определенного  прошедшего времени в положительной и отрицательной форме.44 стр.

4.Спряжение глагола неопределенного прошедшего времени в положительной и отрицательной форме.        73 стр.

5.Инфинитив+ модальные слова..49 стр.

6. Конструкции типа «Эшләргә телим”.(Инфинитив+ телим)        хочу работать        

7.Степени прилагательных.78 стр.

8. Послелоги «өчен”,”шикелле”(әни өчен(сущ в им.п.+ послелог),Әни шикелле(сущ. в  им.п+шикелле.)        для мамы.как мама.

9.ВВодные слова.(минемчә,синеңчә,билгеле,әлбәттә,беренчедән,минем фикеремчә)47 стр.

10.Порядок присоединения окончаний в тат.языке. 12 стр.

11.Использование  окончаний сущ.  в речи.-лык//--лек,-даш//-дәш,-таш//-тәш.

12.Падежи. 89 бит

13.Послеложные слова.97 стр

14.Имена сущ. С аффиксами принадлежности. 10-13 стр.

15.»Мин»,»Син» ,»Ул»   по падежам.105 стр.

6сыйныф.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

+     -

1.Туры сөйләм белән таныштыру.Туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

2.Тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү,текстта таный белү.

3.Хәл фигыльнең –гач//-гәч,-кач//-кәч формасы белән таныштыру.

4.Бәхеткә каршы,кызганычка каршы,киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

5.Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

6.Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

7.Билгеле киләчәк заман хикәя фигылнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

8.Җөмләнең баш кисәкләре:ия һәм хәбәр.Алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

9.Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру.

10.Чакыру кәгазе яза белү.

11.Барасы килә,эчәсе килми  төзелмәләре белән таныштыру.

12.Җыю,микдар,тәртип саннарының кулланышын кабатлау.

13.Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

14.Минем барасым килә(килми) төзелмәсен куллану.

7 нче сыйныф.

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

1.Үзенең яраткан һава торышы турында сөйли белү.

2.Китапларны кадерләп саклый белергә киңәш бирә белү.

3.Хәл ф.-не таный белү

4.Боерык ф.-не барлыкта ,юклыкта куллана белү

5.Күрә бәйлегенең мәгънәсен аңлау,аны сөйләмдә куллану.(Авырганга күрә , дустым мәктәпкә килмәде.)

6.Комплиментлар әйтә белү.

7.Китапханәдә” темасына диалоглар төзү.

8.Каюм Насыйри турында сөйли белү.

9.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.  

10.Хикәя фигыльнең үткән һәм киләчәк заман формалары

11.Сыйфат фигыльнең заман формалары.

12.Исем фигыль

13.Теләк (барасым килә).

14.Эндәш, кереш сүзләр.

15.Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.

16.Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.

17.Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.

18.Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

19.Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).

20. Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

Рус мәктәбендәге – татар балаларына 

Һәр татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп максаты-балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,аңа хөрмәт хисе тәрбияләү,телебез хәзинәләренең сакланып калуында,киләчәк буыннарга тапшырылуында укучыларның  да өлеше зур булуына инандыру.Укучыларыбызның бер-берсе,өлкәннәр ,кечкенәләр белән аралашуы соңгы елларда тискәре якка

үзгәрде.Моны билгеләми мөмкин түгел.Укучыларыбызга үрнәк күрсәтеп ,матур аралаша,сөйләшә белүгә өйрәтү укытучылардан  да тора,әлбәттә.

Телебезнең  матурлыгын ,сүзләрнең чын мәгънәсен ,дөрес яңгырашын аңыбыз аша үткәреп,итагатьле  итеп сөйләшә белү-үз телеңне хөрмәт итүнең  иң беренче билгесе.Һәр дәрестә моңа игътибар итү,басым ясау кирәкле нәтиҗәләргә китерә.

Драма әсәренә анализ ясау тәртибе.

1)Сюжет сызыкларында тышкы һәм эчке каршылыкларны аерып алу.

2) Герой белән герой,герой белән тирәлек,герой белән җәмгыять арасындагы тышкы яки төп герой күңелендә барган эчке каршылыклар аша проблемаларны төгәлләштерү.

3)Конфликт аша персоналарның характерын ачу ,конфликт үсешен һәм герой характерларын янәшә куеп тикшерү.

4)Персонажлар сөйләме,эш-гамәлләре аркылы автор фикерен,идеяне ачыклау.

5) Алар аркылы язучының иҗади осталыгын,язу стилен билгеләү.

6)Жанр үзенчәлекләрен ачыклау.

7)Әсәргә укучының үз шәхси мөнәсәбәтен,бәясен җиткерү.

Ягымлы сүзләрне   урыннарына дөрес куегыз. (биремне татар  баласына тәкъдим итәргә була)

Иртән иртүк тәрәзәгә                                                                              Ялгыш чынаякны ваттым-

Кояш нурлары чиртә                                                                              Күрми калдым әллә  ни...

Күземне ачам ,елмаям,                                                                         Ачуланма инде ,әти,

Телим  ...   ....   .                                                                                        ...   ...   инде ,әни!

Ашап туйгач,дога укып,                                                                         ...   ....  ,юл бирегез!-

Битләремне сыпырам.                                                                         Кыңгыравы  чыңламый...

“......”диеп әйткәч кенә,                                                                       Әле өйрәнәм генә бит,

Мин урынымнан торам.                                                                      Велосипед тыңламый!

                                                                 

“....!”-дип,чатнатып                                                                              Кунактан киткән чагында,

Күрешәм зурлар белән                                                                       Әни:”....     ....!”-ди

“...!”дим дә бишне бирәм,                                                                 Әти исә:”......!”-ди

Шакката күргән –белгән.                                                                     “.....   ...!”-ди.

Көтмәгәндә төчкерәм дә                                                                   Җәйге яллар узып китте,

Үзем дә куркып калам.                                                                       Хуш ,авыл,сәлам ,шәһәр!

“...    ..!”-ди әбием,                                                                                ...  ....  тели әбкәм,

“...   ..!”-ди бабам.                                                                                Бабам кул болгап кала.

Апа-абыйлар килделәр                                                                      Әни урынымны җәйгән.

Абыемның туена.                                                                                Күккә ай менеп яткан.

“...    ..!”-дидек без                                                                              “...   ...  ,  ...   ...!”

Аларның барчасына.                                                                          Пышылдыйм караваттан.(Л.Шәех)

Сүзләр:Хушыгыз;зинһар өчен;исән-сау торыгыз;тыныч йокы,тәмле төшләр;рәхим итегез;сәламәт бул;исәнмесез;исән-сау бул;рәхим итегез;сәлам;рәхмәт;хәерле иртә.

Сораулар:1.Бу ягымлы сүзләрнең кайсыларын син еш әйтәсең?

2.Кайсы сүзләрне  сиңа күбрәк әйтәләр?

3.Әти-әниеңә ,якыннарыңа ягымлы сүзләр әйтергә онытмыйсыңмы?

4.Дустыңа бу сүзләрне ешрак кулланырга киңәш бир.

Бирем:Шигырьдән тартымлы исемнәрне табыгыз. Ничәнче зат тартым,нинди килеш белән төрләнгәннәр?Бу шигырь сезгә ошадымы?Соңгы 4 юлны сез ничек аңлыйсыз?

                                             Татарстан-Ватаным.

Мин яшим татар илендә ,                         Мин яшим татар илендә

Татарстан-Ватаным.                                   Чит җирне якын күрмәм.

Тәүге сүземнән үк сине                             Ата-анам нигезенең

“Ватаным!”дип атадым.                            Җылы нурын сүндермәм!

Мин яшим татар илендә,                          Мин яшим татар илендә,

Мин татарның баласы.                              Мин-татарның баласы!

Күңелгә якын урманы,                               Күңелгә якын авылы,

Елга-күле,даласы.                                        Бистәләре,каласы.

Мин яшим татар илендә,                            Мин яшим татар илендә,

Татарстан- Ватаным.                                     Татарлыкны аклармын!-

Монда көнем гел кояшлы,                         Әби-бабамнардан килгән

Төнем айлы,ал таңым.                                 Гадәтләрне саклармын!

Китерелгән гадәтләрне әһәмиятлелекләре ягыннан сез нинди тәртиптә куяр идегез?

1.Әдәпле кеше  теле белән дә,кулы белән дә,эшләре белән дә башкаларны рәнҗетмәс.

2.Матур әдәбият китапларын күп уку.Белемгә омтылу.

3.Башка милләт  кешеләрен хөрмәт итү.Алар белән тыныч ,дус яшәү.

4.Табигатькә зыян китермәү.

5.Өлкәннәрне хөрмәт итү.Кечкенәләргә юл куя белү.

6.Ашау кагыйдәләрен белү.

7.Чиста ,пөхтә киенеп  йөрү.

8.Кемнең  дә булса хәтерен калдырсаң гафу үтенә белү.

9.Мактанчык ,тәкәббер булмау.Ялган сүз ,гайбәт сөйләмәү.

10.Эшчән,тырыш булу.

Үзегез тагын нинди гадәтләр өстәр идегез?

Мин авыл  мөгаллиме.

Мин авылның яшь бер мөгаллиме,

Яшь  мәҗнүне нурлы мәктәпнең.

Егерме еллап эшләп ни күрсәттем,

Кайда эзе минем хезмәтнең?

Торды гомер тоташ сабырлыктан,

Тоташ уйда булды һәр көнем.

Тоташ түздем,бәгырь кыйналса да,

Калдырмадым кеше хәтерен.

Кем дә әйтмәс:”Бер бәхетсез булып

Иргә түгел,миргә эшләдең.

Шәкертләрең сәлам бирәләрме-

Бигрәк тыйнак,   ярлы өстәлең.

Әйтерсең ,мин-авыл читендәге

Япа –ялгыз иске тегермән.

Кимсенмичә һаман тарта бирәм,

Үземә сүз илдән тидермәм.

Үз җиреннән купмас имән кебек,

Түзеп заман җиленә,

Тамырларым шушы җиргә берегеп,

Ярты  гомерем үтте мәктәптә.

Кичтем егерме елны бертоташтан,

Офыкларга зарыгып карадым.

Күндәм бурлак кебек җигелеп тартам

Мәктәп дигән заман корабын.

Шигырь кем турында?

Сез үзегезнең беренче укытучыгызны хәтерлисезме?

Укытучыгызны  бәйрәм белән котлап ,хат языгыз.

Мәкальләр ( пословицы)

  1. Туган тел турында

Ана теле бер булыр. ( язык матери-один)

Иле барның теле бар.( у кого есть родина,есть и язык)

Усал(злой) тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

        Белем, китап турында:  

Күп укысаң, күп белерсең.    

Белемдә- көч.   (сила)

Күп укыган күп белер.

Дуслык,  бердәмлек (единство)  турында    

   Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.                                        

Дуслык- зур байлык.

Кош канаты( крыльями) белән, кеше дуслык белән көчле.

          Эш турында:

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.    

Аз сөйлә, күп эшлә.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.( старательный найдет, в камень гвоздь забьет)

       Батырлык турында:

   Батырлыкта- матурлык.                                                              

      Батыр бер үләр( умрет), куркак( трус) мең ( тысячу раз)үләр.

     Әниләр, гаилә  турында

Ана җылысы - кояш җылысы.

Гаилә - гомер чишмәсе.( родник жизни)

Атаның сүзе - акылның үзе.( слово отца самое умное)

     Туган ил,туган җир турында

Туган илем - туган анам.

Туган илем - туган өем.

Үз илем -алтын бишек(золотая колыбель)

Класстан тыш эшләр  һәм инша үрнәкләре

Тема :  Музыка уен кораллары.(6 нчы сыйныфта рус группаларында укучы балалар белән   Яңа ел алдыннан үткәрелде  )

1.Татар халкының  милли музыка уен кораллары белән танышу.

2.Сәхнәдә  аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

3.Музыкаль  эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлау:проектор,компьютер,уен кораллары.тактада  плакатлар ике телдә.

1.”Халык зур ул,моңлы ул,шагыйрь ул”Г.Тукай.

2.Музыка есть сокровищница, в которую всякая национальность вносит своё, на общую пользу».П.И. Чайковский.

Мероприятие фильм  белән  башлана.

”Бөек Болгар дәүләте”интернеттан алынды. Фильм барышында төрле музыка коралларының тавышлары яңгырый.Укучылар уен кораллары турында сөйләгәндә презентац иядә уен кораллары   күрсәтелә.

Алып баручы.

Таң ата да кояш чыга,

Кояшны сәламли көн:

-Саумы ,Кояш,сүнмәс учак!

-Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы,иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр,милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

Исәнмесез  кадерле укытучылар һәм укучылар.Бүген без татар халкында киң таралыш тапкан музыка уен кораллары турында күбрәк белергә дип килдек.Сез бу музыка уен коралларының тавышларын  ишетерсез.Уен коралларының килеп чыгу тарихлары белән танышырсыз.Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Идиятуллин Салават .Тальян гармун
Авылга кайткач, бабаңның гармунда уйнап караган чаклары булгандыр. Аның тулы исеме – ТАЛЬЯН ГАРМУН. Уң ягында – озынча 12-15 төймә, ә сул ягында бас аккордларын чыгара торган өч, өстәрәк нәзек кенә тавышлы бер төймә бар. Гармуннарның берничә төре барлыкка килә:”тульский”, “саратский”,”вараксин”,татар гармуннары,хромкалар.Кайчандыр  гармунсыз бернинди бәйрәм дә узмаган. Ә тальян гармунда уйнаучы кеше гел хөрмәткә лаек, аның урыны түрдә булган.

Ранель  рус телендә гармуннар турында сөйли.

Гармо́нь разговорное — гармошка, созвучный, стройный,  язычковый клавишно-пневматический[1] музыкальный инструмент. “Тальян гармонь” сокращенный от  слова “итальянский”т.е. гармонь итальянского  строя.Родиной гармони считается Германия.В1829 году  придуман музыкальный инструмент похожий на современную гармонь.Её делали в Вене и в Италии,позже в России.В начале XX  века Михаил Вараксин делал  гармони в Казани. Это был любимый многими поколениями музыкальный инструмент.

Салават шигырь сөйли.

Кичә иске гармун таптым                                

Үзебезнең чормадан.

«Тимә аңа, - диде әби, -                                  

Әй, кулың тик тормаган!

Күрәсеңме, картайган ул,

Тавышы да карлыккан!

Ничек шәп биетә иде –

Сора бөтен халыктан...

Бабаңны көтте сугыштан…

Бир гармунны, бир, улым.

Син бүтәне белән уйна –

Менә синең гармуның».

Укытучы уенчык гармунны күрсәтә.Кечкенәләр өчен менә мондый кечкенә уенчык гармуннар бар.Кечкенә гармуннарда да уйнап була.

Ибрагимова Регина Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановның”Минем бабам гармуны” шигырен яттан сөйли.

Бабамның бар гармуны

Сыйдырган ул бар моңны

Уйный бабам сыздырып.

Барыбызны уздырып.

Җырлый кайчак үзе дә.

Биеткәли безне дә.

Юмартлыгы –йөзендә.

Чаялыгы- күзендә.

Гармун сезгә кала ди.

Уйнасын һәр бала,ди.

Онытмагыз тик шуны:

Бу-бабамның гармуны.

Мин аны нык скакладым:

Югалтмадым,Ватмадым.

Инде сезгә чират,ди.

Гармун булыр,мирас ,ди.

Бабам сүзен ничек тә

Ташламабыз без читкә.

Гармунны да ,моңны да

Без киләсе буынга

Тапшырырбыз китереп,

Бабам төсе иттереп.

Алып баручы:Рәхмәт Регина.Әйе,чыннан да, авылларда әле бүген дә  бабаларыбызның гармуннары кадерле мирас булып буыннан буынга тапшырыла.

Чулпан  Ринатовна гармунда уйный .

Гармуннар татар халкында XXгасырда   киң тарала.Гармунда уйнаучыларны хөрмәт иткәннәр.Кайберәүләр үзлекләреннән гармунда уйнарга өйрәнгәннәр.Сугышка китүчеләр гармун белән аерылмаганнар.

Багорнова Карина.Думбра
    ДУМБРА зур скрипканы хәтерләтә. Ул – агачтан ясалган өч кыллы уен коралы. Думбрада берьюлы бар кылларга да сугып уйнаганнар, ә аннан чыккан көйгә кушылып төрле хикәятләр сөйләгәннәр
 .

Прототип нынешней домбры имеет возраст 4000 лет.Под длительным влиянием тюрских народов восточные славяне переняли этот муз. инструмент.Марко Поло отмечал ,что этот музыкальный инструмент присутствовал у воинов  тюрков-кочевников.Они пели и играли на нем перед боем для достижения соответствующего настроя.

Чатурова Виктория думбрада уйный.

Суфия     Мандолина
МАНДОЛИНА – овал яки ярым-овал формасында кыллы уен коралы. Мандолинада плектр (медиатор) ярдәмендә уйныйлар.

Катя Иванова рус телендә мандолина турында сөйли.

История мандолины началась с  мандоры, разновидности лютни, которая появилась в  14 веке. Когда инструмент получил своё распространение в Европе его название менялось в зависимости от страны.Мандолину называют неаполитанской ,т.к появилась она в Неаполе. Мандолина имеет миндалевидное тело. Корпус ,словно шар, изготовленный из изогнутых досок. Десять ладов расположены вдоль верхней части в полутонах. Обычно 4 струны из латуни сильно натянуты. Для игры на мандолине используется плектр .

Суфия.Гармун уйныйсы килә
Тальян гармун моңнарын

Минем тыңлыйсым килә.

Ике бабам да уйный,

Минем җырлыйсым килә.

Бәйрәм булган көннәрдә

Абыем сыздыра гармунда,

Без кушылып җырлыйбыз

Матур татар моңына.

Багаутдинова Суфия һәм Иванова Екатерина татар халык җыры

”Ай былбылым,вай былбылым “җырын җырлыйлар.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.

Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга

 Катя Бекасова.Кубыз  турында сөйли
    Дуга формасындагы тагын бер кызыклы музыка уен коралы – КУБЫЗ. Дуганың очлары нечкәрә бара, ә бер ягында кечкенә генә теле дә бар. Кубызны иренгә якын китереп, сулыш, тел һәм бармаклар ярдәмендә моңлы салмак көй чыгарганнар.

Кубыз-язычковый  народный музыкальный инструмент.Изготавливается из дерева или из металла.Кубыз является одним из древнейших музыкальных инструментов.Представляет собой металлическую или деревянную дугу с язычком в центре.Исполнитель зажимает инструмент губами и придерживает левой рукой приблизив к зубам.Язычок защипывается пальцем правой руки .С помощью выдохаиздается бурдонный звук.

Прусакова Диана. Курай   турында сөйли.Курайны күрсәтә.
    Сиңа таныш тагын бер музыка уен коралы – КУРАЙ. Ул киптерелгән камыш ботагы яки агачтан ясалган.  Хәзерге курайларның күбесе металлардан эшләнә. Әлеге уен коралы озынча, өске ягында дүрт, ә астында бер тишеге бар. Тишекләрне бер-бер артлы каплап өргәндә, матур көй чыга .

Курай-башкирскийи татарский духовой музыкальный  инструмент.Имеет несколько разновидностей,отличающихся конструкцией  и материалом изготовления.Длина курая может быть от 120 мм до 180мм и от450 до 1000мм.Традиционным материалом для изготовления являлись срезанные и высушенные стебли уральского реброплодника.Сейчас используются современные материалы строганный шпон или металл.Курай имеет от 4  до 6  отверстий вверху и одно отверстие ввнизу.

Онытмаган икән курай
Әби аны сандыгыннан алып бирде:

 - Бабаң китте, - курай тынды, күптән инде...

Белә иде курай ул чак күп көйләрне:

“Зиләйлүк”не, “Туган тел”не, “Тәфтиләү”не.

Бер кан ла сез, бер лә, балам, сезнең сулыш,

Мә, җан өрче, терелтергә аны булыш!

...Өрәм дә бит, курай белми... Оныткан шул,

Тын алмыйча, уйнамыйча күп яткан шул.

Әби көтә... Аңа карап күңлем тулды...

Нәкъ шул чакта курайга да нидер булды –

Моңайган да, юаткан да, сөйләшкән күк:

Мин әйтәсе сүзләр белән ул дәшкән күк!

Хәтерләде “Зиләйлүк”не, белде, белде

“Тәфтиләү”не, онытмаган “Туган тел”не!

Әй сагынып, әй тансыклап көйли курай –

Гүя, бабаң үзе кайтты, диде бугай...

 
Укытучы:Рәхмәт,Диана.Уен кораллары турында табышмаклар  бик күп.Мин сезгә табышмак әйтәм ,ә сез җавабын табыгыз.

Алты – җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Миннән башка үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр.

(Тальян)


Сиптерәләр, өздерәләр,

Тарталар, сайраталар.

Җырлатса да, елатса да,

Үзен гел яраталар

(Гармунда уйнау)

Гармуннарның патшасы мин,

Телләрем йөздән артык.

Яшьләр кулында йөримен,

Тиз генә килмәс картлык.

Ә хәзер музыкаль  табышмак.Татарча бию көе яки “Чыршы янында”җыры куела.Укучылар тыңлыйлар нинди уен коралларының тавышларын ишетәләр - әйтәләр.

Русча табышмаклар әйтәм җавабын табыгыз.

Он по виду брат баяну

Где веселье,там и он

Я подсказывать не стану

Всем знаком(аккардеон)

Если хочешь поиграть

 Нужно в руки ее брать

И подуть в неё слегка

Будет музыка слышна.(дудочка)

У него рубашка в складку

Любит он плясать в присядку

Он и пляшет ,и поёт

Если в руки попадет

Сорок пуговиц на нем

С перламутровым огнем

Весельчак ,а не буян

Голосистый мой(баян)

Этот струнный инструмент

Зазвенит в любой момент

И на сцене в лучшем зале

И в походе ,на привале.(гитара)

Укытучы:Кадерле укучылар,  бүгенге мероприятиедә катнашучыларга һәм килгән кунакларга  зур рәхмәт.Кичәбезнең ахырында тактада язылган сүзләрне укып китәсем килә.Г.Тукай “Халык зур ул,моңлы ул” дип  әйткән.Чыннан да ,татар халкы бик моңлы,җыр яратучан.Татарлар элек-электән озын көйләрне яратканнар.Хәзер  татар җырлары үзгәрде.Һәр кеше нинди җырларны тыңларга нинди җырларны тыңламаска икәнен үзе хәл итә ала.Тик шуны әйтәсе килә татар көйләре такмак әйтүгә генә кайтып кала алмый.

Тема: Туган якка кыш килде.”Кыш” турында шигырь  сөйләүчеләр конкурсы.(Класстан тыш чара.)

Максат:

1.Туган якның матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

2.Бәйләнешле сөйләмне үстерү.Дөрес интонация белән сәнгатьле итеп шигырь  сөйләргә                                    өйрәнү.

3.Сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәнү.

Җиһазлау:Плакат,рәсемнәр,презентаяцләр,бүләкләр, грамоталар,чыршы,чыршы уенчыклары.

Мероприятия башында презентация күрсәтелә.

Укучы1:

Исәнмесез!Сезне бүген көтә күңелле бәйрәм.

Яшел чыршы  өстәр бәйрәмгә зур   ямь.

Укучы2:

Декабрь  безнең өчен –

Күп шатлыклар китергән ай

Чана ,чаңгы, тимераяк  ал

Уйнарга  киттек , тауга!

Укучы1:

Кыш бабай килә илгә

Истәлеккә бүләге бар

Шигырь белгән һәр кешегә.

Укучы2:

Хуш киләсең Яңа ел!

Тынычлык ,муллык алып кил

Һәммәбезгә Яңа ел!

Сүзне балаларга бирәбез

1.Рахматуллина Гөлия.

Кыш бабай  ник чирләгән?              Р.Арсланова

Нәкъ  кышның уртасында

Кыш     бабай чирләп киткән,

Кар кызы куркуга калган,

Нишләргә белми икән.

Кинәт кенә карлар эреп,

Тама башлаган тамчы.

Кош-кортлар да шатланышып,

Яз  җырын җырламакчы..

Бу үзгәрешләрне күреп,

Кар кызы бикборчылган,

Кыш бабайны дәваларга

Табибларны чакырган.

Бер-бер артлы чиратлашып,

Килгәннәр,ди биш табиб:

-Чирен генә Кыш бабайның

Булмый, диләр,- бит табып.

Чирем юк,-дигән Кыш бабай

Үпкәм бар балаларга,

Компьютер белән мавыгып,

Чыкмыйлар урамнарга.

Компьютердагы  уеннар

Кадерлерәк аларга.”

-Белдегезме, Кыш бабайның

Нидән чирләп киткәнен,

Урамда, балалар, сезне

Шома боз.тау   көткәнен.

Чыгыгыз сез, рәхәтләнеп,

Саф һавада уйнарга,

Кечкенәдән чыныгырга

Кирәк   һәрбер  балага.

Сезгә карап, Кыш бабайның

Кәефе күтәрелер,

Яңа елда, бүләк тотып,

Гел яныгызга килер.

2.Прусакова Диана”Суык көндә”

Суык дисәң дә суык!

Урамнан кертә куып.

Бүрәнә чатный өйдә,

Бүрекләр йоклый чөйдә.

Җылы өйгә керергә

Тели тыштан һава да.

Ишек ачылмассмы дип ,

Утыра бусагада.

Йөнтәс мәче мыраулап

Утыра мич каршында.

Хәтта киез итекләр

Җылына мич башында.

3.Гимадиева Рената”Суык патшалык итә”шигырен сөйли.

Бүген гаҗәеп нык салкын:

Кар шыгыр-шыгыр килә,

Бит –борынны чеметтереп,

Бәс сибеп,бездән көлә.

-Әһә,-ди,-төрендегезме

Салкын үтмәсен диеп,

Аякка-киез итекләр,

Өскә калын тун киеп.

Кояшның кайнар нурларын

Көтмәгез дә беркайдан.

Әле тагын Җир өстенә

Суык өстәлә айдан.

Кышын кояш елмайса да,

Җылысы читкә китә.

Елның шушы фасылында

Суыки патшалык итә.

4. 5 б сыйныф укучысы Купряшина Аня Флера Тарханованың “Уйнавы рәхәт тышта “шигырен укыр.

Дәресемне әзерләгәч

Киендем дә тиз генә,

Дусларым янына уйнарга

Элдердем җитез генә.

Урам матур,чип-чиста,

Уйнавы рәхәт тышта,

Тәгәрәшеп тау шуабыз,

Рәхмәтләр әйтеп кышка.

5.Щербенёва Ангелина сезгә”Кар бабай”шигырен укып китәр.

Тәгәрәтеп карны

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре кара күмер.

Дидек:”Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

6.5 в сыйныф укучысы Багорнова Карина Флера Тарханованың “Әйдәгез Яңа елга”шигырен укый.

Бәйрәм ишекләре ачык-

Әйдә ,рәхим итегез!

Яңа елны каршыларга

Тизрәк килеп җитегез.

Кулларга куллар тотышып,

Матур җырлар җырларсыз.

Җәнлекләр,кошлар турында

Шигырьләр дә тыңларсыз.

Биесәгез очып-очып,

Күңелләргә ут керер.

Кыш бабай белән Кар кызы,

Барыгызны шатландырып,

Бүләк өләшеп йөрер.

7.5 в сыйныф укучысы Багаутдинова Суфия “Кыш бабайның Шуклыгы”шигырен укый.

Шук та инде Кыш бабай-

Ап-ак карлар яудыра.

Минем чаңгыларымны

Кар астында калдыра.

Ишек алдын көрәргә Туры килә аннары.

Кар көрәгәч,киңәеп

Китә ишек аллары.

Кыш Бабайның шуклыгы

Шуңа күрәдер әле-

Кар көрә,дип,чаңгымны

Юри күмәдер әле.

8.Зайцев Эрик «Кыш»дигән шигырьне укый.

Тышта салкын кыш килде
Җирләр ак тунын киде
Шатланышып балалар,
Чана-чаңгыда шуды.
Ясадылар шугалак
Кар бабай һәм җәнлекләр
Бик матур чыкты алар
Куандылар балалар.

9.Бекасова Екатерина 5 В сыйныф укучысы сезнең өчен “Кышкы уеннар” шигырен укый.

Матур кыш килде.
Ап-ак кар яуды.
Бөтен дөньяны,
Җирне каплады.
Карда уйныйбыз,
Кышны без котлап.
Салкын көннәре
Җиткәнче ныклап.
Салкын димәдек, 
Бозда да шудык.
Өсләр чылангач, 
Өйләргә шылдык.

10.Идиятуллин Салават 5в сыйныфы “Күзләр менде маңгайга”шигырен укып китәр.

Рәхәтләнеп дулый-дулый,

Төнлә буран котырган:

Өй тирәсен,ишегалдын

Көртләр белән тутырган.

Тәрәзәләрне сылап киткән

Йомшак ап-ак кар белән.

Ишекне дә көчкә ачтык-

Анда да шактый өйгән.

Юл ясап капкадан чыксак,

Күзләр менде маңгайга:

Кайбер өйләр күренми дә,

Кар астында калганга.

Көрәк алып,абый белән

Киттек шушы өйләргә:

Коткару өчен зур көртләр

Туры килде көрәргә.

11.Морозова Вероника 5 Б сыйныф укучысы.”Уйнаклашып кар ява”шигыре белән таныштырыр.

Иртән торсам,хәйран калдым:

Тышта сап-салкын һава,

Тамчы-тамчы яңгыр белән

Уйнаклашып кар ява.

Кайчагында кар бөртеге

Килеп куна тамчыга,

Тамчы ,явыз,аны йота-

Кардан калмый тамчы да.

12.Ахметшина Г.5 А сыйныф укучысы Г.Тукайның”Җир йокысы” шигырен укый.

Укытучы Сафина Резида Габделхаковна.

Кырга ак кардан

Юрган ябылган.

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта ,үтсен кыш.

13.5 г сыйныф укучылары.Зуева Ангелина,Кирилова Валерия,Чумакова Анастасия

Равилә Шәйдуллинаның”Икмәк ява”шигыреннән өзек укыйлар.УкытучыГөлгенә Илшатовна.

Урамда буран түгел-

Ява муллык һәм икмәк.

Уҗымнар өшемичә

Кышны чыгачак димәк.

Ап-ак кар бөртекләре

Җирнең ярасын каплый.

Киләсе ел уңышын

Җилдән суыктан саклый.

Әгәр җирдә дым булса,

Муллык булачак илдә.

Карлар күбрәк яусын ,дип,

Теләкләр телә син дә.

Тема:Еллар безне илтсен иде

Сугышларсыз көннәргә.

Илем өчен,халкым өчен зур бәйрәм-Җиңү көне  якынлаша.Сугыш турында китаплардан укып белеп була,кинофилмьнар  карарга мөмкин.Әгәр дә чын- чынлап сугышның нәрсә икәнен беләсең килсә, сугышта булган яки сугыш елында туган кешеләр янына бар.Аларның  үзләрен  күрергә  кирәк,минемчә.Сугыш ачысын күргән   әбием өчен 9 май иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе.Мин аны чын күңелемнән  Бөек Җиңү көне белән тәбриклим.Аңа сәламәтлек , тыныч картлык телим.Әбием озак яшә,авырма!Син безгә бик кирәк!Без синең җылылыгыңны һәрвакыт тоябыз.Синең киңәшләрең,догаларың  белән яшибез.Мин беләм:халкыбызга Җиңү җиңел бирелмәгән.Сугыш мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы булып,  кешеләр    күңеленә кереп урнашкан.Сугышның авырлыгын үз җилкәсендә татыган әбием күз яшьләре белән миңа менә нәрсә сөйли:

-Сугыш башланганчы  минем бабам Фәсхи  4 улы,4 кызы  белән авылда яшәгән.Гаилә бик зур булган.Шул 4 угылның берсе минем әтием Латыйф  1908 елда туган.Минем әнием Хәдичә 1910 елда туган.Шуларның икенче кызлары мин-Сафина(Камалова)Гөлфарак 1941 нче елда 8 нче апрельдә туганмын.Әтием сугышка киткәндә мин 2 айлык сабый бала булып калганмын.Сугыш башлангач,бабамның 4 улы да сугышка киткән.Без бабай йортына җыелганбыз.Бабам оста чабата тукучы булган.Әниемә үзенә генә 3 баланы тәрбияләргә ,тукландырырга авыр булган ,күрәсең, шуңа күрә әнием  апам Диләрә белән  күрше авылларга хәер соранырга чыгып китә торган булган.Әниемнең кайткач, ипи телеме,балык башы бирүен хәтерлим. “Сугыш елларында барыбыз да үлеп беткән булыр идек,әгәр дә сыерыбыз булмаса “-дип әйтә иде әнием. Шуның сөтен чама белән биреп ,калганын үлән ашына сала  торган булганнар.Кечкенә чагымнан шуны хәтерлим: без барлыгы 18  кеше ,шуларның 12се  бала,зур мич өстендә тора идек.Күршеләребез хәллерәк булганнар ,күрәсең .Алар ташлаган бәрәңге кабыгын алып кайтып ,пешереп ,кашыклап шул мич кирпеченә салып чыга иделәр.Без аны бик тәмләп бармакларыбыз белән ашый идек.Тагын шул истә калган: тиренең йонын яндырып чистарткач,пешереп ашый идек. Инде йөри башлагач, күп вакыт күршеләргә кадәр яланаяк ,кар өстеннән чаба идем.Күршедә, дус кызым-ахирәтем- яши иде.Әтинең киткәнен белмәсәм дә ,сугыштан кайтуын хәтерлим. Ул сугыштан яраланып кайтты.Әтиемнең абыйсы кайткан көнне дә ачык хәтерлим.Ул Берлинга кадәр җиткән булган.Орден,медальләр белән кайтты.Ул кайткан көнне безгә тәмле ботка пешереп ашаттылар.Туйганчы ашаганга күрә,бик бәхетле идек.Шул абый Берлиннан әниләргә бүләккә  бик матур ефәк тукымалар –күлмәклекләр алып кайткан иде.Бабайның уллары

сугыш беткәч,аерым тору ягын карыйлар.Төп йорттан аерылып чыгалар.Без дә бабай йортыннан китергә теләдек.Урман бездән ерак булганга ,әнием землянка казып, аның өстен тигәнәкләр белән япты.Без шулай  аерылып чыктык.Җир өстенә салырга берничә  кәҗә тиресе бар иде.Төтен тышка чыксын өчен, әнием мич чыгарып, шунда казан асты.Әтиемнең бабам йортыннан чыгасы килмәгәнгә, бар авырлык әнием җилкәсенә төште.Тамагыбыз тук иде:ашаган ризыгыбыз кабак һәм бәрәңге иде.Кабактан

хәтта савытлар ясый идек.Кабыгы шундый калын иде.Өй төзергә теләүчеләргә безнең елгада ак балчык (безнең якларда аны карлыгач балчыгы диләр)бар иде.Шуң балчыкка  вак салам кушып балчыкны басып станга салып кирпеч  ясый идек.Шул кирпечләрне уф алла арбасы белән елгадан ташый идек. Кешеләр  мин ясаган кирпечләрне ошатып ,сатып алалар иде.Мин әнигә күп булыштым.Мәктәптә дә яхшы укыдым.Бөтен колхоз эшләрен кул  хезмәте белән башкара идек.Тормыш авыр булса да ,тырышып эшләдек,ялкауланмадык.Хәләл көчебез белән яңа йорт төзеп чыктык.Яшьлек үзенекен итте: мин 1962 нче елда кияүгә чыктым:4 угыл һәм 2 кыз үстердем.Баларым  үзем кебек укуда да ,эштә дә тырыш булдылар.Укыдылар ,кеше булдылар.Өйләнделәр,кияүгә чыктылар.Үз гаиләләре белән,үз тормышлары белән яшиләр.Минем 11 оныкчыгым бар.Хәзер мин төпчек улымда торам.Гарәпчә Коръән укыйм,хөрмә төшеннән тәсбих ясап авылдашларыма таратам.

          Әбием тормыш турында  күп сөйләде.Ул сөйләгәннәрне мин язып алырга ашыктым.Күреп торам: әбиемә сугыш турында сөйләү җиңел  түгел.Шулай да күңел түрендә сакланып калган хатирәләрен түкми- чәчми киләчәк буыннарга җиткерәсе килә аның.

Әйе,  әбиемнең   кабатланмас   балачагы  авыр елларга туры килгән.Авыл халкы ачлы –туклы яшәгән.Халык түзгән .Сынмаган,сыгылмаган.Шундый авыр елларда да фронтка җылы оекбашлар,бияләйләр,кирәкле азык-төлекне җибәреп торган.Сугыш елларында һәм сугыштан соң хезмәт иткән кешеләрнең тырышлыгы ,минемчә, тиешлечә бәяләнми әле.Өлкән буын кешеләренә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә.Алар үз сәламәтлекләрен  югалтканнар,тормышны аякка бастырырга тырышканнар.Минемчә,алар чын патриотлар!Әбием мине тормышның кадерен белеп,матур, тигез тормышта яшәргә өнди.Сугышта һәлак булган аналарның,сабый балаларның , сугыш кырларында  үлеп калган солдатларның рухлары тыныч булсын иде.

-Булганның кадерен белеп,бар булганга риза булып яшәгез.Без күргәннәрне сез күрмәсәгез иде,- ди миңа әбием.Өйгә киткәндә әбием миңа үзе язган шигырьне бирде.Минем сезгә дә аны тәкъдим итәсем килә.Менә ул.

Мин сугыш елында туган

Сугыш елы баласы.

Бу көнгәчә төзәлмичә

Калды аның ярасы.

Сугыш...Сугыш...Күпме ачу,

Күпме нәфрәт бу  сүздә!

Герман дигән йөзе кара

Сугыш башлады безгә.

Ачлык,юклык,хәерчелек,

Безне ул урап алды.

Күпме ана,күпме бала

Күз яшьләрен түкте,елады.

Истә минем ашыйсым килеп

Бик еш елаган чагым.

Яланаяк, камыл өсләреннән,

Башак эзләгән чагым.

Ашадык без үләннең

Бик күп төрлеләрен.

Бик еш ишетә идек

Балаларның ачлыктан үлүләрен.

Җитмәсә безне ашады

Бет ,борча,кандалалар

Ул чакта хәшәрәтләргә каршы

Булмаган бит агулар.

Сугыш безне куркытса да,

Нык булдык,бирешмәдек.

Яшь булуга карамастан

Без тырыштык,эшләдек.

Шөкер кылам мин бүген

Риза ,бәхил дөньяга...

Еллар безне илтсен иде

Сугышларсыз көннәргә.

Осиново урманы

Күптән түгел без Осиново авылының 215 еллыгын бәйрәм иттек.

Без-Осиноволылар-безнең авылыбыз бик матур урынга урнашкан дип горурланырга яратабыз.“Безнең авылда күл бар. Ерак түгел урман бар,”-дип тә өстибез. Урман бездән бары тик 2,5 км ераклыкта гына.Осиново урманында  икейөзьеллык, хәтта дүртйөзьеллык агачларны очратырга була.Кешеләр урманга табигать  белән сокланыр өчен генә түгел,ә кирәк булганга барганнар.Осиновода 20 гасырда төзелгән агач йортлар күп очрый.Аларның бураларын хуҗалары,һичшиксез,урманнан кайтарганнар.Газ булмаган чорда өйләрне кыш көне урманнан кайтарылган утын белән якканнар.Аның өстенә мунчага утын,себерке кирәк булган.

Хәзер урманга керү тыелган.Идел –Кама тыюлыгы 1960 елда барлыкка килә. Тыюлыкка  керү рөхсәт ителми.Тыюлыкның чикләре берничә тапкыр үзгәртелде.Еллар үткән саен аның мәйданы арттырылды.Закон буенча бу Осиново халкының ризалыгы белән генә башкарылырга тиеш булган.Ләкин, чыннлыкта, бу алай эшләнелмәде.Ивановка авылына баручы юлның сул ягындагы урман тыюлык дип санала.Шуңа күрә анда гөмбә,җиләк-җимеш җыю,урман кисү,тыюлык эчендә калган күлләрдән балык тоту, төрле кошлар һәм җәнлекләр аулау, наратлардан һәм чыршылардан сумала җыю   закон буенча тыела.Элек-электән урманны үзенеке кебек күргән халыкка бу үзгәрешләр,әлбәттә, ошап бетмәде.Авыл халкының еллык җыелышларында бу мәсьәләләр күтәрелеп чыкса да,халык өчен уңай үзгәрешләр булмады.

“Осиново  урманының  кыйммәте-анда үсүче агачларда.Күккә омтылган төз наратларны һәм чыршыларны Татарстанда тагы  бары тик Алабуга  якларындагы урманнарда гына күреп була”-дип сөйли Осиново авылының тарихын яхшы белгән Архипов Валерий Александрович.Әле җәй җитмәде,ә инде ил күләмендә урман янгыннары дөрли.Мине шулар куркыта.Без Осиноволылар ни дәрәҗәдә мондый хәлләргә әзер соң?Шул турыда уйлансак иде.Янгынарны булдырмас өчен,  Осиново халкыннан торган дружиналар төзергә мөмкин булыр иде.Урман-безнең байлыгыбыз.Аны  саклау- һәр кешенең изге бурычы.

Осиново авылына сәяхәт.

Кереш

Бүген янә сәяхәткә чыгарга булдык.Сезне дә үзебез белән чакырабыз.Кая дисезме?Казаныбыздан ерак түгел Яшел Үзән районында урнашкан Осиново авылына.

Сәяхәткә чыгар алдыннан максат итеп үземә шуны куйдым:

1.Осиновода яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре,традицияләре белән танышу.

2.Осиновоның мәктәпләре,китапханәсе,зур оешмалары турында мәгълүмат туплау.

3.Халык өчен кирәкле дин йортлары -мәчетнең һәм чиркәүнең ачылу,төзелү тарихлары белән танышу.

4.Осиново янында урнашкан Идел-Кама табигать саклаулыгы турында да беләсем килде.

Тикшерү эшемне сәхифәләргә бүлеп тәкъдим итәргә булдым.

Туган авылмның табигате

Кунак булып безгә килсәгез, бу якларның табигатенә сокланып туймассыз.Авыл өстенә карыйм да туган ягыбыз белән горурлану хисе тоям.Бездәгедәй тигез басу-кырлар,очсыз-кырыйсыз зәңгәр күк,сандугачлар иң матур җырларын башкарыр өчен куна торган тал-тирәкләр,аллы-гөлле чәчәккә күмелгән болыннардагы күз явын алырдай матур күбәләкләр,урманга бара торган юлда үскән зифа каеннар тагын кайда бар икән?!Бөтен җирдә җәен яшеллек,ә кышын пакълек,чисталык. Авыл уртасында түм-түгәрәк күл. Бакчаларда кадерләп үстергән агачлар, куаклар үсә.Күлдән соң тагын беркүпме барсагыз сихерлеге белән үзенә игътибарыгызны гүзәл сазлык җәлеп итәр. Сазлык эчендә утрауда зифа каеннар үскәнен күргәнегез булмаса безгә килегез. Көзен сазлык эчендәге утрауга кереп мүк җиләге җыярга мөмкин.Кышкы салкыннарда әлеге җиләкнең файдасы бик күп. Урман якын булганга бездә һава чиста.Дөньяда матур җирләр күп,әмма туган авылымнан да кадерлерәге юк!

Авылыбызның халкы.

Осиновода 494,27 га мәйданда 13 меңгә якын кеше яши.Кешеләр матур,бай яшәргә тырышалар.Күпчелеге руслар,татарлар.Калганнары-чуваш,мордва,мари,удмурт,башкорт,

украин,казах,таджик, үзбәк һәм башка милләт кешеләре.Халыклар мәдәният,тел һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап,дус һәм тату тормыш итәләр. Авылда матур традицияләр саклана.Авылдашларыбыз бәйрәмнәрне бергә күңелле үткәрәләр.Сезне язгы Нәүрүз бәйрәменә,9 майга,Сөмбеләгә көтеп калабыз. Без сезне Сабантуй,”Татар кызы”,”Татар егете”кебек мавыктыргыч ярышларга чакырабыз.

Сабантуй-бөтен халык бәйрәме.Бәйрәмгә хәзерлек алдан башлана.Һәркем яңа кием,сый-күчтәнәч әзерли.Уеннар узасы мәйдан бизәлә.Зурлар да,кечкенәләр дә Сабантуйны бик яраталар.Сабантуйның игътибар үзәге-милли көрәш.Аны малайлар башлый,егетләр,ирләр дәвам итә.Җиңүче -Сабантуй батыры -иң кыйммәтле бүләкне һәм тәкәне ала.

Авылыбыз тарихы.

Усаклык исеме юкка гына бирелмәгән безнең авылга.Авылыбыз янында усак агачлары үскән. Күпчелек халык Юдинога тимер юлга һәм Казанга җәяү йөреп эшләгәннәр.1902 нче елда мәктәп ачыла.Мәктәп бинасы бик яхшы була.”Волостьта иң яхшы мәктәп “дигән югары бәяләмә алган була.Мәктәптә башлангыч белем биргәннәр,укырга –язарга өйрәткәннәр.1932 елда җидееллык мәктәп итеп оештырыла,4 укытучы эшли.Ул елларда төп максат итеп белемсезлекне бетерү куела.Мәктәп сугыш елларында да эшли.1975 елда 640 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачыла.1976-1983 елларда мәктәп директоры булып сугыш ветераны Мидхәт Фазыл улы Гайсин эшләгән.Бу елларда укучылар саны арта. Мәктәп 3 сменада эшли.Шуңа күрә яңа мәктәп төзелә башлый.Ул финанс кыенлыклар аркасында 1995 елда гына беренче укучыларын кабул итә.Башта ул урта һәм тулы белем бирә торган муниципаль белем бирү учреждениясе булып санала иде.Ә хәзер ул” Виктор Васильивич Карпов исемендәге лицей”. Лицей өч катлы,зур,якты.Безнең директорыбыз-Королева Эльвира Нариман кызы.Ул таләпчән ,шул ук вакытта кайгыртучан җитәкче.Безнең мәктәбебез Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегендә.Без моңа бик шат.Шуңа күрә укуда да, эштә дә без сынатмыйбыз.

Осиновода икенче мәктәп-татар гимназиясе.Ул С.К.Гиматдинов исемен йөртә.Бу мәктәп тә матур гына эшләп килә.Гимназия директоры-Фаил Дамирович.Ул -физкультура укытучысы.Шулай ук балаларны көрәш түгәрәгендә татарча –башкортча көрәшкә өйрәтә.

Осиново бистәсендә дәүләт җитәкчелеге ярдәмендә яңа йортлар, 3 балалар бакчасы,мәдәният йорты ,хастаханә төзелде.”Майский” яшелчәләр үстерү совхозы(1970 -1985 еллар)Һәм “Казанская”кошчылык фабрикасы (1973 нче елның 22 сентябре) төзелү белән бу җирләргә Татарстанның башка районнарыннан һәм чит шәһәрләреннән ,башка республикалардан кешеләр күченеп киләләр.Күп еллар “Майский”совхозы директоры булып Югары Совет депутаты Ганиев Ильшат Газимович эшли.”Майский “агрокомбинаты Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүче иң эре предприятияләрнең берсе.Агрокомбинат безнең мәктәпкә һәм гимназиягә матди ярдәм күрсәтә.Мәктәпне яңа уку елына әзерләгәндә аның ярдәменнән башка булмый.Шулай ук мәктәп укучылары ел буе яшелчәләрдән өзелмиләр.
ААҖ”Казанская кошчылык фабрикасы” Татарстанда кош итен җитештерүче иң эре хуҗалыклардан санала.Аның территориясе 47 га,954 га җире.Фабрика кош ите һәм кош итеннән ясалган төрле казыллыклар җитештерә.Аларны безнең Татарстанда һәм Россиянең башка өлкәләрендә бик теләп алалар

Авылыбыз тарихында тагын бер горурланырлык сәхифә бар.Быел-2014 елда- хәзерге мәдәният йортының 2 катында урнашкан авыл китапханәсенә 100ел тулды.Китапханәбезнең ишекләре һәрвакыт ачык.Төрле кирәкле материалларны,китапларны ,энциклопедияләрне табарга була монда.Феоктистова Валентина Яковлевна китапханә мөдире булып 37 ел эшләде.Ул 2004 нче елда“Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе”дигән мактаулы исемгә лаек булды.Авыл халкы аны хөрмәт итә.Валентина Яковлевнаны белмәгән кеше юк!Ул төрле мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булды. Китапханәчебез районда һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда беренче урыннарны яулый иде.Хәзер инде ул пенсиядә.

Мәдәният йортыбызда балалар өчен күп еллар бию түгәрәге эшли.Роза Юнусовна җитәкчелегендәге әлеге коллектив республикабызда үткәрелгән конкурсларда катнашып 1 урыннарны яулый.

Шулай ук 1979 нчы елда “Ивушка” хоры оеша.Хор авылдашларыбызны үзләренең чыгышлары белән шатландыра.1987 нче елның 18 декабреннән 13 номерлы приказ нәтиҗәсендә әлеге хорга”Үзешчән халык коллективы“исеме бирелгән.Хор 2009 елда Лаеш районында үткәрелә торган “Каравон”фестивалендә катнаша.Үзләренең репетицияләрен алар Мәдәният йортында үткәрәләр, ә инде концертларда апалар-әбиләр бер дә сынатмыйлар.Бер генә бәйрәм дә хәзер бу коллективтан башка үтми. Бу коллективның репертуарында рус ,украин халык җырлары һәм шулай ук совет композиторларының җырлары бар.

Мәдәният йортыбызга килсәгез,Осиново музеен күрмичә китмәгез.Авылыбызның тарихы,кешеләрнең яшәеше,көнкүреш гореф-гадәтләре белән тагын да тулырак –танышырга була бу музейда.Музейның төп фондында 1066 ,ә фәнни ярдәмче фондында 3361 саклау берәмлеге теркәлгән.Ничек һәм кайчан музей барлыкка килгән соң?Бөек Җиңүнең 20 еллыгы-булачак музей коллекциясенә беренче этәргеч булып тора.Осиново сигезеллык мәктәбенең завучы,тарихчы А.С.Двинов һәм өлкән пионервожатый А.Д.Архипова бәйрәм планын төзегәндә,сугышта вафат булган авылдашларыбызның фамилияләрен барлап,мәктәптә”Алар Ватан өчен көрәштеләр”дигән стенд ясыйлар.Мәктәп укытучылары Г.Захарова,Р.Куянова өйдән-өйгә кереп ,сугышта һәлак булучыларның һәм катнашучыларның фотоларын җыеп йөргәннәр.Музейның беренче фондына 60 экспонат җыелган. Бөек Ватан сугышына Осиноводан 147 кеше киткән,шуларның 95 әйләнеп кайтмаган.Анастасия Дмитреевнаның улы Валерий Александрович зур эшне дәвам итә,музей директоры вазифасын үти .Ул һәр экспонатны дөрес итеп укучыларга, авылдашларына җиткерү өчен бик күп көч куя.Төрле күргәзмәләр оештыра.2001 нче елның августыннан башлап 184 күргәзмә һәм 433 мероприятия күрсәтелгән.Бүгенге көндә музей бик актив рәвештә эшли. Шулай ук Осиновоның ике мәктәбенең дә үз музейлары бар.

Дин учаклары

Инде ничә еллар намаз вакытларында Осиново авылы азан тавышына күмелә.Бу вакытта тирә –як сафланып киткәндәй була.Нур чәчеп утырган Осиново мәчете һәр көнне үзенә диндар мөселманнарны җыя.Алар арасында олы яшьтәге бабайлар,әбиләр,көндәлек мәшәкатьләр арасында вакыт таба алучы әтиләр,мәктәптә укучы егетләр дә бар.Мәчет мөселман динендә булган авылдашларыбыз тырышлыгы белән һәм төрле оешма җитәкчеләре ярдәмендә төзелә.Манараның биеклеге 15 метр.Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бүлмәләр аерым.Зур тәрәзәләр мәчетне бизәп торалар.Әбүбәкер Фәрит Осиново мулласы.Ул үзенең вәгазьләрендә Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеге турында искәртә.Әти-әниләрне олылау,өлкәннәрне хөрмәтләү,кечкенәләрне кимсетмәү кебек сыйфатларны хуплап,Алладан сәламәтлек ,иминлек сорарга өнди.Гает намазлары вакытында,Корбан бәйрәмендә мәчеткә кеше бик күп килә.Рамазан аенда мәчеттә авыз ачтырулар өчен аерым бүлмә бар.

Осиновода 1889 нчы елда чиркәү төзелә.Чиркәү биек,ялтыравык гөмбәзле.Чиркәү”Грузинской иконы божьей Матери”исемен йөртә.Совет заманнарында чиркәү аяныч хәлдә иде . 1990 нчы елларда ул торгызылды.Чиркәү стеналарына изгеләр сурәте төшерелгән иконалар эленгән.Бәйрәм көннәрендә һәм гыйбадәт кылу алдыннан чикәүдән чаң тавышы яңгырый.Чиркәүгә тирә-як авыллардан да кешеләр килә.

Осиноводан 3,5 км ераклыкта шаулап торган урман үсә.Анда 200-400 еллык агачларны очратырга була.Урман-безнең байлыгыбыз.Осиновода күп кенә йортлар агачтан төзелгән.Газ булмаганда урман кешеләрне ягулык белән тәэмин иткән.Аның өстенә мунчага утын ,себеркене дә Осиноволылар урманнан кайгыртканнар.Хәзер урманга керү тыелган,чөнки урманның шактый күп өлеше Идел-Кама тыюлыгына керә.Ул 1960 нчы елда оештырыла.Аның мәйданы 10091,2 гектарны тәшкил итә.Саклаулык җирлегендә Көнчыгыш Европадагы иң карт ылыслы урман саклана.Күп кенә үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән.Тыюлыкның чикләре берничә тапкыр үзгәртелде.Еллар үткән саен аның мәйданы арттырылды.Тыюлыкта агачлар кисү,гөмбә,җиләк җыю,күлләреннән балык тоту,җәнлекләр аулау тыела.Урман соклангыч,гаҗәп матур!

Йомгаклау

Зур бер эшне төгәлләдек бугай.Осиново тарихына багышлап бу хезмәтне башкарганда күп кенә материалларга таяндым.Осиново авылында туып-үсүчеләргә , авылыбыз һәм җөмһүриятебез үсешенә үз өлешләрен керткән кешеләргә без аеруча рәхмәтлебез.Мәңге яшә,туган авылым!Безнең авылга рәхим итегез!Сезне кунакка көтеп калабыз!

Китап турында әйтер сүзем бар.

...Китап!

Бу сүзгә никадәр тирән мәгънә салынган!Татар халкында китапка мәхәббәт гомер-гомергә көчле булган.Яңа  демократик дәүләт  төзү юлында югалтып бетерә яздык бит  әлеге мәхәббәтне!Ходайга шөкер , халкыбыз глоболизациягә каршы тора алды.Минемчә, татар Китабының роле бик зур әлеге көрәштә.Китап җанлы кешеләр белән сөйләшүе дә ни тора!Китап ул сердәш тә,киңәшче дә,дус та.Ничәмә- ничә гасырлар буе яшәүчеләрнең акылын,хис-кичерешләрен үзендә туплаган могзиза ул!Миңа китап рухи ләззәт бирә,уйландыра.Түзем –сабырлыклар беткәндә алга барырга өнди.Якты киләчәк турында хыялланырга кодрәт бирә.Битләре саргайган,җитен җеп белән тегелгән борынгы китапларга кагылсаң , күңел үзеннән- үзе эри.Шундый кадерле истәлек бит алар әби –бабайлардан калган китапларыбыз!Китап акчадан кыйммәт.Китапны яратып укучының йөрәге чиста була, минемчә.Ул бит Коръәндә язылган беренче сүз белән бер тамырдан!

Барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп дәшәсем килә :”Кулларыгызга Китап алыгыз!Яратыгыз,кадерләгез китапларны!Китап укымаган кешенең күңеленнән нур кача.Китапсыз, милләтнең киләчәге юк!”Китап диңгездән тирәнрәк,галәмнән биегрәк”,- дип язды  Фәнис Яруллин.

Тема: Милли музыка.

            Бу текстта Г.Шәрәфи әсәреннән өзек бирелгән.Дивизия генералы скрипкада“Тәфтиләү” көен уйный.Аны солдатлар онытылып тыңлыйлар.Автор безгә милли көйнең кешегә тәэсире никадәр көчле булуы турында әйтергә тели.

          Автор бу көйне “чын безнеңчә” дип атый.  Әсәрдә татар милли көе  әрмән егетенә  көчле тәэир итә.Генералга бу көйне уйнау зур ләззәт бирә.Сабыр гына уйный башланган көй көчәя бара. “Тәфтиләү”көе татар тарихы,язмышы турында уйландыра.Чыннан да,халык көйләре күңелнең иң түренә үтеп керергә сәләтле.Автор милли көйнең солдатларга  зур рухи көч биргәненә  басым ясый.Халык көйләре  үткәннәр турында   гына уйландырып калмый ,якты киләчәккә өмет чаткылары бирә.Сугыш  туктап торган арада  милли көй күңелләргә ял бирә.Яралы солдатлар милли көйләрне тыңлаган вакытларында авыр яралары турында онытканнар.Әмирхан Еникинең”Кем җырлады”әсәрендә татар җырын ишеткәч,  егет  һушына килә.Ул туган авылын,сөйгән кызын,якыннарын искә төшерә.Җыр аның  иң кадерле минутларын хәтерендә яңарта.Татар милли көйләрен безнең буынга Илһам Шакиров,Хәйдәр Бигичев,Рәшит Ваһапов  кебек бөек җырчылар җиткерде.Хәйдәр Бигичев концерты миңа бик көчле тәэсир иткәннен әле дә хәтерлим.Аның башкаруында милли  җырларны  бер тапкыр ишеткән кеше “илаһи моң чишмәсе”нең  никадәр тирән булуына  төшенә.

              Минемчә, автор бу теманы уңышлы сайлаган һәм  укучылар игътибарын  җәлеп итә алган.  Бай орнаментлы озын көйләр-илһам чишмәсе.Чын татар кешесенә милли көйләрне ишетү зур шатлык китерә.Алар тәэсир итү көчләрен беркайчан югалтмаячаклар.

                          Тел-милләтнең таныклыгы.

                                                Теле барлар халык булган,теле юклар балык булган.

                                                                   

   Тел-аралашу,аңлашу коралы.Ул-халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да.Анда халкыбызның тормыш –көнкүреше , рухы ачык чагыла.Тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми,аны гамәли яктан куллана белергә кирәк.

Кулланышы татар теленнән имтихан бирү белән тәмамлана дисәк тә була.Кибеттә дә ,даруханәдә дә,  теләсә нинди башка  эштә дә  татарча белмәсәң дә эшләргә була бит.Татарча белмәгән өчен хезмәт хакын да кимитимләр,белгән өчен 10-15%ка арттырмыйлар да.

     Телебезнең тылсымлы тәэсир итү көче кешенең аңына ,хис-тойгыларына һәм эчке кичерешләренә йогынты ясавында.Элек-электән кешеләр сүзнең тәэсир итү көченә,аның тәрбияви ягына игътибар иткәннәр.Матур,нәфис сөйләмне аерым фән буларак өйрәнгәннәр.Укытучы ничек кенә тырышмасын 2 смена белән эшләүче укытучыларга  һәм  төштән соң укучы баларга бигрәк тә авыр.11 нче дәрестә  кичке сәгать алтыда  беркемнең дә  нәфис сөйләмгә өйрәнәсе килми шул.

           Күп милләтләр бер-берсе белән очрашса,рәхәтләнеп ана телләрендә сөйләшәләр.Ә безнең яшьләр нигәдер тартыналар,татарча бөтенләй сөйләшмиләр диярлек.М.Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары” әсәрендәге Гыйззәтуллин кебек гади генә сорауга да җавап биргәндә,борыннарын тарта-тарта, бер җөмлә эчендә буталалар.Иң аянычлысы-бай әдәби мирасыбыз  китап киштәләрендә ята бирә. Русча әйтмешли монысы өчен бигрәк   “обидно”.

      Казаннан ерак тормыйбыз.Балалар белән берәр музейга ,театрга бару өчен күпме кәгазь  җыярга кирәк.Ә  фольклор  коллективлар  үзләре безгә килсәләр –рәхәтләнеп каршы алыр идек.

   Яшь вакытта ишеткән ,укыган хәтердә кала.Моның белән без балада күркәм сыйфатлар , милли китапка мәхәббәт  тәрбиялибез.Баланың киләчәктә күпкырлы талант иясе,шул вакытта милләте өчен янып йөрүче булуы өчен матур әдәби китапларны күп укуы да кирәк.Китап кибетләрендә татарча китапларны табарга була,ә менә китапханәләребезгә матур рәсемле,яңа чыккан китаплар кайчан килеп җитәр?!

 Кешеләрнең тормышы   төрлечә үтә.Кемдер милләт турында да, туган тел турында да уйлап та бирми.”Бүген үттеме ,шөкер “,-дип яшәүчеләр бүгенге көндә җитәрлек.Киресенчә ,туган телебезне-татар телен -саклап калуга күп көч куйган шәхесләребез дә юк түгел.Андый кешеләр җаннары белән фидакарьләрчә милләткә хезмәт итәләр.Үз хезмәтләре өчен алтын медальләр дә,  яңа фатирлар да,мерседеслар да дәүләттән өмет итмиләр.Ә мин бирер идем 30-40 ел мәктәптә туган телне укыткан укытучыга яңа фатир да,машина да.Безнең   шундый  укытучыбыз ”Үзем өчен яшәмәдем  дә .Ә гомер узды да китте “,-дигән иде.

          Бүген мәктәпләребездә нәкъ шундый укытучылар җитми кебек.Заманлаштык,бушка эшлисебез килми.Компетентлы,яхшы белгеч булу да җитми үзебезгә.Ә иң беренче чиратта,  үзебезне , балаларыбызның  киләчәге алдында җаваплы икәнлегебезне аңлап җиткермибез.Һәр кеше милләтне саклап калу алдында үзен җаваплы итеп сизсә, тагын да яхшы булыр иде.Татардан рус туган балалар да әзрәк булыр иде.Өлкән классларда кызларга аерым тәрбия сәгатьләре кирәк.Нинди сүзнең яхшы,нинди сүзләрнең начар икәнен,нинди гадәтләр күркәм,ниндиләре ямьсез икәнен төшендерергә кирәк.Татар кызларына-булачак әниләргә  әйтәсе сүзем шул:”Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү аеруча әһәмиятле.Галимнәребез дә бит ана телендә сөйләшә, уйлый белмәгән кешенең фикер сәләте түбән булуын исбатладылар.Балада ана теленә мәхәббәт һәм аның белән горурлану булырга тиеш.Ул туган теленең гүзәллеген сизсен.Туган телдә сөйләшүне үзе өчен бәхет итеп санасын. Яхшы гадәтләргә мәхәббәт, начар гадәтләргә нәфрәт  уята торган  тәрбияви хикәяләр,матур әкиятләр  күбрәк укыгыз”.

      Бөек шагыйребез Тукайның бер сүзе һаман истән чыкмый:

-Татар халкы нинди  ?-дип сораганнар анардан.

-Сакаллы,-дип җавап биргән  ул.

“Сакаллы” дип әйтүе нәрсә булды икән?Сакаллы ,ягъни карт.Сакаллы карт -гыйлемле,тәҗрибәле,күпне күргән,хәйләкәр.Карт булгач, күбрәк үзен кайгыртучы,үзен яратучы да әле ул.Шулай була күрсен.Карт –сүлпән,әкрен,бүгенге эшен иртәгә дә калдырырга мөмкин.Бу яктан карасак ,бик үк яхшы түгел шул.Заманнан артта калмасаң да,ярап булмый   әле кайвакыт.Чит милләтләр һәм телләр мохитендә яшәү,туган телебезне саклап калу бер дә җиңел мәсьәләрдән түгел.Татар теле –милләтебезнең таныклыгы.Ул булмаса милли бәйрәмнәребезнең дә,йолаларыбызның да мәгънәсе бетәчәк,минемчә.Алга киткән илләрдә тел дә үсә,камилләшә,

байый.Иң мөһиме телне белүгә ихтыяҗ булсын.Шул вакытта укытучы эш нәтиҗәләрен , уңышларын күреп шатланыр.

Мәктәп музее

1 зал 206 нчы кабинет

Осиново авылының атамасы агач исеменә бәйле.Русча “осина” татарча  усак.Осиново күле буенда агачлар күп үскән.Шуңа күрә авылыбызның беренче атамасы”Осиновский починок” булган.Авыл 1793-1795нче елларда төзелә башлый.Бу турыда архив  документлар сакланган.Авылда  300 кеше яшәгән.Безнең стендта Осиновоның төрле еллардагы картасын күрә аласыз.Бүгенгесе көндә Осиновода ике мәктәп эшли.”Карпов В.В. исенмендәге лицей» һәм Гимадиев исемендәге гимназия.»Алёнушка» һәм»Васильки»балалар бакчасы, Мәдәният йорты, Амбулатория, почта  бар.”Радужный» комплексында өч  балалар бакчасы эшли.Осиновода дин үзәкләре бар:чиркәү һәм мәчет.1852 нче елда агачтан  чиркәү төзелә.1889 нчы елда таштан төзиләр.Хәзер ул”Грузинской иконы Божьей матери”  дип атала.1995 нче елда ул яңадан торгызыла.1994 нче елда мәчет ачыла.Осиново халкының  саны елдан –ел арта.Авылдашларыбыз Казанда, Яшел Үзән шәһәрендә эшлиләр.

Минем  сезне Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбыз белән таныштырасым килә.Гайсин Мидхәт Фазыл улы –батыр солдат һәм яхшы укытучы.Кызганычка каршы ,ул инде безнең арада юк.Мидхәт Фазыл улы Гайсин сугышта танкист була.Ул 1941нче елның октяберендә Воронеж  фронтында барган каты сугышларда катнаша.Яралана һәм әсирлеккә эләгә.Польша һәм Украина концлагерьларында әсирлекктә була.1943 нче елның җәендә төрмәдән кача ,ләкин аны эләктерәләр, каты кыйныйлар.1944 нче елда англичаннар лагерьны утка тоткач,француз крестянины Мишель Сире ярдәме белән  яңадан кача.Фашистларга каршы көрәшүче көчләргә  кушыла.Партизан була.Җиңү көнен Франциядә каршылый.Сугыштан соң Казанда Педагогия институтын тәмамлый.1976 нчы елдан 1983 нче елга кадәр мәктәп директоры була.ТАССРның атказан укытучысы исеме белән бүләкләнә.”Салават күпере” комплексында аның исемен йөрткән урам бар.2010нчы елда анда мемориаль  такта урнаштырылды.Осиноводан сугышка китеп һәлак булган солдатларны без онытмыйбыз.Бөек Җиңүнең 20 еллыгына 1965 нче елда мәктәп укытучылары һәм авыл советы председателе Архипова Анастасия  Дмитреева  тырышлыклары  белән һәйкәл урнаштырыла.1987 нче елның 9 маенда Осиново үзәгендә тагын бер һәйкәл  ачылды.Мухин  Алексей  Михайлович  Ветераннар Советы председателе бу һәйкәлне ачуга  күп көч куйды. 2013 нче елда рестоврация үткәрелде.

Сугыш  бетүгә  берничә дистә еллар үтте.Ләкин бүген дә безгә үз илебезнең чикләрен  сакларга кирәк.Әниләрнең ,балаларның тынычлыгын саклауда безнең мәктәп укучылары да үзләреннән өлеш кертәләр.Армиядә егетләребез төрле һөнәрләрне үзләштерәләр.Алар очучы да,танкист   та ,артиллерист  та ,диңгезче  дә ,Плисецкий  космодромының ракетчиклары да.Безнең мәктәпне тәмамлаучылар арасында офицерлар да бар.Алар Вьетнамда,Афганистанда,Югославиядә  сугышларда катнашып Ватан алдындагы бурычларын үтәделәр.Безнең мәктәпне бетерүче егетләр 90 нчы елларда Чечня сугышында,Таджикстанда ,Югославиядә батырларча

көрәштеләр.Сугышлар югалтусыз булмый.Павел Пашин Чечняда снайпер пулясы тиеп үлде.Безнең мәктәптә интернационалист  солдатлар белән ,шулай ук хәрби училище мәктәбе студентлары белән очрашулар була.Мәктәпне бетерүче егетләр хәрби училищены  бетереп төрле урыннарда намус белән хезмәт итәләр.Укытучы Федотов Анатолий Николаевич улы Александр хәрби офицер.Шулай  ук рус теле укытучысы булып эшләгән Терёхина Нина Ивановнаның улы да  офицер. Югары сыйныфларда укучы егетләр һәм кызлар  төрле хәрби  һәм спорт ярышларында мактаулы урыннар яулыйлар

Мәктәп.

1869 нчы елда Осиновода беренче мәктәп ачыла.Мәктәп бинасы чиркәүдән ерак булмый.Осиноводан ерак яшәүчеләр өчен интернат була.Мәктәп беркайчан ябылмаган.”Майский” һәм “Казанская”кошчылык фабрикасы төзелү уңаеннан Осиновода халык саны арта.Шуңа күрә яңа мәктәп төзелә. 640 укучыга исәпләнгән  мәктәп 1975 нче елда ачыла.Мәктәп  директоры Гайсин Мидхәт Фазыл улы була.Ул хәзер Гимадиев исемендәге гимназия дип йөртелә.

Архипова Анастасия Дмитреевна җитәкчелегендә күп еллар буе мәктәптә “Поиск”төркеме эшли.Пенсиядә булуга карамастан ул әле хәзер дә мәктәп укучылары белән очрашуларга килә.Ә аның улы Архипов Валерий Александрович Осиново авылының музей директоры булып эшли.1995 нче елда Осиновода яңа мәктәп ачыла.Ул Майский  совхозының беренче директоры исеме белән атала башлый.Карпов Виктор Василеевич исемендәге мәктәпнең беренче директоры итеп Копвиллем Эдуард  Владимирович билгеләнә.Соңыннан Копвиллем Наилә Нургаязовна  бу эшне дәвам итә.Мәктәбебезнең беренче катында Карпов Виктор Васильевич тормышына багышланган стенд һәм мемориаль  такта бар.Безнең мәктәп укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда беренче урыннарны яулыйлар.Мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә бетерүче укучылар  белән  горурланабыз.

Карпов Виктор Васильевич

ТАССРның авыл хуҗалыгы министрының 1972нче елның 11 нче маеның боерыгы белән яңа төзелә торган теплица комбинатының директоры итеп В.В.Карпов билгеләнә.Ул 1927 нче елда туган.Югары белемле белгеч.Авиация институтын тәмамлагач , Минзәлә Машина- трактор станциясендә баш инженер булып эшли. 5 ел авыл хуҗалыгы министрының механизация һәм электрификация буенча урынбасары булып эшли.1969 нчы елда “Татколхозтөзелештә” председатель  урынбасары була.1972 нче елда “Майский” тепличный комбинатын  җитәкли башлый.Аның тырышлыгы белән 48 гектар җирдә кышкы теплицалар берничә дистә күпфатирлы йортлар төзелә.Мәдәният йорты,амбулатория,балалар бакчасы,даруханә эшли башлый.В.В.Карпов  бик күп мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән.1989 нчы елга кадәр совхоз директоры була.Пенсиягә чыга.Озак авырудан соң 1997 нче елда вафат була.

                                       Казан кошчылык фабрикасы.

Казан кошчылык фабрикасы Татарстанда кош итен җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе .Һәр ай саен 100 төрдәге 400 тонн продукция сатыла.Казан кошчылык предприятиесе 1971 нче елда төзелә башлый.

1980 нче елда зур реконструкция үткәрелә.Төрле елларда эшләүче җитәкчеләрне сез әлеге стендта күрә аласыз.1990 нчы елларда предпреятие авырлыклар кичерсә дә,җитәкчеләр һәм эшчеләр тырышлыгы белән ул  үз эшен дәвам итте.Фотографияләргә игътибар итегез.Хәзер фабрикада яңа технологияләр кулланыла.Ул зур үсеш кичерә.

Ганиев Илшат Газим улы.

1989 нчы елдан “Майский “совхозын Ганиев Илшат Газимович җитәкли.Ул Баулы районы   Яңа Шалты авылында туган.Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач,”Майский”совхозында  3 нче цыхта баш агроном булып эшли.Беренче көннәрдән ук үзен яхшы белгеч һәм оештыручы итеп танытты.               1994 нче елда Татарстан Республикасының”Атказан авыл хезмәткәре” мактаулы исеменә лаек була. Илшат Газимович”Бердәм Россия”партиясе әгъзасы.    Ул Дәүләт Советы депутаты. 2002  нче елда  ул “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.”Майский”совхозы җитәкчеләре мәктәбебезгә зур матди ярдәм күрсәтәләр.

Бөек Ватан сугышы.

1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана.Осиноводан сугышка 134 аылдашыбыз киткән.Шуларның 58генә әйләнеп кайткан.Авылдашларыбыз Волхов фронтында,Мәсәү,Сталинград шәһәрләре янындагы каты сугышларда, Курск дугасында катнашканнар.

Менә монда сез  сугышта язылган хат белән таныша аласыз.Совет солдатларының каскалары,командир планшеты,штык,гильза,болванка,шулай ук  көндәлек-кирәк яраклары.Тылда хатыннарга  һәм балаларга эшләргә туры килгән.Алар фронт өчен ипи,яшелчәләр,бәрәңге үстергәннәр.Кызыл Армия солдатларына җылы оекбашлар,бияләйләр бәйләгәннәр.Менә  бу плакат һәр кешегә таныш(плакатка күрсәтә).Сугышта катнашучыларның медальләре,удостоверениеләре белән таныша аласыз.”Кызыл Татария”газетасына игътибар итегез.Германия 8 майда  капитуляциягә кул куйды.Кешеләр бер-берсенә бәйрәм белән котлап открыткалар язганнар.Җиңү көне барыбыз өчен дә зур бәйрәм.

2 зал   209 нчы кабинет

800 мең ел элек ,без яшәгән территориялдә салкын климат урнаша, шуңа күрә табигать үзгәрә. Бу урыннарда  мамонтларның ,йонлы носоргларның ,аюларның,т боланнарның яшәүләре билгеле.Алар сан ягыннан күп булганнар.Бу стенд иң борынгы экспонатларны күрсәтә.Мамонт бивне,кечкенә мамонт баласының теше.Идел елгасыннан ком ташыганда эшчеләр носорог  тешенә дә тап булалалар.Менә бу болан мөгезе Юдино карьерында табылган.Вакытлар үтү белән климат нык  үзгәрә.Эре хайваннар юкка чыккач,кешеләр балыкчылык,аучылык,йорт хайваннарын асрау белән шөгылләнәләр.Яшәү өчен көрәш дәверендә эш кораллары камилләшә.100 мең ел элек яшәүчеләр таш,бронза,тимер дәверләрен үтәләр.Ук һәм җәя 100 мең ел элек булган.

 

Меңьеллык тарихы  булган татар халкының көнкүреш әйберләренә игътибар итегез.Менә бу намазлык.Өйдә ,гадәттә,ишек өстенә  эленә торган шамаил.Анда Коръәннән аятләр язылган.Сылу кызларыбыз киемгә игтибарлы булганнар.Кунакларга бәйрәмнәргә бару өчен махсус  бал итәкле күлмәкләр тектергәннәр.Барлык катлам кызлары да калфаклар кигәннәр.Аларның төре гаять күп.Дини йолалар буенча башны каплап йөрергә кирәк булган,шуңа күрә  кечерәк тәкыя калфакларны яулык яки шәл астыннан киеп йөргәннәр.  Ирләр борын-борыннан  түбәтәй яки кәләпүш кияргә яратканнар.Бүгенге көндә дә  халыкның киң катламы  көнкүрешенә түбәтәй әйләнеп кайтты.Аякка йомшак күннән тегелгән читек кигәннәр.

Менә бу- беләзек.Яшь кызлар тар беләзекләрне ,хатыннар киңрәк беләзекләрне үз иткәннәр.

Тема: Илһамлы халык-бәхетле халык.

Укытучы максаты:1.Бәйрәм хисе тудыра белү,чөнки кешеләр өчен Илһам Шакиров концертына бару- зур бәйрәм .Балаларны И.Шакировның иҗаты,тормыш юлы белән таныштыру.

2.Тормышыбызда бик мөһим роль уйнаган татар көйләрен ишеттерү.

3.Сүз сәнатенең мәдәнияттән аерылгысыз булуын күрсәтү.Җырдагы сүзләрнең мәгънәле булырга тиешлегенә басым ясау.

Укучылар максаты:1. Татар классик музыкасын халыкка җиткерүче И.Шакировның җырлавын тану.

2.Җырчының тормыш юлын истә калдыру.

3.И.Шакиров белән горурланырга кирәклекне аңлау.

Үткәреләсе актлар залы бәйрәмчә бизәлә.Ул зал чиста,якты булсын.

Җиһазлау:Проектр,компьютер,презентация, плакатта И.Шакиров турында атаклы язучыларның язылган сүзләре.Инсценировка өчен чана, тулы капчык,кечкен көрәкчек,он,музейдан сорап торырга була тегермән ташлары

“Сиңа кушылып җырлый халык җаны

Һәм сулышлар китә киңәеп...”(Казан. Татарстан китап нәшрияты .1995 нче елгы”Илһам “китабыннан алынды. Татар язучылары)

“Илһам Шакиров җырларын тыңлап,үзебез дә җырлы-моңлы булып үстек без”Г.Насыйбуллина.

Укучылар җыелган арада Илһам Шакиров башкаруында”Әллүки” җыры куела.

Укытучы:Кадерле укучылар,укытучылар.Бүген без “чын” тавышлы моңлы җырчы ,композитор Илһам Шакиров белән якыннанрак танышырбыз.(1нче слайд.Илһам Шакиров фотосы.)

Илһам Шакиров-сүнмәс моң иясе,кабатланмас тавышлы танылган җырчы.Татар халкында күркәм гадәт бар:өлкән яшьтәге кешеләргә кадер-хөрмәт күрсәтү. Бер шикләнмичә әйтергә була:бик лаек Илһам ага татар халкының хөрмәтенә,мәхәббәтенә.Сүзне укучыларга бирәбез.(Сәхнәдә балалар чыгышы)

Ана баласын кулында тотып йоклата.Бишек җырын җырлый.

Әлли бәлли итәр бу

Мәдрәсәгә китәр бу

Йокла улым,йом күзең

Йом,йом күзең,йолдызым

Кичтән йокың кала да

Еглап үтә көндезен.

Әлли бәлли көйләрем

Хикәятләр сөйләрем

Сиңа теләк теләрем

Бәхетле бул диярем!


Гыйззәтем син,кадрем син

Минем йөрәк,бәгърем син

Куанычым,шатлыгым

Тик син,минем,синсең,син.

Балага теләкләр тели(тыныч тавыш белән)Бәхетле, иманлы ,кешеләргә мәрхәмәтле бул ,үскәнем.Тормыш юлыңда яхшы кешеләр генә очрасыннар.Дусларың тугры булсыннар.(Баланың башыннан сыйпый,үбә)

1 нче укучы:1935 нче елда Нуриәсма апаның һәм Мөхәммәтшакир улы Гыйлмитдин абзыйның төпчек уллары туа.Илле ел сәхнәдән төшмәгән Илһамга исемне бабасы куша.Ә менә тавышы әнисеннән дип әйтәләр.Аның әнисе дә моңлы, татар халык көйләрен яратучы була.(2нче слайд.Әнисенең фотосы һәм туган нигезе.)

2 нче укучы: 1937 нче елда Илһамның әтисен нахак гаеп тагып төрмәгә утырталар.Үзен белгәннән бирле ятимлекнең ни икәнен татырга,”контор малае,халык дошманының улы”тамгасын еш ишетергә туры килә аңа.

1 нче укучы:Ун еллык мәктәпне ул туган авылыннан 12 чакырымда урнашкан Теләнче -Тамакта тәмамлый.Кичләрен мичкә яккан салам яктысында дәресләр карый.Китаплар укырга ярата .Кичләрен радиодан татарча җырлар тыңлый.(9 нче слайд.16 яшендә төшкән фотосы.)Илһам аганың ,яшьләрчә әйтсәк ,үз кумирлары була.Алар:Рәшит Вахапов,Гөлсем Сөләйманова,Зифа Басыйрова,Флера Сөләйманова.(4нче 5 нче слайдлар.Әлеге җырчыларның фотосурәтләре бер –бер артлы чыга) (Зифа Басыйрова башкаруында”Су буенда” җырыннан өзек ишетерсез.)

1 нче укучы: Илһам Шакировка үсмер елларында күрше керәшен авылы Зичәбашка карурман аша тегермәнгә еш барырга туры килә. Бу турыда без

6 нчы Б сыйныф укучыларының сәхнәдә чыгышларын күрербез.

Чанасын тартып бер малай тегермәнгә килеп җитә.Аның бодай белән тулы капчыгын тегермәнче ала. Илһам бик арыган кыяфәттә утырырга куелган түмгәк өстенә утыра һәм моңлана башлый.

Кәләй урманнары калын урман,

Җөгерсәң лә сусар,ай-һай ла тотарсың,

Кәләй кызыкайлары ла бигрәк матур,

Сулы кашык белән лә,ай –һай ла ,йотарсың.

Тегермәндә булган ир-атларның берсе:

Шәп җырлый......Бигрәк моңлы бала булып туган бу.

Кайдан ул?Кем баласы?

Бу Яңа Бүләкнең Гыйлметдин баласы.

Теге контр Шакировныкымы?-дип кычкыра тегермәнче.

Кешеләр сөйләшкәнен тыңламаган Илһам тегермән ташы арасыннан төшкән онны капчыгына кечкенә көрәк белән сала иде.Шул вакыт тегермәнче килеп баса:

Булды,егет!Артык комсызланып китмә!

Абый безгә бик аз кала бит!

Телеңә салынма,әнә бар юлың....

1 нче укучы:Тормышта Илһам Шакировка гаделсезлек белән еш очрашырга туры килер әле.Андый кешеләр белән сүз озынайтырга яратмый ул.

2 нче укучы:Илһам Шакиров 1954 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач музыка училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.( 6нчы слайд.Башка җырчылар белән.)

1 нче укучы:Аның башкаруында “Карурман”,”Син сазыңны уйнадың”,”Әллүки”,”Туган тел”,”Сәрбиназ”,”Туган авыл”,”Кораб””Бер алманы бишкә бүләек” һәм башка элеккеге матур көйләр халык арасында таралып китәләр. Илһам Шакировны халык моң пәйгамбәре сыман кабул итә .Аның җырларын тыңлагач,халык өнсез кала.Татарның моңлы җанына әйләнә И.Шакиров. “Карурман”җырыннан өзек тыңлап китәрбез.

2 нче укучы:Ә хәзер Прусакова Диана башкаруында Мәхмүт Хөсәеннең “ Моң дәрьясы” шигырен ишетерсез.

Моң дәрьясы.

Моң дәрьясына чумасың,

Илһам чыгып җырласа.

Былбыллар тыңлый көнләшеп,

Җирне сихри моң баса.

Моңнар сабантуенда ул-

Мәйдан тоткан каһарман.

Яшь җырчылар канат яра

Илһам алып аңардан.

Илһам Шакиров җырласа,

Күңел күге аллана.

Хәтер түрендә яктырып

Тукай,Сәйдәш җанлана.

1 нче укучы.1967 нче елда төрекемеш чыгара торган Хәйдәркан шәһәренә кадәр концертлар белән бара Илһам Шакиров.Утыз елга бер тапкыр да татар артистларының килгәне булмый анда.Агу чыгара торган җирдә татарларга шатлык ,бәхет мизгелләре алып килә ул.Гадәттә,ике сәгать ярым җырласа, бу юлы концерт 5 сәгать дәвам итә.Тамашачы көләсе урында иркенләнеп көлә,елыйсы урында тыела алмыйча елый.(7 нче слайд.Концерттан күренеш)

2 нче укучы:Әйе ,дөрес.Илһам Шакиров бик күп авыл сәхнәләрендә,татарлар яшәгән төбәкләрдә,шәһәрләрдә чыгыш ясый.Кая гына бармасын халык аны үз итеп кабул итә, алкышларга күмә.”Татар халык җырлары” дигән концерт программасы өчен 1970 нче елда Илһам Шакировка Г.Тукай премиясе бирелә.(8нче слайд.Г.Тукай премиясен тапшырылу турында таныклык.)

1 нче укучы:Гомере буе Илһам ага татар халкына ,моңына тугры булды.

Илһам Шакировка язылган хатларның берсендә кемдер анардан:

- Ник русча җырламыйсың?Син русча җырласаң “СССРның халык җырчысы “исемен бирерләр иде,-дип яза.

- Людмила Зыкина татарча җырлый башлагач ,мин дә русча бик матур җырлар җырлармын,-дип җавап бирә ул.Бу җавапта никадәр көч,халыкка тугры кала белү!Ә күпме җырчыларыбызга ул остаз булды.Аларга зур сәхнәләрдә беренче адымнарын ясарга булышты.

2 укучы:Илһам Шакиров белән бергә эшләү-ул үзе зур мәктәп.Хәмдүнә Тимергалиева,Венера Ганиева,Гөлзадә Сафиуллина һәм башка бик күп җырчылар аны үзләренең остазы итеп саный.(9нчы слайд.Җырчыларның фотолары)

(Венера Ганиева башкаруында”Еллар чакыра” җырыннан өзек яңгырый.)

1 нче укучы:Еллар кешеләргә карата никадәр мәрхәмәтсез!Чыгышыбызны йомгаклап шуны әйтергә кирәк:Илһам Шакиров җырлары татар мәдәниятенең алтын фондына керә.

Илһам Шакиров безне бүген дә моңландыра,әсир итә,туган җиребезгә мәхәббәтне арттыра,телебезне саклап калуда булыша.Аның башкаруындагы җырлар уйландыра ,сагышландыра,милләтебез өчен горурлыкны көчәйтә,яшәү өчен көч бирә,авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

2 нче укучы : Казанда һәр елны Илһам Шакиров исемендәге халык җырларын башкаручылар бәйгесе үткәрелә.Олы яшьтә булуына карамастан үз исемендәге конкурсны калдырганы юк Илһам аганың.Ул һәр җырчыга ,үзенчә, бәя бирә.Күп кенә җырчыларыбыз әлеге бәйгедән соң халыкка таныла,дәрәҗә яулый.(10 нчы слайд.Конкурстан фото.)

1 нче укучы:Кайсыдыр журналистка Илһам Шакиров үзен”Мин бәхетсез”дип әйткән.Бәлки, гаиләсе ,баласы булмагангадыр.Кем белә?Әйтүе кыен.Минемчә, күбрәге аның тормышы җиңел булмагангадыр.Элеккеге СССРны аркылыга да, буйга да күп йөрергә туры килгән бит аңа.Хәтта, бер авылга концерт куяр өчен икенче ярга бозларга сикерә- сикерә, үз гомере белән санашмыйча ,чыгарга туры килә аңа.Билетлар сатылып беткән ,ә елгада язгы ташу башланган.Юкка гына: “Юл газабы- гүр газабы”,-дип әйтмәгәннәр бит.Ә менә татар халкы Илһамы булмаса, никадәр бәхетсез булыр иде.Күпме җырдан,нинди моңнардан мәхрүм булган булыр иде.Халкына фидакярләрчә хезмәт иткән улларын, кызларын онытмасын иде татар халкы!

Класстан тыш чара Илдар Юзеевнең “Илһамга ничә яшь?” шигыре белән тәмамлана. Шигырьне, сәнгатьле сөйли белүче укучыларга бүлеп бирергә була.

1нче укучы:Илһам Шакировка ничә яшь соң?

Нинди уйлар аның башында?

2 нче укучы:Халык яшәгәндә –яшәр моңы,

Илһамыбыз –халык яшендә.

3нче укучы:Борынгы да үзе....Киләчәк тә...

Тоям шул чишмәнең кипмәсен.

Бергә: Һәр кешенең йөрәгенә һәр көн

Илһам килсен,Илһам китмәсен!

Икенче көнне дәресә татар группаларында инша яки Илһам Шакировка хат яздырырга була.Иншаның темасы:

1.Моңлы халыкның илһамлы баласы.

2.Илһам һәм татар җыры.

Терәк сүзләре булса яхшырак.

Тема:Афзал Шамов  биографиясе һәм иҗаты.

Тибы:ЛГКК

Максат:1.Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексик материалның тәрҗемәсе искә төшерелә.

2.Лексик материалның әйтелеше өстендә эш  оештырыла.

3.Текстта булачак грамматик материал кабатланыла.Яңа төшенчәләр формалаштыру.Текст өстендә эш.

Җиһазлау:презентация материалы,карточкалар.

1 этап а)Исәнләшү(Уңай психологик халәт тудыру)

-Бүген көн җылымы (яңгырлымы,аязмы,салкынмы)?

-Сиңа яз ошыймы?Ни өчен?

             б)Дежур укучы рапорты.

-Бүген  ...нче март. Дәрестә ....  укучы юк.

2нче этап.Өй эшен тикшерү.

3 этап.Биографияне искә төшерү.

Афзал Шамов 1901 нче елда 19 нчы февралдә(яңа стил белән 4 нче мартта) Казан губернасының Танаево авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.2 ел үз авылларында укыгач, 1914-1915 нче елларында   рус мәктәбендә белем ала.Соңрак укытучы булып эшли. 1922 нче елда Казан университетында рабфакта укый.

1926-1931нче елларда Мәскәү университетында укый.Таткитапнәшриятендә 1931-1943 нче елларда редактор булып эшли.Бөек Ватан сугышында фронт газеталарында хәрби корреспондент була.Сугыштагы батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.1949-1950 нче елларда “Совет әдәбияты”журналында редактор була.1958-1961 нче елларда Татар Язучылар Союзының җитәкчесе була.Афзал Шамовның әсәрләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән.Ул үзе дә тәрҗемә эше белән шөгыльләнә.А.С.Пушкин(“Капитан кызы”),Л.Толстой, Н.В. Гоголь әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Афзал Шамовның иң атаклы әсәрләре:”Рәүфә”,”Бер гашыйкның тарихы”,”Госпитальдә”,”Ата йөрәге”,”Миннур бабай”.

Якташыбыз танылган язучы А.Шамов 1990 нчы елда вафат була.

 Биография буенча сораулар:

“әйе”  яки “юк” дип җавап бирегез:

1.Афзал Шамов Арча районында  1901 нче елда туган.

2.А.Шамов  укытучы булган.

3.Язучы Таткитапнәшриятендә 1931-1943 нче елларда редактор булып эшли.

4.Язучы А.Шамов Бөек Ватан сугышында катнашмый.

5.Сугышта А.Шамов  хәрби корреспондент була.

6.Язучы  орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

7.А.Шамов “Совет әдәбияты” журналында баш редактор  булмаган.

8.Татар Язучылар Союзы булмаган.

9.А.Шамов- тәрҗемәче.

10.Язучының үз әсәрләре дә башка телләргә тәрҗемә ителгән.

1.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне дөрес укыгыз һәм  тәрҗемә итегез.

2.1 нче җөмләгә  сорау җөмләләр уйлап яз.

3.Сүзләр белән яз. 1901,1926,1949,1961,1990

4 нче этап

“Госпитальдә” әсәренең эчтәлеге.

Вакыйга Гражданнар сугышы елларында бара.Төп герой Саттаров фронт командиры булган.Ул күп җәфа күргән егет,ләкин гаҗәп чыдам һәм зур ихтыярлы егет.Палатага авыруларны карарга врач керә.Ул Саттаровның  кулыннан алды,хәлен сорашты.Аның йөзе шат иде.Полк командиры  Саттарның хәлен сорап хат язган.Врачның  Саттар өчен  тагын бер яңалыгы бар иде.Егет түземсезләнеп врачның күзенә карады,анардан җавап көтте.Саттарның әнисе улы янына госпитальгә килгән иде.Егет баладай шатланып ,бөтен йөзе белән елмаеп караватына торып утырды,аякларын  одеалы белән бик тырышып  томалады.Әнисен борчымас өчен ,аягын кискәннәрен дә хәбәр итмәгән иде.Әнисе палата керде.Күзе белән авырулар арасыннан улын эзләп тапты.Ана улын күрүенә бик шат иде.Аның,улы өчен бүләге дә бар икән.Җылы оекбашларны кидерим дип одеалны ачкач,  улының бер аягының ампутировать ителгән икәнен аңлап алды.Соңар оекбашны кая итәргә белмәде.Улына да бик уңайсыз булды.Ана яралыларга кып-кызыл алмалар өләште.

Яңа сүзләр:

Вакыйга-событие

Җәфа-беда

Чыдам-терпеливый

Ихтыярлы-волевой

Түземсезләнеп-с нетерпением

Җавап көтте-ждал ответа

Томалады-закрыл

Эзләп тапты-нашла взглядом

Борчымас өчен- чтобы не потревожить

Биремнәр:

1.Кем егетне  кулыннан алды?

2.Баш врач нишләде?

3.Ул егеткә нәрсә турында хәбәр итте?

4.Палатага  кем керде?

5.Ана белән бала шатмы?

6.Ана яралыларга нәрсә өләште?

А1. Баш врач егетнең кулыннан алмады?

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А2.Врачның йөзе борчулы.

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А3.Егет врачның күзенә карады,анардан җавап көтте.

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А4.Сестра аның аякларын одеал белән каплады.

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А5.Ананың аяк киемнәре(обувь) чыланган иде(мокрые).

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А6.Ананың күзләре улын эзләде.

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А7.Егет анасына таба китте.

А)Текстка туры килә Б)Текстка туры килми  В)Текстта әйтелми

А8.Ана бәрән йоныннан бәйләнгән(связанные из шерсти барашка)

оекбаш бирде.

5 этап Йомгаклау.Танылган язучы Афзал Шамов татар әдәбиятын үстерүгә зур көч куйган.Без аның белән горурланабыз.

6 этап Өй эшеТекст эчтәлеге буенча сораулар уйлап язу.

7 этап үзбәя.Билгеләр кую

Абдулла Алиш биографиясе һәм иҗаты.

 Абдулла Алиш 1908нче елның 15 нче сентябрендә Спас өязенең     Көек    авылында туган.Әтисе Габделбари зыялы кеше була.Русча яхшы белгән,газета-журналлар яздырган,балаларын белемле,тәрбияле итәргә тырышкан.Әнисе Газизә  шигырьләр чыгарган.Әтисеннән укырга өйрәнә.Авыл мәктәбендә укый.1919-1921нче елларда күрше рус авылында укый.Ул беренче шигырьләрен яза.Аннан соң Спаста  җидееллык мәктәптә укый.Әдәбият,драма,спорт түгәрәкләренә йөри.Бик яратып китаплар укый.Җидееллык мәктәпне тәмамлагач  1927-1930 нчы елларда җир төзүчеләр техникумында  мелиоратор булырга укый.Уку шартлары авыр була.Тулай торакта ягылмый торган бүлмәдә декабрь салкыннарына кадәр яшиләр  алар дусты белән..Бу елларда “Гаптул Алишев”,”А.Абдул”,”А.Алишев” исеме белән аның хикәяләре газета-журналлар битендә күренә  башлый.1931-1933 елларда Казанда  эшли.1936 нчы елда Казан педагогия институтына укырга керә.Шул елларда ул өйләнә.Аның ике улы бар.Балаларга 25  әкият яза.Алар “Әкиятләр”,”Ана әкиятләре”исемнәре белән басылып чыгалар.Аның әкиятләре балаларда матур гадәтләр тәрбиялиләр.Әкиятләр кошлар,җәнлекләр турында язылган.Алар русчага тәрҗемә ителгән.Язучы үзе дә русчадан тәрҗумә иткән.Сугыш башлангач ул радист булып сугышка китә.Ләкин фронтта разведчик була.1941нче елның 12 октябрьдә әсирлеккә эләгә.Җәлилчеләр1944 елның 25 августында Плетцензее Төрмәсендә Берлинда  үтерелә.

Сертотмас үрдәк (кыскартылып алынды.)

Яшәгән бер үрдәк.Ул яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән.”Ишеттеңме бер яңа хәбәр?Сиңа гына сер итеп сөйлим”-дип әйтә икән.Бер көне өй хуҗасы эте белән урманга утынга киткән.Ул өйдә юклыгын беркемгә әйтмәскә кушкан.Ике көн үткәч аны эзләргә үрдәк киткән.Юлда очраган керпегә,аюга ,төлкегә,куянга хуҗасының юклыгын сөйләп биргән.Куян алмагачларны кимерергә,аю бал ашарга килгәннәр.Төлке үрдәкне алдап үз оясына алып кайткан.Анда аны тотып балаларына ашаткан.Төлке  хуҗа юк вакытта үрдәкләр ашыйм әле дип йортка барган ,ләкин капкынга эләккән.Аю базга төшкән.Бүре сарайга куерә алмаган.Куян кишер ашарга бакчага керә алмаган.Хуҗа өйгә кайткан.Сертотмас үрдәк кенә инде хәзер беркемгә серләр сөйләп йөрми.                          1..Абдулла Алиш кем ул?

2.Ул балалар язучысымы?

3.Ул кайда туган?

4.Ул техникумда укыганмы?

5.Балалар өчен ничә әкият язган?Алар китап булып басылганнармы?

6.Аның әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителгәннәрме?

7.”Сертотмас үрдәк”әкиятенең төп герое кем?

8.Хуҗа кая китә?

9.Үрдәк урманда җәнлекләргә хуҗасының өйдә юклыгын сөйләп йөргәнме?

10.Күп сөйләшергә ярыймы?

                                                           Чын дус.

Кәрим белән Камил-якын дуслар. Бергә мәктәпкә баралар,бергә кайталар.

Дәресләргә   дә бергә  әзерләнәләр,урамда да бергә булалар.

  Бервакыт Кәрим нык авырды.Аны хастаханәгә салдылар.Сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа укучыларга әйтте:

-Иртәгедән башлап ,чират белән,Кәрим янына йөрергә кирәк.Аңа дәресләр әзерләгә булышырсыз,хәлен белерсез.Кем беренче бара?

Барысы да Камилгә карадылар.

-Камил син иртәгә дустың янына барырга теләмисеңме?

-Минем спорт секциясенә барасым бар.Безнең тренер бик усал.

Камилдән андый җавап булыр дип беркем көтмәгән иде.Иң арткы партада утырган яңа укучы Гаяз кулын күтәрде.

-Рөхсәт итсәгез,мин барам,-диде ул.

-Син Кәримне белмисең дә бит әле.

-Минем әнием хастаханәдә эшли.Ул шәфкать туташы.Анда танышырбыз дип уйлыйм.Без әни белән Кәримне  яхшы дәваларбыз.

-Рәхмәт Гаяз,син чын кеше!-диде укытучы.

1.Переведите:Якын дуслар, нык авырды,сыйныф җитәкчесе,хәлен белерсез,чират,усал тренер,иң арткы партада,кулын күтәрде,

танышырбыз,дәваларбыз.

2.Рөхсәт итсәгез

А)сыйфат ф.   Б)шарт ф. В) исем ф.Г)инфинитив

3.Ия белән хәбәрне табыгыз:

Без әни белән Кәримне яхшы дәваларбыз.

4.Сыйфат ф.-ль булган сүзне табыгыз.

5.”Дошманнар» сүзенә  антоним табыгыз.

6.”Көчле”сүзенең синонимын табыгыз.

7.Тексттан санны табыгыз.

8.Фигыльләрне табыгыз,заманын билгеләгез.

9.”Хастаханәдә”  мисалында башка сүзләр ясагыз.

10.- Рәхмәт Гаяз,син чын кеше.Текст ахырында китерелгән җөмләнең мәгънәсен аңлатып  4-6 җөмлә языгыз.

              Халык мәкалендә тормыш тәҗрибәсе.

Нәкый Исәнбәтнең халыктан язып алган бер тәгъбире бар:

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

Әйдәгез әле шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк.Телнең халык белән,аның тарихы белән аерылгысыз икәненә ышаныйк.Телебезнең җәүһәрләренә игътибар итик.Һәр сүзнең ,мәкәль –әйтемнең кадерен белергә өйрәник.Мәкальләрдә борын-борыннан халыкның көнкүреше,милли традицияләре ,тормыш рәвеше,милли характеры ачык чагылыш таба.Мәкальләр милләтебезнең эстетик карашларын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә мөмкинлек бирә.Иң беренче чиратта,газиз туган телебез турында мәкальләрбез соклангыч.Алар телне сакларга өйрәтә .”Иле барның теле бар.Иң татлы тел-туган тел,анаң сөйләп  торган тел”-ди халык.Өлкәннәрне хөрмәт итүне менә бу мәкальдә күрәм:”Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.”

Ә менә бу мәкальгә игътибар  итик әле:”Усал  тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек”. Кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өнди алар.Мондый мәкальләрне кечкенәдән ишеткән бала  теле белән дә,кулы белән дә,

      эшләре белән дә башкаларны рәнҗетмәс,минемчә.

     Китап ,гыйлем турында  мәкальләр белемле булырга өйрәтә.

“Күп укысаң, күп белерсең.    Белемдә- көч”-ди халкым.

      Туган илем- күпмилләтле дәүләт. Республикадагы  милләтләр арасындагы дуслык бик күп дәүләтләр өчен үрнәк булып тора.Мәкальләр толерантлык хисен , дуслык,  бердәмлекне тәрбияли :“Дуслык- зур байлык.

Кош канаты  белән, кеше дуслык белән көчле.”

          Татарлар элек-электән эшчән булганнар.Бер эштә дә сынатмаганнар борынгылар!”Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,-дип өйрәтә мине әтием.“Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.    Аз сөйлә, күп эшлә”,-дип өсти әнием.

          Үз асылыбызны кешелек сыйфатларыбызны саклап калырга телибез икән ,халкыбызның  мәкальләрен онытмыйк,аларны сөйләмебездә актив кулланыйк.Аларда халкыбызның бөек рухы ,иҗади мөмкинлекләре,тормыш тәҗрибәсе саклана!



Предварительный просмотр:

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләренә ирешү осталыгы булып түбәндәгеләр санала:

  • укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен,
  • әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен,
  • үзен тормышта лаеклы шәхес итеп кую

Предметара нәтиҗәләр булып татар теле  курсын өйрәнгәндә универсаль уку гамәлләре формалашу  санала.

Шәхси универсаль  уку гамәлләре.

 

Регулятив универсаль  уку гамәлләре.

Танып-белү  универсаль  уку гамәлләре.

 

Коммуникатив универсаль  уку гамәлләре.

 

 

—       укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен,

—        -әдәп-әхлак норма-

ларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен,

—        үзен тормыш-

та лаеклы шәхес итеп кую

—       максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез,

нәрсә билгесез?);

 

—        планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының

эзлеклелеген билгеләү;

—       фаразлау ,булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау;

—        контроль эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны

искәртү;

—        коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү;

—        бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә

үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе

—       эзлекле фикер

йөртүгә (логикага) нигезләнгән гамәлләр

—        алга бурыч кую,   аны чишү белән бәйле гамәлләр

 

 

—        башка

кешеләрнең фикерен исәпкә алу,

—        тыңлый, әңгәмәгә кушыла белү,

—       яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итү

 

 

Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып  килергә тиеш:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәр яклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;

метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;

 татар теле  фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.

 

Регулятив универсаль  уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып – продуктив уку технологиясе ; танып-белү  универсаль  уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып-дәреслектәге  күнегүләр, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат;коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып  эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру хезмәт итә.



Предварительный просмотр:

Фонетик зарядка
1. Табиб, синең тамгыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а)
2. Урманда адашканда ничек кычкыралар? (А-у, а-у)
3. Кыз курчагын ничек йоклата? (Ә-ә-ә, ә-ә-ә)
4. Атны ничек чакыралар? (Бах-бах-бах! Бах-бах-бах!)
5. Бал корты ничек безелди? (Беззз, беззз, беззз!)
6. Барабанга бәргәч, нинди тавыш чыга? (Бум! Бум! Бум!)
7. Теш дәвалый торган машина ничек выжлый? (В-в-в)
8. Салкыннан ничек калтырыйлар? (В-в-в)
9. Күгәрчен ничек гөрли? (Гөлдер-гү, гөлдер-гү)
10. Мотоциклны ничек кабызалар? (Д-н, д-н, д-н, д-н)
11. Быргыда уйныйбыз.(Ду-ду-ду, ду-ду-ду)
12. Көчле җил исә.(Ж-ж-ж)
13. Табада май кыза. (Ч-ж-ж-ж)
14. Кигәвен ничек выжылдый? (Ж-ж-ж)
15. Җылы җәйнең көннәрендә
Җәймә тау итәгендә
Җизни кызы Җәүһәрия
Җиләк җыя чиләгенә.
Җиләк, җиләк, җиләкләр
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге.(А.Хәйруллина)
16. Озынборын ничек безелди? (З-з-з)
17. Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? (Без-з-з)
18. Умарта корты синең яныңа килгәч, ничек безелди? (Без-з-з)
19. Ишәк ничек кычкыра? (И-а, и-а)
20. Курыкканда ничек әйтәләр? (Ой)
21. Сокланганда ничек әйтәләр? (Ай-яй-яй)
22. Карга ничек кычкыра? (Кар-кар-кар)
23. Бака ничек бакылдый? (Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка)
24. Әтәч ничек кычкыра? (Кик-ри-күк!)
25. Сүзсез генә җырлаганда ничек җырлыйлар? (ля, ля, ля; лә, лә, лә; ләл-лә-лә-лә- ләллә-лә)
26. Сыер ничек кычкыра? (Му-му)
27. Мәче ничек кычкыра? (Мияу)
28. Мәче ничек мырлый? (Мыр-р-р)
29. Кәҗә бәтие, сарыклар ничек кычкыра? (Мә-мә-мә)
30. Шәмнәрне ничек сүндерәләр? (Өф-өф-өф)
31. Авырткан җиргә ничек өрәләр? (Өф-өф-өф)
32. Эт ничек ырлый? (Р-р-р)
33. Мырауҗан ничек мырылдый? (Мр-р-р)
34. Казлар ничек ысылдый? (С-с-с)
35. Шардан һава ничек чыга? (С-с-с)
36. Сәгать ничек йөри? (Тик-так, тик-так)
37. Поезд үзенчә ашыга һәм үзенчә тавыш чыгара. (Т-т-т, ту-ту-ту, то-то-то, ты-ты-ты)
38. Бүре ничек улый? (У-у-у-у-у)
39. Үрдәкләрне ничек чакыралар? (Үти-үти-үти)
40. Күке ничек кычкыра? (Күк-кү, күк-кү)
41. Күгәрченнәр ничек гөрләшә? (Гү-гү-гү)
42. Шарны ничек кабарталар? (Ф-ф-ф)
43. Без ничек кычкырып көләбез? (Ха-ха-ха)
44. Көтмәгәндә кешене куркытып, ничек әйтәбез? (Һайт!)
45. Чыпчыклар ничек чыркылдый? (Чырык-чырык)
46. Чебиләрне ничек чакыралар? (Чеп-чеп-чеп)
47. Берәр төрле эш барып чыкмаса, ничек әйтәләр? (Эх!..)