Агзамова Гульнара Канофеевна

"сайт учителя татарского языка и литературы и технологии"

Белем орлыгы чәчү һәм туры юл күрсәтү - хезмәтемнең иң зурысыдыр.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Дәресләрдә заманча технологияләр куллану

Увлечения: әдәби китаплар уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Ямашурма, Высокогорский муниципальный район.

Место работы: МБОУ "Ямашурминская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/agzamova-gulnara-kanofeevna
Киләчәкнең башы - бүгенгедә. Нинди шатлык картлык көнеңдә, Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә, Матур итеп туган телеңдә.
Равил Фәйзуллин

    Һәр кеше үзенең туган теленбелергә тиеш.  Туган тел – буыннар арасындагы һәм гасырлар аша халыкны бербөтен итеп туплый торган җанлы һәм какшамас бәйләнеш. Шуңа да бу бәйләнешне туктатмыйча балалар бакчалары, мәктәп, югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнештә  булып, туган телне саклау һәм үстерү өстендә эшләү хәзерге көннең актуаль проблемасы булып тора.

   Халык язучы Нурихан Фәттах болай язган: “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакамый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар. Китаплар язарга?..Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым”. Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә дә булырга тиеш. Ә без укытучылар, тәрбиячеләр бу хисне укучыларда сакларга тиешбез. 

О себе

Мин, Әгъзәмова Гөлнара Кәнәфия  кызы, Питрәч районы  Ленино-Кокушкино авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә укырга кердем, 1995 нче елда әлеге уку йортын тәмамладым. 2000 нче елда Казан дәүләт гуманитар институтының читтән торып уку бүлегенә укырга кереп,  2004 нче елда  югары белемле белгеч дипломын алу бәхетенә ирештем. Татар теле һәм әдәбияттан тыш мин әле технология дәресләре дә укытам.

Педагогик стажым: 21 ел

Эшләү урыным: ТР  Биектау муниципаль районының  Ямаширмә   гомуми урта  белем мәктәбе

Девизым: Белем орлыгы чәчү һәм туры юл күрсәтү - хезмәтемнең иң зурысыдыр.

Максатым: Укучыларга төпле белем бирү, аларны халкыбызны,туган телебезне,сәнгатебез һәм мәдәниятебезне, гореф - гадәтләрне хөрмәт итүче,  җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләү.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Фәнис Яруллин, Мөхәммәт Мәһдиев китаплары  күңел дөньямны баета , чөнки чынбарлыкны  булганча сурәтләү, тормышны, вакыйгаларны үзләренчә, башкаларны кабатламыйча уңышлы хәл итәләр. Бу язучы-шагыйрьләрнең төрле темаларга нигезләнеп язылган әсәрләре тиз арада үз укучыларын табалар һәм озак еллар, әйтергә кирәк, мәңгегә тарихка, халык күңеленә кереп калалар.

Моё портфолио

Минем уңышларым

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы