Татар теленнән контроль үлчәү материаллары
учебно-методический материал (8 класс) на тему

Агзамова Гульнара Канофеевна

8 нче сыйныф өчен татар теленнән контроль үлчәү материаллары

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Биектау муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе “Ямаширмә урта  гомуми белем мәктәбе”

2017 -2018 нче уку елы өчен татар теленнән  контроль үлчәү материаллары

Изложение  “Туган туфрак”

Максат: алдагы дәресләрдә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә«3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Изложение  “Туган туфрак”

Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән – ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән, кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар… Казан тирәсендә юк бит алар.

Сания, иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да Кларага:

– Мәгез әле, иснәп карагыз! –дип сузды.

Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.

– Нәрсә бу?

– Ислекәй… Ислемай үләне, – диде Сания.

Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде.

Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» – дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара, бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде. (134 сүз) (Ә.Еникидән)

Изложение. «Бикмүш бабай».

Максат: туры сөйләм кагыйдәләрен үтәп, текстка якын итеп, логик эзлеклелектә грамоталы язу күнекмәсен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Үткәрү вакыты: 90 минут.

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә«3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Соңгы маякны сүндрергә килгәндә, кызарып чыккан кояшның беренче алтын нурлары тын Идел өстенә җәелде. Нәкъ шул чакта Илсөяр көн дә шушы вакытта ишетә торган ягымлы иркә тавыш ишетте:

-Илсөяр!..

-... Әнә бабаң да торган, кызым.

-Әйбәт йокладыңмы, бабай?

-Аю кебек, кызым.

Илсөяр бабасының муенына сарылды.

Бикмүш бабай ─ Мәрдән абзыйның атасы. Карт инде ул, җитмешкә җитеп килә. Ул шул гомеренең күп өлешен Урал шахталарында күмер чабып үткәрде. Картаеп эшкә ярамый башлагач, аны хуҗалары куып чыгардылар. Бикмүш бабай, җиде-сигез йөз чакрымнан җәяүләп, үзенең туган авылына ─ улы Мәрдән янына кайтырга чыкты. Аның ашарына юк иде. Юлда очраган авылларга туктап, хәер сораша-сораша кайтты.

Ярты юлга җиткәндә, Бикмүш бабайның кинәт кенә бер канаты сынды: кырык ел буена бергә гомер иткән карчыгы үлеп калды. Карчыгы үлгәч, Бикмүш бабай өчен дөньяның кызыгы бөтенләй бетте. Аның аяклары тагын да авыррак атлый башладылар.

Газаплы кара көннәрен бизәп торган гомер юлдашы исенә төшкән саен, Бикмүш сабыйларча үксеп елады.

Шулай кайта торгач, ул үзе иген игеп үскән таныш кырларга аяк басты. Алпавыт камчысы, нужа чыбыркысы... Ә шулай да Туган ил ─ Туган ил шул! Дәртләнеп китте ул.

Ул басу капкасын керде һәм чатны борылды. Монда аның соңгы канатын да сындырып ташладылар. Авылда беренче очраган кеше ─ көтүче карт ─ Мәрдәннең күптән инде авылдан куылуын, аның башыннан үткән фаҗигале хәлләрне сөйләп бирде.

Бикмүш бабай алабута, кычыткан баскан ата-баба нигезенә йөзен куеп яшь түгә дә, тагын хәер сораша- сораша, улын эзләп чыгып китә. Йөри-йөри, менә шушы Агыйдел буйларына килеп чыга. Шул көннән башлап, Мәрдән абзый, Бикмүш бабай, Илсөяр ─ өчәү бергә яши башлыйлар.

(Г. Гобәй) (252 сүз)

                         Тема:  Контроль диктант  «Әбүгалисина» китабы»

Максат: I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

        Үткәрү вакыты: 45 минут.

Бәяләү эталоны

Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела.(1-орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Контроль диктант.

 “Әбүгалисина” китабы

Әти миңа Казаннан “Әбүгалисина” китабын алып кайтты. Мин аны узган ел мөгаллим абыйда күреп кызыккан идем, һәм хәзер әтинең шуны алып кайтуы мине икеләтә куандырды. Бердән, алтмыш яшькә җиткән атамның, минем үтенечемне онытмыйча, үземә атап китап алып кайтуы, минем теләгем белән исәпләшүе шатландырды; икенчедән, китап шүрлегендә минем тагын бер яхшы китабым артты.                                                  Атны туарып лапаска бәйләдем дә, ашарга-эчәргә дә утырмыйча, китапны укырга          керештем. Өйдәгеләр йокларга яттылар – мин укыйм. Төннең дә байтак вакыты үтте – мин һаман укыйм. Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. Әни уянды да: “Улым, акылыңа зыян килер, тукта инде”, - дип әйтеп карады. Әнинең сүзен тыңламавыма күңелем рәнҗи, әмма туктый алмыйм. Лампаның керосины бетәргә җыенды да, мин утны сүндердем. Китапның берничә битен, ишегалдына чыгып, ай яктысында укып бетердем. Китапта тасвир ителгән гаҗәеп вакыйгаларга мин ихлас күңелдән ышандым, алар мәңгегә минем күңелемә сеңеп калдылар. (139 сүз)

Г.Бәширов

 

Грамматик бирем: тексттан ике теркәгечле тезмә кушма җөмлә эзләп язарга, схемасын төзергә.

К.җ.: 1. Мин аны узган ел мөгаллим абыйда күреп кызыккан идем, һәм хәзер әтинең шуны алып кайтуы мине икеләтә куандырды.  – [  ], һәм [  ] –  җыючы т-ле т. к. җ.  

2. Әнинең сүзен тыңламавыма күңелем рәнҗи, әмма туктый алмыйм. – [  ], әмма [  ]– каршы куючы т-ле т. к. җ.

Искәртмәле диктант. ”Була кайчак авыр...”

Үткәрү вакыты: 45 минут.исәпләнгән.

Бәяләү эталоны.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

1.Була кайчак авыр, озын төннәр,

Йкы алмый, күңел борчыла...

Ләкин шунысы әйбәт: һзрбер төннең,

Һәрбер төннең матур очы бар.(М.Җөлил)

2. Күренеп тора: чыдамлыгы чигенә җиткән иде картның.(Ф.Хөсни)

3. Тик бер нәрсә өметләндерә: быел көчле салкыннар булганы юк.(Г.Әпсәләмов)

4. Кемнең итәгенә ут төшсә, шул яна.(Мәкаль)

5.Ындырыңда ни булса, келәтеңдә шул булыр.(Мәкаль)

6. Күренеп тора: Галимҗан Ибраһимов- киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы.(С.Кудаш)

7. Тагы шунысы да бар: үз урынында кулланылмаган, бары бизәк өчен генә әйтелгән “матур”сүзләр тормышның чын матурлыгын күмеп калдыралар яки аны бозып күрсәтәләр.

8.Кем алдый, шул урлый.(мәкаль)

                                                          (Г.Бәширов) (89сүз).

Бирем

Иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди чаралар белән бәйләнүен схемада күрсәтергә күрсәтергә.

Көтелгән җавап:

1.[ шунысы]:(    )- ялгызак мөнәсәбәтле сүз, и.а.и.җ.

2.[ ]: (   )- көттерү паузасы,и.а.и.җ.

3. [ ]: (   )- көттерү паузасы,и.а.и.җ.

4.( кемнең), [шул ]- парлы мөнәсәбәтле сүз, и.а.и.җ.

5. ( ни), [шул ]- парлы мөнәсәбәтле сүз, и.а.и.җ.

6. [ ]: (   )- көттерү паузасы,и.а.и.җ.

7. [ шунысы]:(    )- ялгызак мөнәсәбәтле сүз, и.а.и.җ.

8. .( кем), [шул ]- парлы мөнәсәбәтле сүз, и.а.и.җ.

Изложение «Госпитальдә»

Максат: алдагы дәресләрдә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә«3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Карчык,кулына яңгырдан шактый чыланган шәлен тотып,бүлмәгә килеп керде. Кергәч тә ул, эзләнеп,бүлмә буйлап бик тиз генә күзләрен йөртеп чыкты.Аның күзләре аңа таба елмаеп, өзелеп карап торган яшь егеткә текәлде. Бер секунд. Шул секундта аның кашлары, иреннәре кинәт калтырый башлады, һәм ул, ашыгып, каушап, яшь егеткә таба китте. Эчтән, ерактан калтырап чыккан тавыш белән:

-Балам... бәгырем!..-диде һәм баласын,кочып,күкрәгенә кысты,аннары,тавышсыз гына аккан күз яшьләре белән чылата-чылата,аның күзләреннән, кызу яңакларыннан үпте.

Бераздан соң егет, үзен кулга алып,һаман да әле беркадәр калтыраган, күз яшьле тавыш белән:

-Елама, әни,-диде.

Шатлыгыннан бер үк вакытта тавышсыз гына елаган да ,елмайган да ана, аны сөя-сөя, җавап бирде:

-Юк, балам...Юк,бәгырем!..

Берничә минуттан соң инде алар,тынычланып,сөйләшеп утыра башладылар. Ана сестра кертеп куйган капчыкны чишеп җибәрде,аннан кызарып пешкән эре-эре алмалар чыгарды, берсен улына сузды һәм шунда урыныннан торып,яралыларга да өләшеп чыкты.

Бер сәгатьтән соң инде ул бу палатада ята торган яралыларның гомуми аналары кебек якын ,сөекле һәм алар өчен кайгыртучан,шатланучан да булып китте.

Егетнең курыккан һәм аннан сакланган нәрсәсе котылгысыз рәвештә туды. Ана капчык төбеннән бәрән йоныннан бәйләнгән йомшак,җылы,мамыклы оекбаш чыгарды.

-Үзем эрләп, үзем бәйләдем,мамыклы булсын, дидем.Йонын авылдан, шул ук Садыйк аркылы алдырдым. Я әле ,улым,кидерим,аягың җылынып китсен.

Саттаров ялварулы тавыш белән кычкырып җибәрде:

-Әни! Аякларымны ачарга ярамый!

Ана кинәт туктады.Сорау тулы күзләре белән улына карады.

-Яраланмаганын дамы?

Егет җавап бирмәде. Аның күзләренә гаҗәпләнү чаткылары чыкты.

-Улым, бәгырем,-диде ана,-яшермә!Мин барысын да беләм. Фронтта нинди батырлыклар күрсәткәнеңне дә, сул аягыңның тездән киселгәнен дә беләм.Батырлыгыңны ишетеп шатландым мин,ә яралганыңны белгәч, бөтен җаным белән әрнедем... Хәзер, сине күргәч, шатлыгым гына калды...

Ул, одеялның бер читен ачып,сыңар оекбашны улының таза аягына кидерде. Аннары,бераз уйланып торганнан соң, улына тагын сорау тулы күзләре белән карап алды да аның яралы аягы өстендәге одеялны саклык белән генә ачты һәм аның тездән югары киселгән, марля белән уралган аягына,күзләрен йоммыйча,иреннәрен каты кысып,бераз карап торды. Сыңар оекбашны нишләтергә белмичә кулында әвәли-әвәли:

-Бусын,бәлки, сестра кигезер?-диде.

Улы,ярар дип, башын селкеде.

Ана, улының аякларын сакланып кына одеял белән томалап төреп, яңадан урынына утырды.

Грамматик биремле контроль диктант. «Сәламәтлек чишмәсе».

Максат: II чиректә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

“Сәламәтлек чишмәсе”.

     Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе. Кеше өчен иң кадерле, мөһим нәрсә – сәламәтлек, шуңа күрә һәркем аны сакларга, ныгытырга тырыша.

     Физкультура һәм спорт белән дәвамлы шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул -  сәламәт тәнле, саф акыллы булу өчен төп шарт.

     Физкультура һәм спорт ни сәбәптән шундый тылсымлы көчкә ия соң? Моның сере шунда: физик күнегүләр кешенең тәнен чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта. Даими рәвештә физик күнегүләр ясарга гадәтләнгән кешенең кан йөреше җиңеләя, шуның аркасында кеше җитез һәм җиңел хәрәкәтле була.  Өстәвенә сулыш киңәя  - үпкә эшчәнлеге яхшыра.  Физкультура һәм спорт кешенең сәламәтлеген саклауда, аны физик чыныктыруда менә шундый әһәмиятле урын тота, шуңа күрә аны сәламәтлек чишмәсе дип атыйлар.   (Ш. Сайкин)  (105 сүз)

      Бирем: Билгеләнгән җөмләләрдә  иярчен җөмләнең мәгънә һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләргә.

     

Грамматик бирем: тексттан  иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләре булган ике иярченле кушма җөмлә эзләп язарга, схемаларын төзергә.

К.җ.: 1. Һәркемгә билгеле:сәламәтлек ─ тормышның яме, чибәрлекнең нигезе.

   нәрсә?

[  ]:(  )─ иярченле кушма җөмлә,аналитик иярчен ия җөмлә.

2.Моның сере шунда:физик күнегүләр кешенең тәнен чыныктыра, сәламәтлеген ныгыта.

            ул нәрсәдә?

[… шунда]: (  )─ иярченле кушма җөмлә, аналитик иярчен хәбәр җөмлә.

Сайланма диктант.

Максат: иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты:  45 минут

 Бәяләү эталоны.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

1. Чыршының кәүсәсендә дым күп булу сәбәпле, ул язын күркәләрне күп җибәрә. (Х. Мәхмүтов) 2. Гөлсем тракторы янында машинистны калдырды да телефонга йөгерде, чөнки Нәфисә аңа бодай вакыйгасын сөйләп биргән иде. (Г. Бәширов) 3. Бер адым алга басам да әйләнәмен артыма, Кайда басканнар икән дип күз саламын халкыма. (М. Гафури) 4. Көчле буран булганга күрә, машиналар бер урыннан кузгала алмый торалар. (А. Шамов) 5. Китмибез без: безгә анда мондагыдан эш кыен. (Г.Тукай) 6. Балалар кайтуга дип әзерләп куйган тәмле әйберләр өстәлдә урын алдылар. (Г. Гобәй) 7. Сыерчыклар, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, язның аксыл күгенә таба сары томшыкларын сузып, көннәр буе сайрый. (Г. Бәширов) 8. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. (М. Мәһдиев) 9. Әтисе килеп җитсен дип, ул телеграмма сугарга булды. (Г. Әпсәләмов) 10. Тәрәзәләрдә маскировка булганлыктан, өй эче караңгы. (Г. Гобәй) (115сүз)

Грамматик бирем: тексттан иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләрнең номерларын ике баганага аерып язарга.

К.җ.: 1. Иярчен сәбәп җөмләләр: 1,4,5,7,10

         2. Иярчен максат җөмләләр: 2,3,6,8,9

Контроль изложение  Кем җырлады?

Максат: текстка якын итеп, логик эзлеклелектә грамоталы язу күнекмәсен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Үткәрү вакыты:  45 минут

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасыбулырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә«3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Кем җырлады?

        Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе ─ тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

       Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант ─ татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән. Ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. Ләкин бу озакка бармый.

    Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде...

     Әллә шул чакта, әллә аз гына соңрак егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

         Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң, егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына ─ Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени? Тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, монардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?!

          Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз-тынсыз гына кузгалып китте ─ егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

     Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

     Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. (Ә. Еники) (283 сүз)

Грамматик биремле контроль диктант  «Көнбагыш дус»

Максат: катлаулы төзелмәләрнең үтелгән төрләрен кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

           Кәрим сизенә килде: кояш белән көнбагыш арасында ниндидер уртаклык, яшерен бәйләнеш бар, чөнки бакчадагы дусты кояш әйләнеше уңаена көнозын талгын гына борыла икән бит. Кояш иртән кай яктан чыкса, көнбагыш шул якка караган була. Кичләрен чуклы –чуклы башын кояш баешы ягына бора. Көнбагышның җанлы икәнлегенә ышанды Кәрим, шуңа күрә ул аны иң якын дусты итеп таныды. Сентябрь җиткәч, беренче сыйныфка укырга барачагы хакында озаклап сөйләде. Дусты аны бирелеп тыңлады. Көнбагышның дәү-дәү яфраклары кулларына орынганда, Кәрим сәер пышылдау ишетә: син тиздән мәктәпкә барасың, зур үсәсең.

      Өлкәннәргә серләреңне сөйләсәң дә, алар сине күп вакыт аңлап бетермиләр. Кәрим шуңа төшенде: сөйләшер, серләшер өчен, көнбагыштан да яхшы һәм ышанычлы иптәш юк, чөнки ул алдашмый, үртәшми, кояшка һәм синең күзеңә карап тора. Кәримнең кайчак озын буйлы көнбагышка әвереләсе, аның кебек кояш уңаена талгын гына борыласы килә. Әмма тылсымлы әверелеш ясарга кулыннан килми шул аның. (Р.Низамиев) ( 138 сүз)

Грамматик бирем: тексттан  бер тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә эзләп язарга, ике төрле схемасын төзергә.

К.җ.: Көнбагышның дәү-дәү яфраклары кулларына орынганда, Кәрим сәер пышылдау ишетә:син тиздән мәктәпкә барасың, зур үсәсең.  

          кайчан?         нинди?                                                        2.Баш җөмлә

( …-ганда), [   ]: (   );                                    -ганда куш.                      

   көт.   пауз.                                                            1 синт. иярчен         3 анал. иярчен

                                                                                       вакыт җөмлә          аергыч җөмлә

Бу ─ тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

Контроль диктант «Янәшә яши алуның да сере бар»

Максат: ел буена  үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

            Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

        Япониядә гомер-гомергә яшәп килә торган чәчәкләрдән букет төзергә өйрәтә торган фән бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да, чәчкә белән чәчкә ярашмый. Түтәлләрдә, болыннарда урман үзәннәрендә дә сыешып, дустанә яши алмыйлар алар. Мисалга энҗе чәчәкне ─ ландышны гына алыйк. Май аенда урманнарның таҗы ул энҗе чәчәк! Өзеп алып, букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчәкләрне буа, баш идерә, буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчкәләре зәһәр казаяктан да шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчкәләр бар дөнья йөзендә. Диңгез төпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы буе балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчәкләр үз урыннарына бик белеп таралганнар. Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар төзү серен икэбана өйрәтә.

        Ә кешеләр? Адәм балаларының янәшә яши алу серләрен ничек билгеләргә? Зирәк табигатьнең бу серен, нигездә, ача торган фәннәр бардыр, күптер алар. Тик башкалар белән янәшә яши алу серләрен гомер буе өйрәнә кеше. Югалтулар, ялгышлар, үкенүләр аша өйрәнә. (А.Гыйләҗев) (160 сүз)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...