4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары
учебно-методический материал на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

4нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl.kontr_._r.docx54.68 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче  сыйныф өчен контроль үлчәү материаллары  укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үстерү максатыннан әзерләнде. Материаллар 4 сыйныфта татар теле укыту программаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде.Контроль үлчәү материаллары укучыларның теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен, тәрҗемә итә белүләрен, сөйләм эшчәнлеге үсешен тикшерүне күздә тота.

Материалларның бирелеше һәм бүленеше 4  сыйныф өчен булган дәреслек үрнәгендә алып барылды. Текстлар һәм аларның биремнәре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Контроль  үлчәү материаллары “Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр” дигән  җыентыктан алынды. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Яр Чаллы.2014.

Контроль эш №1– Кереш контроль эш.

Максат: 3 нче сыйныфта алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләрен тикшерү,татар теленә хас булган сузык авазларны сүзләрдә дөрес куллануны тикшерү,кайда?соравына җавап бирүче сүзләргә кушымчалар ялгауны тикшерү,сүзләргә дөрес сорау куя белүне тикшерү,укучыларның күплек сан кушымчаларын дөрес куллана белүен тикшерү, исемнәрне тартым категориясен куя белү күнекмәләрен тикшерү.

Үткәрү вакыты -45 минут.

1 нче вариант

1.Выбери мягкие гласные звуки.

1.[ а  ]

2. [ ә ]

3.[ у ]

4.[ ү ]

5.[ ы ]

2. Какие слова произносятся твердо?

1. урман

2. керпе

3. чыршы

4. бара

5. җәнлек

3.Найди слова, в которых звуков

 больше чем букв.

1. юк

2. җырлар

3. тун

4. матур

5.өстәл

4. Где допущена ошибка?

1.ел фасылы

2. балалар бакчасы

3. мәктәп китапханәсе

4. уку китапы

5. шәһәр урамы

5. Выбери предложения со словами,

отвечающими  на вопрос кайда?

1. Кыш җитте.

2. Кошлар китте.

3. Без урманда җиләк җыябыз.

4. Агачлардан яфраклар коела.

6.Какое слово лишнее?

Алма 1.кызыл

           2. сары

           3. яшел

           4. зәңгәр

7.Раскрой скобки.

Образец: минем (сәгать) –минем сәгатем

1.минем (әби)- ____________________________________________

2. синең (китап)-__________________________________________

3. аның (сәгать)-___________________________________________

4. безнең (дус)-____________________________________________

8. Поставь во множественное число.

Куян______________________________

Яңгыр_____________________________

Төн _______________________________

Күлмәк____________________________

9. Измени по лицам и числам.

утыра, бәйли

10. Продолжи диалог.

-  Әйдә урманга барабыз.

- ______________________________________________________

-  Урманда нәрсәләр үсә?

-   _____________________________________________________

-  Урманда нишлибез? 

- _______________________________________________________

-  Сәгать ничәгә барабыз?

-   _______________________________________________________

2 нче вариант

1.Выбери твердые  гласные звуки.

1.[ е ]

2. [ и ]

3.[ о ]

4.[ ы ]

5. [ө ]

2. Какие слова произносятся твердо?

1. шатланган

2. тиен

3. нарат

4. Яңа ел

5. җәнлек

3.Найди слова, в которых звуков

 больше чем букв.

1. ярата

2. исем

3. ясый

4. йөри

5. җырлар

4. Где допущена ошибка?

1.авыл кибете

2. шәһәр үзәке

3. аш бүлмәсе

4. ял көне

5. шәһәр урамы

5. Выбери предложения со словами,

отвечающими  на вопрос кайда?

1. Көннәр салкынайды.

2. Кар ява.

3. Балалар тауда шуалар.

4. Алар кышны яраталар.

6.Какое слово лишнее?

    Кеше  1.   тырыш

                2.    ялкау

                3.   матур

                4.   кышкы

7.Раскрой скобки.

Образец: минем (сәгать) –минем сәгатем

1.минем (бабай)-______________________________________

2. синең (күлмәк)-____________________________________

3. аның (билге)-______________________________________

4. безнең (дус)-_______________________________________

8. Поставь во множественное число.

Куян______________________________

Яңгыр_____________________________

Төн _______________________________

Күлмәк____________________________

9. Измени по лицам и числам.

бара, сөйли

10. Продолжи диалог.

-  Әйдә урманга барабыз.

-________________________________________________________

-  Урманда нәрсәләр үсә?

-_______________________________________________________  

-Урманда нишлибез?   

-   _____________________________________________________

-  Сәгать ничәгә барабыз?

-   ______________________________________________________

Контроль эш № 2.

Максат: 1нче чиректә  алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар:укучыларның  сүзтезмәләрне  аңлап төзүен тикшерү, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләрен тикшерү; чөнки, шуңа күрә сүзләре кергән җөмләләр төзи белү күнекмәләрен тикшерү;укучыларның сүзләрне дөрес тәрҗемә итә белүләрен тикшерү.

Контроль эш №2

1 вариант.

1.Переведи

Трава-

Растение -

Природа -

Дерево -

Куст-

Лекарственные травы-

              2.  Спроси друга:

-    нравится ли ему осень;

-    куда улетают птицы;

-    какая бывает погода осенью.

              3.  Продолжи предложения:

1) Дару үләннәре безгә кирәк, чөнки ...

2) Дару үләннәре файдалы, шуңа күрә ....

              4.  Переведи

1) Я жалею птиц, поэтому их кормлю. 2) Я положила птицам корм. 3) Мы сделали для птиц кормушки. 4) Птицы -наши друзья.

             5. Какие вопросы задашь, чтоб получить такие ответы?

-... ?

- Без урманда, болында булдык.

- Дару үләннәре җыйдык.

-..........?

- Әйе, күп җыйдык.

- ... ?

- Мәтрүшкә җыйдык. 

2 вариант

1. Переведи

Растение _

Природа _

Дерево -

Куст-

Трава-

О погоде-

              2.  Спроси друга:

-    нравится ли ему осенняя погода;

-    нет ли на улице дождя;

-    какие лекарственные травы он знает

              3.  Продолжи предложения:

1) Көз көне салкын яңгыр ява, шуңа күрә...

2) Дару үләннәре безгә кирәк, чөнки ...

              4.  Переведи

1) Мне нравится осенняя погода. 2) Я насыпала птицам корм. 3) Мы в лесу собирали разные листья. 4) Надо собирать лекарственные травы

             5. Какие вопросы задашь, чтоб получить такие ответы?

-... ?

- Даруханәгә. Әбием авырый.

- ...?

-  Мин дару алмыйм, дару үләне алам

-  ...?

- Юк, җыймадым.

Контроль  эшне  бәяләү критерийлары:

1 вариант.

1. (6 балл)

Трава- үлән  

Растение - үсемлек

Природа - табигать

Дерево - агач

Куст- куак

Лекарственные травы- дару үләннәре

              2.  (3 балл)

-    сиңа көз ошыймы?;  

-    кошлар кая очалар?;

-    көз көне һава торышы нинди була или көз көне көннәр нинди була?.

              3.  (2 балл)

1) Дару үләннәре безгә кирәк, чөнки алар дәвалыйлар.

2) Дару үләннәре файдалы, шуңа күрә без аларны җыябыз.

              4.  (4 балл)

1) Мин кошларны кызганам, шуңа күрә, аларны ашатам. 2)  Мин кошларга җим бирдем.  3) Без кошларга җимлек ясадык. 4) Кошлар –безнең дусларыбыз.

             5.  (3 балл)

-Сез кайда булдыгыз?

- Без урманда, болында булдык.

- Дару үләннәре җыйдык.

- Күп җыйдыгызмы?

- Әйе, күп җыйдык.

- Нәрсә җыйдыгыз?

- Мәтрүшкә җыйдык.

Гомуми: 18 балл

2 вариант

1. (6 балл)

Растение  - үсемлек

Природа - табигать

Дерево - агач

Куст-куак

Трава-үлән

О погоде- һава торышы турында

              2.  (3 балл)

-    сиңа көзге табигать ошыймы?;

-    урамда яңгыр явамы?;

-   син нинди дару үләннәре беләсең?

             

3.  (2 балл)

1) Көз көне салкын яңгыр ява, шуңа күрә мин җылы киенәм.

2) Дару үләннәре безгә кирәк, чөнки алар дәвалыйлар.

        4.  (4 балл)

1) Миңа көзге һава ошый. 2) Мин кошларга җим бирдем 3)Без урманда төрле яфраклар җыйдык. 4) Дару үләннәре җыярга кирәк.             

5. (3 балл)

-Син кая барасың?

- Даруханәгә. Әбием авырый.

-Дару аласыңмы?

-  Мин дару алмыйм, дару үләне алам.

-  Син дару үләне җыйдыңмы?

- Юк, җыймадым.

Гомуми: 18 балл

Контроль эшне  бәяләү критерийлары:

1 бирем – 7 балл         5 бирем – 3 балл

2 бирем -6 балл

3 бирем –2 балл

4 бирем - 8 балл

Барысы - 28 балл

24 - 28 балл -  «5»ле куела

19 - 23 балл - «4»ле куела

14 - 18 балл - «3»ле куела

13 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

50 – 68%-  «3»ле куела

49 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Контроль эш  №3.

Максат:2 нче  чиректә алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар:Хәрефләрне сүзләрдә дөрес куллануны  тикшерү,укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү күнекмәләрен тикшерү; исемнәрне төрле килешләрдә куллана белүне тикшерү, бирелгән темага диалог төзи белү.

I вариант

1.Вместо точек вставь нужные буквы

Ар...сл...н, ф...л, д...я, т...шб...к..., керп..., ти...ен, а..., т...лк...  .

2.Вместо точек вставь подходящие названия зверей

Көчле ... , зур... , куркак... , ач... , йонлач... , матур..., әкрен... , энәле... , хәйләкәр... .

3.Дополни диалог.

... ?

Әйе, мин куян күрдем

... ?

Урманда

... ?

Җәй көне

Куян нинди төстә иде?

... .

4.Какие вопросы задашь, чтобы узнать:

-злой ли медведь;

- маленький ли ёжик;

-хитрая ли лиса;

-пугливый ли заяц?

5.  Как скажешь о том, что ты:

            -участвуешь в соревнованиях

            - победил

6.    Зачеркни преложения, где есть ошибки

    Айдар чыршы бәйрәменнән уйный. Айдар чыршы бәйрәменә китте. Айдар чыршы бәйрәмендә кайта

II вариант

1.Вместо точек вставь нужные буквы

Ку...н, бү...е, д...я, т...шб...к..., керп..., ти...ен, к...җ..., т...лк...  .

2.Вместо точек вставь подходящие названия зверей

Матур..., зур... , куркак... , ач... , әкрен... , йонлач... , энәле... , хәйләкәр... . көчле ... .

3.Дополни диалог

-Оля, син бүре күрдеңме?

-... .

-... ?

-Зоопаркта. ... ?

-Ә мин мультфильмда.

4.Какие вопросы задашь, чтобы узнать:

- злой ли медведь;

- маленький ли ёжик;

- хитрая ли лиса;

- пугливый ли заяц?

            5.  Как скажешь о том, что ты:

            - на соревнованиях пришел первым;

            - не  победил

            6. Зачеркни преложения, где есть ошибки.

    Мин урманга булдым. Чыршының энәләре хуш исле. Керпе чыршыда бик яраткан.

Контроль эшне  бәяләү критерийлары:  

1 бирем –8 балл 2 бирем - 9 балл

3 бирем – 3 балл  4 бирем - 4 балл

5 бирем - 2 балл   6 бирем -  1 балл

Барысы - 27 балл

23 - 27 балл -  «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

50 – 68%-  «3»ле куела

49 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

4 класс  өчен контроль эш  №4.

I вариант

Вместо точек вставь нужные слова

Минем исемем, дустым

Синең ... , ... .

Аның ... , ... .

Подбери антонимы

Эшчән                куркак

Яхшы                 ялкау

Батыр                 саран

Юмарт               начар

 Поставь вопросы к выделенным словам

Гөлшатның сары башмаклары бар. Башмакларны әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәрде. Гөлшатның дус кызы Ләлә күршедә яши.

Вместо точек вставь нужные окончания

Идән...  түшәм... кадәр

Бакча... шәһәр... кадәр

Театр... тукталыш... кадәр

Узнай у друга

есть у него санки

идет ли он вечером в кружок

Пригласи друга

кататься на коньках

к себе в гости

II вариант

Вместо точек вставь нужные слова

Минем иптәшем, чанам

Синең ... , ... .

Аның ... , ... .

Подбери антонимы

Юмарт                  кечкенә

Матур                   начар

Зур                        саран

Яхшы                    ямьсез

Поставь вопросы к выделенным словам

Мин сиңа башмакларны бүләк итәм. Гөлшатның күзе сары башмакларга төште. Гөлшат бүлмәдә нәрсәдер эзли башлады.

Вместо точек вставь нужные окончания.

Бабай Чулпан... бер алма бирде

Без бию түгәрәге... йөрибез

Театр... тукталыш... кадәр

Узнай у друга:

-есть у него лыжи

-идет ли он сегодня играть в хоккей

Пригласи друга:

-кататься на санках

-играть на улице

Контроль эшне  бәяләү критерийлары:

1 бирем – 4 балл           6 бирем – 6 балл

2 бирем – 4 балл

3 бирем – 5 балл

4 бирем - 3 балл

5 бирем - 6 балл

Барысы - 28 балл

24 - 28 балл -  «5»ле куела

19 - 23 балл - «4»ле куела

14 - 18 балл - «3»ле куела

13 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

50 – 68%-  «3»ле куела

49 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

4 класс  өчен контроль эш  №5. Арадаш аттестация

Максат:еллык алган белемнәрне тикшерү.

Уздыру вакыты: 13 май 2017 ел

Эшне башкару вакыты: 45 минут.

Бурычлар:

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен куллану.

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Тартымлы исемнәрнең күплек санда төрләнешен белү.

Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

Монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллану.

Тамыр, кушма, тезмә саннар белән танышу. Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли куллана белү.

Зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә дөрес куллану.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльне барлыкта  3 затта сөйләмдә куллану.

Кадәр, соң – бәйлекләре белән танышу, сөйләмдә куллану.

Ян бәйлек сүзен урын-вакыт килешендә куллану.

I вариант

I.  Вместо точек вставь нужные буквы

1) Яз к...не кар  эри, б...з китә, түбәдән тамч... та ма. 2) Яз көн...   көн...әр оз..н, төннәр кыска була.

2. Напиши перевод городов по-татарски

Казань -                                            

Зеленодольск -                                

Чистополь -                                      

Альметьевск -                                    

Алабуга -          

 3.  Как скажешь о том, что:

- птицы прилетели из тёплых краев;

 -около вашего дома много деревьев;

 - ты любишь птиц?                        

4. Напиши перевод словосочетаний

    наша республика-

    ваш город-

    наша столица-

    наш язык-

    наши праздники-

    ваши имена-

5.   Напиши данные числа словами

   1)  9, 13, 14, 16, 17, 19

6. Спроси у друга:

-какие реки есть в Татарстане;

-какие животные обитают в Татарстане?

7. Раскрой скобки. Слова в скобках поставь в нужной форме

1) Бүген сәгать (алты) мин бәйрәмгә барам. Мин (әни)чәчәк бүләк итәм. (Без) бүген кунаклар килә. Без табын (янын) утырабыз. Карга боткасы бәйрәме яз (көн) була

II вариант

1.  Вместо точек вставь нужные буквы

     Ч...лман, Нокр...т,  д...үләт, шә...әр, таби г...ть, тар...х

2.  Напиши перевод городов по-татарски

     Мензелинск –

     Заинск –

     Нижнекамск –

     Буинск –

     Набережные Челны –

3. Как скажешь о том, что:

     - бабушка испекла хлеб;

     - ты убиралась дома;

     - птицы прилетели из тёплых краев;

4. Напиши перевод словосочетаний

    наша республика-

    ваш город-

    наша столица-

    наш язык-

    наши праздники-

    ваши имена-

5.   Напиши данные числа словами

   1)  10, 11, 14, 15, 16, 18.

6. Спроси у друга:

-знает ли он о празднике Карга боткасы;

-пригласили ли его на праздник;

7. Раскрой скобки. Слова в скобках поставь в нужной форме

    Мин (Казан) яратам. (Казан) бик күп күренекле кешеләр яшәгән. (Казан) рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар килә. (Казан) урамнары киң.   (Казан) Яр Чаллыга кадәр 220 километр.

Контроль язма эшне  бәяләү критерийлары:

1 бирем – 6 балл   2 бирем –  5 балл

3 бирем – 3 балл    4 бирем –  6 балл

5 бирем –  6 балл   6 бирем –  2 балл

7 бирем –  5 балл

Барысы - 33 балл

29 - 33 балл -  «5»ле куела

23 - 28 балл - «4»ле куела

17 - 22 балл - «3»ле куела

16 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%-  «5»ле куела

69 – 89%-  «4»ле куела

50 – 68%-  «3»ле куела

49 % тан кимрәк -  «2»ле куела.

Мөстәкыйль эш.

I вариант

Вместо точек ставь нужные буквы

Ак...ош, к...гәрчен, үрд...к, та...ык, т...р...зә, шатл...на, хәрәк...тч...н

Найди правильный перевод

Ловкий                              Голубь

а) файдалы                        а) күгәрчен

б) җитез                             б) карлыгач

в) шат                                 в) тукран

            3.  Как ты спросишь у друга

                  - любит ли он птиц

                  - чем он кормит птиц зимой

                  - какие лекарственные травы он знает

            4.  Напиши транскрипцию

                  Курчагымны-

                  Бервакыт-

             5. Переведи

               Я насыпала корм птицам.

               Шар кинәт шартлады, ә Чирик курыкты.

               Карлыгачлар чебен-черкиләр белән тукланалар

II вариант

Вместо точек ставь нужные буквы

Ак...ош, к...гәрчен, үрд...к, та...ык, т...р...зә, шатл...на, хәрәк...тч...н

Найди правильный перевод

Полезный                          Ласточка

а) файдалы                        а) күгәрчен

б) җитез                             б) карлыгач

в) шат                                 в) тукран

 3.  Как ты спросишь у друга

                  - помогает ли он птицам

                  - нравится ли ему осень

                  - какие лекарственные травы он знае

 4.  Напиши транскрипцию

                  Авырлыгы-

                  Чукый-

 5. Переведи

                Мне нравится осень

                Песнәк- бик хәрәкәтчән, җитез кош

                Чирик шарлар белән уйнарга ярата

 Мөстәкыйль эшне бәяләү критерийлары:

1 орфографик һәм 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела

2—3 орфографик  яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела

4—6 орфографик һәм 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела

7 дән артык орфографик һәм 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела

Сүзлек диктантлары

Сүзлек диктанты №1. Тема:   Үсемлекләр

Дару үләннәре, мәтрүшкә, кычыткан, каен, ромашка, кура җиләге, әрем, бака яфрагы(8 сүз)

2. 2-3 җөмлә төзеп языгыз.

Сүзлек диктанты №2. Тема:   Туган як табигате

 Табигать, буран, һава торышы, болытлы, песнәк ,тукран, чуртан, аккош сандугач (9сүз)

Кош исемнәренең астына сызыгыз. 1-2 җөмлә төзеп языгыз.

Сүзлек диктанты №3. Тема:  Кыш

Кыш көне, салкын, тимераяк, чана, чаңгы, шугалак, туңа, боз, кар.  (9 сүз)

 Кыш турында 2-3 җөмлә төзеп языгыз.

Сүзлек диктанты №4. Тема: Яз килә

Яз көне, тамчы тама, кар эри, кояшлы, күңелле, кошлар кайта, карга боткасы, озын, кыска(9 сүз)

2.Сүзләр белән 2 җөмлә төзеп языгыз

Сүзлек диктантының күләме

Сүзлек диктантын бәяләү

Рус телле балалар

Сыйныф

Рус телле балалар

Билге

IV

8-9 сүз

Хатасыз, пөхтә

«5»

1-2 хата

«4»

3-5 хата, 4-6 төзәтү

«3»

7 һәм күбрәк хата

«2»

Контроль күчереп язуны  бәяләү критерийлары:

4 нче сыйныф өчен контроль күчереп язу гамәлдәге программага (Урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар. Төзүче-авторлары:  Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан- 2014 ),татар телен укыту буенча фәнни-методик әдәбиятка һәм дәреслекләргә нигезләнеп төзелде.   4 нче сыйныф өчен дүртенче  чиректә “Татарстан шәһәрләре” тексты алынды. Текст дөрес каллиграфия белән, төзәтүләрсез, хатасыз язылырга тиеш. 4 нче сыйныфта күчереп язу – 5-6 җөмлә.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела

Сочинение.

1. Тема:  “Якын дустым”

3-4 сыйныфларда сочинение язу күнекмәсенә таләпләр.. Өйрәнү характерындагы сочинение 3 сыйныфта – 4-5 җөмлә, 4 сыйныфта – 5-6 җөмлә.

Сочинениене бәяләү нормалары.

Билге

Рус телле балалар

«5»

Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2  грамматик хата.

«4»

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.

«3»

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 5-6 орфографик, 5-6 пунктуацион хата.

«2»

Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион һәм грамматик хата

Монологик сөйләмне бәяләү

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив  типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: 4 фраза (1 нче сыйныф),  5 фраза (2 нче сыйныф), 6 фраза (3 нче сыйныф), 7 фраза (4 нче сыйныф)

Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә  2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

"2"ле куела

Диалогик сөйләмне бәяләү

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: 1 сыйныф – 1-2 реплика, 2 сыйныф – 3-4 реплика, 3 сыйныф – 4-5  реплика, 4 сыйныф – 6 реплика.

Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

"2"ле куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

2нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

6нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

9нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары...