Сосновских Светлана Георгиевна

сайт учителя татарского языка и литературы

Все что ни делается, все к лучшему

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Очень люблю читать

Увлечения: Садоводство, цветы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Елабужский район, с.Танайка

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Танаевская средняя общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: учитель татарского языка и литературы первой квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sosnovskikh-svetlana-georgievna
Когда ты наедине - следи за своими мыслями, когда ты в семье - следи за своими чувствами. Когда ты среди людей - следи за своими словами.
Восточная мудрость

О себе

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.  Балачагым, мәктәп елларым Түбән Кама шәһәре янындагы Кызыл чишмә посёлогында- табигатьнең гүзәл җирләрендә үтте. Ә 1988 нче елда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. 1990 нчы елда балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым.Үзенең мәшәкатьләре, борчу- шатлыклары белән нәниләр арасында 5 ел  Алабуга шәһәренең 26 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкардым. 1995 нче елда Алабуга районы Танайка авылындагы урта мәктәпкә эшкә урнаштым. Үзем сайлаган һөнәремә тугры калып, бүген дә шушы мәктәптә эшлим. Үз эшемне бик яратам. Балаларны игелекле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләргә, табигатьне яратырга, туган җирләрен сакларга омтылыш тудырырга тырышам. Гаиләм бар. Сөекле ирем белән ике ул үстерәбез.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Хәсән Туфан, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Рәзил Вәлиев, Ленар Шәех,Эльмира Шарифуллина, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Йосиф Бродский, Владимир Высоцкий, Роберт Рождественский  шигырьләре. Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре.

 

 

 

Мой взгляд на мир

Дөньяга карашым уңай. Уйлау, күптән юкка чыккан, ерагайган тавышларны тыңлау, эзләү, табу - болар барысы да безнең бу дөньяга  килү һәм яшәүнең мәгънәсе. Чөнки алар артында безнең чын туган җиребез ята.

Мои достижения

Государственные и отраслевые награды, Почетные грамоты, Благодарственные письма 

Почётная грамота Министерства образования Республики Татарстан, 2002 г.

Благодарственное письмо Главы Исполнительного комитета Танайского сельского поселения Елабужского муниципального района Республики Татарстан,  2012 г.

Диплом Министерства образования и науки за III место республиканском конкурсе «Зирәк тиен» среди учителей, 2012 г.

Благодарственное письмо Министерства образования Республики Татарстан и Республиканского центра внешкольной работы за подготовку победителя II региональной конференции исследовательских  краеведческих  работ учащихся  «Жить,  помня о корнях своих…», 2013 г.

Диплом лауреата Международного педагогического конкурса «Лучшая практика использования ИКТ», 2015 г.

Диплом I степени муниципального казённого учреждения «Управление образования  Исполнительного комитета Елабужского муниципального района» за участие в муниципальном смотре –конкурсе кабинетов татарского языка и литературы, 2016 г.

Почётная грамота муниципального казённого учреждения «Управление образования  Исполнительного комитета Елабужского муниципального района», 2016 г.

 

 

Тема конференциии и конкурсов,  дата проведенияУровеньГодРезультат
III муниципальный конкурс театральных коллективов "Весь мир - театр 2015" Муниципальный2015

1 место

III республиканский конкурс чтецов "Туган телем -серле тел"Республиканский20162 место
Научно-практическая конференция школьников по татарскому языку и литературе "Тукаевские чтения", посвященные 130- летию со дня рождения великого татарского поэта Г.Тукая МКУ "Управление образования Елабужского МР" РТМуниципальный2016

Диплом участника 

 

Региональная научно- практическая конференция "Тукаевские чтения"Региональный2016Диплом участника

Республиканская научно-практическая конференция,посвященная 110-летию со дня рождения Мусы Джалиля, в номинации "Выразительное чтение"

Республиканский2016

Диплом участника

 

Республиканский конкурс "Абдурахман Абсялямов: патриот, писатель, человек", посвященный 105-летию со дня рождения А.АбсалямоваРеспубликанский2016Диплом участника
Всероссийская игра-конкурс "Зирәк тиен" Федеральный2016

1 место

Всероссийская игра-конкурс "Зирәк тиен"

Федеральный20161 место
Муниципальный этап республиканской олимпиады по татарскому языкуМуниципальный20171 место
Муниципальный этап респуликанской олимпиады пл татарскому языкуМуниципальный20172 место
Муниципальная ученическая научно-практическая конференция  "Поиск и творчество"Муниципальный20172 место
V мкеждународная  олимпиада по татарскому языкуМеждународный2017Диплом участника
Муниципальная ученическая научно-практическая конференция "Поиск и творчество"Муниципальный20181 место

Конкурс исследовательских работ учащихся 8-11 классов "Исследователь"

Региональный20182 место
Региональная научно- практическая конференция  "Использование исторического и культурного наследия региона в национальном образовании и духовно-нравственном воспитании учащихся", посвященной поэту Фазылу ШаехуРегиональный20182 место

II межрегиональная научно-практическая конференция, посвященная памяти великого чувашского просвятителя И.Я.Яковлева "Яковлевские чтения"

Межрегиональный20182 место

V межрегиональная лингвистическая научно-практическая конференция учащихся "Актуальные вопросы языковой компетентности в условиях полилингвизма"

Межрегиональный 20182 место

 

 

 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

Минем методик темам: инновацион технологияләрне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңышлы кулланып укыту сыйфатын күтәрү. 

Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту- тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә мин  заманча укыту технологияләрен файдаланып эш итәм. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр булыр.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир  итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга  хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

Соңгы елларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар укытучыларыбызның алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мин аларны дәресләремдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланам. Алар  сыйныфларга тәгаенләнгән, бик күп фәнни һәм өстәмә мәгълүматларга, кызыклы күнегүләгә бай, белем бирү процессында бик зур ярдәм итә. Әмма бу дисклар гына минем ихтыяҗларымны канәгатьләндерми. 

Шуңа күрә мин мультимедиале кулланмаларны үзем әзерлим, бу эшкә сәләтле укучыларны да җәлеп итәм. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, үзем дә үзебез әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйбыз, конкурсларда катнашабыз. Бүгенге көнгә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты кабинетында шундый дистәләгән материал тупланып системага салынган.

Әйтеп киткәнчә, иң актив кулланыла торган компьютер технологияләре формаларының берсе- мультимедияле рефератлар яки презентацияләр. Мультимедияле презентацләрнең максаты -мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә, интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җитештерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту -тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксынуны уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора. 

 Соңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен компьютерлы дәреслек һәм китапларны кулланудан башка күз алдына китереп булмый.Татар теле укытучысы бүгенге көндә укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын , фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәръяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.

Мои публикации:
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: