Заман белән бергә атлый укытучы
статья на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Заман белән бергә атлый укытучы. Уйланулар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zaman_beln_berg_atlyy_ukytuchy.docx52.05 КБ

Предварительный просмотр:

 Светлана Георгий кызы Сосновских, Алабуга районы Танайка урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 24 ел. 

Заман белән бергә атлый укытучы

Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү –  дәресләрнең төп максат булып тора. Бу  авыл мәктәпләре өчен бигрәк тә актуаль. Шушы максатка ирешү өчен, 2013 нче елда  безнең авылда яңа заман таләпләренә җавап бирә торган биналы, персональ компьютерлары, интернеты, китапханәсе, барлык кирәк-ярак белән җиһазланган спорт залы, уңайлы ашханәсе булган  ике катлы мәктәп  ачылды. Безнең мәктәптә яхшы сыйфатлы белем бирүче, укучылар, ата-аналар һәм җәмгыять белән үзара мөнәсәбәт төзи белүче, аларны тәрбия-укыту процессына җәлеп итә алучы  югары квалификацияле мөгаллимнәр, укытучылар эшли.

Авыл мәктәбе - укымышлылык, зыялылык һәм мәдәният үзәге дә, шуңа күрә монда мөгаллимнәргә профессиональ яктан үсеш алу җиңел. Сыйныфларда балаларның саны аз. Аларда икедән унга кадәр бала укырга мөмкин. Укытучы тулы ставкага эшләү өчен, берничә дисциплинаны укытырга тиеш була, шуңа күрә берничә дисциплинаның  эчтәлеген һәм укыту методикасын белү авыл укытучысының эшендә профессиональ таләпкә әйләнә.

 Авыл мәктәпләре үз традицияләре белән  көчле. Авылыбызда  олысыннан алып  кечесенә кадәр белгән  үз «йолдызларыбыз» бар. Болар – Уткина Е.И., Шумилова А.И., Пермяков П.С., Пермяков А.С., Пермякова В.В., Льдокова В.А. һәм башкалар. Бу укытучыларга карап өйрәнәләр, үрнәк алалар, аларга тиңләшергә тырышалар.

Укучыларның азсанлылыгы укытуны индивидуальләштерүгә китерә, ә бу үз чиратында, аны тормышка ашыруның яңа мөмкинлекләрен эзләүгә этәрә. Шуның өчен укытучы үз үз эшендә яңа педагогик һәм мәгълүмати технологияләрне кулланырга тиеш була.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

Болар барысы да белем бирүне яңа заман таләпләренә якынайта. Мәгълүмат белән эштә өлгерлек теләсә кайсы  укытучының эшендә уңышларга ышанычлык бирә. Мәктәптән югары үсеш алган, заманча тәрбияләнгән укучылар чыгарырга теләгән укытучы нәкъ менә шуңа омтылырга тиеш. Шуңа күрә иҗади эшләүче мөгаллимнәребез мультимедияле кулланмаларны үзләре әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда укучылар да, мөгаллимнәребез дә үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар. Бүгенге көнгә Танайка урта мәктәбендә шундый дистәләгән материал тупланып системага салынган.

 Авыл мәктәбендә укытучылар бердәм тату гаилә кебек яшиләр. Бу гаиләдә укытучы универсал, күп профилле профессионал. Безнең балаларның киләчәге авыл мөгаллименең профессиональ эшчәнлегенә, аларның осталыгынна бәйле. Авыл мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда туган  иленә карата мәхәббәт тәрбияли, туган теленең байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә авыл Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Заман белән бергә атлыйбыз

Район “Йолдыз” газетасында чыккан басма  2011 ел,август...

Урок балкарского языка в 6 классе "Атланы къуралы улары"

Урок в тестовой форме проверяет знания учащихся по лексике, грамматике балкарского языка...

Алтын сукмак буйлап көз атлый.

Тема:          Алтын сукмак буйлап көз атлый Максат:1) Укучыларның көз көне һәм көзге уңыш турында белемнәрен ныгыту, татар теленең җөмлә калыпларын д...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе        “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...