Заман белән бергә атлыйбыз
занимательные факты по теме

Район “Йолдыз” газетасында чыккан басма  2011 ел,август

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gazetaga_yazma_rumilya.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Апас районы  Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе

Район “Йолдыз” газетасында чыккан басма  2011 ел,август

Математика һәм информатика укытучысы

Шакирҗанова Румилә Илдус кызы

***  2012  ***

Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.                                                                           Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Фәннәрне инновацион технологияләр белән укыту - уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау  тора.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Бала китапханәләргә барып тормый  гына мәгъүмат туплый; өлкәннәр көндәлек көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерә (ял йортларына  юлламалар, транспотрка билетлар юллый); оешма, берләшмә җитәкчеләре килешүләр, сөйләшүләр алып бара һ.б.  Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтәре белән уратып алынган.

           Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, интерактивлыгы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.

         Чыннан да, дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга. мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән,  интернетка тоташтырылган.

         Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чараларын еш кулланабыз. Бу мультимедиа технологияләрен куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре формалаштыра.

        Хәзер мәгариф системасында, укучыларны укыту һәм аның нәтиҗәләренә контроль ясау өчен, гамәлдәге традицион бәя бирү ысуллары белән беррәттән, тестлар технологиясенә нигезләнгән яңа система барлыкка килде

         2011 нче елда  берничә фән буенча 6,8-9 сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләре Казан дәүләт университеты тарафыннан җибәрелгән тест буенча тикшерелде. Безнең укучыларыбыз бик уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

         Тест биремнәрен укытучылар төрле программаларга нигезләнеп үзләре үк төзи, яисә

турыдан - туры (он-лайн) әзерләрен кулланалар. Бу төр бәяләмә укучыларда  гына түгел,   кайбер ата- аналарда да кызыксыну уятты. Гаиләдә ата, ана кеше үзе дә әлеге тестларны үтеп карый, кыенлыклар килеп туса, укытучыларга ярдәм сорап килергә дә читенсенми алар. Әйе, бала белә беррәттән ата-анада белем ала. Баласы белән бергәләп инша яза, шигырь һәм әсәрләргә анализ ясый,  мәсьәлә чишә, рефератлар язганда материаллар табыша,төрле гамәли укуларга хәзерләнергә ярдәм итә, үз белемен күтәрә. Гомумән әйткәндә, замана белән бергә атлый.

         Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбендә Чури-Бураш авылыннан зз гаиләдән 47 бала, Танай-Турай авылыннан 9 гаиләдән  11 бала белем ала. Барлыгы 42 гаилә баласы бердәм гаилә булып,  бер коллективта тәрбияләнә. 26 (60%) гаиләдә компьютер бар, барысы да интернетка ялганган.

         Еллар дәвамында укыту-тәрбия процессында төрле конкурс, олимпиада, ярышлар була. Балалар акрынлап бу бәйгеләрдә катнашырга тартыла. Укытучылар әлеге укучыларга мәгълүмат тупларга ярдәм итә, өстәмә шөгыльләнә. Мәсәлән, 8 нче сыйныф укучылары Хакимов Илфатның - 2, Галиева Ләйсәннең - 1 (җитәкчеләре Яруллина Лира Раилевна), Шакирҗанов Ильназның- 1( җитәкчесе  Шакирҗанова Румилә Илдусовна) республика күләм фәнни гамәли конференция һәм укуларда катнашып алган диплом, грамоталары бар. 2010-2011 нче уку елында Чури-Бураш мәктәбе укучылары 56  бәйгедә катнашып призлы урын алганнар.

           Дәресләребез өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята. Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, класстан тыш чараларда еш кулланабыз. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

           Укытучыларыбыз яңалыклардан читтә калмыйлар. Укытучыларны заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтү һәм һөнәри осталыкларын күтәрү юнәлешендә нәтиҗәле эш башкарыла. Быел 3 укытучы Мәгарифне үстерү институты оештыра торган курсларда белемнәрен күтәрде. Дистанцион уку мөмкинлекләрен  дә күз уңында тотабыз, мәсәлән математика һәм информатика укытучысы Шакирҗанова Р.И.га 3 атналык (144 сәгатьлек) курста, 4 укытучы-Загрутдинова Ф.М., Шакирҗанова Р.И., Шафигуллина Г.Ф., Ибрагимова Г.Ф. ларга кыска сроклы (72сәгатьлек) дистанцион курста белем алырга    мөмкинлек бирде.

 Нәтиҗәләр дә бик куанычлы: укытучыларыбыз төп информацион технологияләрне көндәлек эшләрендә кулланырга  өйрәнәләр. Интернетка эләгеп, дәрес темасына буклетлар ясый, дәрес үткәрә. Укытучыларыбыз: Загрутдинова Ф.М. һәм Шакирзянова Р.И. ның "Укыту эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникатив  технологиялар куллану" дип исемләнгән районкүләм конкурста 2 һәм 3 нче урыннар алуы, Шафигуллина Г.Ф.ның  Мәгариф министрлыгының 71 нче законы буенча эшләнгән буклеты районда 1 нче урын алуы  да матур күренеш. . Компьютер чаралары  һәм мәгълүмати технологияләрне  эшкә җигү фәннәрне укыту методларын камилләштерүгә нык этәргеч  бирә. Компьютер технологияләреннән файдалану дидактиканың фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлы булу, эшлеклелек һәм мөстәкыйльлек принципларын куллану мөмкинлеге бирә.

   Дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда да компьютер белән эш итүнең чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдалана алабыз.

Укучылар белән дәрестә һәм дәрестән соң системалы шөгыльләнергә , фәнгә кызыксыну уятырга кирәк. Киләчәктә дә укытучыларыбыз үзләренең инфокоммуникацион компетентлыкларын  үстерергә зур өлешләрен кертерләр.

Шулай итеп, дәресләрдә укыту процессын заманча информацион технологияләр нигезендә оештыру, үстерелешле укыту бурычларын хәл итәргә, белем бирүнең сыйфатын үстерергә зур ярдәм итәчәк.

Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы  Шакирҗанова Румилә.И.