Балдай татлы туган телем
статья на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Балдай татлы туган телем. Сочинение.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balday_tatly_tugan_telem.docx14.29 КБ

Предварительный просмотр:

Балдай татлы туган телем

        Туган тел… Аһәңле, ягымлы, моңлы, тиңләшеп булмаслык. Чөнки үзенә җиләкле каенлыкларның һәм болыннарның башларны әйләндергеч хуш исләрен, басуларның һәм урманнарның җилдә шаулавын, туган җиребезнең исләрен  үзенә сеңдергән ул. Халкыбызның телдән дә кыйммәтлерәк хәзинәсе юк. Нәкъ менә тел халыкның холкы, аның хәтере, тарихы һәм рухи бөеклеге булып тора. Халыкның уй- фикерләрен, хисләрен, гореф –гадәтләрен, традицияләрен, мәдәни- рухи мирасын тапшырырга булышучы чара булып тел тора.Туган телебез балачактан ук безне  урап алга дөньяны аңларга, аның тылсымлы серләрен ачарга ярдәм итә. Тарихта телне кулланмаган бер халыкны да табып булмый. Ул кешеләргә бер- берсен аңларга булышкан, яшәү өчен кирәк- яракны табу өчен берләштергән, табигать көчләренә каршы торганда ярдәмче буларак кулланылган.

        Сүз тормышта бик зур урынны биләп тора. Билгеле булганча, ул кеше язмышына тәэсир итә,  бер мизгелдә кешенең рухын күтәрә яки төшерә һәм аны бәхетле итә яки аптырашта калдыра ала. Шунысы аяныч: кайвакыт кешеләр телебезне бернинди сүзлектән дә табып ала алмаслык сүзләр белән пычраталар. Белмим бу нидән килеп чыга торгандыр: әллә телгә түбәнсетеп караудан, әллә телне белмәгәнлектән.

        Кем туган телен, туган халкын кимсетә, санга сукмый, шул хөрмәткә һәм игътибарга лаек түгел.Чын күңелдән әйткән сүзләр белән без дуслыкны тикшерәбез, иң назлы сүзләр белән йөрәгебезне сөйгәнебезгә ачабыз, үткен һәм “корыч кебек” каты сүзләр белән дошманга каршылык күрсәтәбез. Туган тел белән сокланмыйча, олыламыйча, аны белмичә һәм өйрәнмичә торып туган туфрак, туган җир буенча йөрергә ярамый.

        Дәверләр аша узучы,буыннан-буынга тапшырылучы, бизәкле, хуш исле, мәңге шиңмәс гөл ул – татар теле. Ул миләш агачының тәлгәшләре белән, зәңгәр күзле күкбаш таҗлары белән, ак чәчәкле шомырт белән һәм хуш исле бөтнек белән чигелгән. Татар теле халыкның зиһенен, намусын, мәдәниятен, данын саклаучы иң мөһим рухи байлык. Безнең татар сүзебез ачлыктан үлсә дә, туңса да, төрмәләрдә булса да, дөньяда күп нәрсәләр күрсә дә, барлык каршылыкларны җиңеп чыкты һәм һаман да күпләрнең йөрәкләрен җилкендереп тора. Бүгенге көндә безнең телебезгә бигрәк тә мәхәббәт ялкыны һәм рухи тазалык кирәк.

        Әйдәгез туган телебезне саклыйк, хөрмәт итик, үстерик, аның сафлыгы һәм матурлыгы турында кайгыртыйк, бер- беребезгә ягымлы сүзләр генә әйтергә тырышыйк. Шул вакытта гына дөнья яхшырыр һәм мәрхәмәтле булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...

ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

21нче февраль туган көн турында....

"Туган телем, татлы телем" (әдәби-музыкаль композиция)

"Туган телем, татлы телем" дип аталган әдәби-музыкаль композиция 5 "Г" сыйныфы укучылары тарафыннан 21 нче февральдә - Туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу чарада туган тел турында шигырьләр сөй...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....