Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.
план-конспект по теме

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_ilem_-_tatar_zhire_tugan_telem_-_tukay_tele.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

        Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган илем – татар җире, туган телем – Тукай теле” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”, - ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз үз туган телебездә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурлыйлар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.

- Саумысыз, кадерле кунаклар!

Сезне үзебезнең бәйрәмчә бизәлгән залыбызда сәламләргә рөхсәт итегез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек юлдаш булсын. Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез. Сезнең авыр да, җаваплы да хезмәтегездә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Ә хәзер безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары коллективы исеменнән безнең йөрәкләребезнең җылысы белән тулы сәламебезне кабул итегез. Ф.Яруллин сүзләренә Ә.Хәйретдинов язган “Иң гүзәл кеше икәнсез” дигән җырын тыңлыйк.

 Исәнмесез! – дип башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә бәхет гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән...

Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабы актардым.

Күпме яу, сугышлар аркылы

Син җиңеп чыккансың Ватаным.

Сез кайсы халыктан? – дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр

Тик исән булсын дип Ватаным.

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере,

Чукындырылган чагында да

Чукынмадың татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар

Татар теле, дуслык теле.

- Бүгенге кичәбезне сиңа да багышлыйбыз, татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып бетмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

        Укучылар башкаруында “Туган телем” җыры яңгырый.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем.

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә

И, туган телем,

Былбыл моңыдай,

И, матур телем.

Укучылар башкаруында җыр яңгырый.

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай!

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын.

Һәр көнебез булсын алсу май.

Туган як турында җыр тыңлагыз

Туган телем син – йөрәк җылысы,

Туган телем син – күңел тойгысы,

Туган телем син – тарих баскычы,

Туган телем син – белем ачкычы.

Х.Туфанның “Туган тел турында җырлар” дигән шигыре.

Дөньяда иң -иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

Татар халык биюен карагыз.

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Скрипкада татар халык көен тыңлап үтик.

Туган телемнән аерма, Ходай!

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнең

Җиткергән безгә сөекле Тукай.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән! – диләр.

Горурланып һәркем бу көндә.

Килә, килә...Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә.

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь,

Габдулладай,

Ул – караңгы төндә яктырткан матур,

ак тулган ай.

Күп китаплар арасында

аның китаплары –

Ап-ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.

 

Якташларың, Тукай, сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

Күңелләрдә - синең якты җырлар.

Синең моңнар күздә чагылган.

                         (Ф.Сафин “Тукай ягы”)

Г.Тукайның “Бу кайчак була?” дигән шигыре.

Халыкка дәрсе гыйбәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә, - ди бөек Тукай.

Укучылар М.Фәйзинең “Галиябану” драмасыннан өзек күрсәтә.

Алса, укыса халык шигырен аның –

истә кала,

Һәм аның шигыре халык күңеленә

зур хис сала.

(Ш.Бабич “Габдулла әфәнде Тукаев”)

Г.Тукай сүзләренә “Пар ат” җыры яңгырый.

Татар халык биюен карагыз.

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Китсәм туган яктан,

Читтә бәхет тапмам –

Яшәрмен гел җанны телгәләп,

Җырлыйм туган якта,

Җырлыйм сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп.

                       (Р.Миңнуллин)

Театр көлдерәдер,уйнатадыр.

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул.

Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.

Аяз Гыйләҗевның “Без унике кыз идек” әсәреннән өзек карап үтик.

Ах, гармауннар уйный белсәм,

Их, бер сыздырыр идем.

Биючеләрнең табанын

Уттай кыздырыр идем.

Сәхнәдә татар кызлары биюе.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без – татарлар

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без – татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без – татарлар,

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без – татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары...

Тагын бик күп, бик күп татарлар.

Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә туган телебез,

Тик бер генә туган илебез.

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Туган телем - Тукай теле! Дәрес-аукцион.

1-8 сыйныф укучылары өчен дәрес конспекты. Дәрес аукцион формасында бара....

" Туган телем - Тукай теле"

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар араксында шигырь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрү өчен сценарий....