Инша "Туган телем – татар теле."
творческая работа учащихся (10 класс) по теме

Туган тел турында инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem.docx_sochinenie.docx12.58 КБ

Предварительный просмотр:

    Туган телем – татар теле.

     Татар теле ул – Тукай теле. Аның шигырьләрендә

Туган  телне  ярату, туган  илгә  булган  мәхәббәт

белән  үрелеп  килә. Шуңа  күрә  да  туган  телне  

ярату  ватанга  тугрылыкка , ата – анага  яратуга ,

хөрмәт  итүгә  тиң . Туган үскән  илнең  якынлыгын,

Ватанның газизлеген  тоярга  да  безгә  туган  тел  ярдәм  итә. Туган  тел  хезмәт  белән  бергә  кешене

үстерә , аңа  Ватанның  тарихын  белергә  ,милли

сәнгатен  аңларга , яратырга  ярдәм  итә.

      Туган  тел ! Бу сүз  һәркем  өчен кадерле , газиз!

Минем  туган  телем – татар  теле. Тугач  та  әнием-нең  назлы итеп  “ балам “ дигән  сүзен  туган телен-дә  ишеткәнмен.

      Минем туган  теленнән  дә матур  тел  юктыр  ул.

Бу минем  сүзләр  генә  түгел.Туган  тел ! Анардан

да  көчле , татлы , назлы , ләззәтле тел  бармы икән?

Минем  туган телем – җырдай  моңлы  татар  теле.

Әбиемнең бишек җырларыннан  туган телемнең

матурлыгын , кыйммәтен  аңлап үстем.

       Һәр  кеше  үз  туган  телен  сөяргә , яратырга

тиеш . Әгәр  кеше  туган телен  сөймәсә  ул туганнарын  да  яратмас. Туган  телем  нурлы  кояш  сыман  бөтен  дөньяга яктылык , җылылык  тарата.

      Туган тел ! Һәркем  өчен  газиз  бу. Чөнки  тел –

тормыш  чыганагы , белем чишмәсе. Тел  ул зур  бер

кибет кебек : анда һәркем үзенә ни дә булса  таба.

Тел кешегә бер – берсен аңларга , бер – берсең теләк, максатларын,  уйларын  белергә  ярдәм  итә. Ул –

Ватан , туган җир , ата – ана сүзләре  белән янәшә  

бергә  торган  бөек , изге  һәм  кадерле  сүз!

       Һәм  минем  әйтәсем  килгән  фикерем :

 “ Балалар ,өлкәннәр , миләттәшләр! Туган телне  яратыгыз , хөрмәт итегез , ул телгә  сөеп карагыз!”

    Яшәсен  туган тел ,иң  матур тел,

әткәм - әнкәмнең  теле!!!

                           Галиева Лилияна

                               10 сыйныф


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем-татар теле

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....