Туган телем-татар теле
методическая разработка по теме

Балаларда Туган илгә, татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan__telem.docx24.08 КБ

Предварительный просмотр:

               Туган  телем- татар теле.

Сәлимә Нотфуллина , Алабугадагы 8 нче урта мәктәпнең 1 категорияле укытучы.

Максат:  балаларда Туган илгә , татар теленә , үз халкына мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: Ι . Плакатлар :

  1. И туган тел ,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле.

                                                                                  Г. Тукай

2) Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел.

                                                                                  Г. Тукай

3) Тел- халыкның рухы ул. Телдә аның табигате,күңеле  һәм тормышы ,көнкүреше чагыла.

ΙΙ. Татар көйләренең магнитофон язмалары.

ΙΙΙ. Туган тел турында мәкальләр.

                     Әдәби кичәнең барышы :

Укытучы :Без – татарлар , туган телебез – татар теле.

       Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган , күп гасырлык тарихы булган , Каюм Насыйрилар , Тукайлар нигез салган , 7 миллион халык сөйләшкән , дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән ,чит илләрдә дә өйрәнелә торган , бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән ,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , Моабитнең таш диварлары эчендә дә тынмыйча , аның калын стеналарын тишеп чыгып , бөтен дөньяга яңгыраган , утларга – суларга салсалар да ,чукындырсалар да , ассалар – киссәләр  дә исән калган ,иң – иң авыр кимсетүләргә дә  түзгән, сынмаган – сыгылмаган ,баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

      Кемнәр генә сиңа сокланмаган  һәм мактау җырламаган ? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән  һәм үзенең уй- хисләрен башкаларга сөйләмәгән ?

1 нче бала:И минем җандай кадерлем,

                 И җылы , төре телем!

                 Кайгылар теле түгел син,

                 Шатлыгым теле бүген.

                 Тик синең ярдәмең белән мин ,

                 Тик синең сүзләрең белән

                 Уйларың йөрәккәемнең

                 Дөньяга әйтә беләм.  

Укытучы : Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан ,туган җир , ата – ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек , изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган  тел  дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз , иң якын кешесе – анасы өйрәтә , шул телдә аңа бишек җырларын җырлый , иркәли , юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

    “Туган тел” җыры ( Г . Тукай сүзләре , халык көе ) башкарыла.

Укытучы :  Әйе , мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

    Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул  тышкы ямь бирү чарасы , матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган , аны иң элек аралашу , аңлашу , тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп , “туган тел” , “матур тел” , “ әткәм- әнкәмнең теле” дип атаган.

2 нче бала :  Без татарлар

                      Без – татарлар!

                      Татар  исемен  без

                      Горур йөртә торган халык.

                      Без -  татарлар.

                      Шулай диеп белә

                           Безне бөтен дөнья илләре.

                      Без – татарлар!

                      Батыр  халык дигән

                      Зур даныбыз әле сүнмәде.

                      Без – татарлар!

                      Шушы исем белән

                      Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

   “ Ак каен” җыры ( З. Ярмәки сүзләре  , халык көе) башкарыла.

Укытучы  : Туган тел. һәркем   өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле , бернәрсә белән дә  алыштырылмый торган “әни” , “әти” , “әби” , “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган- үскән ил – җирнең якынлыгын , Ватанның газизлеген бер әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз , Милләтебез сәнгать ияләренең матур – матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз , рухланабыз.

3 нче бала : Н. Исәнбәт “ Өч матур сүз”.

4 нче бала :  Дөньяда иң–иң матур ил –

                      Ул минем туган илем.

                     Дөньяда иң–иң матур тел –

                     Ул минем туган телем

                    “ Балам”, - диеп туган телдә

                     Эндәшә миңа әткәм.

                   “ Әнкәем”, - дип әниемә

                    Мин туган телдә дәшәм.

     5 нче бала : Туган телемдә сөйләшеп

                     Яшим мин туган илдә.

                   “ Туган ил” дигән сүзне дә

                     Әйтәм мин туган телдә.

                     Иң изге хисләремне мин

                     Туган телдә аңлатам.

                    Шуңа күрә туган телне

                    Хөрмәтлим мин, яратам.

6 нчы бала :  Г. Гыйлманов “ Мин татар малае”

                  Чатнашып сөйләшәм

                  Үз ана телемдә.

                  Оялмыйм , курыкмыйм , -

                  Мин бит үз илемдә!

                  Башымда – чигүле ,

                  Каюлы түбәтәй.

                  Догалар укырга

                  Өйрәтә дәү әтәй.

                  Тәүфыйклы булырга

                  Кирәген  беләм мин.

                   Чын  татар  малае

                   Йөрәгем белән мин!

7 нче бала :   Ш. Галиев “ Туган тел”  шигыре

8 нче бала  :  Ф.Яруллин “ Анам теле” шигыре.

9 нчы бала :   Дибәҗә Каюмова “ И телем”

                    И телем ! Ничә гасырлар

                    Ирек даулаган телем.

                    Дөнья теле булмасаң да ,

                    Җиңгәннәр теле бүген.

                     И безнең санлы телебез.

                     И безнең  данлы юлдаш.

                     Нур сибәсең , җан өрәсең.

                     Син безнең якты кояш.

10 нчы бала :  Рафис Корбанов “ Туган  ил”

     “ Әткәм” , “ әнкәм”  сүзе белән

Ачылган телем минем!

Син бирдең миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

Ата- бабамнар үткәнен

Белдем мин синең аша.

Башка телләрең эченә

Кердем мин  синең аша.

11 нче бала : Гөлзада Әхтәмова “ Туган телем”

 Татар теле – туган телем

Гасырларны кичкән тел ул ,

Давылларда өзелмичә ,

Төнбоектай үскән тел ул.

Татар теле мирас булып

Борынгыдан  калган  тел ул.

Байлыгына , муллыгына

Сокландыра  алган тел ул .

Татар теле җырлар аша

Уйлар чынга ашкан тел ул

Сөю тулы йөрәкләрне

Җан дусларга ачкан тел ул.

Татар теле - дөнья теле ,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

          Татар халык биюе.

Укытучы  : Ә хәзер мин сезне кечкенә  Марат белән таныштырасым килә. Игътибар итегез әле , ул ничек матур итеп ана телендә сөйләшә , хәтта әнисен дә өйрәтә.

Сәхнәләштерү  :   

Әнисе :   Әйдә инде, улым, тизрәк, садикка соңга калабыз.

Марат :  Хәзер әнием.

Әнисе  :  Тагын ни булды?

Марат :   Син дөрес  әйтмисең , әнием. Без бит садикка түгел , бакчага  соңга калабыз. Дөрес әйт , әнием.

Әнисе :   Әйдә, балам, әйдә, үскәнем, бакчага соңга калабыз.

Укытучы :  Укучылар , Марат әнисе белән ник килешмәгән?

Балалар :  Чөнки әнисе рус сүзе катнаштырып сөйләшкән.

Укытучы :  Әйе, укучылар, без кечкенәдән үк үз телебезне, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармагыз.

    Җыр “ Кояш гомере”.

Укытучы  :  Укучылар , бүген  без  сезне  җәнлекләрнең дә үз ана телендә сөйләшүләре турында шигырь белән танышырбыз

 Ш. Галиев “ Рус казлары – га га га”

Русларда да бар казлар

Татарда  да бар казлар.

Рус казлары : га- га- га , ди

Татар казы : кыйгак  , ди.

 

Русларда да бар үрдәк,

Татарда  да бар үрдәк.

Русныкылар : кря – кря , ди ,

Татарныкы : бак – бак , ди.

Русларда да бар әтәч,

Татарда  да бар әтәч.

Русларныкы : кукареку!

Татарныкы : кикрикүк!

Русларда да бар маэмай ,

Татарда  да бар маэмай.

Рустагысы : гав , гав , ди.

Татарныкы :  һау , һау , ди.

Гав ,гавларга юлыксам мин ,

Русча гына эндәшәм.

һау, һауларны күргән чакта ,

Гел татарча сөйләшәм.

Укытучы : Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле кыйммәт тел.

 Укучылар  туган тел  һәм сүз турында  мәкальләр сөйлиләр.

  1. Ананың балага биргән иң матур бүләге – тел.
  2. Иң татлы тел – туган тел , анам сөйләп торган тел.
  3. Тел- белемнең ачкычы , акылның баскычы.
  4. Телләр белгән – илләр белгән.
  5. Теле чибәрнең үзе чибәр.
  6. Әдип башы – тел.
  7. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
  8. Сүзе яхшы булса , нурлана йөзе.
  9. Миндә авыз бар диеп,

          Бертуктаусыз сөйләшмә.

       Җыр Г. Афзал “ Туган җиреңнән китмә”.

Укытучы : һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы , көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһеңлелеге өчен барыбызга да армый– талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

      Әдәби кичәне мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң “ Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас ,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “ Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.

      Җыр “ Мин яратам сине , Татарстан”.

     

                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел - ана теле

Клаасный час посвященный к дню родного языка на татарском языке...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс)...

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....