Татар теле туган телем.
классный час по теме

Сцынария

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_tugan_telem_1.docx7.46 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле туган телем.

(Башлангыч класс укучылары  өчен туган тел көненә багышланган кичә)

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,

Моңлы ул, әдип ул, шагыйрҗ ул.

    Габдулла Тукайның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары hәм әхлак нормалары , яхшы гамәлләргә өйрәтүче язылмаган законнар буларак, бөтен тормышыбызның юлдашы ул.Башлангыч класс укытучысы Садыкова Фәнисә Фәнис кызы “ Халык педагогикасы нигезләренә таянып, кече яшьтәге мәктәп балаларының танып белү, активлыгын үстерү” дигән тема өстендә эш алып бара.

Төп максаты hәм бурычлары:

-Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә. Йолаларына өйрәнү;

-Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү;

-Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җитезлек, зирәклек, бердәмлек булдыру,сәләтләрен ачу;

-Көй аша, хәрәкәт аша бала күңелендә иҗат уты кабызу;

-Ата-анага, әби бабайга, туганнарга хөрмәт, ихтирам.  горурлык хисләре т әрбияләү;

-Эстетик зәвык, тирә-юньгә игътибарлы караш булдыру.

Укытучы дәресләрдә, класстан тыш чараларда халык педагогикасы алымнарына еш таяна. Төрле мәкаль , әйтем,санамышларны,мәзәк сүзләрне,тапкыр табышмакларны, әкиятләрне балалар бик теләп өйрәнәләр . Шуның нәтиҗәсе буларак аның үткәргән дәресләре, чаралары балалар күңелендә тирән эз калдыра, башкалардан аерылып тора.Мәсәлән: кошлар көне алдыннан балалар белән берлентә балалар фольклоры үрнәкләре буенча төзелгән  чыгыш башка башлангыч класс укучыларыны, кунакка килгән  яясле бакча балаларына да бик файдаллы булды.Ә туган тел көненә багышланган чара интелектуаль бәйге буларак 1-4класслар арасында узды.

Максат: анателенең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.

Беренче өлеш: укучылар чыгышы.

  1. Без – татарлар, туган телебез – татар теле.Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырламаган ?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
  2. И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

  1. Дөньяда иң матур тел

             Ул минем туган телем.

            Дөньяда иң матер тел

            Ул минем туган телем.

           “Балам”,- диеп туган телдә

           Эндәшә миңа әткәм.

         “Әнкәем”,- дип әниемә

          Мин туган телдә дәшәм.

  1. Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

  1. Мин сөйлим анам телендә,

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

Мин җирдә кеше!-диеп.

  1. Күзләремне ачты минем ,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

  1. Әткәң-әнкәң телен белсәң ,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткәнем, бүгенем белән.

(Барысы бергә)Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем, туган телем,

Рәхмәт сиңа! Туган телем-

Киңдер сиңа күңел түрем.

Җыр : “Сайра моңлы сандугач” Л.Батыр-Болгария көе, Р.Валиева сүзләре.

 

Икенче өлеш:Сөйлим үз телемдә. Нәфис сүз осталары чыгышы (шигырҗ уку)

Өченче өлеш: “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы” мәкаль әйтеш.

  1. Теле барның ...............................(юлы бар)
  2. Сөйдергән да тел,.................................( биздергән дә тел)
  3. Тырышка табар, ташка..........................(кадак кагар)
  4. Тирлә эшләсәң,.......................................(тәмләп ашарсың)
  5. Ялгыз агачны.....................................(җил сындыра)
  6. Иле барның,.....................................(җире бар)
  7. Ялкаулык хурлык,................................(тырышлык зурлык)

Дүртенче өлеш: “Булсаң- зирәк, әйт тизрәк!”(табышмаклар чишү)

 1 .Тәрәзәсез ызбада

    Чигү чигә кыз бала.(бал корты кәрәз ясый)

2. Җил- җил җилә килә, ике җиңен селкә килә,

   Каенсарга керә килә, каен суын эчә килә.(черки)

3.Кар астында кышлаган,

  Тунын яшел тышлаган.(уҗым)

4.Агач , агач саен ботак, ботак саен оя,

  Оя саен күкәй- сигезәр дә тугызар.(борчак)

5.Яшел сабак, эче ак, сабак өстендә табак;

  Табагында-кибетләр, кибетләрдә-егетләр.(көнбагыш)

6.Иртән алсу чәчәк ата,

  Кич чәчәкләр җиргә ята...

  Сабак башы-комлы шар,-

  Hәркем яратып ашар.(мәк)

7.Җыен-яшел,зәңгәр күзле,

  Көзен-алтын сары мин.

  Күлгә кереп юынып чыккач,

  Ап-ак булып калдым мин.(җитен)

8.Кырла үсте өйчекләр,өйдә алтын бөртекләр.

  Өйнең стеналары-алтынга манган бары.

  Таң җилләре искәндә, алтын сабак өстендә

  Алтын өйләр чайкала...

  Күргән кеше таң кала.(өлгергән арыш)

9.Ап-ак булса да кар түгел,

  Тәмле булса да .бал түгел.(шикәр)

10.Ак мичкәнең эчендә

  Ике төрле сыра бар.(йомырка)

11.Су түгел-сыек,кар түгел ап-ак.(сөт)

12.Минем белән ул адаш:

  Мин-яз ае, ә ул-аш.(май)

13.Аяксыз-кулсыз,үзе үрмәли.(камыр)

14.Ялгыз гына ашалмый,

  Аннан башка аш бармый.(тоз)

15.Кечкенәмигенә бер эт, яткан да бөгәрләнеп,

  Тешләми дә, өрми дә- өйгә беркем керми дә(йозак)

Бишенче өлеш: “Әкияттә кунакта”

 1.Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, 1-2 уч он белән нәрсә пешереп була?

2. Алтын тарак тәшеп калган урын?

3. Әби белән бабайга шалкан тартышкан этнең исеме ничек?

4. Нинди кошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?

5. Кәҗә белән сарыкның капчыгынды нәрсә бар?

6. Торна Төлкене дигән боканы нәрсәгә салган?

7. Нинди әкияттә әтәчләр сугыша?

8. Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телем- Тукай теле

Башлангыч сыйныф укучылары очен КВН...

Татар теле туган телем.

Сцынария.Төп максаты hәм бурычлары: -Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф- гадәтләренә. Йолаларына өйрәнү; -Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү; -Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җ...

ТУГАН ТЕЛЕМ, ТАТЛЫ ТЕЛЕМ

21нче февраль туган көн турында....

"Туган телем, татлы телем" (әдәби-музыкаль композиция)

"Туган телем, татлы телем" дип аталган әдәби-музыкаль композиция 5 "Г" сыйныфы укучылары тарафыннан 21 нче февральдә - Туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу чарада туган тел турында шигырьләр сөй...