Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"
методическая разработка (7 класс) по теме

Бикбова Венера Минсалиховна

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне яхшырак белүчене билгеләү өчен викторина сораулары тәкъдим ителә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 21.02.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дөньяда иң - иң матур тел

Ул минем туган телем.

( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә сценарий)

2 алып баручы (алда а.б.). Бүгенге бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)

  1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил    

             Ул - минем туган илем.

             Дөньяда иң - иң матур тел

             Ул - минем туган телем.

  2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә

             Эндәшә миңа әнкәм.

             - Әнкәем! - дип, әниемә

             Мин туган телдә әйтәм.

  1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык.Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телнетничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

  2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

  1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштереллгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

  2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.

       "Туган телем" җыры Абиева Айгөл

  1 а.б. Татар җыры,татар биюе

            Алып килә халкым хәтерем

            Я оялчан, инсаф, ягымлы ул-

            Үзе салмак, үзе әкерен.

   2 а.б.Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.

(...)

Тиен. Әй, карагыз  әле , әллә  чынлап та күңелле  сезнең мәктәптә?Бер генә тапкыр карап кайтырга мине дә алыгыз әле.( җәнлекләр залга утыралар.)

1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.

     Г.Тукай тырында видеосюжет карау

(Музыка яңгырый , ике укучы керә “Бала белән күбәләк”җыры башкарыла.)

2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан. Анда егетләрнең hәм кызларның тапкырлыгы, зирәклеге, эшчәнлеге, физик көче сыналган. Шундый уеннарның берсен уйнап алыйк.

Капчык киеп йөгерү.

Кем көчле? (Оклау тартыш)

Тиен. (Алып баручылар янына барып) Апа, сезнең  мәктәптә бик күңелле икән. Гел татарча гына сөйл әшәләр. Әллә нинди кызыклы уеннар уйныйлар. Мине дә үз мәктәбегезгә алыгыз әле.

2 а.б. (залга мөрәҗәгать итеп) Тиенне үз мәктәбебезгә алыйкмы?

Алайса безнең мәктәпкә рәхим ит.

1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.

Мин яратам сине Татарстан”

                      II өлеш

                     Викторина “Милләт дәвамчысы”

Укытучы. Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көнен билгеләп үтәләр. 21 февраль - Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә

     Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.   Билгеле булганча, безнең татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчасы булырлык укучылар бармы икән безнең арада. Әйдәгез ачыклап карыйк.

  Бирем. Телебез турында нинди мәкальләр беләсез?

1 нче бирем. Тел турында нинди табышмаклар беләсез?

2 нче бирем. Татар теле нинди телләр белән тугандаш?

3 нче бирем. Татар телендә бер аваздан торган ничә сүз бар? Алар нинди сүзләр? (У, и ,ә)

4 нче бирем. Бер хәрефтән торган ничә сүз бар?(У, ю, и, я, ә)

5 нче бирем. Табагач сүзенә ничә сүз яшерелгән, ниндиләр? (Таба, агач, абага, бага, ага, ач)

6 нчы бирем. Кайсы сүзләр уңнан башлап укыганда да, сулдан башлап укыганда да бер төрле укыла? (Кабак, кызык, ата, ана, кырык, калак, карак, как, ала, аша,...)

7 нче бирем. Кайсы шәhәрдә пешереп була? (Казан)

8 нче бирем. Кайсы шәhәр юклык формасындагы боерык фигыльне белдерә? (Бөгелмә)

9 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

10 нчы бирем. Татарстандагы кайсы шәhәрләрнең меңъеллык тарихы бар? (Казан, Алабуга)

11 нче бирем. Ул татар театрының формалашуына гаять зур өлеш керткән, татар драматургиясенә нигез салучылардан булган күренекле әдип? (Г.Камал)

12 нче бирем. Казан кирмәненең төп манарасын атагыз? (Спас)

13 нче бирем. Татар телендә ничә сүз төркеме бар? (13)

14 нче бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак чәчәкләр ява,

    Дөнья матур,

    Шундый матур булып тоела.

    Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

    Ак кар булып җиргә коела... (h.Такташ)

15 нче бирем. Язучыны таныгыз?

    Ак ромашкалар арасында кызыл ромашкалар. (М.Җәлил)

16 нчы бирем. Әсәрне таныгыз?

    Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды? (Ә.Фәйзи. ”Тукай”романы)

17 нче бирем. Әсәрне таныгыз?

    Без түбәннән,тормышның төбеннән күтәрелдек. (Без-кырык беренче ел балалары)

18 нче бирем. Җөмлә төзелешен өйрәнүче фән? (Синтаксис)

19 нчы бирем. Татар теле галимнәрен атагыз? (Саттаров, М.Зәкиев, Р.Юсупов, Д.Тумашева h.б)

20 нче бирем. ”Туган тел” җырының 3 нче куплеты нинди юллар белән башлана? ( Фикер алышу)

       “Туган тел” җырын бергәләп җырлау.

       Викторинага         йомгак ясала, Җиңүчеләр билгеләнә. Грамота hәм истәлекле бүләкләр тапшырыла

       Укытучы. Кадерле укучылар! Туган телебезне, мәдәниятыбызны ни дәрәдә  белүебезне ачыкладык. үзегез нәтиҗәләр ясагансыздыр дип уйлыйм.

       Татарча да яхшы бел,

       Русча да яхшы бел,

       Инглизчә дә  яхшы бел.

       Өчесе дә безнең өчен

       Бик кирәкле затлы тел

       Татарчасы - туган тел,

       Безгә газиз булган тел.

       Ата – ана, әби - баба

       Сине сөя торган тел.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Н.Нәҗминең “Татар теле” шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы.

"Н.Нәҗминең "Татар теле" шигырендә туган телнең бөеклеге чагылышы" дигән татар әдәбияты дәресе рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныф татар төркеме өчен төзелде.  Дәрестә Н.Нәҗминең "Татар  теле" ши...

Туган телем минем

Җырдай моңлы туган телем...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем.

21 февраль - Туган тел көненә багышланган әдәби кичә эшкәртмәсе....

Иң матур тел- минем туган телем

laquo;Иң матур тел- минем туган телем»Максат һәм бурычларАна телен ярату, ихтирам иту тойгылары тэрбиялэу.Туган жир, туган ил, туган телне ярату, ойрэну, белу, татар халкынын йолаларын,гореф-га...