Сөйләм этикеты формалары
учебно-методический материал на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Тәкъдим ителгән сөйләм этикеты формаларын  башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфларда эшләүче татар теле укытучылары олимпиадага әзерләү  өчен  файдалана алачак. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_etikety_formalary.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм этикеты формалары

Cәламләү

Исәнмесез!

Саумысез!

Сәлам!

Хәерле көн!

Хәерле иртә!

Хәерле кич!

Эшләр ничек?

Хәлләр ничек?

Ничек яшисез?

Нинди яңалыклар бар?

Хуш киләсез!

Килүегез (кайтуыгыз) белән!

Чакыру

Рәхим итегез!

Керегез!

Килегез!

Әйдәгез!

Узыгыз /  Үтегез!                                    

Түргә рәхим итегез (узыгыз)!
Кунакка чакырабыз!

Кунакка килегез!

Мактап йөрисез!

Табын янына рәхим итегез!

Мөрәҗәгать итү

(Мансур) абый!

(Галия) апа!

.....иптәш!

(Булат) дус (кай)!

Иптәшләр!

..... әфәнде!

әфәнделәр!

.....туташ!

......ханым!

Егетләр!

Дуслар!

Туганнар!

Кардәшләр!

Милләттәшләр!

Якташлар!

Җәмәгать!

Хезмәттәшләр!

Хезмәткәрләр!

Хөрмәтле .......…..!

Кадерле......……!

Карагыз әле!

Тыңлагыз әле!

Хушлашу

Хушыгыз!

Сау булыгыз!

Исән булыгыз!

Исән-сау булыгыз!

Исәнлектә-саулыкта!

Иртәгәгә хәтле!

Кичкә хәтле!

Күрешкәнгә (очрашканга) хәтле!

Хәерле юл!

Хәерле сәфәрләр !

Юлыгыз уң булсын!

Хәерле сәгатьтә!

Безне онытмагыз!

Күрешербез!

Котлау, тәбрикләү

Котлыйм!

Тәбриклим! / Тәбрик итәм!

Сезне котларга рөхсәт итегез!

Чын йөрәктән (күңелдән) котлыйм!

Сәламәт булыгыз!

Сәламәтлек   телибез!        

Исәнлек-саулык телибез!

Бәхет телибез!

Бәхетле картлык телибез!

Байлык, муллык телибез!

Шатлыклар телибез!

Уңышлар телибез!

Тынычлык телибез!

Котлы булсын! / Мөбарәк  булсын!

Бәйрәм белән!

Бәйрәмегез котлы булсын!

Туган көнең белән!

Туган көнегез котлы булсын!

Яңа ел котлы булсын!

Туегыз котлы булсын!

Өегез котлы булсын!

Изге теләкләр телим!

Тирән ихтирам белән!

Игелеге белән булсын!

Озын гомерле булсын!

Хәерле булсын!

Эшләрегез уң булсын!

Табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Ашларыгыз тәмле булсын!

Чәйләрегез тәмле булсын!

Телефоннан сөйләшү

Тыңлыйм (сезне)!

Йомышыгыз нинди?

Сезгә кем кирәк?

Сезгә ярдәм итә аламмы?

Сез ялгыштыгыз (ялгышасыз).

Бераздан шалтыратыгыз.

Соңрак шалтыратыгыз.                            

Кабат шалтыратырсыз!

Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт!                                                                                                  

.... …… әфәнде кирәк иде.

....……. әфәндене мөмкинме?

....... … әфәндене чакырыгыз әле.

Хәзер чакырам.

Ул хәзер урынында түгел

Ул чыккан иде.

Сезне....……..сорый (лар).

Сезгә министрлыктан шалтыраталар.

әйтмәссезме (икән)?

әйтегезче (әйтегез әле).

Рәхмәт белдерү

Рәхмәт сезгә!

Сезгә зур рәхмәт белдерәбез.

Рәхмәт яусын!

Ихтирамыгыз / хөрмәтегез өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт!

Чыгышыгыз өчен рәхмәт!

Ярдәмегез өчен рәхмәт!

Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт!

Сыегыз өчен рәхмәт!

Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт!

Бүләгегез өчен рәхмәт!

Күчтәнәчегез өчен рәхмәт!

Үтенеч

Зинһар!

Рәхим итеп!

Рөхсәт итегез!

Рөхсәтме?

Ярыймы?

Мөмкинме?

Мөмкин булмасмы?

Мөмкин булса,......

Сорарга мөмкинме? /рөхсәтме?/ ярыймы?

Сезгә үтенечем бар иде.

Үтенәм сездән!

Авыр булмаса,...……

Авырсынмасагыз,....…

                                                                                     

Ризалык белдерү

Мин килешәм.

Мин риза.

Мин каршы түгел.

Дөрес.

Мин дә шулай уйлыйм.

Сез дөрес әйтәсез.

Сез хаклы.

Килештек.

Сөйләштек.

Мөмкин.

лбәттә.

Чынлап та.

Билгеле.

Шиксез.

Һичшиксез.

Бәхәссез.

Ярый.

Яхшы.

Хуплау

Мин бик шат.

Әйбәт! / Яхшы! / Бик яхшы!

Искиткеч! / Шәп!

Бик теләп.

Бик шатланып.

Рәхәтләнеп.

Сез дөрес әйтәсез.

Афәрин!

Килешмәү, кире кагу

Мин килешмим.

Мин риза түгел.

Мин каршы.

Карашым башкача.

Мин башкача уйлыйм.

Минем фикерем башкача.

Дөрес түгел.

Вакытым юк.

Һич тә алай түгел.

Беркайчан да.

Мөмкин түгел.

Бу мөмкин хәл түгел.

Сез хаклы түгел.

Юк, булмый.

Юк, алай түгел.

Баш тартабыз.

Гафу итегез, мин хәзергә әйтә алмыйм.

Кызганыч, ләкин әйтә алмыйм.

Ачык булмаган җавап

Мөгаен.

Бәлки.

Ихтимал.

Ахрысы.

Булыр.

Карарбыз.

Тырышып карарбыз.

Уйлап карарбыз.

Уйлап карарга кирәк.

Без вәгъдә итә алмыйбыз.

Гафу үтенү

Гафу итегез.

Гафу үтенәм.

Үтенәм сездән.

Кичерегез // Зинһар, гафу итегез. // Зинһар, кичерегез.

Борчуым өчен гафу итегез.

Килә алмавым өчен гафу итегез.

Соңга калуым өчен гафу итегез.

Ачуланмагыз инде.

Зарар юк.                                  



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теләк белдерү формалары.

Презентация предназначана для изучения татарского языка в русскоязычных группах. Содержит 2 формы выражения желания: укырга тели, укыйсы килә. В слайдах есть изменение этих форм по лицам и числам, упр...

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формалары.(1 нче сыйныф татар теле)

Конспект урока по татарскому языку для 1 ого класса по учебнику "Күңелле татар теле"....

Популяцияләрдә табигый сайланыш формалары

План урока по биологии в 9 классе на тему "Формы естественного отбора в популяциях....

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше. (6 класс)

"Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше" исемле дәрес эшкәртмәсе укучыларга затланышлы фигыль формаларын өйрәтүгә, үзләштерүгә юнәлдерелгән. Дәрес эшкәртмәсе универсаль уку гам...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...

"Кайдан? соравы һәм аңа җавап формалары" темасы буенча мастер класс.

Әлеге мастер класс балалар бакчасында  булачак беренче сыйныф укучыларының  ата-аналары каршында үткәрелде. Максаты булып, ата-аналарны укытучыларның мәктәптә ничек туган телгә өйрәтүләре бе...