Кунак чакыру,сыйлау формалары
методическая разработка (6 класс) на тему

Габидуллина Ландыш Умитовна

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_6_kl.docx32.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Кунак чакыру, сыйлау формалары

Максат: . 1) Кунак чакыру, табынга чакыру, кыстау-сыйлау, сыйдан баш тарту, сыйны мактау формаларын диалогик һәм монологик сөйләмдә куллану.

                   2) Тел этикетына өйрәтү.

                   3) Хәтерне, аралаша белүне, эмоциональлекне үстерү.

                   4)  Татар халкының мәдәни кыйммәтләренә, халык традицияләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

                   5) Балаларда кунакчыллык, әдәплелек сыйфатлары, бер - береңә ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, карточкалар,мәкальләр,сынамышлар,кроссворд

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1. Уңай халәт тудыру.

2. Дежур укучыны тыңлау.

II. Актуальләштерү.

1.Өй эшенең үтәлешен тикшерү (3 нче күнегү (147б.) 1нче строфаны хәтердән язу),үзләренә тикшертү,бәяләтү.

2. Тыңлагыз. W авазы булган сүзләрне күрсәтегез:

Тавык, вагон, бавырсак, велосипед, автобус, авыл.

Тыңлагыз, артык сүзне әйтегез:

Кош теле, бәлеш, өчпочмак, кашык, кыстыбый, чәкчәк.

III. Төп өлеш

1.Уку мәсьәләсен кую.

“Бу нәрсә?” Презентациядәге кроссвордны чишү.

  • Нинди сүз килеп чыкты? (кунаклар). Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (кунаклар чакыру, аларны кыстау).

т

о

к

м

а

ч

л

ы

с

у

м

с

а

т

а

б

ы

н

б

а

в

ы

р

с

а

к

ч

ә

к

ч

ә

к

б

ә

л

е

ш

ө

ч

п

о

ч

м

а

к

п

ә

р

ә

м

ә

ч

  1. Татар халкының яратып пешерә торган ашының исеме.
  2. Эченә төрле эчлек салып пешерә торган камыр ашы.
  3. Кунак килгәч,аны кая чакырабыз?
  4. Шар сыман түгәрәк,майда пешерелә торган ризык.
  5. Татар туйлары аннан башка үтми.
  6. Бәрәңге һәм итне шакмаклап турап,камыр эченә төреп,шулпалы итеп пешерелә.
  7. Өч почмаклы итеп ясала.
  8. Эченә иттарткычтан чыгарылган ит (фарш) салып,түгәрәк итеп ясап,майда пешерелә.

2. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1) - Укучылар,әдәбият дәресендә Ш.Галиевнең нинди шигырен өйрәнгән идек әле?

   - Дөрес,”Кунаклар”шигырен өйрәндек. Шигырьне онытмадыгызмы? Хәзер тикшереп карыйбыз.Сезнең өстәлләрегездә таблицалы карточкалар бар.Таблицаның “до” ягын тутырабыз, + һәм – билгеләренең тиешлесен куябыз.Презентация карагач, таблицаның

“после” ягы тутырыла. (ЭЙ АР ГАЙД  структурасы)

“до”

“после”

 Без табын әзерлибез

 Уртага бәлеш куйдык

 Чәчәк янына– чәкчәк

 Табында токмачлы аш бар

 Өлеш һәркемгә чыга

 Җитешегез, кунаклар

 Ашыгыз тәмле булсын

Ризыклар бик аз

Ашыгыгыз,кунаклар

 

“до” һәм “после”ягында аермалар булдымы?

2) Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә кору:

  • Шигырьдә кайсы ризык исемнәрен ишеттегез?
  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? 
  • “Кунаклар” русча ничек була?
  • Ә сез кунакка йөрергә яратасызмы?
  • Кемнәргә кунакка йөрисез?
  • Ә үзегез кунакларны кабул итәргә, каршыларга яратасызмы? Сезгә кунаклар киләләрме?
  • Сез аларны ничек, нәрсәләр белән сыйлыйсыз?
  • Сез кунакларны ничек кыстыйсыз? Русча әйтегез.

- Ә татарча ничек кыстарга, чакырырга кирәклеген бүгенге дәрестә өйрәнербез.

      3) Сыйлау, кыстау формалары өстендә эшләү.

      Дәреслек белән эш.

-Дәреслекнең 148 нче битендәге 1 нче күнегүне ачабыз, укып,тәрҗемә итәбез һәм күчереп язабыз.

-  Экранда сыйлау-кыстау формалары бирелгән,дәреслектә булмаганнарын язып куябыз.

-Табынга рәхим итегез!        

-Әйдәгез, рәхим итегез!

-Тагын бер чынаяк чәй эчегез!

-Тавык итеннән авыз итегез!

-Бәлешне ашагыз әле!

-Әйдәгез, керегез, рәхим итегез!

-Әйдәгез, утырыгыз, табынга рәхим итегез!

-Ашыгыз тәмле булсын!

    4) Сыйдан баш тарту формалары өстендә эшләү.

  - Әйтик, сезне табынга чакыралар, сезнең вакытыгыз юк, ашыгасыз. Табын янына утырырга теләмәгәнегезне матур итеп әйтә белергә дә кирәк. Андый вакытта болай әйтергә мөмкин. Истә калдырыгыз.2 нче күнегүне укып,тәрҗемә итәбез,аннан соң күчереп язабыз.

-  Экранда сыйлау-кыстау формалары бирелгән,дәреслектә булмаганнарын язып куябыз.

                                   - Рәхмәт, башка вакытта.

                        - Рәхмәт, мин ашыгам.

                        - Я инде, кыстама, мин тук.

                        - Яңа гына эчкән идем.

                        - Гафу итегез, минем вакытым юк, мин түгәрәккә ашыгам.

                        - Гафу итегез,мин яңа гына аш ашаган идем, бик зур рәхмәт сезгә!

                        - Рәхмәт, мин тук. Минем ашыйсым килми.

5) Сүзлек өстендә эш:

чынаяк – чашка

тук – сыт

кыстамагыз - не заставляйте, не упрашивайте, не уговаривайте

6) Ял итү КОНЭРС(“почмаклар”)

- Укучылар,сезнең өстәлләрдә ризык исемнәре язылган карточкалар ята, шулар буенча үз почмагыгызны сайлагыз. (Укучылыр почмакларга йөгерәләр (“ашыйбыз” почмагы, “эчәбез” почмагы).

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы.

Сораулар:

  1. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?
  2. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? Ниндиләр?
  3. Киләчәк заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? Ниндиләр?
  4. Татар телендә ничә килеш бар?
  5. Ничә килешнең соравы икедән артык? Килешен, сорауларын әйтү.
  6. Сыйфат дәрәҗәләре ничәү?
  7. Ш.Галиевнең”Кунаклар” шигырендә эченә бәрәңге салып пешерелә торган ничә ризык исеме бар? Нинди ризыклар?
  8. КЛОК БАДДИС структурасы
  • Укучылар, хәзер сәгать 12 дә очрашырга тиешле сыйныфташыгыз белән парлашыгыз әле.

 4 нче күнегүдәге диалогларны сәнгатьле уку,тәрҗемә итү.

9) 1 нче һәм 2 нче күнегүдәге үрнәкләрне кулланып, диалоглар төзеп сөйләү. (РЕЛЛИ РОБИН структурасы)

10) Тылсымлы сүзләрне дә искә төшереп үтик инде.ТИК_ТЭК_ТОУ структурасы.

- Сезгә тылсымлы сүзләр язылган кәгазьләр бирелгән.Шуларны өчәр итеп өч рәт ясыйбыз. Горизонталь, вертикаль, диогональ буенча җөмләләр язабыз .

Исәнмесез

Хәерле көн

Рәхим итегез

Зинһар өчен

Рәхмәт

Гафу итегез

Кичерегез

Сау булыгыз.

Хәерле юл.

11) - Татар халкы бит ул бик кунакчыл халык.Әйдәгез,бу турыдагы мәкальләрне искә төшерик.Мәкальләрнең ахырын табарга кирәк.

Кунак ашы - кара каршы

Кунак булсаң, тыйнак бул

Кунакка барсаң, кунак көт

Яхшы ашка кыстау кирәкми

- Парларда эшлибез.1минут вакыт бирелә. Мәкальләрне укыйбыз, мәгънәләрен кемнең чәче озынрак,шул аңлата башлый.

12) - Кунак килү турында сынамышлар белән дә танышып китик әле.Укып,тәрҗемә итеп барабыз.

-  Өстәлдән кашык-чәнечке, пычак төшсә, кунак килә.

 - Самовар җырласа, кунак чакыра.

- Мәче битен юса, кунак килә.

- Мендәр ишелсә, кунак төшә.

- Ашаган вакытта чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

- Чыпчык тәрәзәдән килеп чукыса, кунак көт.

- Саескан йорт-җир тирәсенә килсә, кунак чакыра.

- Чынаяк өстенә чәй чүбе калыкса, кунак килә.

13) -Хәзер кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик. Һәрберебез әйтә.

1)Үзеңне тыныч тотарга кирәк.Кычкырып сөйләшергә ярамый.

2) Матур итеп,чиста-пөхтә киенеп килергә кирәк.Ямьсез киенеп кунакка бармыйлар.

3) Хуҗалар белән әдәпле итеп исәнләшәләр,матур итеп күчтәнәчләрне ,бүләкләрне тапшыралар.

4) Өстәл артында алдыңа куелган тәлинкәдән генә ашыйлар.Кеше алдына үрелеп утырмыйлар.

5) Берәр әйбер кирәк булса , зинһар өчен алып бирегез дип сорарга кирәк.

6) Өстәл артыннан кузгалганда рәхмәт әйтә белергә кирәк.

7) Өйгә кайтканда хуҗаларга рәхмәт әйтеп,саубуллашып кайтып китәргә кирәк.

IV.Рефлексив кабатлау

  1. Ситуатив күнегү

 К тебе пришли гости.

А)  Как ты встретишь гостей?

Ә) Как ты пригласишь их сесть за стол?

Б) Как ты будешь их угощать?

  • Упроси гостя выпить еще чаю.
  •  Как поблагодаришь за угощения
  • Сообщи, что ты любишь кыстыбый;
  • - чак-чак–очень вкусное блюдо.
  • Убеди:
  • - ты не хочешь пить чай ( например, потому что спешишь);
  • - ты не хочешь есть ( например, потому что сыт).
  • Похвали, что все было очень вкусно.
  • Уточни, действительно ли этот пирожок с мясом.
  1. Дәрескә нәтиҗә ясау
  • Татар халкы элек-электән үк кунакчыл, кунак чакырган, кунакка йөрешкән. Ә кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка баралар соң? (Укучылар фикере тыңлана.)
  • Әйе, кунакка йөрешү өчен сәбәпләр күп. Туган көн, бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә атлап китүләре, мәктәпкә йөри башлавы, яңа өйгә күчү, сабантуй бәйрәмнәре һәрберебезгә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә һәм бу уңайдан кунак чакырып һәм кунакка барып була. Ләкин аның өчен, әлбәттә, чын дусларың булу кирәк.
  • Бергәләп нәтиҗә ясыйк әле,без бүген нәрсәләр турында сөйләштек,нәрсәләр өйрәндек?
  • Без бүген кунакчыллык, кунак чакыру, кунак сыйлау турында сөйләштек.Татар халкының милли ризыкларын,мәкальләрен,сынамышларын өйрәндек.Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштердек.

V. Рефлексия,үзбәя

VI. Өй эше.

5 нче күнегү  (148б.) схемалар буенча диалоглар төзеп язарга.

VII.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Теләк белдерү формалары.

Презентация предназначана для изучения татарского языка в русскоязычных группах. Содержит 2 формы выражения желания: укырга тели, укыйсы килә. В слайдах есть изменение этих форм по лицам и числам, упр...

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формалары.(1 нче сыйныф татар теле)

Конспект урока по татарскому языку для 1 ого класса по учебнику "Күңелле татар теле"....

Популяцияләрдә табигый сайланыш формалары

План урока по биологии в 9 классе на тему "Формы естественного отбора в популяциях....

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше. (6 класс)

"Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формалары, зат-сан белән төрләнеше" исемле дәрес эшкәртмәсе укучыларга затланышлы фигыль формаларын өйрәтүгә, үзләштерүгә юнәлдерелгән. Дәрес эшкәртмәсе универсаль уку гам...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...