Кунак булсаң, тыйнак бул
план-конспект урока (5 класс) по теме

Набиуллина Фардия Хамитовна

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nigmatullina.docx34.2 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Кунак булсаң, тыйнак бул

Максат: 1. Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту

                     кагыйдәләре белән таныштыру, сүзлек байлыкларын

                     арттыру.

                 2. Укучыларның әйләнә тирәне танып белүләрен арттыру, сөйләм телен үстерү.

                 3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, компьютер,  “Сәләт”программасы,

                   рәсемнәр, китаплар.

                                          Дәрес барышы

  1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру

а.Укучылар белән исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Кәефләрегез ничек?

Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген дәрестә кем дежур?

б.Дежур укучы белән әңгәмә.

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның ничәнче көне?

- Бүген кайсы  көн?

- Барлык укучылар да сыйныфтамы?

- Өй эше ничәнче күнегү?

- Син йокларга сәгать ничәдә ятасың?

- Иртән сәгать ничәдә торасың?

- Мәктәптә дәресләр сәгать ничәдә башлана?

  1. Белемнәрне актуальләштерү
  1. Укучылар, без алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек әле?
  2. Дөрес, савыт-сабалар белән таныштык. Әйдәгез әле, тиз генә аларны искә төшереп китик (3-14 нче слайдларда савыт-саба рәсемнәре чыгып бара, укучылар атап бара).

   -  Ә хәзер үз-үзебезне тикшереп карыйк һәм диктор артыннан      савыт-саба исемнәрен кабатлап барыйк.

 3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

   а)  - Яңа кабатлаган  сүзләр белән сүзтезмәләр төзик.

15 нче слайдта ике баганада сүзләр бирелә. Шуларны парлап язалар.

аш                                   аш                                      ит    

     өлеш    тәлинкә(се)        десерт      кашык(гы)       ипи   пычак(гы)

чәй                                   чәй                                    май

  1. Бу сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез (тәрҗемә итәләр).

б) - Әлеге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзик әле. ( 16 нчы слайдта түбәндәге җөмләләр чыга).                                                         Ашны  ...  салалар. Ипине ... белән кисәләр. Майны ... белән кисәләр. Салатны ... салалар. Шикәрне ... белән бутыйлар.

Ярдәмче сүзләр: өлеш тәлинкәсенә, чәй кашыгы, май пычагы, пычак, аш тәлинкәсенә.

в)  17 нче слайдта табын рәсеме

  1. Укучылар сез өстәлдә нәрсәләр күрәсез?
  2. Бу аш өстәлеме, чәй өстәлеме?
  3. Ни өчен шулай уйлыйсыз?
  4. Укучылар, ә без үзебезне табын янында тота беләбезме соң?

г)  Табында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып китик әле

Табын янына хуҗалар рөхсәте белән генә утырырга мөмкин.

Өстәл янында төз утырырга кирәк.

Салфетканы тез өстенә куялар.

Өстәлдәге ризык синнән ерак булса, күршеңнән сора.

Пычак,кашык, чәнечкене ашъяулыкка куялар.

Ризыкны ашап бетерергә  кирәк.

Табын янында тыныч утырырга кирәк.

Чәнечкене уң кулга, пычакны сул кулга тоталар.

Табын яныннан башка кунаклар белән бергә торып китәләр.

  1. Мин сезне Риза Фәхретдиннең табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырасым килә( 18 нче слайдта Риза Фәхретдин киңәшләре).
  2. Ә кем соң ул Риза Фәхретдин?
  3. Дөрес, ул безнең якташыбыз, ул – тәрбияче, аның бик күп китаплары бар (укытучы Риза Фәхретдиннең китапларын күрсәтә). Кагыйдәләр кычкырып укыла, дәфтәргә языла.

Физкульминутка

Ишкәк ишә ишкәкче,

Иделләргә җитмәкче.

Агым суга каршы барып

Дулкыннарны җиңмәкче.

Кояш елмая күктә,

Су өсте җем-җем итә.

Ишкәк ишү, суда йөзү

Кулларны көчле итә.

г) – Дәреслекнең 28 нче битендәге 4 нче күнегүне карыйк, биреме белән танышыйк (язмача дәфтәрләрдә эшлиләр).

- Димәк, тәлинкәнең уң ягына нәрсә куябыз?

- Ә сул ягына?

- Тәлинкәнең алдына?

д) Интерактив тактада эшләү

Нәрсә белән? – Чем?

Шулпа һәм ашларны      ашыйлар.

Итле ризыкларны     вак кисәкләргә кисәләр һәм    ашыйлар.

Тортлар һәм бисквитны   ашыйлар.

Авызны һәм кулларны   сөртәләр.

Тәрҗемә итәбез һәм дәфтәрләргә язабыз.

Әдәби минут

Укытучы Шәүкәт Галиевнең “Тамаша”шигырен яттан укый. Шуның нигезендә укучылар белән әңгәмә кора.

   “Табын янында” уены.

2 укучы чыгып, табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәтәләр( Укучылар алдында өстәл, 1 нче укучы  2 нче укучыга табын әзерләү киңәшләре бирә).

- Башта өлеш тәлинкәсен куябыз;

- Аның өстенә аштәлинкәсен;

- Уң ягына пычак, аш кашыгы;

- Сул ягына чәнечке;

- Каршысына ипи тәлинкәсен куябыз.

  1. Йомгаклау, билге кую
  1. Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдек?                                                                        
  2. Табын янында үз-үзеңне ничек тотарга?

 

Өй эше: Р.Фәхретдин кагыйдәләрен өйрәнеп килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок "Саран булсаң"

Открытый урок по татарскому языку в 6 классе...

Кунак булсаң, тыйнак бул

Нигъматуллина дәреслеге буенча "Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән темага дәрес планы...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...

Кунак чакыру,сыйлау формалары

Урок татарского языка 6 класс(рус.подгр)...