4нче сыйныф өчен "Яшел энәле керпе" әкияте буенча дәрес эшкәртмәсе.
методическая разработка на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

4 нче сыйныф өчен "Яшел энәле керпе"әкияте буенча дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4kl._yashel_enle_kerpe.dres_eshkrtmse.docx21.44 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  “Яшел энәле керпе” әкияте.

Предмет. Әдәбият дәресе.

Дәрес тибы.  Диалогик – монологик сөйләм.

Җиһазлау.  4 нче сыйныф дәреслеге. Авторлары Хәйдәрова Р.З., 85-87 нче битләр. 4 нче сыйныф. “Рус телендә сөйләшүче балалара татар теле укыту”. Авторлары: Хәйдәрова Р.З.,  Гиниятуллина Л.Ә. Чыршы, чыршы уенчыклары, кар бабай, магнит тактасы, магнитлар.

 Максатлар.

                   1. Танып белү максаты.

                   Әкиятне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйли белү. Яңа ел турында белемнәрен тирәнәйтү.

                   2. Белем бирү максаты.      

                   Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә дөрес куллану.

                   3. Үстерү максаты.  

                   Эмоциональлекне үстерү. Нәтиҗә ясый белергә өйрәтү.

                   4. Тәрбияви максат.

                   Китап белән чиста, пөхтә эшләү күнекмәләрен тәрбияләү. Яхшы укырга  теләү хисен тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучының чыгышы.

1) Кем юк.

2) Һава торышы.

3) Бүген атнаның кайсы көне?

4) Бүген кайсы число?

5) Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

I I. Өй эшен тикшерү. Әкиятне сәнгатьле уку.

I I I. Актуальләштерү.

1.Үткән дәрес буенча лексиканы кабатлау.

Керпе баласы –

Бервакыт –

Чыршы –

Ямь- яшел –

Энәләре –

Ошаган  –

Уйлаган –

Ышанмаган –

Яңа ел бәйрәме –

Аның янында –

Җырладылар –

Биеделәр –

Бөтен –

Җәнлекләр –

2. Прослушайте и  укажите, что опущено во втором предложении каждой пары.

1)  Керпе баласы бервакыт урманда чыршы күргән. – Керпе баласы урманда чыршы күргән.

2)  Мин яңа ел бәйрәменә барам. -  Мин бәйрәмгә барам.

3)  Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. – Бәйрәмдә балалар  җырладылар, биеделәр.

        

        Сегодня наша с вами задача – это научиться использовать в речи глаголы прошедшего определенного и неопределенного времени. Научиться пересказывать сказку.

IV. Текст эчтәлеге буенча күнегүләр эшләү.

1) 1 нче күнегү. “Яшел энәле керпе” әкиятен искә төшерү. Ике раслауның кайсы дөрес?

2)  3 нче күнегү. Җөмләләрне киңәйтеп әйт.  “ Кардан йомгак” уены.

Керпе баласы күргән. Тун киям. Җәнлекләр биеделәр.

V. Физкультминут.

Суда балык, бакалар

Баталар да, калкалар,

Баталар да, калкалар.

Әнә килә бер бака

Сазлыкка бата-бата.

Бака-ка- ка, бака-ка -ка.

VI. Диалогик сөйләмгә чыгу.

1) 4 нче күнегү. “ Кем күбрәк сорау бирә?” уены.  (Дөрес сорау биргәндә, чыршыга уенчык эленә.)

1. Керпе баласы бервакыт урманда  чыршы күргән. 2. Бөтен җәнлекләр дә чыршы янында җырлар җырладылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр. 3. Керпе баласы ямь- яшел чыршыны бик яраткан.

2) 6 нчы күнегү. Диалогка төшеп калган җөмләләрне куй.

- Исәнме, аю!

- ... (Исәнме).

- Мин урманда булдым, анда зур керпе күрдем.

- ... (Ул нинди?)

- Ул бик зур, ямь-яшел, энәләре хуш исле.

- ... (Ул бит керпе түгег, чыршы!)

- Чыршы булса да, ул – зур керпе.

3) 5 нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.

1. Керпе баласы урманда нәрсә күргән?

2.Ул ни өчен чыршыны зур керпе дип уйлаган?

3. Ни өчен аңа чыршы бик ошаган?

4. Керпе баласы чыршыны тагын кайчан күргән?

5. Җәнлекләр чыршы янында нинди уеннар уйнаганнар?

6. Ни өчен Керпе баласы: “Чыршы булса да, ул – зур керпе!”-дигән?

4) Вакыт калса, сораулар буенча әкиятнең эчтәлеген дусларыңа сөйләп кара.

VII. Бәяләү.

VIII. Өй эше. 7 нче күн., 87 нче бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

тестлар 4нче сыйныф

рус телле балалар өчен тестлар татар теленнән...

тестлар 4нче сыйныф

"шыгырдавыклы башмаклар" хикәясенә тестлар 4сыйныф...

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек. 4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы.

Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек.4нче сыйныф укучыларының башлангыч белән хушлашуы....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теле  буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен әдәби уку буенча контроль-үлчәү материаллары

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен әдәби уку буенча контроль-үлчәү материаллары Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....