4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы
рабочая программа на тему

Геловани Гюзель Фандусовна

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

“8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

“Каралды”                                              “Килешенде”                                               “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                     Директор урынбасары                                       Гимназия директоры

_______Ваганова А.И.                                      _________ Шәрәфиева  Г.М.                               ______Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе № 1                           “ 29август 2016 ел.                                        Боерык № 210

        “ 29  ” август 2016 ел .                                                                                                                   “1сентябрь  2016 ел.

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча

эш программасы

(сәгатьләр саны  атнага 0,5 сәгать, елга 17 сәгать)

Төзүчеләр:  татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                                                                                       Геловани Гүзәл Фәндүс кызы

                                                                                                                                       Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

                                                                                                                                       Сәлимҗанова Ләйсән Вәгыйз кызы

                                                                                                                                       Җиһангирова Алсу Хәлил кызы

Казан, 2016 - 2017

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (273-ФЗ, 29.12.2012).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы (68-РТ, 22.06.2013)

3. Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр” турындагы Законы (8.07.1992, №1560-XII (ред.3.03.2012)).

4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “8нче гимназия” бюджет муниципаль белем бирү учреждениесенең 2016-2017нче уку елына укыту планы.

6. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “8нче гимназия” бюджет муниципаль белем бирү учреждениесенең гомуми белем бирүнең башлангыч белем бирү программасы.

7. Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235

8. Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

4 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235), 4 нче сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова тарафыннан төзелгән (Казан: Татармультфильм, 2014 ел.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Өстәмә прфессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе “Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты”ның “Эш программаларын төзү буенча методик тәкъдимнәре”нә, (Казан, 2015.) нигезләнеп төзелде.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 102 сәгатькә төзелде.

Эш   программасы структурасы

Татар теленең эш программасы: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләрдән,укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән гыйбәрәт.

Эш  программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп максаты – телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру.

  Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235),  Р.З.Хәйдәрованың рус телендә сөйләшүче балаларны коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән “Күңелле татар теле” укыту-методик комплектына нигезләнеп төзелде.

      Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен,  төрле характердагы диктантлар, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ. б. таләпләрне истә тотып төзелде.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән эш программага эчтәлек сайлау принциплары

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигатҗ турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Эш программасына тубәндәге аралашу темалары кертелде: “Белем бәйрәме”, “Туган як табигате”, “Хайваннар дөньясында ”, “Кышкы уеннар”, “Минем дусларым”, “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Язгы бәйрәмнәр”, “Минем туган илем”, “Чәчәкле җәй, ямьле җәй”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен 4 нче сыйныфта 125-130 чамасы яңа сүз кушыла.Дүртенче сыйныфта укыту процессын оештыру үзенчәлеге шунда: нигездә, алдагы сыйныфларда укучыларга таныш булган аралашу сфераларында сөйләшә алулары тирәнәйтелә.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситутатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Моный күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

 Дәреслектәге парларда эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнче кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.

Укыту процессын шәхси индивидуальләштерү принцибы. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМКның төп бурычы. Шуңа күрә, хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, эш программасы дәреслектәге материалның урнаштырылу системасына нигезләнеп төзелде.

Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә эш программасына грамматик материал, УМКга нигезләнеп, түбәндәге таләпләр буенча сайланды:

  • грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнде;
  • грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынды;
  • грамматиканы сөйләм берәмлеге буларак өйрәнү күздә тотылды: иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителде: хәбәр итү, сорау, риза булу һ.б.

Эш программасында, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, һәр тема буенча кузалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә күрсәтелде. Белем алуның башлангыч этабын төгәлләгәндә түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булу күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелелк”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Уку дәверендә түбәндәге метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләргә ирешү күзаллана:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә да аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Мәктәпнең башлангыч этабын тәмамлаганда, укучының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Сөйләү

 сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу (6 реплика);

 предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау (7 фраза);

 үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү(7 фраза) ;

 укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү (7 фраза).

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.

Тыңлап аңлау

 аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең (0,3 минут) төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

 татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

 укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку (45-55 сүз);

 өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку (45-55 сүз);;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

 текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү; текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү. 

Язу

 тексттан сүзләрне, сүзтезмәләрне, гади җөмләләрне күчереп язу (5-6 гади җөмлә);

үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;

үрнәк буенча дустыңа хат язу;

үтелгән тема буенча кечкенә инша язу (5-6 гади җөмлә);

үтелгән тема буенча сүзлек диктанты язу (8-9 сүз);

сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;

гади анкетаны тутыру.

«Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  10.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
  11. Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.
  12. Иртәгә эшлим, -сы/-се килә конструкцияләре белән таныштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Сөйләм үстерү өчен темалар:

  • Белем бәйрәме
  • Туган як табигате
  • Хайваннар дөньясында
  • Кышкы уеннар
  • Минем дусларым
  • Дүрт аяклы дусларыбыз
  • Язгы бәйрәмнәр
  • Минем туган илем
  • Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Укыту программасының эчтәлеге.

Белем бәйрәме

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Көндәлек реңимны сөйли белү. Уку хезмәтенә карашы буенча укучыга бәя бирә белү. Әңгәмәдешеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

Туган як табигате

Көз билгеләрен әйтә белү. Һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү, аларны тасвирлау.  Нәрсә эшләргә яратканыңны әйтә белү.  

Хайваннар дөньясында

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү.  Алар турында сорый, белешмә бирә белү.

Кышкы уеннар

Кыш билгеләрен сөйли белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, балалар яратып уйный торган төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен әйтә белү. Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү.

Минем дусларым

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Язгы бәйрәмнәр

Язгы табигать турында сөйли белү. 8 нче март бәйрәме белән котлый белү. Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем

Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символларын әйтә белү. Казан шәһәре турында сөйли белү. Татарсан шәһәрләре турында сөйләшү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт турында сөйли белү.

Темалар түбәндәгечә бүленде:

Тема

Программа буенча

(сәгать)

Эш программасы

Буенча(сәгать)

1

Белем бәйрәме

17

17

2

Туган як табигате

19

19

3

Хайваннар дөньясында

8

8

4

Кышкы уеннар

11

11

5

Минем дусларым

10

10

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

11

11

7

Язгы бәйрәмнәр

12

12

8

Минем туган илем

7

7

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

7

7

Барлыгы

102

102

Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

  2. Укытучылар өчен методик кулланмалар: 1) Хәйдәрова Р.З. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. – Казан, 2013; 2) Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015.

3. Язу дәфтәре: Гыйниятуллина Л.Ә. Татар теленнән эш дәфтәре: Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 4 нче сыйныф укучылары өчен. – Яр Чаллы, 2014.

4. Контроль үлчәү берәмлекләре: Хәйдәрова Р.З. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.  – Яр Чаллы, 2014.

5. Мультимедиа

Эш программасы Федераль дәүләт стандартларының төп нигезләмәләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде.

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары:

                                         

1.Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

  2. Укытучылар өчен методик кулланмалар: 1) Хәйдәрова Р.З. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. – Казан, 2013; 2) Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015.

3. Язу дәфтәре: Гыйниятуллина Л.Ә. Татар теленнән эш дәфтәре: Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 4 нче сыйныф укучылары өчен. – Яр Чаллы, 2014.

4. Контроль үлчәү берәмлекләре: 1) Хәйдәрова Р.З. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.  – Яр Чаллы, 2014; 2)  К.С. Фәтхуллова. Татар теленнән тикшерү тестлары. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016; 3) Р.Р. Шамсутдинова Татарский язык. 4-й класс: Пособие по подготовке к тестированию. Казан: Гыйлем, 2016.  

5. Мультимедиа

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

7. Мәгариф эшчеләренең социаль челтәрләре, сайтлары

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.ed.gov.ru  Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.fasi.gov.ru  Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru  Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru  Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ruФедераль тест  үткәрүүзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org  Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://www.it-n.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ruТР  рәсми серверы

http://. tatcenter.ruТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ruТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru  “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru  Бөтендөнья татар конгрессы

http://. xat.ru  Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ruon- line  русча сүзлеге

http://. Abaga.h16.ru  “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru     Шрифтлар  һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

- лингафон кабинеты;

- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

- белешмә материаллар;

- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

- интерактив тикшерү программалары;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

4 сыйныф рус төркеме өчен 2016-2017 уку елына татар теле буенча календарь-тематик  план

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Дата

1

Белем бәйрәме.

0,5

ЛКФ

Д/С

Исәнләшү һәм хушлашу; бер-береңә комплиментлар әйтү.

Лексика: Белем бәйрәме, яңа уку елы, башлана, килешә; Грамматика: татар теле дәресе

Әңгәмә,  телдән эшләү.

Сентябрь

2 атна

2

Кереш контроль эш.

0,5

ГКК

3 сыйныфта өйрәнгән лексик-грамматик минимумны искә төшерү, контроль биремнәр язмача эшләү

КИМ № 1

3 атна

3

Уку-язу әсбаплары

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

0,5

ЛКК

Д/С

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтү һәм сорау; инкарь итү;  үзеңә алу, иптәшеңә бирү .Уку-язу әсбапларының санын, кирәк-кирәкмәгәнлеген әйтү. 

 Лексика: дәрес, дәреслек, кирәк, түгел, кирәкми;

Грамматика: -мы/-ме сорау кисәкчәләре, сан+исем төзелмәсе; миңа, сиңа, аңа алмашлыклары күплек сан кушымчалары,берлек сан тартым кушымчалары.

Әңгәмә,  телдән эшләү, дәреслек белән эшләү,.

4 атна

4

Татар алфавиты. О, ы, э авазларының дөрес әйтелеше һәм язылышы1-10га кадәр һәм дистә саннары. Сан төркемчәләре

0,5

ГКФ

Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйләү. О, ы, э хәрефләренең дөрес әйтелеше, язылышын үзләштерү.  Татар теленең хәреф-аваз системасын сөйләү. Тәртип саннарын куллана белү, үзең турында сөйли белү

Лексика: аваз, хәреф, йорт, орлык, озын.

Грамматика: транскрипция билгеләре Ничә? соравы; микъдар, тәртип, җыю саннары

Сорауларга җавап бирү, язма күнегү эшләү.

5 атна

5

“Эш урыны” хикәясендәге лексик-грамматик материал

0,5

ЛККК

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре белән җөмләләр төзү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтү Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирә белү

Лексика: тәртип, һәрвакыт, сүндерә, язу өстәле, тырыш, ялкау. язма эш, контроль эш, мәсьәлә, чишә, хатасыз, хаталы.

 Грамматика: татар теленнән, математика дәресеннән төзелмәләре, алтынчы яртыда төзелмәсе

сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү.

октябрь  2атна

6

“Контроль эш” хикәясендәге лексик-граматик материал

0,5

ЛКФ

Хикәя буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. Характерны бәяләүче лексика.

Грамматика: эшләргә кирәк төзелмәсе.

Күнегүләр ясау, дәреслек белән эш

3 атна

7

Контроль эш. “Белем бәйрәме”

0,5

ГКК

Контроль биремнәр ясау

КИМ № 2.

4 атна

Туган як табигате

8

Хаталар өстендә эш. Көз җитте.  Һава торышы Дару үләннәре

0,5

ЛГКК

Җибәрелгән хаталар буенча аңлатма бирү. Көз билгеләрен әйтү. Һава торышын әйтү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү.

Лексика: Татарстандагы шәһәр исемнәре; яңгырады, шалтырады. һава торышы турында, җил төньяктан, җил көньяктан, явымсыз, болытлы, яңгыр, эссе, буран. сәламәтлек, дару үләннәре, бака яфрагы, мәтрүшкә, кычыткан, үги ана яфрагы.

Грамматика: хикәя фигыльнең заман формалары. Кая? Кайда? Кайдан? сораулары

дәреслек белән эш , әңгәмә

5 атна

9

Сочинение “Минем яраткан ел фасылым”

0,5

М/С

Яраткан ел фасылы турында сочинение язу.

КИМ № 3

ноябрь 2атна

10

Хаталар өстендә эш.Кошлар безнең дусларыбыз

“Песнәк белән Әнисә” хикәясендәге лексик-грамматик материал

0,5

ЛГКК

Җибәрелгән хаталарны төзәтү.  Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорау, әйтү. Ашыйсы/эчәсе килә төзелмәсен, ашата, эчертә сүзләрен сөйләмдә куллана белү

Лексика: кошлар, кышлый, җылы якка китә, карлыгач, сандугач, күке, чыпчык, песнәк, күгәрчен, карга, торна, аккош, тукран, кыр казы, кыр үрдәге.

күнегүләр ясау

3 атна

11

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

0,5

ГКК

Д/С

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану

Лексика: бара, кайта.

Грамматика: хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Җөмләләрне төрҗемә итү, диалоглар төзетү.

4 атна

12

“Чирик” хикәясендәге лексик-грамматик материал. Инфинитив +ярата төзелмәсе. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

0,5

ЛКФ

Өстендә, астында сүзләрен сөйләмдә куллану, текстны үзләштерү өчен сүзлек эше башкару, аларны тәрҗемә итү. Лексика: өстендә, астында, томшык, өшегән, туңган, кызганыч, кинәт сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты. ярма.

Грамматика:, инфинитив + ярата, эшли башлады төзелмәләре. исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Индивидуаль тикшерү, фронталь әңгәмә, язма тикшерү

5 атна

13

Изложение “Без кошларга булыштык”

0,5

М/С

Тема буенча изложение язу

КИМ № 4

5 атна

Хайваннар дөньясында

14

Йорт һәм кыргый хайваннар

0,5

ЛКФ

Хайваннарны тасвирлау, диалоглар төзетү

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану.

Лексика: соры, җәнлек исемнәре, үткен, көлтә. 

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль

Әңгәмә, күегүләр эшләү.

Декабрь

2 атна

15

“Хайваннар дөньясында” темасын кабатлау

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Төркемнәрдә эшләтү

3 атна

16

Контроль эш. “Хайваннар дөньясында”

0,5

ГКК

Өйрәнгән бүлек буенча лексик-грамматик материал

КИМ № 5

4 атна

Кышкы уеннар

17

Хаталар өстендә эш. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Кыш билгеләре

0,5

ГКК

Җибәрелгән хаталарны төзәтү. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен сөйләмдә куллану Кар бабай ясауны сөйләү. Кыш билгеләрен сөйләү.

Лексика: иң, бик, кыскара, каплый, туңа. су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана

Грамматика: сыйфатның артыклык дәрәҗәсе сорау алмашлыкларында басым

Җөмләләр төзү, сүзлек белән эшләү

Гыйнвар

3 атна

18

Сочинение “Безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәме!”

0,5

ЛГКК

М/С

Бирелгән темага сочинение язу.

КИМ № 6

4 атна

19

Хаталар өстендә эш. А. Алишның “Куян кызы” әкиятендәге лексик-грамматик материал

0,5

ЛКФ

Җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Кай җирең авыртканың турында әйтә белү. Нәрсә кигәнеңне әйтү. Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын сөйләмдә куллану

Лексика: соры, яланаяк, авырта, авырый, дәвалый, хайваннар. киез итек, туңмасын, туйган, кигән, яланаяк, салма, төзәлгән.

Сүзлек белән эшләү, рәсем буенча сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр ясау.

5 атна

20

Шугалакта

0,5

ГКК

Д/С

Шуа белү-белмәү турында әйтү. Дустыңны шугалакка чакыра белү. Уенга чыкмауның сәбәбен әйтә белү.

Лексика: шугалак, егылдым, көлә, ә, әйе, юк, я, түгел, әлбәттә.

Грамматика: шуа белә, шуа белми.

Диалогик сөйләм.

февраль  2атна

21

Контроль эш “Кышкы уеннар”

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлек буенча лексик-грамматик материал

КИМ №  7

3 атна

Минем дусларым

22

Хаталар өстендә эш.

Исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше. “Минем дустым” темасына сөйләшү

0,5

ГКК

Сүзләрне зат-санда төрләндерү,

Җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Исемнәрнең зат-сан төрләндереп сөйләмдә куллану. Схема буенча дустың турында сөйли белү. Дустыңны уенга чакыра белү. Дәрескә әзерлек турында сөйләшү Әти-әниләрнең профессиясен әйтү.

Лексика: дустым, дуслаштык, ишегалды. түгәрәк, заманча, күршеләр, бергә.

Грамматика: исемнәрнең тартым белән төрләнеше бию түгәрәге төзелмәсе. сүз ясагыч кушымчалар

 -чы/ -че  

рәсем буенча җөмләләр әйтү, диалогка төшеп калган репликаларны өстәү

4 атна

23

“Минем дусларым” темасын кабатлау

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Күегүләр эшләү.

5 атна

24

Контроль эш  “Минем дусларым”

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлек буенча лексик-грамматик материал

КИМ № 8

март

2 атна

Дүрт аяклы дусларыбыз

25

Хаталар өстендә эш.

Минем дүрт аяклы дустым бар. Г. Мөхәмәтшин-ның “Ак песи” хикәясендәге лексик-грамматик материал

0,5

ГКФ

ЛКФ

Җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Дүрт аяклы дусларны сурәтләп сөйләү. Исемнәрдә -сыз/-сез аффиксларын кулланып сөйләшү.

Лексика: йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә, хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян. кат, йорт, төзи, ионда, тегендә.

Грамматика: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. исемнәрдә -сыз/-сез аффикслары

Сүзлек белән эш, диалогик сөйләм, фигыльнең барлык-юклык формалары белән эшләү.

 3 атна 

26

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Күегүләр эшләү.

4  атна

27

Контроль эш “Дүрт аяклы дусларыбыз”

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлек буенча лексик-грамматик материал бенча контроль эш ясау

КИМ № 9

Апрель

2 атна

Язгы бәйрәмнәр

28

Хаталар өстендә эш.

Яз килә. 8 нче Март бәйрәме! “Карга боткасы” хикәясендәге лексик-грамматик материал

Мөстәкыйль өйрәнү

Мөстәкыйль өйрәнү

ГКК

ЛКФ

Җибәрелгән хаталар өстендә эшләү.

Яз билгеләрен сөйләү.

Лексика: күңелле, тамчы, кош,озын, кыска. котлау, котлады

Грамматика: чөнки теркәгече, хикәя фигыльнең заман белән төрләнеше

Рәсем буенча җөмләләр төзү, җөмләләрнең ахырын әйтеп бетерү, монологик сөйләм, диалогик сөйләм

3 атна

29

Изложение “Тырыш кызлар”

0,5

ЛГКК

М/С

Тема буенча изложение язу

КИМ № 10

4 атна

Минем туган илем

30

Хаталар өстендә эш. Минем Ватаным – Россия. Татарстан – туган илем

Мөстәкыйль өйрәнү

ЛКФ

Россия турында сөйләү.

Лексика: Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны. Татарстанның шәһәр, елга исемнәре.

Грамматика: шәһәр исемнәрен Ю.к., И.к., У-в. килешләрендә төрләнү.

Сүзлек эше, рәсем буенча җөмләләр төзү, җөмләләрне чагыштыру, диалог төзү.

5 атна

31

“Минем туган илем” темасын кабатлау

Мөстәкыйль өйрәнү

ЛГКК

Өйрәнгән бүлекнең лексик-грамматик материалын кабатлау, ныгыту

Күнегүләр эшләтү

Май

2 атна

32

Изложение “Татарстан -  минем туган ягым”

0,5

ЛГКК

М/С

Тема буенча изложение язу

КИМ № 11

3 атна

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

33

Хаталар өстендә эш.

Җәйге табигать. Җәйге ял

Мөстәкыйль өйрәнү

ГКК

ЛКФ

Җәй көне нишләвең турында әйтү. Җәйне ничек үткәрү турында сөйләү, хат язу. Нинди җиләк-җимеш, татар халык ашларын яратканыңны әйтү.

Лексика: Сабантуй, салават күпере, тынды, коелга, нҗиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска, кыздыра. ял итә, кунакка, җәй көне, җәен.исемнәре

Җөмләләр төзү, ситуатив биремнәр ясау, диалогик сөйләм.

4 атна

34

Еллык контроль эш

0,5

ЛГКК

Еллык лексик-грамматик материал буенча конртоль эш ясау

КИМ № 12

5 атна



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән эш программасы

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән эш программасы Хайдарова Р.З дәреслегенә нигезләнеп төзелде....

4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....