4 сыйныф ( рус төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы
рабочая программа на тему

Геловани Гюзель Фандусовна

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8 нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

“Каралды”                                        “Килешенде”                                               “Расланды”

МБ җитәкчесе                                          Директор урынбасары                                          Гимназия директоры

________Ваганова А.И.                          ________Шәрәфиева  Г.М.                                   _________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе №                 “ 29 ” август 2016 ел.                                            Боерык № 210

                “ 29 ” август 2016 ел .                                                                                                             “1сентябрь  2016 ел.

4 сыйныф ( рус  төркеме.) өчен әдәби укудан өй шартларында белем бирү буенча

эш программасы

(сәгатьләр саны атнага 0,5 сәгать, елга 17 сәгать)

Төзүчеләр:  татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                                                                                                       Геловани Гүзәл Фәндүс кызы

                                                                                                                                       Биктаһирова Руфия Фаяз кызы

                                                                                                                                       Сәлимҗанова Ләйсән Вәгыйз кызы

                                                                                                                                       Җиһангирова Алсу Хәлил кызы

Казан, 2016

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Федераль законы (273-ФЗ, 29.12.2012).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы (68-РТ, 22.06.2013)

3. Татарстан Республикасының “Дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр” турындагы Законы (8.07.1992, №1560-XII (ред.3.03.2012)).

4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “8нче гимназия” бюджет муниципаль белем бирү учреждениесенең 2016-2017нче уку елына укыту планы.

6. Татарстан Республикасы Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе “8нче гимназия” бюджет муниципаль белем бирү учреждениесенең гомуми белем бирүнең башлангыч белем бирү программасы.

7. Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235

8. Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

4 нче сыйныф өчен "Әдәби уку" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (төзүче-авторлары:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235), 4 нче сыйныф өчен Р.З. Хәйдәрова тарафыннан төзелгән (Казан: Татармультфильм, 2014 ел.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Өстәмә прфессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе “Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты”ның “Эш программаларын төзү буенча методик тәкъдимнәре”нә, (Казан, 2015.) нигезләнеп төзелде.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән елга 102 сәгатькә төзелде.

Эш   программасы структурасы

Татар теленең эш программасы: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләрдән,укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән гыйбәрәт.

Эш  программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус телендә сөйләшүче укучыларга әдәби укуны укытуының төп максаты – телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен булдыру.

  Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  5. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
  6. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
  7. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева//Рус телендә  урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан урнәк программалар. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. – Б. 185 - 235),  Р.З.Хәйдәрованың рус телендә сөйләшүче балаларны коммуникатив технология нигезендә татарча сөйләшергә өйрәтү өчен төзелгән “Күңелле татар теле” укыту-методик комплектына нигезләнеп төзелде.

      Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен,  төрле характердагы диктантлар, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ. б. таләпләрне истә тотып төзелде.

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән эш программага эчтәлек сайлау принциплары

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Балалар шулай ук табигатҗ турында сөйләшергә, әкиятләр тыңларга яраталар. Эш программасына тубәндәге аралашу темалары кертелде: “Белем бәйрәме”, “Туган як табигате”, “Хайваннар дөньясында ”, “Кышкы уеннар”, “Минем дусларым”, “Дүрт аяклы дусларыбыз”, “Язгы бәйрәмнәр”, “Минем туган илем”, “Чәчәкле җәй, ямьле җәй”.

Шушы темалар буенча сөйләшү өчен 4 нче сыйныфта 125-130 чамасы яңа сүз кушыла.Дүртенче сыйныфта укыту процессын оештыру үзенчәлеге шунда: нигездә, алдагы сыйныфларда укучыларга таныш булган аралашу сфераларында сөйләшә алулары тирәнәйтелә.

Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситутатив күнегүләр аша тәэмин ителә. Моный күнегүләр яңа лексик, грамматик материал белән таныштырганда да (бу очракта мотивация, ихтыяҗ тудыру ролен башкара), камилләштерү, мөстәкыйль сөйләм үстерү этабында да кулланыла ала.

 Дәреслектәге парларда эшләүне таләп иткән, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычын дөрес аңлап, сөйләм күнекмәләрен формалаштыру максатындагы күнегүләргә аеруча игътибар итү һәм аларны балалар үзләштергәнче кабат-кабат эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.

Укыту процессын шәхси индивидуальләштерү принцибы. Һәр сүзне, өйрәнелгән грамматик категорияне, аралашу өчен кирәкле сөйләм үрнәкләрен системалы кабатлатып бару – УМКның төп бурычы. Шуңа күрә, хәтердә калдыруның индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, эш программасы дәреслектәге материалның урнаштырылу системасына нигезләнеп төзелде.

Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә эш программасына грамматик материал, УМКга нигезләнеп, түбәндәге таләпләр буенча сайланды:

  • грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнде;
  • грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынды;
  • грамматиканы сөйләм берәмлеге буларак өйрәнү күздә тотылды: иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителде: хәбәр итү, сорау, риза булу һ.б.

Эш программасында, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, һәр тема буенча кузалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләр дә күрсәтелде. Белем алуның башлангыч этабын төгәлләгәндә түбәндәге шәхси кыйммәтләр формалашкан булу күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелелк”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Уку дәверендә түбәндәге метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләргә ирешү күзаллана:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә да аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Мәктәпнең башлангыч этабын тәмамлаганда, укучының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Сөйләү

 сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу (6 реплика);

 предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау (7 фраза);

 үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү(7 фраза) ;

 укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү (7 фраза).

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

 әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.

Тыңлап аңлау

 аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең (0,3 минут) төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

 татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

 укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку (45-55 сүз);

 өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку (45-55 сүз);;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

 текстның темасын, төп  фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү; текстны  мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү. 

Язу

үрнәк буенча бәйрәмгә чакыру язу;

үрнәк буенча дустыңа хат язу;

үтелгән тема буенча кечкенә инша язу (5-6 гади җөмлә);

сөйләм бурычын аңлап, үз фикереңне кыскача язма рәвештә белдерү.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:

текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;

терәк сүзләр ярдәмендә хикәя төзеп язу;

гади анкетаны тутыру.

«Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә» бүлегендә планлаштырылган нәтиҗәләр сәләтле укучылардан гына таләп ителә. Мондый катлаулылыктагы биремнәрне йомгаклау-тикшерү эшләренә өлешчә кертергә мөмкин, чөнки алар аерым укучыларга тагын да югарырак нәтиҗәгә ирешергә этәргеч бирә. Әмма аларны дөрес үтәмәү укытуның чираттагы баскычына күчерү өчен киртә була алмый.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның  грамматик минимумы:

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  10.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
  11. Татар һәм рус телләрендә җөмләдәге сүз тәртибе белән таныштыру.
  12. Иртәгә эшлим, -сы/-се килә конструкцияләре белән таныштыру.

4 нче сыйныфны тәмамлаганда укучыларның орфоэпик һәм орфографик минимумы:

1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2. Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

3. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.

Сөйләм үстерү өчен темалар:

  • Белем бәйрәме
  • Туган як табигате
  • Хайваннар дөньясында
  • Кышкы уеннар
  • Минем дусларым
  • Дүрт аяклы дусларыбыз
  • Язгы бәйрәмнәр
  • Минем туган илем
  • Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Укыту программасының эчтәлеге.

Белем бәйрәме

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү. Көндәлек реңимны сөйли белү. Уку хезмәтенә карашы буенча укучыга бәя бирә белү. Әңгәмәдешеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

Туган як табигате

Көз билгеләрен әйтә белү. Һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү, аларны тасвирлау.  Нәрсә эшләргә яратканыңны әйтә белү.  

Хайваннар дөньясында

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү.  Алар турында сорый, белешмә бирә белү.

Кышкы уеннар

Кыш билгеләрен сөйли белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, балалар яратып уйный торган төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен әйтә белү. Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү.

Минем дусларым

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Язгы бәйрәмнәр

Язгы табигать турында сөйли белү. 8 нче март бәйрәме белән котлый белү. Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем

Россиянең һәм Татарстанның дәүләт символларын әйтә белү. Казан шәһәре турында сөйли белү. Татарсан шәһәрләре турында сөйләшү. Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

Җәй көне кая бару турында сөйләшү. Бакчада җәйге хезмәт турында сөйли белү.

Темалар түбәндәгечә бүленде:

Тема

Программа буенча

(сәгать)

Эш программасы

Буенча(сәгать)

1

Белем бәйрәме

14

14

2

Туган як табигате

11

11

3

Хайваннар дөньясында

5

5

4

Кышкы уеннар

6

6

5

Минем дусларым

8

8

6

Дүрт аяклы дусларыбыз

9

9

7

Язгы бәйрәмнәр

5

5

8

Минем туган илем

3

3

9

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

7

7

Барлыгы

68

68

Укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

  2. Укытучылар өчен методик кулланмалар: 1) Хәйдәрова Р.З. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. – Казан, 2013; 2) Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015.

3. Язу дәфтәре: Гыйниятуллина Л.Ә. Татар теленнән эш дәфтәре: Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 4 нче сыйныф укучылары өчен. – Яр Чаллы, 2014.

4. Контроль үлчәү берәмлекләре: Хәйдәрова Р.З. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.  – Яр Чаллы, 2014.

5. Мультимедиа

Эш программасы Федераль дәүләт стандартларының төп нигезләмәләренә һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелде.

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары:

                                         

1.Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 4 сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. Ике кисәктә. – Казан: Татармультфильм, 2014 ел.

  2. Укытучылар өчен методик кулланмалар: 1) Хәйдәрова Р.З. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 4 нче сыйныф. – Казан, 2013; 2) Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015.

3. Язу дәфтәре: Гыйниятуллина Л.Ә. Татар теленнән эш дәфтәре: Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 4 нче сыйныф укучылары өчен. – Яр Чаллы, 2014.

4. Контроль үлчәү берәмлекләре: 1) Хәйдәрова Р.З. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.  – Яр Чаллы, 2014; 2)  К.С. Фәтхуллова. Татар теленнән тикшерү тестлары. 4 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016; 3) Р.Р. Шамсутдинова Татарский язык. 4-й класс: Пособие по подготовке к тестированию. Казан: Гыйлем, 2016.  

5. Мультимедиа

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.

7. Мәгариф эшчеләренең социаль челтәрләре, сайтлары

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.ed.gov.ru  Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.fasi.gov.ru  Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru  Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru  Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ruФедераль тест  үткәрүүзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org  Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://www.it-n.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ruТР  рәсми серверы

http://. tatcenter.ruТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru   ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ruТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru  “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru  Бөтендөнья татар конгрессы

http://. xat.ru  Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ruon- line  русча сүзлеге

http://. Abaga.h16.ru  “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru     Шрифтлар  һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru    татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru    татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru    татарча текстлар

http://. tataroved.ru   Татар тарихы: төрки – татар дөньясы

Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

- белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы булу;

- әдәбиятны өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

- электрон китапханә, башка электрон ресурслар, татарча сайтлардан куллану мөмкинлеге булган компьютер классы;

- лингафон кабинеты;

- электрон һәм басма күрсәтмә әсбаплар, дәреслекләр;

- мультимедиа укыту программалары, компьютер программалары;

- укучыларының белемнәрен тикшерү программалары;

- төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

- белешмә материаллар;

- балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

- интерактив тикшерү программалары;

- татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com).

4 сыйныф рус төркеме өчен 2016-2017 уку елына татар теле буенча календарь-тематик  план

Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Дата

1

Белем  бәйрәме.

0,5

ЛКК

М/С

1 нче сентябрь белән котлау.

Лексика: Белем бәйрәме, яңа уку елы, котлыйм, телим.

Фронталь әңгәмә, монологик текст (котлау) сөйләтү

Сентябрь

2 атна

2

Кереш контроль эш

0,5

ЛГКК

3 сыйныфта өйрәнгән лексик-грамматик минимумны буенча контроль эш ясау

КИМ № 1

3 атна

3

Самуил Маршак “Һәр атнада җиде көн...”

0,5

ЛГКК

Д/С

Шигырь юлларының яңгырашын ишетү, ритмын отып алу, башкару максатын аңлау;

Уку-язу әсбапларының барлыгын-юклыгын әйтү

Лексика: әйберләр, әлифба китабы

Дөрес, аңлап, тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле укыту; диалогны парлап эшләтү

4 атна

4

Х. Гарданов. “К” хәрефе”. Р. Миңнуллин. “Үсми калган хәреф”.

0,5

ЛГКК

Шигырьне сәнгатьле уку

шигырь яңгырашын ишетү; [қ] һәм [к] авазларын дөрес әйтү.

Лексика: икән, кала, кисә, канат, он, камыр, көймә, кыр. каңгырып йөри, кайгырып йөри, эшләре яман.

Грамматика: ң хәрефенең сүз уртасында яки ахырында гына килүе

Тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле укыту; таблица тутырту.

5 атна

5

“Эш урыны” хикәясе

0,5

ЛГКК

Д/С

Текстны сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, җөмләләр, сораулар,  тема буенча диалог төзү

Лексика: тәртип, һәрвакыт, сүндерәм, язу өстәле, тырыш, ялкау.

Грамматика: чөнки, шуңа күрә теркәгечләре.

Диалоглар төзү

Октябрь

2 атна

6

“Контроль эш” хикәясе

0,5

ЛГКК

Сәнгатьле уку;

Лексика: кәефсез, кичә, башта, бугай, озак, аннан соң, үкенде, гаеп дөрес чиште, дөрес чишмәде

Грамматика: үткән заман хикәя фигыль Грамматика: математикадан контроль эш төзелмәсе

Индивидуаль тикшерү. Текст буенча язма эш ясау (4,5,6,7 күнегүләр, 26-27 битләр).

3 атна

7

Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”

0,5

ЛГКК

Тиешле дәрәҗәдә йөгерек һәм сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү. Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында  сөйләү; сәнгатьле уку.

Лексика: сабый, дәрес әзерли, тышка чакыра, күңел ач.

Шагыйрьнең биографиясен сөйләтү,

4 атна

8

Контроль эш. “Белем бәйрәме”

0,5

ЛГКК

Тема буенча бирелгән текстны укып аңлау, эчтәлеге буенча биремнәр ясау

КИМ № 2

5 атна

9

Хаталар өстендә эш. Г.Тукай “Елның дүрт фасылы”

0,5

ЛГКК

Җибәрелгән хаталар буенча аңлатма бирү

Фронталь әңгәмә, сорауларга җавап бирү Сәнгатьле уку; ел фасыллары билгеләре турында сөйләү.

Лексика: табигать, ел фасылы билгеләре, вакыт, көз, туңды, суынды,саргая, озын, озыная, коела, иң.

Индивидуаль тикшерү, сорауларга җавап бирү.

Ноябрь

2 атна

Туган як табигате

10

Һава торышы. Г.Гәрәева “Көз һәм балалар җыры” Вахит Монасыйпов “Шифалы табиблар”

0,5

ЛГКК

М/С

Сәнгатьле укый белү; Һава  торышы турында мәгълүмат бирә белү. Тиешле дәрәҗәдә сәнгатьле укыту, сорауларга җавап бирү дару үләннәрен аера, файдасын әйтү.

Лексика: чабасың, әрем, кычыткан, арт сабагын укытырга, юньсез.

Сорауларга җавап бирү; сәнгатьле уку, диалог төзетү.

3 атна

11

Гасыйм Лотфи “Песнәк белән Әнисә”

0,5

ЛГКК

Тиешле дәрәҗәдә сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча күнегүләр ясау.

Лексика: кунды, чукый башлады, аның ашыйсы килгән, канатын какты, ияләште.

Текстның эчтәлеге буенча биремнәр ясау.

4 атна

12

Гасыйм Лотфи “Песнәк белән Әнисә”

0,5

ЛГКК

План төзү, хикәя эчтәлеге сөйләү

План буенча сөйләү

5 атна

13

Җ. Тәрҗеманов “Чирик”

0,5

ЛГКК

Сәнгатьле уку, план буенча өлешләргә бүлеп уку.

Лексика: бакча, уйладым, тары, чукып күрсәттем, ашый белми, дип уйладым, шулай итеп

План буенча өлешләргә бүлеп укыту.

Декабрь 2 атна

14

Җ. Тәрҗеманов “Чирик” (дәвамы)

0,5

ЛГКК

М/С

Хикәяне сәнгатьле укый, сөйли белү.

 Лексика: сәламәт, җилкә, шартлады, шаярырга, юкка чыкты, курыкты. шаккаттым, коткарды, шарны шартлатты, эскәмия

Грамматика: чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Сорауларга җавап бирү, хикәяне сөйләү

 3 атна

Хайваннар дөньясында

15

Әнәс Кари “Тиен” Г. Тукай. “Ташбака белән Куян”.

0,5

ЛГКК

М/С

Җөмләләрнең ахырын язу, аларга сораулар кую. ... дип әйтә, ... дип уйлый төзелмәләрен куллану

Тиен турында сөйләү.

Лексика: гомер итә, үкенде, дип уйлый, хурланды, тауга таба

Тиен турында сөйләү

4 атна

16

“Яшел энәле керпе” әкияте

0,5

ЛГКК

М/С

Әкиятне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү. ... дип уйлаган төзелмәсен сөйләмдә куллану

Лексика: керпе баласы, иснәгән, һаман, булса да, сокланган.

Тиешле дәрәҗәдә сәнгатьле уку, әкиятне сөйләү

Гыйнвар

3 атна

17

“Керпе – табигатьнең бер сере” тексты

0,5

М/С

ЛГКК

Сүзлек белән эш, текстны тематик өлешләргә бүлеп уку, керпе турында сөйли белү.

Лексика: сер, еш, гөмбә, үлән, озынлык, юанлык, авырлык, буе.

Грамматика: хәзерге заман хикәя фигыль, алып кердем, энәле, җибәр, бардыр.

Керпе турында сөйләү.

4 атна

Кышкы уеннар

18

Г. Бакир “Кышкы уен”

0,5

ЛГКК

Д/С

Сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, рәсем буенча сөйләү, Дустыңны уенга, кар бабай ясарга чакыру. Кышкы уеннар турында сөйләшү.

Лексика: су туңа, кар тәгәрәтә, зурая, күмер, таяк, шатлана.

Диалогик сөйләм.

5 атна

19

Контроль эш “Куян кызы”

(алдан укыган әкият буенча)

0,5

ЛГКК

“Куян кызы” әкиятенең эчтәлеге буенча биремнәр ясау

КИМ № 3

Февраль

2 атна

20

Хаталар өстендә эш.

“Елга буенда” хикәясе

0,5

ЛГКК

М/С

Җибәрелгән хаталар өстендә эш.

Хикәяне сәнгатьле уку,

Кешене характерлаучы сыйфатлар белән күнегүләр ясау,

Хикәядәге образга бәя бирә белү. Бергә уйнау турында сөйләшү.

Лексика: бата башлады, ярый әле, таяк сузды. кешене характерлаучы сыйфатлар.

Эчтәлеген сөйләү, эчтәлеге буенча биремнәр үтәү.

3 атна

21

“Кышкы уеннар” темасын кабатлау.

Үзеңне тикшер!

0,5

ЛГКК

Бирелгән күнегүләрне төркемнәрдә ясау

Төркемнәрдә эшләү

4 атна

Минем дусларым

22

“Минем дустым” хикәясе

0,5

ЛГКК

М/С

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, хикәяне сөйләү, сөйләгән хикәягә бәя бирү.

Лексика: бер өйдә, бию түгәрәге, бергә, заманча, җыештыра, күрше, ашарга пешерә, эшчән.

Грамматика: бию түгәрәге төзелмәсе.

Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләү. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Март

1 атна

23

И. Туктар “Алма”

0,5

ЛГКК

М/С

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Лексика: татлы, классташлар, кебек, гел, күңелсез, хуш исле, бергә, түм-түгәрәк, түзмәде.

Грамматика: ашыйсы килә төзелмәсе.

Сәнгатьле уку, хикәяне сөйләү

2 атна

24

Д. Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар

0,5

ЛГКК

Д/С

М/С

Сәнгатьле уку, хикәя эчтәлеге буенча күнегү ләр ясау, сораулар төзү,сорауларга җавап бирү, җөмләләрне дәвам итү, диалоглар белән эшләү,

Лексика: башмак, кадерле, бәхет, шыгырдавыклы, җибәрде, беркем.

Грамматика: Кая? Кайда? Кайдан? сораулары өйдән мәктәпкә кадәр, Оляның дусты төзелмәләре.

Хикәянең эчтәлеген сөйләү.

3 атна

Дүрт аяклы дусларыбыз

25

Р. Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”

0,5

ЛГКК

М/С

Шигырьне сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча күнегүләр ясау. Дүрт аяклы дусларны сурәтләп сөйләү.

Лексика: йомшак, кечкенә, ярата, йөгерә, хуҗа, тәпи, маңгай, ашата, сагына, тап, шаян.

Грамматика: хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Дүрт аяклы дусларны сурәтләп сөйләү

4 атна

26

Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”

0,5

ЛГКК

Сүзлек эше, шигырьнең эчтәлеге буенча күнегүләр ясау.

Лексика: арт аяк, аума, юләр, маэмай.

Грамматика: уйныйсым килә төзелмәсе, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Сорауларга җавап бирү.

Апрель

2 атна

27

Г. Мөхәмәтшин “Ак песи”

0,5

ЛГКК

Хикәяне сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү. Үзеңнең яшәү урынын әйтә белү. Дүрт аяклы дустың турында сөйләү.

Лексика: күчеп килде, яңгырлы, гел, туңган, тамагы туйды, монда, тегендә.

Эчтәлеген сөйләү

3 атна

28

Контроль эш “Дүрт аяклы дусларыбыз”

0,5

ЛГКК

Өйрәнгән бүлек буенча лексик-грамматик материалны кулланып биремнәр ясау

КИМ № 4

4 атна

Язгы бәйрәмнәр

29

Хаталар өстендә эш “Карга боткасы” хикәясе

0,5

ЛГКК

М/С

Д/С

Сәнгатьле уку, хикәянең эчтәлеге буенча күнегүләр ясау, сорауларга җавап бирү, диалогик сөйләм.

Карга боткасы турында сөйләү.

Лексика: карга боткасы, элек, ярма, күкәй, шикәр, җыйган, уңган, су буе,алан, түтәй.

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль, калдырып киткәннәр төзелмәсе

Карга боткасы турында сөйләтү

5 атна

30

Л. Толстой “Әбисе белән оныгы”

0,5

ЛГКК

М/С

Сәнгатьле уку, хикәянең эчтәлеге буенча күнегүләр ясау, җөмләләрнең ахырын әйтү, ситуатив күнегүләр эшләү

Өй хезмәте турында сөйли, сөйләшү.

Лексика: онык, картайган, теккән, җыештырган, мич башына, үскән.

Грамматика: билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Өй хезмәте турында сөйләү

Май

1 атна

Минем туган илем

31

Татарстанның дәүләт символлары Татарстан шәһәрләре

0,5

ЛГКК

М/С

Сәнгатьле уку, хикәянең эчтәлеге буенча күнегү ясау, сораулар төзү, монологик сөйләм.

Татарстанның символларын әйтү, сурәтләү Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны Ю.к., И.к., У-в. килешләрендә сөйләмдә куллану.

Лексика: Ватан, туган як, туган ил, дәүләт теле, сурәтләнгән, тату, милләт, төс, ил, дәүләт, дәүләт гербы, дәүләт флагы, дәүләт гимны.

Татарстанның символларын әйтү, сурәтләү

2 атна

Чәчәкле җәй, ямьле җәй

32

Ш. Галиев “Җәйге болында”

 Г. Нәбиуллин “Урман сөйләшә” Р. Корбан “Җиләктә”

0,5

ЛГКК

М/С

Сүзлек эше, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, җәйге табигать турында сөйләү. Урманга билгеле вакытка барырга чакыру, бармауның сәбәбен әйтү.

Шигырьне сәнгатьле укый белү.

Лексика: Сабантуй, салават күпере, тынды, коелга, нҗиләк пешә, көннәр озын, төннәр кыска, кыздыра. җиләклек, моның кадәрле, барыбер, булмас тутырып. 

Грамматика: чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйләү.

3 атна

33

Татар халык әкияте “Шүрәле”

0,5

ЛГКК

Сүзлек белән эш, рәсемнәр белән эш итү, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, сәхнәләштерү.

Әкиятне сөйли белү, сәхнәләштерү.

Лексика: утын, былтыр, быел, кети-кети уйныйк, балта, ярыйк, ярылган, ярык, кыстыра,качкан, кысты,  табар идек.

Әкиятне сөйләү

4 атна

34

Еллык контроль эш

0,5

ЛГКК

Еллык лексик-грамматик материал буенча контроль биремнәр ясау

КИМ № 5

5 атна



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

3 сыйныф рус группасы өчен әдәби укудан календарь-тематик план.

1.      ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һә...

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы

4нче сыйныф (рус.төрк.) өчен татар теленнән өй шартларында белем бирү буенча эш программасы Хайдарова Р.З. УМКсына нигезләнеп төзелде....

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...