1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы
календарно-тематическое планирование по теме

 

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass.doc303 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               Муниципаль гомум белем бирү учреждениясе

Казан шәһәре Яңа Савин районының

49нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

(сәгатьләр күләме: татар теле- атнага 3 сәгать, елга 102 сәгать,уку- атнага 1 сәгать, елга 34 сәгать)

Төзүче: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Саетшина Аида Ринат кызы

                               Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.РФның “Мәгариф турында” законы

2.ТРның “Мәгариф турында”законы

3.ТРсы Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы.05.07.2000

4.”Рус телендә урта белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы”.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009

5. И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006

1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы  фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълумат җиткерү программаның төп максаты итеп билгеләнә.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,  бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;

4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5) өйрәнелгән фонетик,  лексик- грамматик  күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән лексик берәмлекләр,  аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә бәйләнешле сөйләмдә кулланыла.Татар халык авыз иҗатын, милли төбәк компонентына караган материалларны өйрәнү дә күздә тотыла.

Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.Укучыларның белемнәренә таяну, беренчедән, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны ассызыклау булса, икенчедән, алган белемнәрне ныгыту булып тора, өченчедән, яңа материалны аңлату өчен вакыт күбрәк кала. Программа гамәлдәге базис план буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.

                                                         

                                                          Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.РФның “Мәгариф турында” законы

2ТРның “Мәгариф турында” законы

3.ТРсы Мәгариф министрлыгының 478 нче номерлы боерыгы (05.07 2000.)

4.”Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы”.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009

5.И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова ”Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006

1994 елның 20 июлендә расланган “Татарстан республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Гомуми башлангыч белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләренең төп максаты-татар язучыларының әсәрләре белән танышу, аларны интонация белән уку, аңлау, аерым сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә һәм балаларда татарча аралашуга теләк тудыруга юнәлтелә .  

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) баланың сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү;

2) мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

3) татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;

4) тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

5) татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

6) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, өйрәнелгән грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән грамматик структуралар уку дәресләрендә сөйләмдә ныгытыла, лексик материал активлаштырыла. Дәресләрдә кулланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыра.

Программа гамәлдәге базис план нигезендә атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә.

                                                       Программаның эчтәлеге

( 1нче сыйныф, татар теле, рус төркемнәре)

            Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

            Темага караган төп төшенчәләр

1.

Предметны белдергән сүзләр

4с.

Кем? нәрсә? сораулары белән сорау җөмләләр төзү

2.

Билгене белдергән сүзләр

3с.

Нинди? соравы белән сорау җөмлә төзү

3.

-мы/-ме сорау кисәкчәләре

3с.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә дөрес куллану

4.

“Түгел”  сүзе

5с.

Түгел сүзен сөйләмдә куллана белү

5.

Алмашлыклар

3с.

Зат алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану

6.

Исемнең күплек саны

3с.

Исемнәрне күплек санда куллана белү

7.

Исемнең тартым белән төрләнеше

20с.

Тартым кушымчаларын дөрес куллануга ирешү, тартым белән төрләнеш формаларын сөйләмдә куллану

8.

Фигыльләр

20с.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен үзләштерү

9.

Исемнең урын-вакыт килеше

10с.

Кайда? соравы белән сорау җөмлә төзү,исемнәрне урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану

10.

Исемнең юнәлеш килеше

7с.

Кая? соравы белән сорау җөмлә төзү,исемнәрне юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану

11.

Белән бәйлеге

4с.

Саша белән утыра, акбур белән яза структураларын сөйләмдә куллану

12.

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше

5с.

Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндереп дөрес куллану

13.

Исемнең чыгыш килеше

10с.

Кайдан? соравы белән сорау җөмлә төзү,исемнәрне чыгыш  килешендә сөйләмдә куллану

14.

Боерык фигыльнең күплек формасы

3с.

Боерык фигыльнең күплек формасы белән танышу

Барлыгы

102с.

                                                                                                   

                                                                                                   

                                                                                                Программаның эчтәлеге

(1нче сыйныф, уку, рус төркемнәре)

Бүлекләр , темалар

Сәгать саны

             Темага караган төп төшенчәләр

1.

Әйдәгез,  танышабыз!

    9с.

Сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллануга ирешү (исәнмесез!, хәерле көн!, синең исемең ничек?, мин- Оля)

2.

Сәламәт бул!

    5с.

Тән әгъзаларының авыртуы турында әйтә белү

3.

Безнең гаилә

    5с.

Гаилә турында сөйли белү

4.

Спорт бәйрәме

    2с.

Үзеңнең нишләвең турында хәбәр итә, иптәшеңнән сорый белү

5.

Без дәрестә

    4с.

Дәресләр расписаниесен сорый, әйтә белү,дәресләрдә нишләгәнне әйтә белү

6.

Шәһәрдә

    4с.

Үзең яшәгән шәһәр турында сөйли белү

7.

Урман дусларыбыз

    3с.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый белү

8.

Без хезмәт яратабыз

    2с.

Эшне эшләвең, эшләмәвең турында хәбәр итә белү

Барлыгы

    34с.

Календарь- тематик план

1 нче сыйныф  татар теле  рус телле группаларда, 2011/12 елда

«Татар теле» И.Л.Литвинов, Казан, «Мәгариф» нәшрияты дәреслеге белән укыту өчен тематик план, атнага 3 с.

    Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Белем һәм күнекмәләр

Өстәмә материал

(милли региональ компонент)

Өй эше

Үткәрү вакыты

Предметны белдергән сүзләр-4с.

1.Кем? нәрсә? сораулары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә белү

2.Ә хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Ә хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[ә] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

3.Кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сорау җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү

4.Кем?нәрсә? сорауларын ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

Өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен куллана белү

Билгене белдергән сүзләр-3с.

5.Нинди? соравы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Нинди? соравына җавап бирә белү

6.Нинди? соравына җавап биргән сүзләр

1с.

Яңа материал үзләштерү

Нинди? соравына җавап биргән сүзләр белән таныштыру

7.Нинди? соравы белән сорау җөмләләр төзү

1с.

Ныгыту дәресе

Сорау җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү

-мы/- ме сорау кисәкчәләре-3с.

8.-мы/- ме сорау кисәкчәләрен  өйрәнү

1с.

Яңа материал үзләштерү

-мы/- ме сорау кисәкчәләре сораулар бирә белү

9.Сорау кисәкчәләрен ялгау очраклары

1с.

Яңа материал үзләштерү

-мы/- ме кисәкчәләрен дөрес ялгарга өйрәнү

10.Сорау кисәкчәләрен җөмләдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

-мы/- ме кисәкчәләре ярдәмендә сорау бирә белү

Түгел сүзе-5с.

11.Түгел сүзе

1с.

Яңа материал үзләштерү

Түгел сүзе белән таныштыру

12.Түгел сүзен җөмләдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану

13.Ү хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Ү хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[ү] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

14. ң хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

ң хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[ң] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

15.Ө хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Ө хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[ө] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

Алмашлыклар-3с.

16.Мин, син алмашлыклары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Зат алмашлыклары белән таныштыру

17.Син алмашлыгы белән сорау җөмләләр төзү

1с.

Ныгыту дәресе

Син алмашлыгы белән сорау бирергә өйрәнү

18.Җ хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Җ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[җ] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

Исемнең күплек саны-3с.

19.-лар/ -ләр кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сүзләрнең күплек формасы белән таныштыру

20.-нар /-нәр кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Күплек сан кушымчаларын дөрес ялгарга өйрәнү

21.Күплек сан кушымчаларын дөрес куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Күплек сан кушымчаларын дөрес куллана белү

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше-20с.

22.I зат тартым кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын өйрәнү

23.Калын сүзләргә тартым кушымчаларын ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

24.Нечкә сүзләргә тартым кушымчаларын ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

25.к авазына беткән сүзләргә кушымча ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

26.п авазына беткән сүзләргә кушымча ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

27.и авазына беткән сүзләргә кушымча ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

1 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

28.1 зат тартым кушымчаларын ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

1 зат тартым кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү

29.Һ хәрефе һәм авазы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Һ хәрефен укырга һәм язарга өйрәнү,[һ] авазын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү

30. 2 зат тартым кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

2 зат тартым кушымчаларын өйрәнү

31. Калын сүзләргә 2 зат тартым кушымчаларын ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

2 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

32.Нечкә сүзләргә 2 зат тартым кушымчаларын ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

2 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

33.Синең алмашлыгы белән сорау җөмләләр

1с.

Яңа материал үзләштерү

Синең алмашлыгы белән сораулар бирә белү

34.Синең алмашлыгы белән сорау җөмләләрне ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

35.Синең … бармы? конструкциясе

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сорау бирә һәм җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү

36.3 зат тартым кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

3 зат тартым кушымчаларын өйрәнү

37.Тартыкка беткән сүзләргә 3 зат тартым кушымчаларын ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

3 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

38.Сузыкка беткән сүзләргә 3 зат тартым кушымчалары ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

3 зат тартым кушымчаларын дөрес яза белү

39.1,2 зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Исемнәрнең тартым белән төрләнеш формаларын сөйләмдә дөрес куллану

40.3 зат тартым кушымчаларын сөйләмдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

41.Хәреф диктанты

1с.

Кабатлау дәресе

Дөрес яза белү дәрәҗәсен тикшерү

Фигыльләр-20с.

42.Боерык фигыль формасы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Куша һәм үтенә белү

43.Хәзерге заман хикәя фигыль

1с.

Яңа материал үзләштерү

Фигыльләр белән таныштыру

44.Нишлә? нишли? сораулары

1с.

Сорау җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү

45.Боерык һәм хәзерге заман хикәя фигыльләрне куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен куллануны камилләштерү

46.Татар җөмләсендә фигыльнең урыны

1с.

Яңа материал үзләштерү

Фигыльләрне җөмләдә куллану

47.Фигыльләрне ул алмашлыгы белән куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Өйрәнелгән фигыльләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

48.Фигыльләр белән сорау җөмләләр төзү

1с.

Ныгыту дәресе

Нишли? соравына җавап бирә белү

49.Фигыльләрне җөмләдә куллану

1с.

Кабатлау дәресе

50.Рәвеш+фигыль сүзтезмәсе

1с.

Яңа материал үзләштерү

Ничек  укый/яза? конструкциясен куллана белү

51.Үтелгән боерык фигыльләрне ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

52.Фигыльләр кулланып рәсем буенча эш

1с.

Кабатлау дәресе

Рәсем буенча сурәтли белү күнекмәләре үстерү

53.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 затта төрләнеше

1с.

Яңа материал үзләштерү

Өйрәнелгән фигыльләрне 1 затта төрләндерү

54.Фигыльнең 1 затта төрләнешен ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат формасын куллануны камилләштерү

55. Хәзерге заман хикәя фигыльнең 2 затта төрләнеше

1с.

Яңа материал үзләштерү

Өйрәнелгән фигыльләрне 2 затта төрләндерү

56. Фигыльнең 2 затта төрләнешен ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

Хәзерге заман хикәя фигыльнең 2 зат формасын куллануны камилләштерү

57.Өч затта фигыльләрне чагыштырып өйрәнү

1с.

Кабатлау дәресе

58.Фигыльләрне берлек санда  төрләндерү

1с.

Кабатлау дәресе

Фигыльләрне төрләндерә белү

59.3 зат күплек санда фигыльләрне куллану

1с.

Кабатлау дәресе

Өйрәнелгән фигыльләрне кулланып,сорау бирә белү күнекмәләрен үстерү

60.Күплек сандагы фигыльләрне җөмләдә куллану

1с.

Кабатлау дәресе

Фигыльләр белән җөмләләр төзи белү

61.Фигыльләргә сорау  куя белү

1с.

Кабатлау дәресе

Сүзләргә дөрес сорау куярга өйрәнү

62.Исем +фигыль конструкциясе

1с.

Яңа материал үзләштерү

63.Фигыльләр кулланып хикәя төзү

1с.

Кабатлау дәресе

Исемнең урын вакыт килеше-10с.

64.Урын-вакыт килеше сораулары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Кайда? нәрсәдә? сораулары белән таныштыру

65.Урын-вакыт килеше кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Урын-вакыт килеше кушымчаларын дөрес ялгарга өйрәнү

66.Урын-вакыт килешен сөйләмдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Кайда? соравына җавап бирә белү

67.Урын-вакыт килешендәге исемнәрне аера белү

1с.

Ныгыту дәресе

68.Урын-вакыт килеше белән сорау җөмләләр төзү

1с.

Ныгыту дәресе

69.Урын-вакыт килеше+түгел конструкциясе

1с.

Ныгыту дәресе

Түгел сүзен активлаштыру

70.Сүзләргә   - да/ - дә кушымчаларын дөрес ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

71. Сүзләргә   - та/ - тә кушымчаларын дөрес ялгау

1с.

Яңа материал үзләштерү

72.Урын-вакыт килеше белән диалогик сөйләм булдыру

1с.

Ныгыту дәресе

Урын-вакыт килешен сөйләмдә куллану, сорау һәм җавап бирә белү

73.Мөстәкыйль эш. Урын-вакыт килеше

1с.

Кабатлау дәресе

Үткәннәрне кабатлау

Юнәлеш килеше-7с.

74.Юнәлеш килеше сораулары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Кая? нәрсәгә? кемгә? сораулары белән таныштыру

75.Юнәлеш килеше кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Юнәлеш килеше кушымчаларын өйрәнү

76.-га/ - гә кушымчаларын дөрес ялгау

1с.

Ныгыту дәресе

Сүзләргә кушымчалар ялгау очракларын өйрәнү

77. .-ка / - кә кушымчаларын дөрес ялгау

1с.

Ныгыту дәресе

78.Юнәлеш килешен сөйләмдә куллану.

1с.

Ныгыту дәресе

Кая? соравына җавап бирә белү

79.Юнәлеш килеше белән сорау җөмләләр төзү

1с.

Ныгыту дәресе

80.Юнәлеш килешен ныгыту. Сүзлек диктанты

1с.

Кабатлау дәресе

Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

Белән бәйлеге-4с.

81.Белән бәйлеге

1с.

Яңа материал үзләштерү

Өйрәнелгән сүзләрне белән бәйлеге янында куллана белү

82.Нәрсә белән? соравы

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сорау һәм җавап бирергә өйрәнү

83.Кем белән? соравы

1с.

Яңа материал үзләштерү

84.Белән бәйлеген сөйләмдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Белән бәйлеген кулланып җөмләләр төзү

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше-5с.

85.Юнәлеш килешендәге алмашлыклар

1с.

Яңа материал үзләштерү

Миңа,сиңа,аңа алмашлыклары белән таныштыру

86.Берлек сандагы алмашлыкларны юнәлеш килешендә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Миңа,сиңа ,аңа алмашлыкларын җөмләдә куллану

87.Күплек сандагы алмашлыкларны юнәлеш килешендә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Безгә, сезгә,аларга алмашлыкларын җөмләдә куллану

88.Юнәлеш килеше алмашлыкларын ныгыту

1с.

Ныгыту дәресе

89.Контроль күчереп язу

1с.

Кабатлау дәресе

Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

Исемнең чыгыш килеше-10с.

90.Чыгыш килеше сораулары

1с.

Яңа материал үзләштерү

кайдан? нәрсәдән? кемнән? сораулары белән таныштыру

91.Чыгыш килеше кушымчалары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Чыгыш  килеше кушымчаларын өйрәнү

92.-дан/ - дән кушымчалары

1с.

Ныгыту дәресе

Сүзләргә кушымчалар ялгау очракларын өйрәнү

93.-тан/ - тән кушымчалары

1с.

Ныгыту дәресе

Сүзләргә кушымчалар ялгану  үзенчәлекләрен  өйрәнү

94.-нан/ - нән кушымчалары

1с.

Ныгыту дәресе

Сүзләргә кушымчалар ялгау очракларын өйрәнү

95.Чыгыш килешендәге исемнәрне тәрҗемә итү

1с.

Ныгыту дәресе

Тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру

96.Юнәлеш һәм чыгыш килешләрен чагыштырып өйрәнү

1с.

Кабатлау дәресе

Кая? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне аралашуда мөстәкыйль куллана белү дәрәҗәсенә җиткерү

97.Чыгыш килешендәге алмашлыклар

1с.

Яңа материал үзләштерү

Миннән, синнән, аннан алмашлыклары белән таныштыру

98.Чыгыш килешен сөйләмдә куллану

1с.

Ныгыту дәресе

Сорау һәм җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

99.Чыгыш килешен ныгыту. Тикшерү диктанты

1с.

Кабатлау дәресе

Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү

Боерык фигыльнең күплек формасы-3с.

100.Хаталар өстендә эш. Күплек сан боерык фигыль соравы

1с.

Катнаш дәрес

Мөрәҗәгать итәргә өйрәнү

101.Күплек сан боерык фигыль кушымчалары

1с.

Ныгыту дәресе

-гыз/ -гез,-ыгыз/ -егез кушымчалары белән таныштыру

102. Йомгаклау дәресе

3с.

Кабатлау дәресе

1нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен укудан календарь – тематик план

Дәрес темасы

 Сәгать           саны

Дәрес тибы

Белем һәм   күнекмәләр

Өстәмә материал (милли региональ компонент)      

Өй эше

Үткәрү вакыты

                                                                          Әйдәгез, танышабыз! -8с.

1-2.

Без укучылар булдык.

Әңгәмә корабыз

2с.

Яңа материал үзләштерү

Әңгәмәдәш белән контакт урнаштыра белү

3-4.

Хәлләребезне сорашабыз

2с.

Яңа материал үзләштерү

Әңгәмәдәшнең  хәлен сорарга өйрәнү

5.

Кире кага,раслый белү

1с.

Яңа материал үзләштерү

Сораулар бирергә өйрәнү

6.

Сораулар иленә сәяхәт

1с.

Ныгыту дәресе

Өйрәнелгән сөйләм үрнәкләрен куллануны камилләштерү

7-8.

Яшәү урынын хәбәр итү

2с.

Яңа материал үзләштерү

Яшәү урыны турында хәбәр итә белү

Сәламәт бул-5с.

9-10.

Тән әгъзалары

2с.

Яңа материал үзләштерү

Тән әгъзаларын атаучы лексика белән таныштыру, аларны кулланышка кертү

11.

Табиб белән сөйләшү

1с.

Яңа материал үзләштерү

Минем башым авырта/авыртмый конструкцияләрен истә калдыру

12.

Авыру кешенең хәлен сорашу

1с.

Яңа материал үзләштерү

Кайсы җирең авырта? конструкциясен истә калдыру

13.

Шәхси гигиена предметлары

1с.

Яңа материал үзләштерү

Шәхси гигиена лексикасы белән таныштыру

                Безнең гаилә-5с.

14.

Гаилә лексикасы белән таныштыру

1с.

Яңа материал үзләштерү

Гаилә лексикасын кулланышка кертү

15-16.

“ Минем гаиләм” тексты

2с.

Ныгыту дәресе

Текст өстендә эш, яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү

17.

Гаиләм белән таныш булыгыз

1с.

Ныгыту дәресе

Гаилә турында сөйләргә өйрәнү

18.

Гаиләмне бик яратам

1с.

Кабатлау дәресе

Спорт бәйрәме-3с.

19.

Спорт темасына лексика

1с.

Яңа материал үзләштерү

Лексика белән таныштыру

20.

Спорт турында әңгәмә кору

1с.

Ныгыту дәресе

Үзеңнең нишләвең турында хәбәр итә,сорый белү

21.

“Цирк “ тексты

1с.

Ныгыту дәресе

Текст өстендә эш, яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү

Без дәрестә-4с.

22.

Уку-язу әсбаплары белән танышу

1с.

Яңа материал үзләштерү

Уку-язу әсбапларының исемнәрен белү

23.

Мин дәрестә нишлим?

1с.

Ныгыту дәресе

Дәрестә нишләгәнне әйтә белү

24.

Мин кем белән утырам?

1с.

Ныгыту дәресе

Мин Оля белән утырам/ утырмыйм конструкциясен истә калдыру

25.

Предметның урынын әйтү

1с.

Ныгыту дәресе

Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү

Шәһәрдә-4с.

26.

Шәһәр темасына лексика

1с.

Яңа материал үзләштерү

Лексика белән таныштыру

27.

Минем шәһәрем.Әңгәмә

1с.

Ныгыту дәресе

Үзең яшәгән шәһәр турында сөйләргә өйрәнү

28-29.

“Шәһәрдә” тексты

2с.

Ныгыту дәресе

Текст өстендә эш, яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү

Урман дусларыбыз-3с.

30.

Кыргый хайваннар. Лексика

1с.

Яңа материал үзләштерү

Лексика белән таныштыру

31.

“Кыргый хайваннар” тексты

1с.

Ныгыту дәресе

Текст өстендә эш, яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү

32.

Хайваннарны тасвирлау

1с.

Ныгыту дәресе

Хайваннарны тасвирларга өйрәнү

Без хезмәт яратабыз-2с.

33-34.

“Авылда кунакта” тексты

2с.

Яңа материал үзләштерү

Текст өстендә эш, яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

2 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәби укудан эш программасы

Р. З. Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.Татар теленнән эш программасы  белем бирү учреждениесенең фә...

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы

10 нчы сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы...

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...