3 сыйныф рус группасы өчен әдәби укудан календарь-тематик план.
календарно-тематическое планирование на тему

Сафина Гузель Фатхулловна

1.      ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.

2.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_kl._uku_tem.pl_.docx64.55 КБ

Предварительный просмотр:

Тикшерелде”                                            “Килешенде”                                        “Раслыйм”                   М. Б. утырышында                                                   Директор урынбасары                                          Гимназия директоры  Протокол № __  “___”_____ 2014 ел                           ______________                                                   _____________

_______       Г. Ф. Сафина                                         Ф. М. Хәбибуллина                                                   И. Н. Бакова                                                    

                                                                                                                                                                                               Боерык №____ “___”____2014 ел

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Казан шәһәре Мәскәү районының

“ М. С. Устинова исемендәге 102нче гимназия”

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Сафина Гүзәл Фәтхулловна

Әдәби уку, 3 нче сыйныф (рус төркеме)

                                                                                           

 Педагогик совет утырышында каралды

                                                                                                                Беркетмә № ___ “___” ____2014 ел

Аңлатма язуы

  1. Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле”, “Әдәби уку” фәннәрен укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку-укыту планнары (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыгының 2012нче елның 9нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12 санлы, 2012нче елның 10нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 санлы боерыклары);
  2. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 9777/12 санлы (13.08.2012 ел), 9127/13 санлы (09.07.2013 ел) хатлары;
  3. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.
  4. Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013 ел

              Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты нигезендә башлангыч белем бирү төп гомуми белем бирүнең беренче баскычы булып тора. Аның төп максаты –башлангыч белем бирү белән беррәттән, балаларның танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга нигез салу, максат куя һәм аны гамәлгә ашыру юлларын эзли белү, уку нәтиҗәләрен бәяләү күнекмәләрен үстерү. Укытуның беренче баскычында ук инновацион технологияләрдән, шул исәптәп интерактив һәм дистанцион формалардан файдалану зарур.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре.Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми  белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту – аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниятара аралашу осталыгы кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәргеч ясый.

Әдәби уку дәресләренең төп максаты һәм бурычлары:

башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру;

укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында беренчел мүгълүмат бирү

әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү

әсәрнең темасын һәм төп геройның характерын, гамәлләре һәм гамәл кылырга этәргән сәбәпләрне, геройның эмоциналь һәм әхлакый кичерешләрен аңларга һәм әсәрдәге вакыйгаларга, геройларга карата үз фикерләрен белдерергә өйрәтү

халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү

укучыларда эхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.  

3 нче сыйныф укучысының әдәби укудан  белем дәрәҗәсенә таләпләр

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

«Татар теле һәм әдәби уку» предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

3 нче сыйныфны тәмамлаучы сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш

Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү.

Тыңлап аңлау

аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган  рәвештә җавап кайтару;

аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

татар сүзенең график образын аның авазлы образы белән чагыштыру;

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

Укыту предметының төп эчтәлеге

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

Сөйләү. Коммуникатив бурычны уңышлы хәл итү өчен, аралашу максаты һәм аның шартларына бәйле тел чараларын сайлау. Диалогик сөйләмгә (сөйләшүне башлау, дәвам итү һәм тәмамлау), игътибарны җәлеп итү күнекмәләренә ия булу. Телдән монологик сөйләм (тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү) күнекмәләренә ия булу. Көндәлек аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләм әдәбе үрнәкләрен гамәли үзләштерү (сәламләү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белдерү). Орфоэпик нормаларны үтәү.

Тыңлап аңлау. Телдән аралашуның максатына һәм ситуациясенә төшенү. Ишеткән сөйләмне адекват кабул итү. Тыңлана торган тексттагы мәгълүматны аңлау, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Уку. Текстны укып, төп мәгълүматны табу. Текстның эчтәлегенә  нигезләнеп, гади нәтиҗәләр ясау. Тексттагы мәгълүматны гомумиләштерү. Текстның тел үзенчәлекләрен, эчтәлеген анализлау.

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Телдән һәм язма сөйләмнең эчтәлеге белем һәм тәрбия бирү максатларына, шулай ук башлангыч мәктәп укучыларының яшь үзенчәлекләренә һәм мәнфәгатьләренә туры килә. 3нче сыйныф укучылары өчен ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

Бәйрәмнәр: Белем бәйрәме, туган көн, Яңа ел, 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне. Татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре һәм йолалары (сабантуй). Бүләкләр. Котлаулар. (“Белем бәйрәме”, “Туган якка кыш килде”)

Көндәлек режим.  Өйдәге эшләр. Сәламәтлек. (“Көндәлек режим»)

Минем мәктәбем һәм сыйныфым. Дәресләр, уку әсбаплары. Укытучылар. Татар теле дәресләре. Ашханәдә. Сыйныфташлар белән үзара мөнәсәбәтләр. (“Белем бәйрәме”, “Ашханәдә”)

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә әгъзалары, аларның исемнәре, һөнәрләре. “Без әти-әниләргә булышабыз”

Өлкәннәргә хөрмәт. Әдәпле сөйләшү кагыйдәләре. Өлкәннәргә булышу. Өлкәннәрне хөрмәт итү. (“Әдәпле булыйк”, “Без әти-әниләргә булышабыз”)

Әйләнә-тирә дөнья. Йортым, фатирым, бүлмәм: бүлмәләрнең исемнәре, җиһазлар. Туган як табигате. Йорт һәм кыргый хайваннар. Ел фасыллары. Һава торышы. (“Туган якка кыш килде”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Кечкенә дусларыбыз”)

Минем мавыгуларым. Минем яраткан шөгыльләрем һәм уеннарым. Спорт уеннары. Минем яраткан әкиятләрем. Ял көне (бакчада). (“Туган якка кыш килде”, “Күңелле җәй”

Мин һәм минем дусларым. Исемнәре, яшьләре, тышкы кыяфәтләре, холыклары, мавыгулары. Уртак шөгыльләр. Дустыма хат язу.

Минем республикам.Гомуми мәгълүмат: исеме, башкаласы, шәһәрләре, елгалары. Транспорт. Истәлекле урыннар.  (“Шәһәрдә һәм авылда”)

Сәяхәт итү. Җәйге ял. Кышкы ял. Авылда ял итү. (“Туган якка кыш килде”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Күңелле җәй”)

Татар халкының күренекле шәхесләре.Балалар язучылары һәм шагыйрьләре.  (Г. Тукай. Р. Миңнуллин.)

Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм балалар өчен әсәрләр (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре (танышу, исәнләшү, рәхмәт әйтү, саубуллашу, үтенеч белдерү, гафу үтенү).

Татар сөйләм этикеты үрнәкләре

Исәнмесез! Исәнме! Сәлам!

Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич!

Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы.

Бик зур рәхмәт сезгә.

Исән-сау булыгыз!

Керергә ярыймы? Әйе, ярый, рәхим итегез. Юк, ярамый.

Чыгарга ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.

Гафу итегез (гафу ит), алырга мөмкинме? Әйе, мөмкин. Юк, мөмкин түгел.

 Кабатлагыз (кабатла) әле!

 Ашыгыз тәмле булсын!

 Әйе, мин риза. Юк, мин риза түгел.

 Мин бик шат. Мин дә бик шат.

 Сорарга ярыймы?

 Зинһар өчен, әйтегез әле.

 Әйе, мин сезне тыңлыйм.

 Котлыйм сезне!

 Хәерле юл!

 Нәрсә булды?

 Әлбәттә.

 Тагын килегез!

 Сау булыгыз! (Сау бул!)

 Исән булыгыз! (Исән бул!)

 Хушыгыз! (Хуш!)

Социаль-мәдәни күнекмәләр

Знче сыйныф укучыларына татар телен укытканда, укучыларны Татарстан Республикасының шәһәр һәм елга исемнәре, башкаласының истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре, татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре, балалар өчен язылган популяр әдәби әсәрләрнең кайбер персонажлары, популяр әкиятләрнең сюжетлары, шулай ук балалар фольклоры үрнәкләре (санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар, мәкальләр, җырлар) белән таныштыру.

Махсус күнекмәләр

Башлангыч мәктәп укучылары, татар телен өйрәнгәндә, түбәндәге махсус күнекмәләргә ия булалар:

дәреслекнең ике телле сүзлекчәсеннән файдалану;

транскрипция билгеләре буенча укый белү;

таблица, схема рәвешендә һәм кагыйдәдә бирелгән белешмә материалдан файдалану;

аудио- һәм видеоәсбаплардан файдалану;

компьютер программаларыннан файдалану;

электрон белем бирү чараларыннан файдалану;

сүзлекчә (сүзлек дәфтәре) алып бару.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  күрсәтмә әсбаплар;

  белешмә материаллар;

  аудио- һәм видеоәсбаплар;

  мультимедия укыту программалары;

  электрон дәреслекләр;

  компьютер программалары;

  интерактив тикшерү программалары;

  татар сайтлары;

  электрон китапханә;

  лингафон кабинеты.

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

  1. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.” 1-11нче сыйныфлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Төзүче-авторлар: Р. З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014.
  2. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге (ике кисәктә). / Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
  3. Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учашимися.
  4. Укытучылар өчен методик кулланма - 3 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
  5. Ярдәмлек: “Татар теленнән эш дәфтәре” теле (башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныф укучылары өчен), Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова, Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Предмет

Сыйныф

Ел буенча дәресләр саны

Атнага дәресләр саны

Дәреслекнең авторы

Әдәби уку

3

105

3

Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге (ике кисәктә). / Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова,                  Л. Ә. Гыйниятуллина. – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты. 2013.

Аерым темаларны өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленеше:

Бүлек исеме

Сәг саны

Көтелгән нәтиҗәләр

1

Белем бәйрәме!

21

“Белем бәйрәме” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кыскача күзаллау тудыру. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйләшү. Иптәшең  белән яңа уку елы турында сөйләшә белү. Өй эшен эшләү турында фикер алышу. Сыйныфта дежур тору турында сөйләшү. Укучының уку хезмтенә бәя бирә белүе. Китапханә турында сөйли белү. Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

2

Көндәлек режим

6

“Көндәлек режим” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кыскача күзаллау тудыру. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру.  Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү. Көндәлек режим турында сөйли белү.

3

Ашханәдә.

9

“Ашханәдә“ темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.   Мәктәп ашханәсе турында сөйли белү. Ашханәдә пешерелгән ашлар турында сөйли белү. Үзеңә кирәкле ризыкны сорый белү.табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз

14

“Без әти-әниләргә булышабыз” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Г.Тукайныңтормыш юлы, иҗатына кыскача күзаллау тудыру. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү.  Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.   Үз гаиләң турында сөйли белү. Әти-әниеңнең кайда эшләве турында әйтә белү.өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Ярдәмгә чакыра белү. Эшне  бергәләп планалштыра белү. Яхшы эшләр өчен мактый белү.

5

Туган якка кыш килде.

16

“Туган якка кыш килде” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.   Кышкы уеннарга чакыра белү. Һава торышы турында сөйләшә белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү. Бәйрәм белән котлыйбелү.

6

Шәһәрдә һәм авылда

8

“Шәһәрдә һәм авылда” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру.  Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Үзеңә якын шәһәр турында мәгълүмат бирә белү. Татарстан  шәһәрләренең исемнәрен әйтә белү.үз фатирың турына сөйли белү. Авыл  турында сөйли белү. Һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирә белү.

7

Әдәпле булыйк

10

“Әдәпле булыйк” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.  Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Өлкәннәргә ярдәм итү турында әйтә белү. Телефонан әдәпле сөйләшә белү.

8

Кечкенә дусларыбыз.

8

“Кечкенә дусларыбыз” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру.  Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.  Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче) , аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны саклау турында сөйләшү.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй.

10

“Күңелле җәй, ямьле җәй” темасына кагылышлы лексиканы үзләштерү. Р. Миңнуллинның тормыш юлы, иҗатларына кыскача күзаллау тудыру. Геройларга характеристика бирү. Укылган әсәрләргә таянып үз фикереңне әйтә белүне формалаштыру. Хикәягә, шигырьләргә карата үз фикереңне әйтә белү һәм нәтиҗә ясый белү. Сорауларга җавап бирүне камилләштерү.  Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Җәй көнен кайда үткәрүең турында сөйләшү. Җәйге табигатьтурында сөйли белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Сабантуй турында сурәтләп сөйли белү.

10

Гомумиләштереп кабатлау

3

Әдәби уку 1 чирек - 27 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

            Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча    

Фактически

I

1

Беренче сентябрь – белем бәйрәме.

Беренче сентябрь – белем бәйрәме.

21

1

5 бит, 4 күнегү.

2

Беренче сентябрь – белем бәйрәме.

1

6 бит, 8 күнегү.

3

Саннар.

1

Саннарны өйрәнергә.

4

Уку-язу әсбатлары.

1

9 бит, 10 күнегү.

5

Төсләр.

1

11 бит, 8 күнегү.

6

Безнең сыйныф.

1

17 бит, 8 күнегү.

7

Безнең сыйныф.

1

Сыйныфың турында сөйләргә өйрәнергә.

8

“Без диктант яздык” тексты.

1

19 бит, 7 күнегү.

9

“Без диктант яздык” тексты.

1

20 бит, 11 күнегү.

10

Без ничек укыйбыз?

1

21 бит, 4 күнегү.

11

Безнең билгеләр.

1

23 бит, 11 күнегү.

12

Без дәрестә.

1

24 бит, 2 күнегү.

13

М.Галләмованың “Чын иптәш” хикәясе.

1

26 бит, 11 күнегү.

14

М.Галләмованың “Чын иптәш” хикәясе.

1

27 бит, 3 күнегү.

15

Ш .Галиевның “Онытылган “  шигыре.    

1

29 бит, 13 күнегү.

16

“Китапханәдә” тексты.

1

31 бит, 7 күнегү.

17

Без  китапханәгә йөрибез. Мәктәп китапханәсе.

1

33 бит, 6 күнегү.

18

Мәктәп китапханәсе.

1

35 бит, 10 күнегү.

19

Ә. Исхакның “Сөмбелә” шигыре.

1

36 бит,  7 күнегү.

20

Г. Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн” шигыре.

1

37 бит, 11 күнегү.

21

Контроль сөйләм.Г. Зәйнәшеваның “Бер атнада ничә көн” шигыре.

1

38 бит, 12 күнегү.

II

22

Көндәлек режим.

Көндәлек режим.

6

1

42 бит, 3 күнегү.

23

Минем көндәлек режимым.

1

45 бит, 2 күнегү.

24

М.Җәлилнең “Сәгать” шигыре.

1

45 бит, 4 күнегү.

25

М.Җәлилнең “Сәгать” шигыре.

1

45 бит, 6 күнегү.

26

Контроль сөйләм. М.Җәлил “Сәгать” шигыре.

1

46 бит, 5 күнегү.

27

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

Әдәби уку  2 чирек - 19 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

            Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча    

Фактически

III

1

Ашханәдә.

“Ашханәдә” тексты.

9

1

48 бит, 5 күнегү.

2

“Ашханәдә” тексты.

1

50 бит, 11 күнегү.

3

Б. Рәхмәтнең“Аш вакыты”шигыре.

1

54 бит, 9 күнегү.

4

Б. Рәхмәтнең“Аш вакыты”шигыре.

1

56 бит, 17 күнегү.

5

Х. Гардановтан “Икмәк” хикәясе.

1

59 бит, 8 күнегү.

6

Х. Гардановтан “Икмәк” хикәясе.

1

61 бит, 16 күнегү.

7

Х. Гардановтан “Икмәк” хикәясе.  Ш. Галиевнең “Кунаклар” шигыре.

1

62 бит, 5 күнегү.

8

Ш. Галиевнең “Кунаклар” шигыре.

1

62 бит, 7 күнегү.

9

Контроль сөйләм.Ш. Галиевнең “Кунаклар” шигыре.

1

Кабатларга.

IV

10

Без әти-әниләргә булышабыз.

Г. Тукай - бөек шагыйрь.

14

1

67 бит, 8 күнегү.

11

Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре.

1

68 бит, 11 күнегү.

12

Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигыре.

1

69 бит, 3 күнегү.

13

“Акыллы малай” тексты.

1

73 бит, 4 күнегү.

14

“Акыллы малай” тексты.

1

74 бит, 11 күнегү.

15

Без өйдә булышабыз.

1

76 бит, 12 күнегү.

16

И. Әхтәмнең “Ана рәхмәте” тексты.

1

79 бит, 10 күнегү.

17

Мин өйдә булышчы. “Азалия” тексты.

1

83 бит, 8 күнегү.

18

Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре.

1

84 бит, 9 күнегү.

19

Ә. Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигыре.

1

Шигырьне сәнгатьле укырга.

20

Хәкимҗан Халиковның “Без ничәү” шигыре.

1

90 бит, 5 күнегү.

21

Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе.

1

86 бит, 8 күнегү.

Әдәби уку 3 чирек - 32 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

1

Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе.

1

88 бит, 4 күнегү.

2

Идрис Туктарның “Авыраяк” хикәясе.

1

89 бит, 6 күнегү.

V

3

Туган якка кыш килде.

Җәвад Тәрҗеманның “Яшел чыршы” шигыре. Яңа ел бәйрәме белән котлау.

16

1

8 бит, 12 күнегү.

4

“Чыршы бәйрәме” тексты.

1

10 бит, 6 күнегү.

5

“Чыршы бәйрәме” тексты.

1

11 бит, 12 күнегү.

6

“Чыршы бәйрәме” тексты.

1

Чыршы бәйрәме турында сөйләргә өйрәнергә.

7

Ә. Бикчәнтаеваның "Салкын, саф һава" шигыре.

1

11 бит, 1 күнегү.

8

Контроль сөйләм. Ә. Бикчәнтаеваның "Салкын, саф һава" шигыре. Кышкы уеннар. Дуслар.

1

16 бит, 9 күнегү.

9

“Тауда” хикәясе.

1

18 бит, 5 күнегү.

10

“Тауда” хикәясе.

1

20 бит, 13 күнегү.

11

“Тауда” хикәясе.

1

20 бит, 12 күнегү.

12

Спорт төрләре. “Дуслар”хикәясе.

1

Сүзләрне ятларга.

13

“Дуслар” хикәясе.

1

22 бит, 5 күнегү.

14

“Дуслар” хикәясе.

1

23 бит, 11 күнегү.

15

“Каникулда” хикәясе.

1

26 бит, 6 күнегү.

16

“Каникулда” хикәясе.

1

27 бит, 9 күнегү.

17

“Каникулда” хикәясе.

1

28 бит, 12 күнегү.

18

Без каникулда.

1

Каникулың турында сөйләргә өйрәнергә.

VI

19

Шәһәрдә һәм авылда.

“Татарстан - минем туган ягым” хикәясе.

8

1

32 бит, 6 күнегү.

20

Без нинди йортта яшибез.

1

36 бит, 13 күнегү.

21

“Диманың яшәү урыны” хикәясе.

1

37 бит, 3 күнегү.

22

“Диманың яшәү урыны” хикәясе.

1

39 бит, 10 күнегү.

23

“Безнең авыл” хикәясе.

1

42 бит, 4 күнегү.

24

“Безнең авыл” хикәясе.

1

43 бит, 8 күнегү.

25

БСҮ Мин яшәгән шәһәр.

1

44 бит, 6 күнегү.

26

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча кабатлау.

1

Кабатларга.

VII

27

Әдәпле булыйк.

Әдәпле сүзләр. “Тәмле сүзләр” хикәясе.

10

1

46 бит, 3 күнегү.

28

БСҮ Туган көн.

1

50 бит, 4  күнегү.

29

Табын янында.

1

50 бит, 6 күнегү.

30

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

Әдәби уку 4 чирек - 27 сәгать

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Өй эше

Искәрмә

План буенча

Фактически

1

8 нче Март- әниләр бәйрәме.

1

51 бит, 1 күнегү.

2

8 нче Март- әниләр бәйрәме.

1

53 бит, 6 күнегү.

3

“Трамвайда” хикәясе.

1

54 бит, 3 күнегү.

4

“Трамвайда” хикәясе.

1

58 бит, 1 күнегү.

5

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

1

57 бит, 7 күнегү.

6

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

1

58 бит, 2 күнегү.

VIII

7

Кечкенә дусларыбыз.

“Дуслар” хикәясе.

8

1

62 бит, 11 күнегү.

8

“Дуслар” хикәясе.

1

63 бит, 5 күнегү.

9

М. Җәлилнең “Маэмай” шигыре.

1

64 бит, 8 күнегү.

10

Контроль сөйләм. М. Җәлилнең “Маэмай” шигыре. “Акмуен яраткан песием” хикәясе.

1

65 бит, 2 күнегү.

11

“Акмуен яраткан песием” хикәясе.

1

67 бит, 3 күнегү.

12

БСҮ “Акмуен яраткан песием” хикәясе.  Минем песием.

1

67 бит, 4 күнегү.

13

“Бәхәс” әкияте.

1

69 бит, 4 күнегү.

14

БСҮ Минем песием.

1

70 бит, 8 күнегү.

IX

15

Күңелле җәй, ямьле җәй!

Г. Тукай һәм Б. Рәхмәт шигырьләре. “Җәй җитте” тексты.

13

1

72 бит, 1 күнегү.

16

“Җәй җитте” тексты.

1

73 бит, 4 күнегү.

17

“Төсләр” әкияте.

1

76 бит, 5 күнегү.

18

Р. Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре.

1

78 бит, 2 күнегү.

19

Контроль сөйләм. Р. Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре. “Җиләк җыям,как коям” уены.

1

79 бит, 5 күнегү.

20

X. Халиковның “Витаминлы аш” хикәясе.

1

81 бит, 6 күнегү.

21

Р. Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре.

1

82 бит, 1 күнегү.

22

Р.   Миңнуллинның“К” лар тулган бакчага” шигыре.

1

83 бит, 2 күнегү.

23

Сабантуй.

1

87 бит, 1 күнегү.

24

Сабантуй.

1

88 бит, 7 күнегү.

25

Үткәннәрне кабатлау.

1

88 бит, 1 күнегү.

26

Үткәннәрне кабатлау.

1

Кабатларга.

27

Йомгаклау дәресе.

1

Кабатларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, ...