календарь-тематик план 3 сыйныф
календарно-тематическое планирование на тему

уку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_syynyf_tematik_plan_uku.doc166 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль белем бирү учреждениясе

Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле урта гомуми белем бирү мәктәбе

           « Каралды»                                                                               «Килешенде»                                                   « Раслыйм»  

           МБ җитәкчесе                                                                          Директор урынбасары                                   Мәктәп директоры

        _____/________________/                                                            _____/__________________/                         _____/_______________/

           Беркетмә №______                                                                                                                                          Приказ № _______

         «___» ________2013                                                                  «___» __________2013                                 «___» _______2013

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле  (рус төркеме)

                                                                                                       (укыту предметы)

                                                                 Укытучы           Әхмәтова Регина Сергей кызы_________

                                                                  Сыйныф   ________3 “А” (рус.гр) уку_________________

                                                                  Белем бирү дәрәҗәсе                      базис________________

              (базис яки профиль)

 

2012-2013 нче уку елы

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         

                             Педагогик совет утырышы

                                                                                                                                                                                              беркетмәсе № __________

«___» _________2013

Әлмәт, 2013

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы 3266-1 номерлы Законы (2012 ел,28 нче февраль)
  2. ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
  3. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы., Казан , 2008
  4.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
  5. TP Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова ,К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина  авторлыгындагы "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннын үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,2011.
  6. Әлмәт шәһәре 18 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры тарафыннан расланган укыту планы (31.08.12)

 

Гамәлдәге базислы укыту планы нигезендә 3 А сыйныфында атнага 2 сәг уку исәбеннән, уку елына 35 сәг каралган

1992 елның 8 илендә “ТРсы халыклары телләре турында”гы ТР Законы кабул ителде, татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән ТРсы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган “ТРсы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру эше төп максат итеп куелу сәбәпле, телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягүни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларындагы белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү:

- гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү);

- психологик принципларга (мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу);

- лингвометодик принципларга таянып оештырыла.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау -  аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз. Башлангыч сыйныф укучылары укытучының, сыйныфташларының сөйләмен яки магнитофон тасмасына яздырылган татарча сөйләмне, шулай ук җанлы сөйләмне тыңлап, эчтәлегенә тешенеп барырга, кирәкле мәгүлуматны аерып, сорауларга җавап бирергә, сораулар куярга, эчтәлекне татарча яки русча (телдән яки язмача) сөйләргә күнегергә тиешләр. Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучыларны сүз, сүзтезмә, синтагма, җөмлә чикләрен билгеләргә, төрле интонация белән һәм төрле темпта әйтелгән сөйләмне аңларга күнектерү сорала.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгатҗ урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар түкъдим ителә. Алар аша татар сөйләм этикеты үрнәкләре, сорау-җавап репликалары, синтаксик калыплар үзләштерелә. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны әңгәмәдәшнең фикерен хупларга яки аның белән килешмәскә, үз фикерләрен белдерергә өйрәтү гаятҗ мөһим.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне, табигатҗ күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. Турында хәбәр итүгә, укылган (тыңлаган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала. Бу төр сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларны үз мөнәсәбәтләрен белдерергә, фикер йөртергә, бәя бирергә, дәлилләргә, төп фикерне аерып күрсәтергә әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә:

  1. тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга;
  2. укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга;
  3. яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлектән табарга күнегәләр.

Укуга өйрәтү өчен, ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр, җөмләләр яисә бәйләнешле текстлар тәкъдим ителә. Алар укучыларның яшҗ үзенчәлекләрен чыгып сайлана. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һәм эчтән уку төрләре кулланыла.

Язуга өйрәтү

  1. татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру;
  2. хәрефләрне һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;
  3. сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөркүчерү кагыйдәләрен үзләштерү;
  4. җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
  5. аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;
  6. әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу;
  7. бирелгән үрнәк буенча котлау кәгазе язу;
  8. нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу эшләреннән гыйбарәт.

 Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә.

Укучылар язма рәвештә үзләреннең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Моннан тыш, котлау кәгазе, кечкенә хат язуга да өйрәтелә. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дү язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша балаларга татар халкының тормыш-көнкүреше, сәнгате, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълумат җиткерә аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә ярдәм итә, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Лексик минимумга сүзләр татар телендә кулланылыш ешлыгына карап кертелде. Моның өчен компьютер технологияләре ярдәмендә ясалган нәтиҗәләр нигез итеп алынды.

Укучылар шулай ук татар телендә сүз ясалышы ысулларын да гамәли үзләштерәләр: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр –лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке кушымчалы сыйфатлар белән танышалар. Моннан тыш, кулъяулык, ашъяулык, көнъяк, төнъяк, өчпочмак, ташбака кебек кушма исемнәр; кура җиләге, каен җиләге, су анасы шикелле тезмә исемнәрне; әти-әни, әби-бабай, хатын-кыз, бала-чага, савыт-саба, кием-салым кебек парлы исемнәрне танып белергә кәнегәләр. Терминнарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сәзләргә күзәтү ясыйлар (антонимнар, синонимнар, омонимнар). Укылган текстларда очраган күп мәгънәле сүзләргә игътибар итәләр. Татар телендә кулланыла торган рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр хисабына да укучыларның лексик байлыгы арта бара (телевизор, компьютер, кино, парк һ.б.)

Грамматик минимумга килгәндә, башлангыч сыйныф укучылары лексик темаларга караган нәрсә? Кем? Нинди? Ничә? Нишли? Нишләде? Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә тиешләр. Башлангыч мәктәптә татар сөйләменең фонетик-орфоэпик нигезләре дә салынырга тиеш. Хикәяләү һәм сорау интонациясе, сүз басымының күпчелек очракта сүзнең соңгы иҗегенә төшүе, сүздә юклык кушымчасы булганда, басымныә аның алдына куелуы, гомумән, татар сүзендә рус теленә караганда басымның азрак сизелүе һ. б. өйрәтелә.

Бу сыйныфларда ук татар теленең сүз тәртибе закончалыкларына өйрәтүгә нигез салынырга тиеш. Татар җөмләсе, гадәттә, хәбәр белән тәмамлана. Хәбәр алдына яңалыкны белдерүче сүз куела; бу сүзгә, гадәттә, логик басым төшә.

Алда күрсәтелгән лингвистик күренешләр, һичшиксез, укучыларның туган теле – рус теле белән чагыштырылып өйрәтелергә тиеш.

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап башкару:

  1. дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап, төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү;
  2. 1 – 1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлегн сөйләп бирү.

Диалогик сөйләм

Лексик тема буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 5 тән ким булмаска тиеш):

  1. тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;
  2. укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белә.

Монологик сөйләм

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны 6 дан ким булмаска тиеш):

  1. хикәянең ахырын уйлап бетерү;
  2. диалогик сөйләмне монологка өйләндерү;
  3. укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку

Текстны аңлап эчтән уку:

  1. укылган текстның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга дөрес җавап бирә белү;
  2. укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйләп бирү;
  3. сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау;
  4. татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый һәм аңлый белү.

                                                                                           Язу

Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза белү:

  1. сүзлек диктанты язу;
  2. лексик тема яки сюңетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләмле (6-7 җөмлә) хикәя язу;
  3. укылган якитыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү;
  4. бәйрәм белән котлау язу.

 Программаның эчтәлеге

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.

Белем бәйрәме

              10

Беренче сыйныфта үзләштергән грамматик минимумны ныгыту. Җөмләләр төзү. Текст өстендә эш.Орфоэпик кагыйдәләрне саклап, мәгънәсен аңлап тиешле интонация белән яттан сөйләү

2.

Ашханәдә

               8

Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү.Тема буенча җөмләләр төзү, рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр төзү.

3.

Көзге уңыш

               4

Текстны сәнгатьле аңлап уку, эчтәлегенә төшенү, сүзлек белән эшләү.

4.

Без әти-әниләргә булышабыз

               8

Сораулар кую, җавап бирә белү.

5.

Туган якка кыш килде.

               4

Кышкы табигать, кыш билгеләре, кышкы урман, елга турында текстларны аңлап уку, әңгәмәдә катнашу.

6.

Шәһәрдә һәм авылда

               4

Татарстан елгалары, шәhәрләре,  Яр Чаллы турында сүзләрне дөрес әйтә белү, аларны монологик hәм диалогик сөйләмдә актив куллану.

7.

Татарстан республикасы.

               4

Раслау, инкарь, сорау, хикәя, боерык җөмләнең коммуникатив төрләрен диалогик, монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү.

8

Әдәпле булыйк!

              6

Тылсымлы сүзләрне искә төшерү. Олыларга һәм кечеләргә карата игътибарлылык тәрбияләү.

9.

Яз килә, яз көлә!

              4

Язгы  табигать, яз билгеләре, язгы урман, елга турында текстларны аңлап уку, әңгәмәдә катнашу.  Ел фасыллары турында хикәяләр, шигырьләр уку, мәкаль, табышмаклар әйтү. Хикәяләр төзү.

10.

Кечкенә дусларыбыз

                9

Кечкенә дусларыбыз  турында  хикәяләр төзеп сөйләү.

11.

Күңелле җәй, ямьле җәй!

                9

Җәйге  табигать, җәй  билгеләре, җәйге урман, елга турында текстларны аңлап уку, әңгәмәдә катнашу. Өйрәнелгән текстлар буенча тест эшләү.  

Барлыгы

70

Укудан  практик  эшләр

Эш төре

1 чирек

2 чирек

3 чирек

4 чирек

барлыгы

Сочинение

1

1

Контроль диалог

1

1

2

Контроль монолог

1

1

2

Шигырь  ятлау

1

1

1

1

4

Тест

1

1

Укудан үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

Шигырь ятлау:

Б. Рәхмәт “ Аш вакыты” (октябрь)

Г.Тукай “Безнең гаилә” (ноябрь)

“ Безнең урам” Х.Гарданов (гыйнвар)

Ә.Рәшитов “Кояшлы ил” җыры (апрель)

Диалогик сөйләм:

“Ашханәдә” . (октябрь)

  “Син кайда яшисең?” (февраль)

Монологик сөйләм:

“Кышкы көн.” (декабрь)

Сабантуй” тексты (май)

Инша:“Яз килде”(март)

 Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү

3.Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны сөйләмдә урынлы куллана белү

4.ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү

5.ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү

6.МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү, сюжетлы рәсемнәр, лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү.

7.УКУ.Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү

8.ЯЗМА СӨЙЛӘМ. Бирелгән үрнәк буенча котлау язу.

Календарь - тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес

тибы

Материалны

 үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Укучы эшчәнлеген бәяләү

Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт

Яңа уку елы котлы булсын ( 10 сәг)

1

Белем бәйрәме

1

ЛГКК

Белем бәйрәме турында сөйләшү

Эчтәлек сөйләү

3.09

2

“Беренче сентябрь” тексты

1

ЛГКК

Текстны аңлап уку. Тәрҗемә итү

Беренче сентябрь турында сөйләшү

5.09

3

Ш.Галиев “Онытылган” шигыре

1

ЛКК

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сүзлек өстендә эшләү. Сәнгатьле,  йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү

Шигырьне ятлау

Шигырьне ятлау


10.09

4

“Дежур укучы” тексты

1

ЛГКК

Су сипте, сөртте, шалтыратты, таратты сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Сорауларга җавап бирү

Дежур укучы турында сөйләү


12.09

5

“Диктант яздык” тексты

1

ЛКК

Текстны уку, сораулар бирү. Текстка исем бирү

Тексттагы җөмләләргә сораулар кую

Тәрҗемә итү

17.09

6

М.Галләмова “Чын иптәш”

1

ЛГКК

Хикәяне сәнгатьле уку, проблемалы сорау бирү. Тәрҗемө итү

Кирәкле мәгълүматны аерып ала белү

19.09

7

“Китапханәдә” тексты

1

ЛГКК

Китапханә, китаплар турында сөйләшү. Текстны тәрҗемә итү

Китапханәгә ешрак йөрү, китап укырга ярату

24.09

8

Диалоглар уку

1

ЛГКФ

Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү. Диалог төзү

Дустың белән сөйләшү

Диалог төзү

26.09

9

Р.Миңнуллин “Санарга өйрәнәбез”

1

ЛКК

Шигырьне уку, саннарны кабатлау. Тәрҗемә итү

Сүзлекләрне һәм дәреслек белән дөрес куллану

Тәрҗемә итү

1.10

10

“Белем  бәйрәме” темасын кабатлау

1

ЛГКФ

Алдагы дәресләрдә үткәнне искә төшерү. Дәреслек белән эшләү

1 сентябрь турында сөйли белү

3.10

“Ашханәдә” темасына караган лексика ( 8 сәг)

11

“Ашханәдә” тексты

1

ЛГКК

“Ашханә” турында уку, сүзлек өстендә эшләү. Текстны тәрҗемә итү

Текстны сөйләү

8.10

12

Б.Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре

1

ЛГКК

Сүзлек өстендә эшләү. Тәрҗемә итү

Дежур укучы турында сөйләү

10.10

   13

Ш.Галиев “Кунаклар”

1

ЛГКК

Татар халык ашларын искә төшерү

Кунаклар янында үзеңне дөрес тоту

15.10

14

“Икмәк” тексты

1

ЛГКК

Икмәк турында сөй-ләшү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү. Текстны аңлап уку

Сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирү

17.10

15

Схема буенча диалог  төзү

1

ЛГКФ

Схема буенча диалог төзергә өйрәтү. Күр-шең белән сөйләшү

Диалог төзү

Диалог төзү

22.10

16

“Тәлинкәне кем ваткан?” тексты

1

ЛКФ

Текстны уку, пробле-малы сорау бирү. Сорауларга җавап бирү

Һәрвакыт дөресен сөйләргә өндерү

24.10

17

“Тәлинкәне кем ваткан?”

1

ЛКФ

Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү

Дәреслек белән эшләү. Текстның эчтәлеген сөйләү

Эчтәлек сөйләү

29.10

18

“Тәлинкәне кем ваткан?” конкурс

1

ЛГКФ

Текстны сәнгатьле, йөгерек, чиста уку күнекмәләрен камилләштерү

Татар халык ашларын искә төшерү. Җөмләләр төзү

31.10

“Көзге уңыш” темасына караган лексика ( 4 сәг)

19 (II)

“Базарда” тексты

1

ЛГКФ

Лексик-грамматик материал белән танышу

Эчтәлек сөйләү

Эчтәлек сөйләү

12.11

20

“Базар” тексты

1

ЛГКФ

Матур сөйләм телен үстерү, тәрҗемә итү

Сорауларга җавап бирү

14.11

21

Р.Миңнуллин биографиясе

1

ЛКК

Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Р.Миңнуллин турында эчтәлек сөйләү

19.11

22

Р.Миңнуллин “К”лар тулган бакчага”

1

ЛГКК

Шигырьне уку, тәрҗемә итү

Шигырьне ятлау

Шигырьне ятлау

21.11

“Без әти-әниләргә булышабыз” темасы ( 8 сәг)

23

Гаилә турында сөйләшү

1

Диалогик, монологик сөйләм

Үз гаиләң турында сөйләү

әти-әниеңнең кайда эшләве турында әйтә белү

26.11

24

Г.Тукай – бөек шагыйрь

1

ЛКК

Г.Тукай турында уку, тәрҗемә итү

Эчтәлек сөйләү

Эчтәлек сөйләү

28.11

25

Г.Тукай “Безнең гаилә”

1

ЛГКК

Шигырьне уку, сорауларга җавап бирү

Яттан сөйләү

Яттан сөйләү

3.12

26

“Без эш сөябез” тексты

1

ЛКК

Текст буенча диалог төзү

Рәсем буенча сөйләү

5.12

27

“Ана рәхмәте” тексты

1

ЛКК

Сүзлектән аңлашыл-маган сүзләрне табу

“Минем әнием” турында сөйләү

10.12

28

“Ана рәхмәте” тексты. Диалогтан монологка күчү

1

ЛКК

“Ана рәхмәте” тексты. Диалогтан монологка күчү

Сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирү

12.12

29

“Авыраяк” хикәясе

1

ЛКК

Сорауларга җавап бирү

“Җиңелаяк” хикәясен язу

17.12

30

Уку тизлеген тикшерү

1

ЛКФ

Хикәяләр уку

Уку тизлеген тикшерү

19.12

“Туган якка кыш килде” темасы ( 4 сәг)

31

Ә.Ерикәй “Беренче кар”

1

ЛКК

Кыш турында сөйләшү

Шигырьне ятлау

Шигырьне ятлау

24.12

32

“Дуслар” хикәясе

1

ЛКК

Хикәяне уку, тәрҗемә итү

Эчтәлек сөйләү

26.12

33

“Дуслар” хикәсе буенча сөйләшү

1

ЛКК

Дуслар турында диалог төзү

Сөйләм телен үстерә

Тәрҗемә итү

14.01

34

“Чыршы янында” шигыре

1

ЛГКК

Чыршы бәйрәме турында сөйләшү, сорауларга җавап бирү

Җырны өйрәнү, рәсем ясау

16.01

“Шәһәрдә һәм авылда” темасына караган лексика ( 4 сәг)

35

Әлмәт, Казан шәһәрләре турында сөйләшү

1

Диалогик, монологи сөйләм

Казан, Әлмәт турында сөйләшү, диалог төзү, рәсемнәр карау

Әлмәт шәһәре турында мәгълүмат бирү

21.01

36

“Безнең шәһәр” тексты

1

ЛГКК

Яңа лексика белән танышу, текстка исем бирү

Үз шәһәрең, фатирың турында сөйли белү

Тәрҗемә итү

23.01

37

“Безнең авыл” тексты

1

ЛГКК

Яңа лексика белән танышу, җөмләләр төзү

Авыл турында сөйли белү

28.01

38

Х.Гарданов “Безнең урам” шигыре

1

ЛГКК

Яңа лексик материал белән таныштыру

Шигырьне яттан сөйләү

30.01

“Татарстан Республикасы” темасына караган лексика ( 4 сәг)

39

“Татарстан – минем Ватаным” тексты

1

ЛГКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Татарстан-да чыга торган фай-далы казылмалар ту-рында мәгълүмат бирү

Татарстанның дәүләт символикасын әйтә белү

4.02

40

“Татарстан шәһәрләре” тексты

1

ЛГКК

Татарстан шәһәрләре белән танышу. Татарстанда үскән игеннәрнең исемнәрен әйтә белү

Үз шәһәрең турында сөйләү

Хикәя төзү

6.02

41

Б.Рәхмәт “Әби белән бабушка” шигыре

1

ЛГКК

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре турында сөйләшү

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре турында әйтә белү

11.02

42

“Туган як” турында сөйләшү

1

ЛГКФ

Туган як турында җөмләләр төзү

Туган як турында рәсем ясау

13.02

“Яз” темасына караган лексика ( 4 сәг)

43

Г.Тукай “Бу кайсы вакыт?” шигыре

1

ЛГКК

Яңа лексик материалны үзләштерү

Язгы табигатҗ турында сөйли белү

18.02

44

“8нче Март - әниләр бәйрәме” тексты

1

ЛГКК

Яңа лексик материалны үзләштерү. әниләрне бәйрәм белән котлау

“Әнием” турында сөйләү

20.02

45

Әниләр турында сөйләшү

1

ЛГКК

Әниләр турында сөйләү, открытка ясау

Сөйләм телен үхстерү

25.02

46

“Эш үткәч, үкенүдән файда юк” тексты

1

ЛГКФ

Текстны уку, тәрҗемә итү. Дәреслек белән эшләү

Кешенең характер сыйфатларын тасвирлый белү

Тәрҗемә итү

27.02

“Әдәпле булыйк” темасына караган лексика ( 6 сәг)

47

“Трамвайда” хикәясе

1

ЛГКК

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү

4.03

48

“Трамвайда” хикәясе өстендә эш

1

ЛГКФ

Хикәяне тәрҗемә итү, дәреслек белән эшләү

Сүзлек белән эшләү

6.03

49

“Бер әби ич” тексты

1

ЛГКК

Текстны уку, тәрҗемә итү

Өлкәннәргә ярдәм итү турында әйтә белү

11.03

50

Телефоннан әдәпле сөйләшү

1

ЛГКК

Сөйләм телен үстерү, диалог төзү

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү

Диалог төзү

13.03

51

“Өч ул” хикәясе

1

ЛКК

Текстны уку, тәрҗемә итү

Малайларга бәя бирү

18.03

52

“Өч ул” хикәясе өстендә эш

1

ЛКФ

Сорауларга җавап бирү, дәреслек белән эшләү

Хикәя сөйләү

Хикәя сөйләү

20.03

“Кечкенә дусларыбыз” темасына караган лексика ( 8 сәг)

53 (IV)

“Кечкенә дусларыбыз” темасы

1

ЛГКК

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, песи), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре турында сөйләшү

Үзеңнең дустың турында сөйләү, рәсемен ясау

1.04

54

М.Галләмов “Дуслар” хикәясе

1

ЛГКК

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү

Хикәяне сөйләү

Хикәяне сөйләү

3.04

55

Хикәя төзү

1

ЛГКК

Эт турында хикәя төзү

Үзеңнең этең турында хикәя төзү

3.04

56

Ү.Саттаров “Уйныйсы килә” хикәясе

1

ЛГКК

Хикәяне рольләргә бүлеп уку

Хикәяне сәхнәләштерү

Хикәяне сәхнәләштерү

8.04

57

“Уйныйсы килә” хикәясе өстендә эш

1

ЛГКФ

Тәрҗемә итү, хикәяне сәхнәләштерү

Сөйләм телен үстерү

10.04

58

“Минем песием” тексты

1

ЛГКК

Текстны уку, аңа исем бирү

Үзеңнең кечкенә дусларыңның тышкы кыяфәтләре турында сөйләү

15.04

59

“Минем песием” тек-сты өстендә эшләү

1

ЛГКФ

Текст буенча биремнәр үтәү

Эчтәлек сөйләү

Эчтәлек сөйләү

17.04

60

М.Җәлил “Маэмай” шигыре

1

ЛГКК

“Маэмай” шигырен уку, тәрҗемә итү

Яттан сөйләү

Яттан сөйләү

22.04

61

“Кечкенә дусларыбыз” темасын кабатлау

1

ЛГКФ

Кечкенә дуслар (эт, песи) турында сөйләшү

Сөйләм телен үстерү

24.04

“Күңелле җәй, ямьле җәй!” темасына караган лексика (9 сәг)

62

“Бу кайчан була?” шигыре

1

ЛГКК

Шигырьләрне сәнгатьле уку

Табышмакларга дөрес җавап бирү

29.04

63

Уку тизлеген тикшерү.

1

ЛКК

Балаларның уку дәрәҗәсен тикшерү

Хикәяне дөрес итеп уку

Тәрҗемә итү

01.05

64

“Төсләр” әкияте

1

ЛГКК

әкиятне рольләргә бүлеп уку, эчтәлеген аңлау

Сорауларга җавап бирү

6.05

65

“Җәйге эш вакыты” шигыре

1

ЛГКФ

Шигырьне сәнгатьле итеп уку

Яттан сөйләү. Сорауларга җавап бирү

8.05

66

Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре

1

ЛКФ

Сәнгатьле уку, монологтан диалогка күчү

Диалог төзү

Диалог төзү

13.05

67

“Гөмбәләр” хикәясе

1

ЛКК

Хикәяне уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Гөмбәләр турында сөйләшү

Тәрҗемә итү

15.05

68

Х.Халиков  “Витаминлы аш” тексты

1

ЛКК

Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү

Дару үләннәрен аера белү, алар турында сөйләү

20.05

69

 Рәсем буенча фигыльләр кулланып сөйләү

1

ЛГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту. Сүзтезмәләр төзү

Сүзлек белән эшли белү

22.05

70

Йомгаклау

1

ЛКК

Үткәннәрне кабатлау

Үткәннәрне кабатлау

27.05

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ике кисәктә; Р.З.Хәйдарова 2010 ел.

  2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: Мәгариф, 2010.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру                                                                   ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру                                                             ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү                                               Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.

                        УМК

Укытучы өчен методик  

         әдәбият    

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Төзүчеләр: Хәйдәрова Р. З. Һәм башкалар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укыту буенча сынап карау программалары”, 1-11 сыйныф, 2003 ел


Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова.Татар теле һәм уку китабы. 3 нче сыйныф. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.



  Р.Р.Нигъматуллина “Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән  өстәмә эшләр өчен күнегүләр җыентыгы” Яр Чаллы, 2000 ел


 Яр Чаллы  шәhәре мәгариф идарәсе “Төп hәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр hәм  аларны бәяләү” Яр Чаллы, 2004ел


                                                                                     

1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов ”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре ” Казан,” “Мәгариф” нәшрияты,1998


2.Р.З.Хәйдәрова “Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны, 2006    


3.”Фән hәм мәктәп”, ”Мәгариф” журналлары                                                                                                                                                            

1.Р.Р.Нигъматуллина ”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы” 1 кисәк Яр Чаллы, 2003


                                                 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан

план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....