календарь-тематик план 2 сыйныф
календарно-тематическое планирование по теме

уку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_syynyf_rus_gr_uku.doc185 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль белем бирү учреждениясе

Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле урта гомуми белем бирү мәктәбе

           « Каралды»                                                                               «Килешенде»                                                   « Раслыйм»  

           МБ җитәкчесе                                                                          Директор урынбасары                                   Мәктәп директоры

        _____/________________/                                                            _____/__________________/                         _____/_______________/

           Беркетмә №______                                                                                                                                            Приказ № _______

         «___» ________2013                                                                  «___» __________2013                                     «___» _______2013

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле  (рус төркеме)

                                                                                                       (укыту предметы)

                                                                 Укытучы  _____ Әхмәтова Регина Сергей кызы______

                                                                  Сыйныф         2”А” сыйныф (рус.гр) уку_____________

                                                                  Белем бирү дәрәҗәсе                     базис_______________

              (базис яки профиль)

 

2012-2013 нче уку елы

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         

                             Педагогик совет утырышы

                                                                                                                                                                                              беркетмәсе № __________

«___» _________2013

Әлмәт, 2013

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы 3266-1 номерлы Законы (2012 ел,28 нче февраль)
  2. ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
  3. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы., Казан , 2008
  4.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
  5. TP Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова ,К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина  авторлыгындагы "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннын үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,2011.
  6. Әлмәт шәһәре 18 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры тарафыннан расланган укыту планы (31.08.12)

 

Гамәлдәге базислы укыту планы нигезендә 2 А сыйныфында атнага 2 сәг уку исәбеннән, уку елына 35 сәг каралган

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды.

”Татарстан Республикасы   халыкларының телләрен саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде.Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү, халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

                          Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең  максатлары:

1)балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру;сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

2)укучыларның иҗади активлыгын арттыру,аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;

3)балаларның рухи дөнясын баету,төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,  бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;

4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

                                 

                                     

  Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле  итеп сөйләп бирү;

Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.  

        

Укытуның  эчтәлеге.

                       

         Төп темалар

Сәгать саны

Лесика

Белем һәм  күнекмәләр

1

Без мәктәпкә барабыз

8

Исәнләшү,саубуллашу,      кояшлы уку елы, көн, башлана, матур, яңа, дәреслек, начар, кунаклар, җылы,ача,яхшы, өтер, нокта, яшим, икеле, бүген, юл, белә, өйрәтә,дәвам итә, тәрҗемә итә,бәйрәм, каршылый, санамыш, хата төзәтә, билге куя, сорау  бирә, күнегү.

-“Зур бәйрәм- 1нче сентябрь” тексты.

-“Безнең сыйныфта” тексты.

-“Мәктәптә”  Б. Рәхмәт.

-“Мәктәптә -зур бәйрәм”  тексты.

2

Көз. җитә

8

Көз көне, кыска, озын, яфрак, коела, исә, җылы як, эре, бай, түгәрәк, ай, эссе, кара каргалар, алтын, оя ясый, җылыта, җылы як,  җәнлекләр,көчле, күп, бара,  ярар,табышмак,кошлар, кайта, сатып ала, бирә, яңгыр, табышмаклар, алтынкөз, суык, өсте(ндә), асты(нда), ашый, яшелчә.

-“Көз җитте” тексты.

-“Базарда” тексты.

-“Көз һәм балалар җыры” Г. Гәрәева.

-“Алтын көз” тексты.

3

Көндәлек режим

6

Сәгать,йоклыйм, торам, ятам,сәгать ничәдә? ашыйм,

сәгать икедә, йокы.

-“Минем бер көнем”монологик сөйләм.

-“Сәгать” шигыре М. Җәлил.

4

Мин чисталык яратам.

6

Тагын, сөртә, иртән, пөхтә, йомшак,  акыллы, урын җыя, иртәгә, температураңны үлчәдең ме? көндез, файдалы, рәхмәт, шатлана, булыша, аннан соң, мактый, киенә, элгеч, ята, тора, җир, сөлге, сабын, дару, җылы сөт, авырый, салкын тигән, йокла, шаяра, күңелле.

-“Алсу- пөхтә кыз” тексты.

-“Акыллы малай” хикәясе.

-“Табиб һәм Марат” тексты.

-“Рәсимнең дәвалануы” тексты.

5

Гаилә.Өйдә булышу

7

Әти, әни, дәү әни, дәү әти, өй, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк,  өчпочмак, эне, бакча, иптәш, сеңел, чәнечке, үстерә, озак, кадерле, кунак, җыештыра, пешерде, ял көне,      көндез, пычак, әзерли, куя, юа, рәхмәт әйтә,бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, коймак, кыстыбый.

-“Дәү әнием” Ә.Бикчәнтәева.

-“Яратам” Ш.Маннур.

-“Әни табын әзерли” хикәясе.

-“Ял көне” хикәясе.

-“Айдар бездә кунакта” тексты.

6

Кыш.

6

Көчле бураннар, салкын җил, кыш көне, рәхәт, күгәрчен, тукран, чыпчык, песнәк, кыш көне, җимлек, котлый, чыршы, Кыш бабай, бәйрәм, җыр, башлана, яңа ел, рәхмәт әйтте, көтте, рәхәт булды, бүләк итте, тимераяк, ачы, начар, саран, юмарт, рәхимле, тәрбияле, салкын, саф һава, өстеңә куна,кыш айлары, кала, бөтен, кошлар, авыр, җылы як, булышалар, таныш, дус,  нарат, бәхет тели, чыршы бәйрәме, була, бию, өченче, якын, әбәкле уены, биек, тәбәнәк, әкрен.

-“Кыш килә” хикәясе.

-“Без кошларга булышабыз” тексты.

-“Кыш бабай җыры” С.Сабирова.

-“Чыршы бәйрәме” тексты.

-“Каникулда” хикәясе.

-“Тауда” хикәясе.

-“Салкын, саф һава” Ә.Бикчәнтәева.

7

Яз

2

Тамчы, елга,сыерчык, кием-салым, чыпчык,  җылы як, озын сайрый, эри, йорт кошлары, урман кошлары, сандугач, этэч, үрдәк, песнәк, 8нче Март,

8

Татарстан республикасы

10

Татарстан шәһәрләре исемнәре, кыргый хайван исемнәре, Татарстан шәһәрләре, Район, шәһәр, шигырь, кайсы? Тотынып,  гадәттәгечә, , дияр идем, оялам, ошады, башлады, , шәһәр, автобус белән, кыш көне, коена, кибет, күл,  Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Ничәнче автобус? Рәхәт, урын бар, светафор, чыга, яшел, кызыл, сары, шатлана, янында, Агыйдел, җиләк, кызына, биек тау, рәхәт, Идел, шугалак, су коена, балык тота,  таң ата бугай, еш кына, сузып кына.

-“Туган ягым” хикәясе.

-“Кояшлы ил”Ә.Рәшитов шигыре.

-“Кызыл трамвай “ Ш.Галиев.

-“Казан кунагы” тексты.

-“Олег һәм әби”хикәясе.

-“Юлда” тексты.

-“Мин авылда яшим” хикәясе.

-“Әтәч” М.Җәлил шигыре.

9

Кибеттә.

6

Калфак, итәк, итек, түбәтәй, сарафан, кием-салым исемнәре, кыйбат, күп, ерак, саран, арзан, юмарт, якын, аз, тоз, шикәр, он, ит, ипи, ярма, йомырка, кирәк, бармы, ничә    сум?

-“Матур киемнәр”хикәясе.

-“Әйе”, “Юк” уены.

10

Җәй.

11

Эссе, кыска, кош, башланды, булыша, озын, сайрый, бетте, ял ит, бәлеш, күл, болын, түгәрәк, якты, бай, сөй-ләм, ошый, биек, әткәй, әнкәй, апай, ерак, кыска, кайда? Күрә, муен, озын, кара, ямьле, рәхәт, көрәшә, рус биюе, күңелле, ярыша, урман янында, Сабантуй, үскәч, әйтми торам, батыр, капкада сакта торам, җәйге, зурлар, кыз-дыра, болын,балан, армыйсың бергәләп, бөек, сөйләшә, көрәшә, атлар чаба, баганага менә, чүлмәк вата, ямьле, рәхәт, көрәшә, рус биюе, күңелле, ярыша, урман янында.

-“Җәй җитте” хикәясе.

-“Балан” М.Газизов шигыре.

-Г.Тукай-бөек шагыйрь.

-“Бала белән күбәләк” шигыре.

-“Жираф белән Зариф”  Ш. Галиев шигыре.

                                               

Тематик план

       Үрнәк программада  2 нче сыйныфка татар теле һәм укуга 175 дәрес каралган, эш программасында укуга  уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.

      Дәрес темасы бәйрәм көннәре белән туры килгән очракта программа ике дәресне берләштерү хисабына үтәлә.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Дәреслекнең авторы, елы

Уку

2

 70

 2

Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова “Татар теле һәм уку китабы” 2 нче сыйныф, ике кисәктә, (Казан, Мәгариф, 2009)

Төп темалар

 Эш рограммасындагы сәгатьләр саны

1.

Без мәктәпкә барабыз

8

2.

Ел фасыллары. Көз

8

3.

Көндәлек режим

6

4.

Чисталык һәм сәламәтлек

6

5.

Гаилә. Өйдә булышу

7

6.

Кыш

6

7.

Яз

2

8.

Татарстан республикасы

10

9.

Кибеттә

6

   10.

Җәй

11

Барысы.

  70

           

  Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын тыңлап яки укып аңлый белү һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып,аларны сөйләмдә кулланугу ирешү;

2. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып,әңгәмә кора алү;

3. Татар сөйләм этикетына хас булган  танышу,исәнләшү,саубуллашу,рәхмәт әйтү,гафу үтенү һәм башка калыпларны урынлы куллана алу;

4.Тасвирлау яки хикәяләү төрендәге бәйләнешле текст төзи алу;

5.Телдән һәм язмача диалогик яки монологик формада аралаша алу;

6.Бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлеген аңлап укый алу;

7.Тиешле(1000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү

8.Билгеле үткән заман хикәя фигыльне (-ды, -де, -ты, -те) зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерә белү.

9. Өйрәнелгән кисәкчәләрне (-мы, -ме,  түгел) сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

10. Җөмләнең коммуникатив төрләрен диалогик, монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү.

11.Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен ишетеп аңлап, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен таба белү.

12. Юк, бар сүзләренең кулланылышын активлаштыру

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Укучы эшчәнлеген бәяләү

Контроль

тәрләре

Үткәрү вакыты

план

факт

Яңа уку елы (8 сәг)

1

“Беренче сентябрь” текстын уку

1

ЛКФ

Текстны дөрес инто-нация белән аңлап уку

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү

5.09

2

“Зур бәйрәм” текстын уку

1

ЛГКК

Текстны дөрес интонация белән уку, тәрҗемә итү

Текстка сораулар кую

7.09

3

Диалоглар төзү

1

ЛКК

Бирелгән темалар буенча диалоглар төзү. Дәресле белән эшләү

Диалог төзү

Диалог төзү

12.09

4

Санамышлар уку

1

ЛКК

Санамышларны дөрес, аңлап уку

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү

14.09

5

Дустың белән сөйләшә белү

1

ЛГКК

Диалоглар уку, сөйләмдә куллану

Дәреслек белән эшли белү

19.09

6

“Безнең сыйныф” хикәясен уку

1

ЛКК

Хикәяне сәнгатьле итеп, аңлап уку. Тәрҗемә итү

Хикәягә исем бирү

21.09

7

Б.Рәхмәт “Мәктәптә” шигыре уку

1

ЛГКФ

Шигырьне рольләргә бүлеп уку. Тәрҗемә итү

Шигырьне ятлау

Шигырь ятлау

26.09

8

“Безнең мәктәп” текстын уку

1

ЛКК

Текстны рольләргә бүлеп уку. Текстка сораулар кую

Үзеңнең сыйныфың турында сөйләү

28.09

Ел фасыллары. Көз ( 8 сәг)

9

“Көз җитте” текстын уку

1

ЛКФ

Яңа сүзләр белән танышу. Нинди? соравына җавап бирә белү

Көз турында җөмләләр төзү

Җөмләләр төзү

3.10

10

Көз нинди була?

1

ЛГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы. Тәрҗемә эше

Капма каршы мәгънәле сүзләр: зур – кечкенә

5.10

11

“Базарда” текстын уку

1

ЛГКК

Кая? Кайда? Кайдан? Нинди? сорауларына җавап бирү

Текстның эчтәлеген сөйләү

Эчтәлек сөйләү

10.10

12

“Базарда” тексты өстендә эшне дәвам итү

1

ЛГКК

Нишли? соравына җавап бирү. Җөмләләргә сораулар кую

Сорауларга җавап бирү

12.10

13

Г.Гәрәева “Көз һәм балалар җыры”

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Шигырьне яттан сөйләү

Шигырь сөйләү

17.10

14

“Көз” тексты өстендә эш

1

ЛГКК

Темага бәйле лексик-грамматик материалны сөйләмдә ныгыту

Көз турында сөйләү

19.10

15

“Көз” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү. Дөрес итеп җөмләләр төзү

Көз турында хикәя язу

Хикәя язу

24.10

16

“Көз” темасы турында сөйләшү

1

ЛГКК

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту

Көз турында сөйләү

26.10

Көндәлек режим (6 сәг)

17

Рәсем буенча сөйләү

1

ЛГКК

Үткән заман хикәя фигыль кушымчалар ярдәмендә җөмләләр төзү, сөйләмдә куллану

Сорауларга җавап бирү

31.10

18

Көндәлек режим турында диалоглар уку һәм төзү

1

ЛГКК

Үзеңнең белемеңне практикада куллана белү. Дәреслек белән эшләү

Диалог төзү

Диалог төзү

2.11

19 (II)

20

М.Җәлил “Сәгать” шигыре

2

ЛГКК

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, рольләргә бүлеп уку

Шигырьне сәнгатьле уку

14.11

16.11

21

Минем бер көнем

1

ЛКК

Режимың турында сөйләү, дәреслек белән эшләү

Үзең турында сөйли белү

21.11

22

“Көндәлек режим” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Вакытны дөрес әйтә белү, дәреслек белән эшләү

Вакытны дөрес әйтә белү

23.11

Чисталык һәм сәламәтлек ( 6 сәг)

23

“Акыллы малай” хикәясен уку

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен камилләштерү, текстны тәрҗемә итү

Текстка сораулар кую

28.11

24

“Акыллы малай” хикәясен анализлау

1

ЛГКК

Сорауларга җавап бирү

Сөйләм телен үстерү

30.11

25

Табиб янында

1

ЛКК

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту. Җөмләләр төзү

Үзеңнең хәлең турында әйтә белү. Диалог төзү

Диалог төзү

5.12

26

“Табип һәм Марат” диалогы

1

ЛГКК

Диалогны сәнгатьле уку, җөмләләр төзү

Текстка сораулар кую

7.12

27

Телефоннан сөйләшү

1

ЛГКК

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту

Өйрәнелгән кушымчаларны сөйләмдә куллана белү

12.12

28

“Көндәлек режим” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Сәләмәтлек турында лексиканы сөйләмдә куллану

Тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү

14.12

Безнең гаилә ( 7 сәг)

29

Ә.Бикчәнтәева “Дәү әнием”

1

ЛКК

Шигырьне сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, тәрҗемә итү

Яттан сөйләү

Яттан сөйләү

19.12

30

Ш.Маннур “Яратам” шигыре

1

ЛКК

Шигырьне сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Яттан сөйләү

Яттан сөйләү

21.12

31

Уку тизлеген тикшерү

1

ЛКК

Бирелгән лексиканы сөйләмдә куллана белү

Уку тизлеген тикшерү

26.12

32

“Ял көне” тексты

1

ЛКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, тәрҗемә итү

Эчтәлеген сөйләү

Эчтәлек сөйләү

28.12

33

Үтелгән темага тестирование үткәрү

1

ЛГКК

Алган белемнәрне кабатлау

Сөйләм телен үстерү

29.12

34 (III)

“Безнең гаилә” темасын кабатлау

1

ЛГКК

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне искә төшерү

Парлап эшләү күнекмәләре

Диалог төзү

16.01

35

“Безнең гаилә” темасын кабатлау

1

ЛГКФ

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Үз фикереңне әйтә белү

18.01

Кыш ( 6 сәг)

36

“Без кошларга булышабыз” тексты

1

ЛКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, текст буенча сораулар кую

Сорауларга тулы җавап бирү

23.01

37

С.Сабирова “Кыш бабай җыры” шигыре

1

ЛГКК

Шигырьне сәнгатьле һәм йөгерек уку, сорауларга җавап бирү

Сүзлек белән эш итә белү

Котлау открыткасы

25.01

38

“Без тауга барабыз” текстын уку

1

ЛГКФ

Җөмләләр төзү. Сүз тәртибен дөрес кулланып диалог төзү

Парлап эшли белү

Диалог төзү

30.01

39

“Каникулда” текстын уку

1

ЛГКК

Текстны уку, тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү

Үз фикереңне әйтә белү

1.02

40

“Тауда” хикәясен уку

1

ЛКК

Хикәяне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Хикәянең эчтәлеген сөйләү

6.02

41

“Тауда” хикәясе анализлау

1

ЛКФ

Проблемалы сорауларга җавап бирү. Телдән хикәя төзү

Үз фикереңне әйтә белү

8.12

Яз ( 2 сәг)

42

Ф.Кәрим “Яз җыры” шигыре

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, төрле ел фасыллары турында сөйли белү

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмә-ләрен формалаштыру, дәреслек, сүзлек белән эшләү

13.02

43

“Яз” хикәясен уку

1

ЛКК

Хикәяне дөрес уку, тәрҗемә итү, лексик берәмлекләрне үзләштерү

Сүзлек белән системалы эшләү

15.02

Татарстан – туган җирем ( 10 сәг)

44

“Туган ягым” хикәясен уку

1

ЛГКК

Хикәяне уку, тәрҗемә итү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне сөйләмдә дәрес куллану

Дәреслек һәм сүзлек белән системалы эшләү

Тәрҗемә итү

20.02

45

“Туган ягым” хикәясенә нигезләнеп хикәя төзү

1

ЛГКФ

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне искә төшерү

Парлап эшләү күнекмәләре

22.02

46

Ә.Рәшитов “Кояшлы ил” шигыре

1

ЛКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, бергәләп җырлау

Шигырьне ятлау

Шигырьне ятлау

27.02

47

“Мин Татарстанда яшим”

1

ЛКФ

Татарстан турында сөйләшү. Татарстан-дагы шәһәрләрне, елгаларны әйтә белү

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, сүрәтли белү

1.03

48

“Казан кунагы” текстын уку

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, тәрҗемә итү

Текстны диалогка әйләндерү

Диалог төзү

6.03

49

“Казан кунагы” текстын анализлау

1

ЛГКФ

Сорауларга дөрес җавап бирү. Яңа сүзләрне сүзлеккә язу

Сөйләм күнекмәләрен булдыру

8.03

50

“Олег – тәрбияле малай” хикәясе

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, тәрҗемә итү.

Сорауларга дөрес җавап бирү, гамәлдә куллану

13.03

51

“Олег – тәрбияле малай” хикәясен анализлау

1

ЛГКФ

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне искә төшерү

Парлап эшләү күнекмәләре

Диалог төзү

15.03

52

“Мин авылда яшим” тексты өстендә эш

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү

Авыл турында сөйли белү

20.03

53

“Татарстан – туган җирем” тематикасын кабатлау

1

ЛКФ

Укыганнарны искә төшерү, нәтиҗә ясау

Бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү

сорауларга дөрес җавап бирү

22.03

Кибеттә ( 6 сәг)

54 (IV)

“Киемнәр кибетендә” темасына сөйләшү

1

ЛГКК

Кием кибетендә дөрес итеп сөйләшә белү, сүзтезмәләр төзү

Татар телендәге басым, хикәя, сорау, җавап интонацияләре буенча эзлекле эшләү

3.04

55

“Киемнәр кибетендә”. Хикәя төзү

1

ЛГКФ

Яңа лексиканы үзләштерү. Хикәя төзү

Сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирү

5.04

56

“Матур киемнәр” хикәясе

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Рольләргә бүлеп уку, парлап эшләү күнекмәләре

10.04

57

“Матур киемнәр” хикәясен анализлау

1

ЛКФ

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне искә төшерү

Бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү

Сорауларга җавап бирү

12.04

58

“Ашамлыклар” кибетендә

1

ЛГКК

Диалогик, монологик сөйләмне ныгыту. Ашамлыклар сатып ала белү

“Ашамлыклар” кибетендә уйнау

17.04

59

Бирегез әле, үлчәгез әле конструкциясе

1

ЛГКК

Бирегез эле конструкциясен үзләштерү. Диалогик, монологик сөйләмне ныгыту Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Үзләштерелгән материалны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Рәсем буенча сөйләү. Диалог төзи белү

Диалог төзү

19.04

Җәй ( 11 сәг)

60

“Җәй җитте” хикәясе

1

ЛГКК

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү, яңа лексиканы үзләштерү

Җәй турында хикәя язу

Хикәя язу

24.04

61

“Җәй җитте” хикәясе. Эчтәлек өстендә эш

1

ЛКФ

Хикәяне тәрҗемә итү, бер - береңә сораулар бирү

Парлап эшләү күнекмәләре, рольләргә бүлеп уку

26.04

62

Үтелгән темаларга тестирование үткәрү

1

ЛКФ

Сорауларга җавап бирү

Дөрес җаваплар бирү

01.05

63

Г.Тукай биографиясе “Безнең гаилә” шигыре

1

ЛГКК

Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләү

Сорауларга җавап бирү

3.05

64

Ш.Галиев “Жираф белән Зираф”

1

ЛГКК

Яңа лексиканы үзләштерү. Зоопарк турында сөйләшү. Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Тәрҗемә итү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру

Диалог төзү

8.05

65

“Жираф белән Зираф”  эчтәлеге өстендә эш

1

ЛКФ

Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Сорауларга дөрес җавап бирү

Сорауларга җавап бирү

10.05

66

Ш.Галиев “Кызыл трамвай” шигыре

1

ЛГКК

Яңа лексиканы үзләштерү. Зоопарк турында сөйләшү. Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Тәрҗемә итү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру

15.05

67

Уку тизлеген тикшерү

1

ЛКФ

Бирелгән лексиканы сөйләмдә куллана белү

17.05

68

Р. Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”,  шигыре.

1

ЛГКК

Яңа лексиканы үзләштерү.  Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Тәрҗемә итү. Үткәннәрне искә төшерү

Тәрҗемә итү

22.05

69

Р. Миңнуллин “Апельсин” шигыре.

1

ЛКФ

Яңа лексиканы үзләштерү.  Сәнгатьле һәм йөгерек

уку күнекмәләрен

камилләштерү

Тәрҗемә итү. Үткәннәрне искә төшерү

Тәрҗемә итү

24.05

70

Йомгаклау дәресе

1

ЛКФ

Уку елында үткәннәрне кабатлау

Уку елына нәтиҗә ясау

29.05

Укудан  практик  эшләр

                                                                                                                                                                                                               

                                   Эш төре

Сәгать саны

Сочинение  

(1)

План төзү                                                                                                    

5

Диалогик сөйләм

8(2)

Монологик сөйләм

7(2)

Тыңлап аңлау

2

Шигырь ятлау                                                                                                              

(4)  

                           

           

Укудан үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

Шигырь ятлау:

  1. Б. Рәхмәт “Мәктәпкә”
  2. Г. Гәрәева “Көз һәм балалар җыры”
  3. Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием”
  4. Г. Тукай “Бала белән күбәләк”

Контроль монолог:

  1. “Алтын көз”
  2. “Каникулда”

Контроль диалог:

  1. “Табиб янында”
  2. “Кибеттә”

Сочинение:

  1. “Яз”.

                                     

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү

3.Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны сөйләмдә урынлы куллана белү

4.ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү

5.ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү

6.МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү,сюжетлы рәсемнәр , лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү

7.УКУ.Текстларны сәнгатьле,аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү

8.ЯЗМА СӨЙЛӘМ. Бирелгән үрнәк буенча котлау язу

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру,hәм шулай ук учыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен  биремн әр:      

-тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү;

- бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.

            Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

- рәсемнәргә карата сорау кую;

- куелган сорауларга җавап бирү;

            Монологик сөйләм буенча:

  1. предметны,(табигатьне, кешеләрне һ.б.)тасвирлау;
  2. лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү;
  3. укылган текстның эчтәлеген сөйләү;
  4. Уку күнекмәләре буенча:
  5. таләп ителгән  текстны сәнгатьле итеп ,тиешле тизлектә кычкырып уку;
  6. текстны аңлап , эчтән  уку;
  7. текст буенча куелган сорауларга җавап бирү;
  8. текстның эчтәлеген сөйләү;
  9. Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:
  10. аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;
  11. нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп , җөмләләрне күчереп язу;
  12. диктант язу һ.б.
  13. изложение,сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла;

Агымдагы, тематик  тикшерүләрне оештыру өчен тестлар куллану уңайлы. Алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

     

 Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә:  сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга,   сораулар артык озын булмаска,  балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;  

Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала : 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; 2)укучыларның   белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик , интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең  эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен,киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә  кирәклеген  күрсәтергә тиеш.      2нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

   1.Тыңлап аңлау- 0,5- 1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; Аңлап,якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

   2.Диалогик сөйләм- 4 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи ,җавап бирә , әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле;

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле ; Сораулар төзи, җҗавап бирә алмаганда”2”ле куела.

   3.Монологик сөйләм- 5фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; ...аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

   4.Уку-Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; Эчтәлекне өлешчә аңлап,4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; Аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела

   5.Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик(хәреф төшерү, өстәү, алыштыру,сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.  

 1) к/ күчереп язу (2)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орф-к хатасы булса “4”ле; Пөхтә язылмаса, 4-6 орф-к х атасы булса “3” ле, Пөхтә булмаса, 6,артыграк орф-к хатасы булса “2”ле куела.

 2) к/сүзл. диктанты(2) диктант(2) Пөхтә ,1орф-к хатасыбулса “5”ле; Пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; Пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; Пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

 3) Язма сөйләм (сочинение,изложение)күнекмәләрен үстерү өчен ,өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5”ле; Эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән ,2-3 орф-к яки 2-3 гр-к  хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган,4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3”ле, Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.

  Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ,татар телендә аралаша алу осталыгын , шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

                УМК

Укытучы өчен методик  

         әдәбият    

Укучылар өчен әдәбият

Программа: төзүчеләр: Хәйдарова Р.З. һәм башкалар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы”2003 ел


Дәреслек:Р. З. Хәйдарова, Р. Һ. Рангулова  Татар теле һәм уку китабы -2нче сыйныф.Казан . ”Мәгариф” нәшрияты 2009.


 1. Р.Р.Нигъматуллина “Татар теле дәресләрендә рус телле укучылар белән  өстәмә эшләр өчен күнегүләр җыентыгы” Яр Чаллы ,2000


2. Яр Чаллы  шәhәре мәгариф идарәсе “Төп hәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр hәм  аларны бәяләү” Яр Чаллы, 2004


                                                                                     

1.А.Ш.Асадуллин,Р.А.Юсупов”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре” Казан,” Мәгариф”нәшрияты,1998


2.Р.З.Хәйдәрова “Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан “ Набережные Челны ,2006    


3.”Фән hәм мәктәп”,”Мәгариф” җурналлары      


4. Р.З. Хәйдәрова “Татар теле дәресләре” – 2 нче класс, Казан . ”Мәгариф” нәшрияты 2003.                                                                                                                                                        

1.Р.Р.Нигъматуллина”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы 1 кисәк” Яр Чаллы, 2003


2.Р. З. Хәйдәрова “2нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”  


                                             

 

                                     

                             Әдәбият исемлеге.

1.Татар теленнән гомуми белем алу стандартлары

2.Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева), 2011.

3.Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова “Татар теле һәм уку китабы” 2 нче сыйныф, ике кисәктә, (Казан, Мәгариф, 2009)

4. Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру”. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. “Мәгариф”

5. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль  эшләр: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2-11 нче сыйныфларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек.-Казан: Мәгариф,2008.

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ике кисәктә; Р.З.Хәйдарова 2010 ел.

  2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: Мәгариф, 2010.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан

план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....