календарь-тематик план 3 сыйныф
календарно-тематическое планирование по теме

татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_syynyf_tematik_plan_tel.doc221 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль белем бирү учреждениясе

Әлмәт шәһәренең 18 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле урта гомуми белем бирү мәктәбе

           « Каралды»                                                                               «Килешенде»                                                   « Раслыйм»  

           МБ җитәкчесе                                                                          Директор урынбасары                                   Мәктәп директоры

        _____/________________/                                                            _____/__________________/                         _____/_______________/

           Беркетмә №______                                                                                                                                            Приказ № _______

         «___» ________2013                                                                  «___» __________2013                                    «___» _______2013

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Татар теле  (рус төркеме)

                                                                                                       (укыту предметы)

                                                                 Укытучы          Әхмәтова Регина Сергей кызы____________

                                                                  Сыйныф       3 “А” (рус. гр) татар теле___________________

                                                                  Белем бирү дәрәҗәсе                     базис___________________

              (базис яки профиль)

 

2012-2013 нче уку елы

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                         

                             Педагогик совет утырышы

                                                                                                                                                                                                       беркетмәсе № __________

«___» _________2013

Әлмәт, 2013

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы 3266-1 номерлы Законы (2012 ел,28 нче февраль)
  2. ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)
  3. Татар теленнән  гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы., Казан , 2008
  4.  “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2004 ел, 11 нче октябрь)
  5. TP Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова ,К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина  авторлыгындагы "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннын үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,2011.
  6. Әлмәт шәһәре 18 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры тарафыннан расланган укыту планы (31.08.12)

 

Гамәлдәге базислы укыту планы нигезендә 3 А сыйныфында атнага 3 сәг татар теле исәбеннән, уку елына 35 сәг каралган

1992 елның 8 илендә “ТРсы халыклары телләре турында”гы ТР Законы кабул ителде, татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән ТРсы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган “ТРсы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен формалаштыру эше төп максат итеп куелу сәбәпле, телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билгеләнә.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат, ягүни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларындагы белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү:

- гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү);

- психологик принципларга (мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу);

- лингвометодик принципларга таянып оештырыла.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау -  аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз. Башлангыч сыйныф укучылары укытучының, сыйныфташларының сөйләмен яки магнитофон тасмасына яздырылган татарча сөйләмне, шулай ук җанлы сөйләмне тыңлап, эчтәлегенә тешенеп барырга, кирәкле мәгүлуматны аерып, сорауларга җавап бирергә, сораулар куярга, эчтәлекне татарча яки русча (телдән яки язмача) сөйләргә күнегергә тиешләр. Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучыларны сүз, сүзтезмә, синтагма, җөмлә чикләрен билгеләргә, төрле интонация белән һәм төрле темпта әйтелгән сөйләмне аңларга күнектерү сорала.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлыктагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгатҗ урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар түкъдим ителә. Алар аша татар сөйләм этикеты үрнәкләре, сорау-җавап репликалары, синтаксик калыплар үзләштерелә. Уку аралашуы чын аралашуга китерсен өчен, балаларны әңгәмәдәшнең фикерен хупларга яки аның белән килешмәскә, үз фикерләрен белдерергә өйрәтү гаятҗ мөһим.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне, табигатҗ күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. Турында хәбәр итүгә, укылган (тыңлаган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала. Бу төр сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларны үз мөнәсәбәтләрен белдерергә, фикер йөртергә, бәя бирергә, дәлилләргә, төп фикерне аерып күрсәтергә әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә:

  1. тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга;
  2. укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга;
  3. яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлектән табарга күнегәләр.

Укуга өйрәтү өчен, ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр, җөмләләр яисә бәйләнешле текстлар тәкъдим ителә. Алар укучыларның яшҗ үзенчәлекләрен чыгып сайлана. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һәм эчтән уку төрләре кулланыла.

Язуга өйрәтү

  1. татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру;
  2. хәрефләрне һәм сүзләрне язу күнекмәләрен ныгыту;
  3. сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөркүчерү кагыйдәләрен үзләштерү;
  4. җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
  5. аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;
  6. әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрдән диктант язу;
  7. бирелгән үрнәк буенча котлау кәгазе язу;
  8. нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу эшләреннән гыйбарәт.

 Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә.

Укучылар язма рәвештә үзләреннең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыллары турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Моннан тыш, котлау кәгазе, кечкенә хат язуга да өйрәтелә. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дү язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә китерә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша балаларга татар халкының тормыш-көнкүреше, сәнгате, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълумат җиткерә аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә ярдәм итә, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Лексик минимумга сүзләр татар телендә кулланылыш ешлыгына карап кертелде. Моның өчен компьютер технологияләре ярдәмендә ясалган нәтиҗәләр нигез итеп алынды.

Укучылар шулай ук татар телендә сүз ясалышы ысулларын да гамәли үзләштерәләр: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/-тәш кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр –лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке кушымчалы сыйфатлар белән танышалар. Моннан тыш, кулъяулык, ашъяулык, көнъяк, төнъяк, өчпочмак, ташбака кебек кушма исемнәр; кура җиләге, каен җиләге, су анасы шикелле тезмә исемнәрне; әти-әни, әби-бабай, хатын-кыз, бала-чага, савыт-саба, кием-салым кебек парлы исемнәрне танып белергә кәнегәләр. Терминнарны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сәзләргә күзәтү ясыйлар (антонимнар, синонимнар, омонимнар). Укылган текстларда очраган күп мәгънәле сүзләргә игътибар итәләр. Татар телендә кулланыла торган рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр хисабына да укучыларның лексик байлыгы арта бара (телевизор, компьютер, кино, парк һ.б.)

Грамматик минимумга килгәндә, башлангыч сыйныф укучылары лексик темаларга караган нәрсә? Кем? Нинди? Ничә? Нишли? Нишләде? Кая? Кайда? Кайдан? Кайчан? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә тиешләр. Башлангыч мәктәптә татар сөйләменең фонетик-орфоэпик нигезләре дә салынырга тиеш. Хикәяләү һәм сорау интонациясе, сүз басымының күпчелек очракта сүзнең соңгы иҗегенә төшүе, сүздә юклык кушымчасы булганда, басымныә аның алдына куелуы, гомумән, татар сүзендә рус теленә караганда басымның азрак сизелүе һ. б. өйрәтелә.

Бу сыйныфларда ук татар теленең сүз тәртибе закончалыкларына өйрәтүгә нигез салынырга тиеш. Татар җөмләсе, гадәттә, хәбәр белән тәмамлана. Хәбәр алдына яңалыкны белдерүче сүз куела; бу сүзгә, гадәттә, логик басым төшә.

Алда күрсәтелгән лингвистик күренешләр, һичшиксез, укучыларның туган теле – рус теле белән чагыштырылып өйрәтелергә тиеш.

Грамматик минимум

  1. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;
  2. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү;
  3. Тезмә, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү;
  4. Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү;
  5. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес кулланырга өйрәтү;
  6. Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру;
  7. Кебек(шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү;
  8. Өйрәнелгән күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру;
  9. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту;
  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеш гамәли үзләштерү;
  11. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү;
  12. Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру;
  13. Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү;

Орфоэпик һәм орфографик минимум

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту;
  2. Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтергә ирешү;
  3. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә хаталар булдырмау өстендә эшләү;
  4. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне хатасыз әйтү күнекмәләрен үстерү;
  5. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү;
  6. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешенә һәм аваз үзгәрешләренә игътибарны җәлеп итү (исәнмесез, унбер, борынгы һ. б.);
  7.  Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтү күнекмәләрен булдыру (аккош, эссе, китте һ. б.);
  8. [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү [эрәсем], [ырам] һ. б.;
  9. я, ю, е хәрефле сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру өстендә эшләү: яшел [йәшел], яңа [йа0ңа], юл [йул], егет [йэгэт], ел [йыл];
  10. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү;

Программаның эчтәлеге

                                     

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.            

Яңа уку елы котлы булсын

13

Исемнәрнең берлек,күплек саны,тартым белән төрләнеше,у.в.к,ю.к,ч.килеше,сорау алмашлыклары,х.з. х.фигыль 2формада 4затта, җыю саннары

2.

“Ашханәдә” темасына караган лексика

14

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр, кайчан, нинди сораулары,исемнәрнең килеш белән төрләнеше, билгесез ү.з.хикәя фигыльләр

3.

“Көзге уңыш” темасына караган лексика

6

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, раслау җөмләләр,сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре


4.

“Без әти- әниләргә булышабыз” темасына караган лексика

12

Сорау җөмләләр, саннарның төрләре. Исемнең 3 зат тартым кушымчалары, антонимнар

5.

“Туган як” темасына караган лексика

7

Инфинитив фигыльләр, хәз.з. үт.з. хикәя фигыльләр, фигыльләрне 1-3 затларда куллану.

6.

“Шәһәрдә һәм авылда” темасына караган лексика

6

Татар телендә сингармонизм законы, -чы/-че сүзъясагыч кушымчалары

7.

“Татарстан Республикасы” темасына караган лексика

6

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

8.

“Яз” темасына караган лексика

6

Хәзерге заман хикәя фигылнең барлык, юклык формалары, -лы/-ле, -сыз/-сез сыйфат ясагыч кушымчалар

9.

“ Әдәпле булыйк!” темасына караган лексика

9

Алмашлыкларның килеш белән төрләнеше, исемнең тартым белән төрләнеше, тәртип саннары

10.

“Кечкенә дусларыбыз” темасына караган лексик

  11

Җөмлә төрләре, татар теленә хас авазлар, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

11.

“Җәй” темасына караган лексика

15

Җөмләдә сүзләр тәртибе, сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау,кушмасүзләр.

Барлыгы

102

Практик эшләр

Эш төре

Сәгать саны

Норма

1.

Сүзлек диктанты

2

8-9 сүзләр саны

2.

Күчереп язу

2

5-6 җөмлә саны

3.

Диктант

2

30-35 сүзләр саны

4.

Изложение

-

40-45 сүзләр саны

5.

Сочинение

-

6-7 җөмлә саны

Календарь - тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерүнең көтелгән  нәтиҗәләре

Укучы эшчәнлеген бәяләү

Контроль төре

Үткәрү вакыты

план

факт

Яңа уку елы котлы булсын ( 13 сәг)

1

II зат алмашлыгының төшем һәм юнәлеш килешендә төрләнүе

1

ГКК

II зат алмашлыгын зат-сан белән төрләндерү. Бер-береңне бәйрәм белән котлау.

Җөмләләр төзү, дәреслек белән эшләү

4.09

2

Исемнәрнең юнәлеш һәм төшем килешендә төрләнүе

1

ГКК

Исемнәрне юнәлеш һәм төшем килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү. Кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү

Күнегүләр эшләү

7.09

3

[к], [п] тартыкларына тәмамланган исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше

1

ГКК

[к], [п] тартыкларына тәмамланган исемнәрне берлек санда тартым белән төрләндерү. Калын һәм нечкә әйтелешле [к], [п] авазларын аера белү

Сүзләрне төрләндерү, матур язуны камилләштерү

Сүзләрне төрләндерү

8.09

4

Хикәя фигыльнең башлангыч формасы

1

ГКК

Хикәя фигыльнең башлангыч формасын таба белү. Фигы льнең хәзерге заман формасын кулланып җөмләләр төзү

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән барлыкта төрләндерә белү

11.09

5

Хикәя фигыльнең үткән заман формасы

1

ЛКФ

Хикәя фигыльнең үткән заман формасын I, II, III затларда берлек санда куллану. Хикәя фигыльнең үткән заманын һәм хәзерге заманын чагыштыру

Күнегүләр эшләү, кагыйдәләрне куллана белү

Күнегүләр эшләү

14.09

6

Кайда? Кая? Кайдан? сораулары

1

ЛКФ

Кайда? Кая? Кайдан? сорауларының җөмләдә кулланылышы. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү

Сорауларны дәрес формалаштыра белү

15.09

7

Чөнки, ләкин, иде теркәгечләре

1

ГКК

Чөнки, ләкин, иде теркәгечләренең кул-ланылышы. Җөмләдә теркәгечләрне куллану

Өйрәнгән теркәгечләр белән җөмләләр төзи белү

Җөмләләр төзү

18.09

8

Үз алмашлыгының зат-сан белән төрләнеше

1

ГКК

“Мин үзем...” кон-струкциясенең берлектә зат-сан белән төрлә-неше. Актив үзләште-релгән лексик берәм-лекләрне дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

Үрнәк буенча җөмләләр төзү, Ә-Е  хәрефләрен дөрес язу күнекмәләрен ныгыту

21.09

9

Фигыльләрнең инфинитив формасы

1

ГКК

Фигыльләрнең “Инфинитив + яратам” төзелмәсе

Дәреслек белән эшли белү

22.09

10

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

1

ГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы белән таныштыру –мый/ -ми кушымчалары белән фигыльнең юклык формасын төзү

Кагыйдәләрне аңлап  кабул итү күнекмәләрен формалаштыру

Күнегүләр эшләү

25.09

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында  зат-сан белән төрләнеше

1

ГКФ

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белү

Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту

Тәрҗемә итү

28.09

12

Җыю саннары

1

ГКК

Җыю саннарының ясалышы 1-10га кадәр һәм дистә саннарының дөрес әйтелеше һәм язылышы

Саннарны җөмләдә куллана белү

Күнегүләр эшләү

29.09

13

“Белем бәйрәме” темасын кабатлау

1

ГКФ

Алдагы дәресләрдә үткәнне искә төшерү

1 сентябрь турында сөйли белү

2.10

“Ашханәдә” темасына караган лексика ( 14 сәг)

14

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

ГКК

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Матур язуны камилләгтерү

5.10

15

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне ныгыту

1

ГКФ

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне куллану, тәрҗемә итү

Матур язуны камилләгтерү

6.10

16

Кайчан? соравы

1

ГКК

Вакыт төшенчәсе белән танышу. Сорау җөмләләр төзү

Сорау алмашлык-ларын дөрес файдалана белү

Күнегүләр эшләү

9.10

17

Исемнәрнең төшем килеше

1

ГКК

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү. Вакытны дөрес әйтергә өйрәтү

-ны/-не кушымчаларын дөрес ялгау. Кушымчаларны дөрес куллана белү

12.10

18

Сәгать ничә?

1

ГКФ

Сәгатьне дөрес әйтү

Сәгатьне дөрес әйтү. Тормышта куллану

13.10

19

Ян  сүзенең килешләрдә төрләнеше

1

ГКК

Ян, ал, арт бәйлек сүзләрен Ю.к., Ч.к., У-в.к. килешендә куллану. Җөмләләр төзү

Белемнәрне сөйләмдә куллану

Күнегүләр эшләү

16.10

20

Кая? Кайда? сораулары

1

ГКФ

Сорауларга дөрес җа-вап бирү. Кушымчалар-ны дөрес ялгау

Җөмләләр төзү

19.10

21

Нинди? соравы

1

ГКК

Нинди? соравына җавап бирү. Сыйфатларны аера, таный белү

Сыйфат + исем конструкциясен төзү

Күнегүләр эшләү

20.10

22

Алдында, артында, янында бәйлек сүзләр

1

ГКК

Алдында, артында, янында бәйлек сүзләре белән таныштыру. Дәреслек белән эшләү

Бәйлек сүзлер белән җөмләләр төзү

23.10

23

Чиреклек контроль эш

1

ГКФ

I чиректә өйрәнелгән лексик-грамматик ма-териалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү. Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллану

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен формалаштыру

Контролҗ эш №1

26.10

24

Хаталар өстендә эш

1

ГКФ

Язма эшләргә анализ ясау типик һәм индивидуаль хаталарны ачыклау, хаталарны төзәтү өстендә эшләү

Үрнәк буенча мисаллар эшләү. Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру

27.10

25

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Грамматик категорияләрне язуда куллана белә

Грамматик катего-рияләрне сөйләмдә куллана белү. Сүзлек дәфтәрләре, дәреслек белән эшли белү

Күнегүләр эшләү

30.10

26

 Татар халык ашларын искә төшерү

1

ЛГКФ

Җөмләләрдә фигыльләрнең урынын белү

Җөмләдә дәрес куллана, тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

2.11

27

“Ашханәдә” темасын кабатлау.

1

ГКФ

Үткәннәрне искә төшерү, кабатлау

Матур язуны камилләгтерү

3.11

“Көзге уңыш” темасына караган лексика ( 6 сәг)

28

(II)

Сыйфат дәрәҗәләре

1

ГКФ

Дәрәҗә кушымчаларын сөйләмдә куллану

Сүзтезмәләр төзү,  дәреслек белән эшләү

13.11

29

Раслау җөмләләр

1

ГКК

Раслау җөмләләр төзү, сүз тәртибенә игътибар итү

Сорауларга җавап бирү

Күнегүләр эшләү

16.11

30

Сыйфат дәрәҗәләренең мәгънәләре

1

ГКФ

Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә куллану

Сыйфатлар белән җөмләләр төзү

17.11

31

Иялек килешендәге исем + тартымлы исем грамматик төзелмәсе

1

ГКК

Иялек килешендәге исем + тартымлы исем грамматик төзелмәсен сөйләмдә куллану

Җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү

Тәрҗемә итү

20.11

32

“Көзге уңыш”  кабатлау.

1

ГКФ

Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру

Үткәннәрне искә төшерү

23.11

33

 Көз турында хикәя язу

1

ГКФ

Үткәннәрне искә төшереп хикәя язу

Матур язуны камилләгтерү

Хикәя язу “Көз”

24.11

“Без әти - әниләргә булышабыз” темасы ( 12 сәг)

34

-мы, -ме кушымчалары сорау җөмләләр

1

ГКК

Сорауларны аңлый бе-лү, сораулар төзи белү

Сорауларга тулы җавап бирү

27.11

35

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

ГКФ

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары; сызык булган җөмләләрне аера, таный белү

Җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куллану

Күнегүләр эшләү

30.11

36

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын ныгыту

1

ГКФ

Кагыйдәләрне аңлап кабул итү күнекмәсен булдыру

Күнегүләр эшләү

Күнегүләр эшләү

1.12

37

Гади, тәртип, җыю саннары

1

ГКК

Саннарны таный, аера белү

Җөмләдә куллану

4.12

38

Кем? Нәрсә? сораулары

1

ГКК

Сорауларны үзләштерү. Сорау, җавап җөмләләр төзү

Алган белемнәрне куллана белү

7.12

39

Парлы сүзләр

1

ГКК

Парлы сүзләрне таный, таба белү. Җөмләләр төзи белү

Сүзлек, дәреслек белән эш итә белү

Күнегүләр эшләү

8.12

40

Рәвеш турында төшенчә бирү. Сүзлек диктанты

1

ГКК

Рәвешләрне таный, ае-ра, сорау куя белү. Сүз тәртибен дөрес кулла-нып җөмләләр төзү

Үз фикереңне, рәвешләр кулланып, әйтә белү

11.12

41

Контроль күчереп язу “Без эш сөябез”

1

ГКФ

Текстны аңлап күчереп язу

Фигыльләрне искә төшерү

14.12

42

Хаталар өстендә эш. Антоним сүзләр

1

ГКК

Лексик берәмлекләр үзләштерү. Капма-каршы мәгънәле сүзләрне дөрес табу, аңлау

Сүзлек белән эш итә белү

Күнегүләр эшләү

15.12

43

Контроль язма эш

1

ГКФ

Үткәннәрне искә тәшерү

Контроль эш №2

18.12

44

Хаталар өстендә эш. Без әти-әниләргә булышабыз

1

ГКФ

Грамматик категорияләрне язуда куллана белү, сөйләмдә куллану

Матур язу күнекмәләрен булдыру

21.12

45

“Минем гаиләм” хикәя язу

1

ГКФ

Сорауларга җавап бирү. Гаиләң турында сөйләү

Дәфтәрдә чиста, пөхтә эшләү

“Минем гаиләм” хикәя язу

22.12

“Туган якка кыш килде” темасы ( 7 сәг)

46

“Инфинитив + ярата” төзелмәсе

1

ГКК

Фигыльләргә -ырга  /

-ергә /-арга, -рга/-ргә кушымчаларын дөрес ялгау. Җөмләләр төзү

Үрнәк буенча эшли белү

25.12

47

Хикәя фигыльнең хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләрен чагыштыру

1

ЛГКФ

Фигыльнең заман кушымчаларын дөрес куллану. Хикәя фигыльнең хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләрен чагыштыру, җөмләләр төзү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү

Күнегүләр эшләү

28.12

48

Фигыльләрне чагыштыру

1

ЛГКФ

Хикәя фигыльнең хәзерге заман һәм үткән заман фигыльләрен чагыштыру, җөмләләр төзү

Кагыйдәне аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү

Күнегүләр эшләү

29.12

49 (III)

“Тауда” тексты

1

ЛГКК

Яңа лексика белән танышу, рәсем урыны-на сүзләр кую. Кышкы уеннарга чакыра белү

Эчтәлек сөйләү

14.01

50

Антоним сыйфатлар

1

ГКК

Сүзләрнең антонимнарын табу

Сорау җөмләләрдә антонимнар куллану

15.01

51

“Яңа ел бәйрәме”-грамматик конструкциясе

1

ГКФ

“Яңа ел бәйрәме”-грамматик конструк-циясен кертү, җөмләләр төзү. Алган белемнәрне гамәли куллана белү

“Яңа ел” турында хикәя язу

Хикәя язу “Яңа ел”

18.01

52

Мөстәкыйль эш “Туган якка кыш килде”

1

ГКФ

Кагыйдәне аңлап куллану. Грамматик күнекмәләрне куллану

Кагыйдәне искә төшереп биремнәодә куллану

Мөстәкыйль эш

19.01

“Шәһәрдә һәм авылда” темасына караган лексика ( 6сәг)

53

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

1

ГКК

Зат-сан кушымчаларын искә төшерү. Үрнәк буенча эшләү

Алган белемнәрне җөмләләрдә куллану

22.01

54

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе

1

ГКФ

Кушымчаларны кабатлау, күнегүләр эшләү

“Үзең яшәгән шәһәр” темасына хикәя язу

Үзең яшәгән шәһәр” темасына хикәя язу

25.01

55

Эчендә, бер ягында, башында бәйлек сүзләре

1

ГКК

Эчендә, бер ягында, башында бәйлек сүзләре, сүзтезмәләр төзү

Лексик-грамматик нормаларның кулланылышын үзләштерү

26.01

56

-чы/ -че сүз ясагыч кушымчалары

1

ГКК

Һөнәри исемнәрен ясый белү

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

Тәрҗемә итү

29.01

57

“Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау.

1

ГКФ

Алган белемнәрне искә тәшерү. Кагыйдәләрне куллану

Күнегүләр эшләү, сүзләрне тәрҗемә итү

1.02

58

Мөстәкыйль эш

1

ГКФ

Үткәннәрне кабатлау, мөстәкыйль эш язу

Мөстәкыйль эшли белү

Мөстәкыйль эш №3

2.02

“Татарстан Республикасы” темасына караган лексика ( 6 сәг)

59

“Татарстан – минем Ватаным” тексты өстендә эш

1

ГКФ

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү

Рәсем бунча җөмләләр төзү

5.02

60

Татарстандагы шәһәр исемнәре

1

ГКК

Татарстандагы шәһәр исемнәренең дөрес язылышы

Алган белемнәрне гомумиләштерү

Күнегүләр эшләү

8.02

61

Исемнең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше

1

ГКФ

Бирелгән килешләрнең кушымчаларын таный, аера белү. Сөйләмдә куллану

Алган белемнәрне җөмләләрдә куллану

9.02

62

Татарстанда яшәүче милләт исемнәре. Сүзлек диктанты

1

ЛГКФ

Милләт исемнәрен таный белү. Сүзтезмәләр төзү

Сүзлек белән эшли белү

Сүзлек диктанты

12.02

63

Изложение “Татарстан – минем республикам”

1

ГКК

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту. Сүз тәртибен дәрес кулланып җөмләләр төзү

Иң мөһим фикерне аерып чыгара белү күнекмәләре

Изложение № 1

15.02

64

Хаталар өстендә эш. “Татарстан Республикасы” темасын кабатлау

1

ГКФ

Хаталарны танып төзәтү. Алган белемнәрне кабатлау

Матур язу күнекмәләрен булдыру

Сүзлек диктанты

16.02

“Яз” темасына караган лексика ( 6 сәг)

65

Алмашлыклар

1

ГКК

Алмашлыкларны төрле килештә куллана белү күнекмәләрен булдыру. Гамәлдә куллану

Үрнәк буенча эшләү

19.02

66

Контроль күчереп язу “8нче Март - әниләр бәйрәме”

1

ГКФ

Текстны аңлап эзлекле язу

Кагыйдәләрне кулланып, терәк сүзләр ярдәмендә эзлекле яза белү күнекмәсен формалаштыру

Контроль күчереп язу №2

22.02

67

Хаталар өстендә эш. Әниләргә котлау открыткасын ясау

1

ГКФ

Бәйрәм белән котлап рәсем ясау

Котлау сүзләрен язу

23.02

68

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат юклык формасы

1

ГКК

Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат юклык формасы кушымчалары. Һәм теркәгеченең сөйләмдә кулланылышы

Кушымчаларны дөрес куя белү, сүзлек белән эшәү

Күнегүләр эшләү

26.02

69

-лы /-ле, -сыз /-сез сыйфат ясагыч кушымчалар

1

ГКК

-лы /-ле, -сыз /-сез сыйфат ясагыч кушымчалары ярдәмендә исемнән сыйфат ясау. Сүзтезмәләр төзи белү

Төшенчә, кагыйдә закончалыкларын аңлап кабул итү күнекмәләре

1.03

70

“Яз килә, яз көлә” темасын кабатлау. Мөстәкыйль эш

1

ГКФ

Белән, турында, өчен бәйлекләренең кулланылышын искә төшерү, җөмләләр төзү

Белән, турында, өчен бәйлекләрен дөрес куллану

Мөстәкыйль эш

2.03

“Әдәпле булыйк” темасына караган лексика” ( 9 сәг)

71

Исемнең иялек һәи төшем килеше

1

ГКК

Килеш кушымчаларының дөрес язылышы,  язуда дөрес ялгау

Дөрес яза белү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү

5.03

72

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ГКФ

Тартым кушымчаларының ялгану тәртибе

Сөйләмдә куллана белү

8.03

73

Ул алмашлыгы

1

ГКК

Ул алмашлыгын килешләр белән төрләндерү. Сүзтезмәләр төзү

Сорау җөмләләрне аңлап уңай, кире җавап бирү күнекмәләрен булдыру

9.03

74

Җәенке җөмләләр

1

ГКК

Җәенке җөмләләр турында белешмә алу. Җөмлә төзүдә сүз тәртибен дөрес куллану

Татар телендәге ба-сым, хикәя, сорау, җавап интонация-ләре буенча эзлекле эшләү

Күнегүләр эшләү

12.03

75

Исем –сы /-се кушымчалары

1

ГКК

Тартым кушымчалары-ның ялгану тәртибе. Конструкция белән җөмләләр төзү

Алган белемнәрне гамәли куллана белү

15.03

76

Кемне? Нәрсәне? сораулары

1

ГКК

Ярты сүзен аңлау. Исемнәргә –ны /-не кушымчаларын ялгау. Сорау җөмләләрен төзү һәм аларга җавап бирү

Сорау җөмләләрне аңлап уңай, кире җавап бирү күнекмәләрен булдыру

Күнегүләр эшләү

16.03

77

Чиреклек контроль эш

1

ГКФ

Өйрәнелгән лексик, грамматик материал-ның үзләштерелү дә-рәҗәсен тикшерү. Ал-ган белемнәрне мөстә-кыйль куллана белү

Кагыйдәләр белән эшли белү

Контроль эш №3

19.03

78

Хаталар әстендә эш. Тәртип саннары

1

ГКК

Ничәнче? соравына дөрес җавап бирү

Сорау җөмләләр интонациясе өстендә эшләү

22.03

79

“Әдәп төбе – матур гадәт” темасын кабатлау

1

ГКФ

Грамматик кагыйдә-ләрне аңлап куллану. Җөмләләр төзү

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү

23.03

“Кечкенә дусларыбыз” темасына караган лексика ( 10 сәг)

80 (IV)

Ул алмашлыгын килешләрдә төрләндерү

1

ГКК

Кем сорау алмашлыгын һәм ул зат  алмашлы-гының килеш белән төрләнүе “аңа” сүзен сүзтезмәләрдә куллану

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнүен камилләштерү

Күнегүләр эшләү

2.04

81

Җөмләләргә сораулар кую

1

ГКФ

W авазының дөрес әйтелеше. Авырта сүзен аңлау, дөрес язу.

Мөстәкыйль эшли белү

5.04

82

Җөмлә. Аның төрләре

1

ГГК

Җөмлә төзи, төрләрен аера белү. Хикәя, сорау, боерык җөмләләр төзи белү

Җөмләләрне дөрес төзи белү

6.04

83

“Уйныйсы килә” хикәясенең кыскача эчтәлеген язу

1

ГКК

“Уйныйсы килә” хикәясенең кыскача эчтәлеген язу

Матур язу күнекмәләрен булдыру

Күнегүләр эшләү

9.04

84

“Фигыль + килә” конструкциясе

1

ГКК

“Фигыль + килә” конструкциясе белән җөмләләр төзү.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәләре

12.04

85

Фигыль конструкцияләре

1

ГКК

Фигыль конструкцияләре белән төмләләр төзү

Мөстәкыйль эшли белү

13.04

86

Кебек бәйлеге

1

ГКК

Кебек бәйлеге белән җөмләләр төзү. Дөрес куллана белү

Үтелә торган темага бәйле рәвештә куллана белү

Күнегүләр эшләү

13.04

87

Чөнки теркәгече

1

ГКК

Чөнки теркәгече белән кушма җөмләләр төзү

Мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру

16.04

88

Татар теленә хас авазлар. Сүзлек диктанты

1

ГКК

Татар теленә хас авазларны таный, аера, дөрес яза һәм әйтә белү. Сүзләр төзүдә куллану

Татар теле өчен генә хас авазларны дөрес әйтү өстендә системалы эшләү

Диктант №4

19.04

89

“Минем песием”. Хикәяне дәвам итү

1

ГКФ

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту. Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү

Иң мөһим фикерне аерып чыгара белү күнекмәләре

Күнегүләр эшләү

20.04

90

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре

1

ГКК

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, дөрес язу

Матур язу күнекмәләрен булдыру

23.04

“Күңелле җәй, ямҗле җәй!” темасына караган лексика ( сәг)

91

Сыйфат

1

ГКК

Нинди соравына җавап биргән сүзләрне тану

Кагыйдәне аңлап кабул итү

26.04

92

Сыйфат. Ныгыту

1

ГКФ

Сыйфатларны җөмләләрән аера белү

Дәреслек белән эшләү, җөмләләр төзү

27.04

93

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

1

ГКК

-рак/-рәк кушымча-ларын дөрес ялгау. Сыйфатны аера белү

Сыйфатның ча-гыштыру дәрәҗәсен сөйләмдә куллану

Күнегүләр эшләү

30.04

94

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен куллану

1

ГКФ

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен куллану. Җөмләләрне тәрҗемә итү

Кагыйдәне аңлап кабул итү

3.05

95

Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләре

1

ГКК

Бик, иң сүзләре һәм –гылт/-гелт, -сыл/-сел кушымчалары яодәмендә артыклык һәм кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясау.

Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәләрен җөмләдә куллану

Күнегүләр эшләү

4.05

96

Җәйге эш вакыты күнегүләр өстендә эш

1

ГКК

Алган белемнәрне искә төшерү. Кагыйдәләрне кулланып күнегүләр эшләү

Сорауларга җавап бирү

7.05

97

Еллык контроль язма эш

1

ГКФ

Үткәннәрне искә төшерү

Кагыйдәләрне дөрес куллану

10.05

98

Хаталар өстендә эш. Рәсем буенча җөмләләр төзү

1

ГКФ

Хаталарны төзәтү. Дөрес итеп җөмләләр төзү

Мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру

Күнегүләр эшләү

11.05

99

Үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү

1

ГКФ

Үткән заман хикәя фигыльне искә төшерү

Җөмләләр төзү

14.05

100

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

1

ГКК

Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую. Сорауларга дөрес җавап бирү

Мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру

17.05

101

Җөмләдә сүзләр тәртибе. Тест язу

1

ГКК

Үткәннәрне кабатлау. Тест язу

Мөстәкыйль эшли белү осталыкларын булдыру

Күнегүләр эшләү

18.05

102

Кушма сүзләр

1

ГКК

Яңа лексик берәмлекләр үзләштерү. Кушма сүзләр белән җөмләләр төзү

Аларны сөйләмдә куллану

21.05

103

“Сабантуй” турында сөйләшү

1

ЛГКК

Милли бәйрәм турында сөйләшү. Чиста, пөхтә язу, кагыйдәләрне куллану

Диалог төзү

24.05

104

Үтелгәннәрне кабатлау

1

ЛГКФ

Сүз төркемнәрен искә төшерү. Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую

Сүзлек белән эшли белү

Күнегүләр эшләү

25.05

105

Кабатлау дәресе

1

ГКФ

Үткәннәрне практикада куллану

Алган белемнәрне гомумиләштерү

28.05

 Татар теленнән үзләштерү дәрәҗәсенә контроль

  1. Биремле контроль күчереп язу “Дуслар”  (декабрь),” 8нче Март – әниләр бәйрәме”( февраль)
  2. Кереш контроль эш.( (сентябрь)
  3. Тест (апрель)
  4. Сүзлек диктанты:
  5. Ә-Е хәрефләренең дөрес язылышы буенча (октябрь)
  6. 59-67нче дәрес сүзләре (ноябрь)
  7. “Татарстан“ темасына багышланган сүзләр (февраль)
  8. Татар теленә хас авазлар (апрель)
  9. Күрмә диктант (май)    
  10. Контроль эш:
  11. Чиреклек контроль эш (октябрь, декабрь, март, май)

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү                      

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү

3. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес язу

4. Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану

5. Өйрәнелгән грамматик, лексик материаллар нигезендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшли белү

6. Язмача эшләрне грамоталы башкара белү

7. Җөмлә төзи белү күнекмәләрен ныгыту

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

                УМК

Укытучы өчен методик  

         әдәбият    

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Төзүчеләр: Хәйдәрова Р. З. һәм башкалар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ”Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә укыту программасы” 1 – 11 сыйныф, 2009


Дәреслек: Р.З.Хәйдарова Татар теле һәм уку китабы-3нче сыйныф. Казан. ”Мәгариф” нәшрияты 2009.


 1. Р.З. Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” Яр Чаллы ,2002


2. Яр Чаллы  шәhәре мәгариф идарәсе “Төп hәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр hәм  аларны бәяләү” Яр Чаллы, 2004


                                                                                     

1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов ”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре ”Казан,” Мәгариф” нәшрияты, 1998


2.Р.З.Хәйдәрова “Научно-педагогичесие аспекты билингвального образования в Республике Татарстан“ Набережные Челны, 2006    


3.”Фән hәм мәктәп”, ”Мәгариф” журналлары                                                                                                                                                            

1.Р.Р.Нигъматуллина”Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы 1 кисәк” Яр Чаллы, 2003


2.Р.З.Хәйдәрова , “3нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш дәфтәре”.                                                

Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:

1.Дәреслек; Татар теле һәм уку китабы (рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек).Ике кисәктә; Р.З.Хәйдарова 2010 ел.

  2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 4 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен    кулланма. Р.З.Хәйдарова, Казан: Мәгариф, 2010.

Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру

ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү

ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру

ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү

ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Д/с - диалогик сөйләм

М/с - монологик сөйләм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Календарь тематик план 8 сыйныф рус төркеме өчен татар теле һәм әдәбияттан

план 8 класса по татарскому языку и литературы по учебнику Хайдаровой Р.З....