Нинди? Соравы.2нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка на тему
Нинди? соравы. 2нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 22.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технологик картасы
Предмет: Татар теле.
Сыйныф: 2б (рус төркеме)
Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Татар теле. 2 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.
Дәреснең темасы: Нинди? Соравы
Дәреснең тибы: ЛКФ.
Дәресне җиһазлау: Уенчыклар, карточкалар, рәсемнәр.
Предмет нәтиҗәләре: Нинди? соравына дөрес җавап бирергә өйрәтү.
Метапредмет нәтиҗәләре: укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Шәхси үсеш нәтиҗәләре: укучыларда төгәллек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Укыту нәтиҗәләре буларак дәрес максаты, максатка ирешү дәрәҗәсе: Яңа өйрәнелгән грамматик төзелмәләрдә кулланып, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Нәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре |
Белем: дәреслектәге материалны кулланып, үзең турында сөйләү | “Танышу” уены |
Аңлау: Агачка өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен дөрес табып беркетү | Агачны яфраклар белән тутыру |
Куллану: Яңа сүзләрне кулланып предметларның сыйфатлары турында сөйләү | “Чылбыр” уены Карточкаларга төшеп калган хәрефләрне куеп язу |
Дәрес этаплары | Вакыты | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
1. Оештыру- мотивлаштыру. Максат. Укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү.Сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру. Погружение в языковую среду. | 3 мин. | Укытучы укучыларны сәламли, дәрескә әзерлекне тикшерә, укучыларның эш урыннарын тәртипкә китерүләрен күзәтә. Дежур укучыны тыңлый. Укучыларга дәрестә үзләренең һәм иптәшләренең эшчәнлекләрен бәяләячәкләрен хәбәр итә. | Укытучы белән, бер-берсе белән исәнләшәләр. Дәрескә эш урыннарын тәртипкә китерәләр. Дежур укучы дәрестә кем юклыгын, сәбәбен әйтә. Бер-берсенең кәефләрен, хәлләрен сорашалар. Укытучы биргән сораулар буенча парларда сөйләшәләр. Бер-берсенә дәрестә уңышлар телиләр. |
2. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау. | 7 мин. | Белем. Өйрәнелгән тема буенча сөйләшү тәкьдим итә. Бәяләү критерийлары тәкъдим итә. -Укучылар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез әле, татарча ничек таныша белгәнебезне күрсәтәбез. Мы знаем вопросы Кем? Нәрсә? Ничә? Давайте, используя эти вопросы поиграем в игру “Знакомство”. | Дәреслектәге материалны кулланып, “Танышу” уенын уйныйлар. Җаваплар буенча үз эшләрен тикшерәләр, билге куялар. -Исәнме. -Исәнме. -Син кем? -Мин –Настя. -Ә син кем? -Мин Аида. Мин- укучы. -Сиңа ничә яшь? -Миңа 7 яшь. -Ә сиңа ничә яшь? -Миңа 8 яшь Үзбәя. |
3. Дәреснең темасын, максатын билгеләү. Максат. Уку мәсьәләсен кую. | 2 мин. | Белем. Укытучы: -Давайте послушаем, о чем говорят куклы.Будьте внимательны. Какое новое слово вы услышите? - Бу алма нинди? -Бу алма зур. - Бу алма нинди? -Бу алма кечкенә. - Ә бу алма нинди? -Бу алма бик зур. Какое новое слово употребляет первая кукла? Что оно значит? -Чему мы должны с вами научиться на сегодняшнем уроке? -Задавать и отвечат на вопрос нинди? | Укучылар белмәсәләр укытучы үзе аңлата. |
4. Уку мәсьәләсен чишү. Максат. Яңа лексика белән таныштыру. | 7 мин. | Белем. Яңа лексика белән танышу. “Кошлар базары” ысулы белән яңа сүзләрне өйрәнү. Нинди?-Какой? Какая? Какое? Какие? Йомшак- мягкий Пычрак –грязный Тәмле- вкусный Ачы – кислый, горький Баллы- сладкий Усал –злой Куркак--трусливый | Укучылар берничә кат укытучы артыннан яңа сүзләрне кабатлыйлар истә калдыралар. |
5. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Максат. иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү | 7 мин. | Аңлау. Яфракларда өйрәнелгән сүзләр язылган. Аларны агачка беркетергә кирәк.Укучыларның эшләрен күзәтә. Бәяләү критерийлары тәкъдим итә. | Биремне эшлиләр: Агачны яфраклар белән тутыралар. Экранда күрсәтелгән җаваплар буенча үз эшләрен тикшерәләр, бирелгән критерийлар буенча эшләренә билге куялар Үзбәя. |
Физкультминут. Уен. | 2 мин. | -Акыллы укучылар басыгыз! Яхшы малайлар утырыгыз! Пычрак әбиләр утырыгыз! Карт малайлар басыгы! Чиста кызлар басыгыз! Матур балалар утырыгыз. | |
6. Яңа белемнәрне ныгыту. Максат. Белемнәрне структуралаштыру | 7 мин. 4 мин. | Куллану. Бәяләү критерийлары тәкъдим итә. Укучыларның эшләрен күзәтә. Уен. “Чылбыр”. “Цепочка”. Ребята, у меня на столе вы видите очень много предметов.Давайте по очереди их опишем. -Бу нәрсә? -Бу алма. -Ул нинди? -Ул зур, кызыл, тәмле, түгәрәк. Перед вами лежат карточки . Там написаны слова, но вних пропущена буква. Вставьте их. Й. мшак, п. чрак, т. мле, курк.к, ус.л. | Биремне эшлиләр: Чылбыр буенча бер укучы сорау бирә. Икенчесе җавап бирә.Аннары икенче бала сорау бирә өченчесе җавап бирә. Бәяләү критерийлары буенча бер-берсенең эшләрен тикшерәләр, бәялиләр. Үзара бәяләү. |
6. Рефлексия. Бәяләү. | 4 мин. | Бәяләү. Укучыларның чыгышларын тыңлый. Нәтиҗәләр чыгаруга шартлар тудыра. Алдагы дәрескә максат куюга ярдәм итә. Бәяләү карточкаларына гомуми билге куярга тәкьдим итә. 1.Если вы все поняли и довольны своей работой на уроке, на жетоне, где написано ваше имя поставьте +. 2. Если считаете, что неплохо работали но остались вопросы поставьте знак ? 3.Если считаете, что мне было трудноь поставьте знак -. -Не забудьте положить жетоны кармашек. Ребята, о чем мы сегодня научились говорить по –татарски? -Задавать вопрос нинди? и отвечать на него. За работу на сегодняшнем уроке оценку «5» получают - …, потому что они …. Оценку «4» получают…. , потому что на прошлом уроке он запомнил хорошо. А сегодня мы ему помогали составлять вопросы. Ты согласен? | Укучылар чыгыш ясыйлар. Нәтиҗә чыгаралар. Куелган максатлар белән нәтиҗәләрне чагыштыралар. Алдагы дәрес өчен максат куюга ирешәләр. Эшчәнлекләренә нәтиҗә ясыйлар. Бәяләү карточкаларына гомуми билге куялар.Үзбәя |
7. Өй эше бирү. | 2 мин. | 1.Өйрәнелгән сүзләрне кабатларга. 2. сделать карточки и написать на них слова, которые отвечают на вопрос “какой?” |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/15/picture-204429-1360922968.jpg)
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/24/picture-951762-1506275260.jpg)
Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...