"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
классный час (6 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү.

             

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon krzle_telef.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:        Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?

Максат: 1. Кәрәзле телефонның хәзерге тормышта ролен аңлату;

                2. Кәрәзле телефоннарның сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә  

                  искәртү;

                3. Кәрәзле телефонның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметү

                  буенча илебез белгечләренең киңәшләрен тыңлау;

Җиһазлау: компьютер, экран, мультимедиа, слайдлар.

Кулланылган әдәбият: Газета материаллары: “Татарстан яшьләре”, “Юлдаш” ( декабрь 2008 ел), “Ачык дәрес” (9август 2007,№7).

Сыйныф сәгате барышы:

1. Оештыру моменты.

2. Кереш сүз.

-“Сенсор экран! Биш мегапиксельле камера! Интернет һәм блютус!”- дип яңгырый кесә телефоннары рекламасы.

        “Баш мие яман шеше, ДНК зарарлану, хәтер һәм йокы белән бәйле проблемалар, депрессия”, - дип җавап бирә галимнәр.

        - Әйе, кесә телефоннарын әлеге авыруларның барысын да тудыруга сәбәпче булуда гаеплиләр! Шуны әйтү гадел булыр: тикшеренүчеләр арасында кәрәзле телефоннарның зарарлы булуы хакында төгәл бердәм фикер юк.

        - Укучылар, әйдәгез әле, бездә бүгенге сыйныф сәгатебездә

“Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?” дигән сорауга җавап әзләп карыйк.     (Слайд№1)

3. Сорауга җавап әзләү.

        - Телефоннарның файдалы һәм зарарлы якларын санап китик әле.

           Файдалы                                                  Зарарлы

Сөйләшергә мөмкин                                    Комачаулый

Уйнарга мөмкин                                          Зарарлы нурланыш

Рәсемнәр карарга була                                Күз күреме начарая

Интернет                                                       Акча чыганагы

Фото                                                              Төрле авыртулар

Видео

СМС хәбәр

Уңайлы

(Слайд№2)

Нәтиҗә:

- Уңай ягы күпме, тискәре ягымы?

- Димәк нинди нәтиҗә ясап була?

- Кәрәзле телефонның файдалы һәм зарарлы яклары да байтак күп,

ләкин аның сәламәтлеккә китергән зыянын бернинди уңайлылык та алмаштыра алмый.

4. Телефоннар тарихы һәм төрләре.

        - Меңнәрчә еллар элек кешеләр ерак аралардан аралашу, хәбәр бирү өчен төнлә утлар, ә көндез төтен кулланганнар. Африкалылар исә зур урманнарда хәбәрләшү өчен каты тавыш чыгаручы барабан какканнар. Беренче телефонны А.Г. Белл уйлап тапкан. Ул 1847 елда Шотландиядә туган. Беренче телефоннар без хәзер көндәлек куллана торган телефоннарга бөтенләй охшамаганнар. Телефонга  сөйләүче кеше ишетә, ә тыңлаучы кеше сөйли алмаган.  (Слайд№3)

         Беренче телефон станциясе 1882 елда Мәскәүдә ачылган. Бу вакытта ул 61 клиентка хезмәт күрсәткән, ә 10 елдан соң аларның саны 1400гә җиткән.

        Бүген без диңгезләр, материклар хәтта океаннар аша да аралаша, сөйләшә алабыз. Бүгенге көндә җирдә телефон үтеп кермәгән бер генә дә цивилизацияле ил дә юктыр.

        - Ә хәзер, әйдәгез әле, нинди телефоннар булуын ачыклап китик.

- гади

- радиотелефон

- кәрәзле телефон

- рация

(Слайдлар№4,5,6,7)

5. Кәрәзле телефонның зыяны.

        - Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң?

        -  Белгечләр тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоныннан еш файдаланучылар бик күп авыруларга дучар булалар икән. Мәсәлән:

- баш авыртуы;

- баш мие яман шеше (рак мозга);

- психик авырулар;

- иммунитет түбәнәю;

- күз авырулары;

- нерв авырулары;

- йөрәк-кан тамырлары  авырулары һ.б.

(Слайд№8)

        - Күп кенә белгечләр телефонның зыяны тәмәке яки аракы салган зыяннан ким булмавын таный.

6. Сорашу уздыру.

        - Кесә телефонының чыннан да сәламәтлек өчен зыянлы булуын белсәгез нишлисез?

А) Азрак сөйләшергә тырышачакмын

Б) Берни дә эшләмим – барыбер аннан башка булмый

В) Телефоннан баш тартам         (Слайд№9)

(балалар җавап бирәләр, нәтиҗә ясала)

- Бу сорауга җавап эзләп “Юлдаш” гәҗите хезмәткәрләре халык арасында сорашу үткәргән. Әйдәгез сорашу нәтиҗәләре белән танышыйк.

     - Кесә телефонының чыннан да сәламәтлек өчен зыянлы булуын белсәгез нишлисез?

А) Азрак сөйләшергә тырышачакмын – 57%

Б) Берни дә эшләмим – барыбер аннан башка булмый – 32%

В) Телефоннан баш тартам        - 11%                

 (Слайд№10)

7. Үзеңне ничек сакларга? Белгечләр киңәшләре.

        - Аңлашыла ки, кесә телефонының зарарлы якларын белсәк тә без барыбер аннан баш тартмаячакбыз. Әмма аның сәламәтлеккә янаган куркынычын киметергә була. Менә илебез белгечләре нинди киңәшләр бирә:

  • Кесә телефоныннан сөйләшү вакытын киметү. Көненә 15 минуттан артык сөйләшмәскә, анысын да берьюлы түгел, ә бүлеп-бүлеп сөйләшергә, 1 минут сөйләшкән саен кимендә 5әр минут тәнәфес ясарга кирәк.
  • Мөмкинлек булганда, сөйләшмәсәгез дә, кәрәзле телефонны башыгыздан ераграк тотарга тырышыгыз.

Аны куен кесәсендә йөртмәгез.

Иң яхшысы сумкада йөртү.

  • Сөйләшкән вакытта хэндс-фри гарнитурасыннан файдаланыгыз.
  • Телефонны төнгә сүндерегез. Һич югы, аны башыгыздан 1 метр читкәрәк куегыз.

(Слайд№11)

8. Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

        - Укучылар, дәрес башында биргән сорауны искә төшерик әле.

(Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?)

        -Дәрес барышында без кәрәзле телефонның зарарлы һәм файдалы якларын да атап киттек. Һәм куйган соравыбызга җавап итеп нәрсә әйтә аласыз?

        -Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

(Әлбәттә, кесә телефоны бик зарарлы, бигрәктә балаларга. Ләкин хәзерге тормышны кәрәзле телефонсыз күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә бирелгән киңәшләрне үтәп, кәрәзле телефон белән артык мавыкмыйча кирәк чакта гына куллана белеп сәламәтлегебезне сакларга кирәк.)

        -Сәламәт булыгыз!

(Слайд№12)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Сыйныф сәгате.

Тема: «Мин- 5 нче класс укучысы»Укучыларның адаптация чорында үткәрелгән сыйныф сәгате....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...