"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
классный час (8 класс) по теме

Ваганова Альбина Ильсуровна

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_syynyf_yaman_gadtlr-keshelek_doshmannary.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                       Ваганова Альбина Илсур кызы

8 сыйныф

Тема:      Яман гадәтләр - кешелек дошманнары.

Максат: Яшьүсмерләрдә яман гадәтләргә карата тискәре караш,  мөнәсәбәт булдыру.

Бурычлар:

1. Илебездә тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания кебек яман гадәтләр

котырган  чорда, укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алуны, үз фикерләрендә тора белүне  формалаштыру;

2. Укучыларга начар гадәтләрнең сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләү;

3. Темага кагылышлы ситуацияләр, биремнәр чишү, фикер алышу, төгәл бер нәтиҗәгә килү.

Җиһаз: компьютер, проектор, биремнәр, рәсемнәр, слайдлар.

Сыйныф сәгатенең барышы:

I. Оештыру моменты.

II. Кереш сүз.

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз безнең иң зур байлыгыбыз нәрсә?

(сәламәтлек)

- Дөрес, балалар, сәламәтлегебез - ул безнең иң зур хәзинәбез, байлыгыбыз, аны бернинди  акчага да сатып алып булмый.

- Күренекле галимебез Р.Фәхреддин дә шул ук сүзләрне язып калдырган.

         “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең” - дигән атаклы мәгърифәтче. (слайд №1)

III. Төп өлеш.  Сәламәт булу өчен.

- Ә физик яктан сәламәт булу өчен нишләргә кирәк соң?

( Чисталыкны сакларга) (слайд №2)

- Сез чисталыкны ничек саклыйсыз?

(Юынабыз, теш чистартабыз, чәч тарыйбыз, киемнәребезне чистартып, пөхтә итеп тотабыз)

- Сәламәтлекне тагын ничек саклап була? ( Дөрес тукланып)

- Дөрес туклану сүзен сез ничек аңлыйсыз?

(Витаминнарга бай ашамлыкларны куллану; яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү; ашау режимын бозмау; организмга зыян китерүче ашамлыкларны рационга кертмәү (чипсы, төрле газлы сулар һ.б.)).

А, В, С, Д витаминнарына бай ашамлыклар рәсемнәрен күрсәтү.

(слайд №2)

- Организмны чыныктыру өчен нинди чаралар күрергә була?

(- Физик күнегүләр ясарга;

 - Контрас душ керергә;

 - Көндәлек режимны бозмаска;

 - Спорт белән шөгыльләнергә һ.б.)(слайд №2)

- Укучылар, сәламәт булу өчен иң мөһиме тагын нишләргә кирәк?

(Әлбәттә, начар гадәтләрдән сакланырга)

- Бик дөрес, ә нинди соң ул яман, начар гадәтләр?

(- тәмәке тарту;

 - алкоголизм;

 - наркомания;

 - игромания) (слайд №3)

IV. Яман гадәтләр.

А) Тәмәке тарту.

- Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп уйлап карыйк, тәмәке тарту кешегә нинди зыян китерә?

* Янып тора торган тәмәке – ул 4000нән артык химик матдә  бүлеп чыгаручы, кечкенә химик завод. Шул матдәләрнең күбесе канцерогеннар (рак авыруының барлыкка килүенең сәбәпчеләре).

* Тәмәке төтенендә кеше организмына зыян китерүче бик күп матдәләр тупланган. Тәмәке төтене аша никотин  үпкәләргә үтеп керә һәм тиз арада кан составына кереп, баш миенә һәм йөрәккә барып җитә.

* Тәмәкедә никотин бар. Ул сулыш алу үзәген зарарлый,никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.

* Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы уртача 6-8 елга кыскара.(слайд №4, 5, 6, 7, 8)

- Укучылар, тәмәке тартучы белән тәмәке тартмаучы кешене аерып буламы? Ничек?

(Тәмәке тартучының бите саргая, җыерчыклана; тешләре сары, көрән төстә була; тәмәке исе аңкып тора һ.б.)

- Сез ничек уйлыйсыз, тартучы кешенең эчке органнары да үзгәреш кичерәме?

(Әлбәттә, үзгәрә)

- Хәзер тартучы һәм тартмаучы кешеләрнең үпкәләре төшерелгән слайдларны карап үтик. (слайд №9, 10, 11, 12, 13, 14)

- Куркыныч, тетрәндергеч рәсемнәр, шулаймы, укучылар?

- Тартучы кеше үзен генә агулыймы, әллә инде....?

(Юк, ул якындагы кешеләрне дә агулый) 

Тәмәке тартучы белергә һәм истә тотарга тиеш, ул үзен генә түгел, ә бөтен кешеләрне дә зарарлый, агулый.
                                                                                                  Н.А. Семашко

                                                                                                  (слайд №15)

- Дөрес, укучылар, тәмәке тарткан кеше үзен генә түгел, янындагы кешеләрне дә агулый һәм аңа – “актив тартучы” диләр, ә аның янындагы тартмаучылар – “пассив тартучылар” дип аталалар.(слайд №16)

Б) Алкоголизм, наркомания.

- Һичшиксез, тәмәке тарту бөтен кешегә дә зыян  гына китерә. Ләкин дөньяда  моннан да көчлерәк афәтләр бар - алкоголизм һәм наркоманиия. Болар кешенең организмына бик зур зыян китерәләр.

  • Аракы эчүчеләрнең бавыры зурая һәм таркала. Алкоголь белән мавыккан кешеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 20 тапкыр ешрак авырый.
  • Алкогольне даими куллану гомерне якынча 10 елга кыскарта.
  • Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотик табу теләге аның бердәнбер максатына әйләнә.
  • Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши ала. Ул артык доза алудан, дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, төрле йогышлы авырулар белән зарарланудан үлә. (слайд №18, 19)

-  Бу котычкыч сүзләр, саннар бик күп кешене уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге   катлаулы тормышта һәрберегез дөрес юнәлеш алып үз юлыгыздан тайпылмыйча атларсыз дип ышанам.

V. Биремнәр өстендә эш.

А) - Укучылар, барыгыз да игътибар белән слайдларга карагыз, монда язылган биремнәрне, ситуацияләрне чишү юлын бергәләп эзләп карыйк әле.

  • Ике укучы мәктәпкә тәмәке тарта-тарта бара. Аларны укытучы күрә һәм дәресләрдән соң үз кабинетына керергә куша. Укытучы дөрес эшләгәнме?  «Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»нең бүтән урыннарда да үтәлүе мәҗбүриме?
  • Күп кенә илләрдә поездда тәмәке тартучылар өчен – аерым һәм тартмаучылар өчен дә аерым вагон, рестораннарда аерым зал бар. Моның сәбәбе нәрсәдә, дип уйлыйсыз?
  • Урамнан бер гаилә бара. Хатынының авызында тәмәке, иренең кулында сыра шешәсе. Яннарында кечкенә генә кызчык йөгерә. Бу гаиләне тәрбияле, үрнәк гаилә дип әйтеп буламы?
  • Ә сезнеңчә, үрнәк гаилә  нинди булырга тиеш?
  • Сез гаиләгезне тәрбияле дип әйтә аласызмы?
  • Сез зур үскәч, үзегезне нинди әти-әни, нинди гаилә итеп күз алдына китерәсез?

- Чыннан да, укучылар, сезнең киләчәккә хыялларыгыз  бик чиста, саф. Һәм бу омтылышларыгызны, теләкләрегезне гел истә тотып яхшы, тәртипле, тәрбияле балалар булып үсегез. 

Б) Фразаларны дәвам итегез:

  • Әгәр дә мин потенциаль куркыныч кешене күрсәм .....

    (качам, якыннарымнан ярдәм сорыйм)

  • Әгәр дә миңа куркыныч янаса  ..... йөгерәм.

(өйгә, мәктәпкә йөгерәм)

  • Әгәр дә мине берәр кеше куркытса, мин бу хакта ..... сөйлим.

(әти-әнигә, укытучыма сөйлим)

  • Наркотик кулланучыларны гына түгел, аны таратучыларны  да ..... кирәк.

( җазаларга, ирегеннән мәхрүм итергә кирәк) (слайд №20-24)

VI. “Ялкын” журналындагы “Исәнмесез, мин - наркоман!” мәкаләсе  белән эшләү. (№1 – Гыйнвар, 2009 ел)

Мәкаләне укып чыгам.

- Сез ничек уйлыйсыз, егетнең наркоман булуында әти-әнисенең гаебе бармы?

- Исемсез егет көчле рухлымы? Ни өчен?

- Егетнең дөрес юлга басмавы нинди адымнан башланган?

- Егетнең дуслары кемнәр? Алар нинди сыйфатларга ия?

- Исемсез егетнең тормышта максатлары бармы? Нинди?

- Егет яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? Гомумән, аның күзләрендә яшәү мәгънәсе бармы?

- Сезнең уйлавыгызча, аның тормышы ничек тәмамланыр?

- Дөрестән дә, бу бик гыйбрәтле мәкалә. Яхшылыкны, яманлыкны аера белергә өйрәтә. Монда уйланырга бик күп сораулар ачык кала әле...

- “Исәнмесез, мин наркоман!” мәкаләсен укып без бер нәтиҗәгә генә килә алабыз:

Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания – кешелек дошманнары. (слайд №25, 26)

VII. Йомгак.

- Укучылар, әйдәгез, дәрестә үткәннәрне искә төшерик әле.

- Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?

- Яман гадәтләр кешегә нинди зыян китерә?

- Начар гадәтләрдән котылып буламы?

- Организмны чыныктырыр өчен, начар гадәтләргә бирешмәс өчен нишләргә кирәк?

( Бик дөрес, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк). (слайд №27)

- Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате сезгә уйланырга бик күп мәгълүмат бирде дип уйлыйм.

Алдагы тормышыгызны кадерләп яшәгез!

Начар гадәтләрдән, серле кешеләрдән ераграк йөрегез.

Дөнья ямьле шуны белегез! (слайд №28)

Кулланылган әдәбият:

1. Фәхреддинев Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән / Ризаэддин Фәхреддин.- Казан: Мәгариф, 2005.- 184 б.

2. “Ялкын” журналы, №1, 2009.

3. “Мәгариф” журналы, №8, 1996.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"

Тема: Максат:              Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны     ...

Сыйныф сәгате.

Тема: «Мин- 5 нче класс укучысы»Укучыларның адаптация чорында үткәрелгән сыйныф сәгате....

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф

Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...