Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина ( Өлкән сыйныф укучылары өчен)
учебно-методический материал на тему

Сосновских Светлана Георгиевна

Габдулла Тукайга багышланган әдәби викторина (Өлкән сыйныф укучылары өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gabdulla_tukayga_bagyshlangan_dbi_viktorina.docx31.7 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайга

багышланган әдәби викторина

( Өлкән сыйныф укучылары өчен)

1. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай ничәнче елда, кайда туган? (1886 елның, 26 апрелендә Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында туган.)

2. Әти-әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була? (Әтисеннән 5 айда, әнисеннән 4 яшьтә кала.)

3. Әнисе үлгәч, кайда, кем тәрбиясендә кала? (Өчиледә, Зиннәтулла бабасында.)

4. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә» дигән юллар нәни Апушның кайдагы тормышы турында сөйли? (Өчиледәге.)

5. Казанның Печән базарына китерелгәч, Габдулланы кемнәр тәрбиягә алганнар? (Кустарчы Мөхәммәтвәли һәм хатыны Газизә.)

6. Кырлайга - Сәгъди абзыйларга килеп яшәвенең сәбәпләрен әйтегез. (Казандагы әти-әниләре авырый башлыйлар. Зиннәтулла бабасы авылларга хәбәр сала.)

7. Ни өчен Габдулла: «Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын»,- ди? (Биредә беренче тапкыр укырга бара, тормышны аңлый башлый.)

8. Г.Тукайны кемнәр Җаекка алдыра? Ни өчен? (Әтисе белән бертуган Газизә апасы һәм җизнәсе. Энебез «кара кешеләр» кулында тилмерә, диләр.)

9. Җаекта белем алган мәдрәсә ничек атала? («Мотыйгия».)

10. Ул биредә ничә ел укый? (10 ел.)

11. Рус шагыйрьләреннән кемнәрне яратып укый? (Пушкин, Кольцов, Тютчев, Лермонтов, Плещеев, Бунин һ.б.)

12. Кайсыларын остазлары дип атый? (Пушкин һәм Лермонтовны.)

13. Кайсы рус шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә? (Кольцов, И.Крылов.)

14. Мәдрәсәне тәмамлагач, хезмәт юлын кайда, кем булып башлый? (Рус телендә чыга торган «Уралец» газетасында наборщик.)

15. Журналистлык эшчәнлеге кайсы газета һәм журналларда башлана? (Уральскида чыга торган «Фикер» газетасы, «Уклар», «Әльгасрелҗәдит» журналларында.)

16. Казанга кайту хыялы тасвирланган шигырен атагыз? («Пар ат».)

17. Ничәнче елда Казанга кайта? (1907 елда.)

18. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Тукайның шул чорда бергә эшләгән дусларын әйтегез.  (Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Х.Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Г. Камал,   С.Сүнчәләй, Солтан Рахманколый һ.б.)

19. Г.Камал белән берлектә чыгарылган журналлар ничек атала? («Ялт-Йолт», «Яшен».)

20. Ф.Әмирхан белән нинди газета чыгара? («Әль-ислах».)

21. Г.Тукайның гимн урынына кулланылган шигыре? («Туган тел».)

22. Балалар өчен язылган шигырьләрен санагыз. («Эшкә өндәү», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Бала белән күбәләк», «Фатыйма белән сандугач» һ.б.)

23. Кайсы шигырьләре көйгә салынган? («Туган авыл», «Карлыгач», «Пар ат», «Бәйрәм бүген», «Иртә», «Җир йокысы», «Туган тел» һ.б.)

24. «Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул» дигән шигырь юлларында кайсы авыл турында сүз бара? (Кушлавыч.)

25. Халык иҗатыннан файдаланып язылган нинди әсәрләрен беләсез? («Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык әкияте», «Су анасы», «Таз».)

26. Сатирик әсәрләрен атагыз. («Безне урынсыз яманлыйлар», «Сорыкортларга», «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Тотса мәскәүләр якаң» һ.б.)

27. Беренче татар большевигы Х.Ямашевка багышлап язылган ода ничек атала? («Хөрмәтле Хөсәен ядкаре».)

28. «Мөбарәк тәсбих өзелде» нәсере кемгә багышланган? (Л.Н.Толстойга.)

29. Г.Тукай, халыкның иҗади көченә зур бәя биреп, «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», - ди. Ул бу фикерне кайда әйтә? (1910 елда «Халык әдәбияты» темасына укылган лекциясендә.)

30. «Шүрәле» балетының авторы кем? (Ф.Яруллин.)

31. «Су анасы», «Алтын тарак» балетларын кем язган? (Ә.Бакиров.)

32. «Кисекбаш» балетын кем язган? (Рәшит Гобәйдуллин.)

33. «Кырлай» симфоник сюитасының авторы? (Н.Җиһанов.)

34. «Тукай бәете»нең авторы кем? (Халык.)

35. Татар язучыларының Тукайга багышлап язылган нинди әсәрләрен беләсез? (С. Хәким. «Кырыгынчы бүлмә», «Пар ат»,Шагыйрьнең бала чагы»; Ә.Фәйзи «Тукай» романы, «Тукай» драмасы; И.Нуруллин. «Тукай турында хикәяләр», «Тукай» романы, «Тукай Петербургта» драмасы.)

36. «Кырлай» фильмының авторы? (Режиссер В.И.Беспалов.)

37. Тукай һәйкәлләрен ясаган скульпторларны әйтегез. (С.Ахун, Бакый Урманче, И.А.Новосёлов, Л.Кербель, Л.Писаревский.)

38. Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясаган рәссамнарны санагыз. (Б.Урманче, Б.Әлменов, Фәйзрахман Әминов, И.Казаков.)

39. «Тукай маршы»ның авторы кем? (З.Яруллин.)

40. Кырлайдагы Тукай мемориаль комплексының авторын атагыз. (Б.Урманче.)

41. Республикабызда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчаннан, кемнәргә бирелә? (1958 елдан. Әдәбият-сәнгать әһелләренә.)

42. Бу өзекләр Г.Тукайның кайсы шигырьләреннән?

Иң бөек максат безем: - хөр мәмләкәт, хөр Русия!

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөрүһе ру сияһ! («Китмибез»)

Җырлап торам торган җирем тар булса да,

Куркмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да. («Бер татар шагыйренең сүзләре».)

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без. («Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре».)

Г.Тукай турында викторина

2010-2011

1 тур "Исемдә калганнар” истә калганмы?

1. Тукай туган көн?

2. Тукайның әтисенең исеме?

3. Тукайның әнисенең исеме?

4. Әтисе нинди гаиләдән чыккан, кем булган?

5. Тукай туган авыл?

6.Кечкенә вакытта кушаматы?

7. Тукайга "Кадалмас әле килмешәк!” дигән ачулану сүзләрен кем тарафыннан ишетергә туры килә?

8. Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яшәгән?

9.Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

10.Казандагы яңа әти-әнисенең исемнәре ничек?

11. Тукай кайсы авылны "Иң беренче күзем ачылган урын” дип атый?

12.”Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы...” бу юллар кемгә багышланган?

13. Тукай үзе турында язган китапның исеме?

14. "Исемдә калганнар " кайчан язылган?(1909 елда)

2 тур Табышмак аша- Тукайны таныйбыз.

1.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты” дип акыра,

Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)

2.Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)

3. Сакаллы килеш туа.

Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)

4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый ,китә очып ,

Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)

3 тур Тукай-балалар шагыйре

1.Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)

2.”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)

3.”Сабыйга” шигырендә "шагыйрәнә ялган ул”дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра? (шүрәле,җен,убыр)

4.Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра” дип эндәшә?(сарыкка)

5.Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе)

6.Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)

7.Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)

8.”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше?

4 тур  Тукай-күңелләрдә

1.Тукай романын язган язучы?( Әхмәт Фәйзи )

2.Тукай маршының авторы кем?(Заһидулла Яруллин)

3. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында нәрсә беләсез? Бу премия кемнәргә,кайчан бирелә?(Әдәбият,сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән кешеләргә; һәр елның 26 апрелендә)

4.Тукайга багышланган урам,җыр,шигырь исемнәре бармы?

5. Татарстанда кайсы шәһәрдә Г.Тукайга һәйкәл бар? (Казанда)

6. Тукай премиясе лауреатларын санарга (Ә.Фәйзи-1958

Г.Әпсәләмов-1959, С.Хәким -1960

Х.Туфан-1966 , Н.Исәнбәт-1967 ,Н.Исәнбәт-1968

Ф. Хөсни,Ш.Галиев,Г.Ахунов,Р.Фәйзуллин, М.Мәһдиев,

Т. Миннуллин, А Гыйләҗев, Р. Батулла, М. Әгъләмов...

( "Мәгариф" ,апрель,2010)

5 тур Игътибарлымы без?

1.”Бәхетле бала” шигыренә ясалган рәсемдә ничә көнбагыш чәчәк аткан?

2.”Гали белән Кәҗә” Гали башына нәрсә кигән?

3. ”Бишек җыры” шигыренә иллюстрациядә әнисенең төймәсе һәм алкалары нинди төстә?

4. «Кышкы кич» шигыренә ясалган рәсемдә ничә бала әкият тыңлый?

5. Рәсемдә «Су анасы»ның тарагы басмадамы әллә кулындамы?

6.Тукайның нинди әкиятенә рәсем аталмады?

6 тур  Сүз ясауда ярышу

Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау

 «И Туган тел» җырын укучылар башкару

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

 Танайка авылы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе «Танайка урт гомуми белем бирү мәктәбе»

Габдулла Тукай иҗаты буенча

 «Йолдызлы сәгать» уены

                                                                  Төзеде: татар теле һәм әдәбияты  

                                                                  укытучысы Сосновких С.Г.

Танайка

Габдулла Тукай иҗаты буенча

 «Йолдызлы сәгать» уены

Музыка яңгырый.  «Тәфтиләү» ( И. Шакиров башкаруында ).

1 нче укучы.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 нче укучы.

Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

3 нче укучы.

Урам тавышларыннан эзләмәгез,

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

4 нче укучы.

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май.

Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

З. Ярмәкинең  «Тукай маршы»  яңгырый.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча  «Йолдызлы сәгат»  уенына җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук таныш инде. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.

Уенда 12 кеше катнаша, алтысы – уйнаучылар, алтысы - әти - әниләре ролендә.

Уйнаучылар белән танышабыз, алар нинди китаплар укырга яраталар микән – шуларны беләбез.

Уеныбыз 5 турдан торачак.Уенны башлыйбыз.

  I тур

Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп, йолдызлар җыю. Кем беренче сигнал карточка күтәреп дөрес җавап бирә, шуңа йолдыз бирелә.

1. Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч )

2. «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең исеме? ( Акбай )

3. Габдулла Тукай туган ел? ( 1886 )

4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? ( Сасна )

5. Су анасының югалткан әйбере? ( Тарак )

6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? ( Кәҗә белән )

7. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме? ( Фатыйма )

8. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? ( Ботка )

9. « Шүрәле» әкиятендәге егетнең исеме? ( Былтыр )

10. Тукай үлгән ел? ( 1913 )

11. Габдулланы әнисе нинди карчыкка биреп калдыра? ( Шәрифә карчыкка )

12. «Шүрәле» дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? ( Кырлай )

13. Кәҗә белән бик тату малайның исеме? ( Гали )

14. Шагыйрь үлгән шәһәр? ( Казан )

15. Фатыйма нинди кош белән сөйләшә? ( Сандугач )

Бүре башын кемнәр тапкан? ( Кәҗә белән Сарык )

Музыкаль тәнәфес. «Бала белән Күбәләк» җырын башкару.

II тур

Сәнгатьле итеп яттан Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләү. ( һәр укучы )

Музыкаль тәнәфес. «Шүрәле» әкиятеннән өзек сәхнәләштерү.

Укытучы.

Иң матур җир кайда дисез

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.

Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп – кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак, кармак кеби.

Балалар. Шүрәле!

Биленә балта кыстырган Былтыр керә.

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра – кычкыра Шүрәле карап тора.

Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле. Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети – кети.

Былтыр Шүрәле янына бара.

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

III тур

көз кыш яз җәй

( һәр ел фасылына иллюстрацияләр )

1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елның кайсы мизгелендә дөньяга килә?

2. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренә кайсы ел фасылы туры килә?

3. Бәдри абзый Габдулланы Кырлайдан алып кайтып Казанда Сапый абзыйга тапшыра, Сапый абзый аны Җаекка алып китә, алар 18 тәүлек баралар. Бу кайчан була?

4. «Пар ат» шигырендәге шәкерт Казанга кайчан бара?

5. Агачлар астына яшеренә балалар барчасы бергә;

Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә.

Г. Тукайның бу шигыре елның кайсы вакытына багышланган?

( Йолдызлар бирелә. Йолдызчыклары аз кеше уеннан чыга. )

Музыкаль тәнәфес. «Шүрәле» җыры башкарыла.

IV тур

1. Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә ?

  1. Өчиле 2. Җаек

  3. Кырлай 4. Яңа бистә

2. Кайсы шигырь артык?

  1. «Бала белән Күбәләк» 2. «Кызыл ромашка»

  3. «Гали белән Кәҗә» 4. «Буран»

  3. Ничәнче иллюстрацияләр Габдулла Тукайның әсәренә туры килми?

  1. «Сертотмас үрдәк» 2. «Шалкан»

  3. «Су анасы» 4. «Кәҗә белән Сарык»

  4. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә бала янына нәрсә килми?

  1. Кояш 2. Эт

  3. Сандугач 4.Алмагач

  5. Бу юллар кайсы шигыреннән?

  «Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

  Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны тыңларым.»

  1. «Тәүфыйкле песи» 2. «Кызыклы шәкерт»

  3. «Кошларга» 4. «Сыерчык»

  6. Бу елда Габдулла Тукайның тууына ничә ел?

  1. 110 2. 120

  3. 102 4. 127

 

Музыкаль тәнәфес. «Кызыклы шәкерт» шигырен сәхнәләштерү.

V тур  

Мөхәммәтгариф. (бу сүздәге хәрефләрдән кем күпме сүз уйлый ала.Тамашачылар да катнаша )

Йолдызчыклар санала. Сүз җиңүчегә бирелә.

Укытучы.

 Бу синең йолдызлы сәгатең. Бәлки, безгә әйтер сүзең, теләгең бардыр. (аның теләге тыңлана )

Катнашучыларны тәбрикләү. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җырын башкарыйк.

Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган  «Йолдызлы сәгать» ебез тәмам. Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.

Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...