9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.
методическая разработка (9 класс) на тему

Ибрагимова Роза Вазыховна

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_b_syynyfy_beln_eshlu_ochen_tozelgn_trbiya_eshe_plany.docx61.23 КБ

Предварительный просмотр:

Килешенгән:____________                                                       Раслыйм:________________  

/А.М. Ахметова/                                                                           /И.И. Давлетшин/

Тәрбия эше буенча директор                                                    Мәктәп директоры

урынбасары

2013-2014 уку елында  

МГБУ “Аксубай муниципаль районы

Иске Ибрай урта мәктәбе”  нең 9 Б сыйныфы

укучылары белән эшләү өчен төзелгән

еллык тәрбия эше планы

Төзеде: 9 Б сыйныфы җитәкчесе

Ибрагимова Роза Вазыховна

  1. Мәктәпнең  методик  темасы:

“Инновацион  белем бирү технологияләре һәм милли региональ компонент  аша конкурентлыкка  сәләтле  шәхес тәрбияләү”

2013/14 уку елына куелган  максат һәм бурычлар:

Максат: укучыларны иҗади шәхесләр итеп тәрбияләү, коллектив һәм шәхси эшчәнлектә мөстәкыйльлеккә, танып-белүгә омтылышларын үстерү.

Бурычлар: 

  1. укучыларның яшь үзенчәлекләрен, милли  йолаларны  исәпкә алып, аралашу культурасы тәрбияләү, төрле ситуацяләрдә үз-үзенне дөрес тоту күнекмәләре булдыру;
  2. укучыларда сәламәт булуга ихтыяҗ тәрбияләү, начар гадәтләргә, күренешләргә дөрес караш формалаштыру;
  3. укучыларда максатчанлык, тырышлык, җаваплылык булдыру, белемгә, танып-белүгә, үзтәрбиягә омтылыш тәрбияләү.

     

Укучылар исемлеге, вазыйфалар.

л/д

Ф.И.О.

Туган көне, елы

Вазыйфасы

Батдалов Ришат

06.07.1998

Көндәлекләр өчен   җаваплы /3 рәт/

Ганиев Нәфис

14.08.1998

Көндәлекләр өчен   җаваплы /2 рәт/

Ганеева Алия

24.03.1999

Хуҗалык эшләре өчен җаваплы

Зарипова Айсылу

04.11.1997

Төркем рәисе

Залалова Гүзәл

27.11.1998

Класс командиры

Ибрагимов Раил

12.10.1998

Закон һәм тәртип комиссиясе

Ибрагимов Илшат

24.12.1998

Закон һәм тәртип комиссиясе

Мазитов Айрат

05.04.1998

Спорт комиссиясе

Мусин Рәфис

01.08.1998

Уку комиссиясе

Мусин Фәнил

29.05.1998

Хуҗалык эшләре өчен җаваплы

Мотыгуллина Гөлинә

06.09.1998

Мәдәният комиссиясе

Минсагиров  Фәнил

27.11.1998

Закон һәм тәртип комиссиясе

Нуртдинова Рузилә

14.03.1998

Уку комиссиясе

Төхвәтуллина Энҗе

11.04.1998

Ашханәдә туклануны    исәпкә алучы

Хамидуллина Рузилә

29.01.1998

Көндәлекләр өчен  җаваплы /1 рәт/

Хайбуллина Руфия

26.07.1998

Чисталык комиссиясе

Хайруллин Инсаф

13.04.1998

Чисталык комиссиясе

Хисматуллин Фәнил

24.04.1998

Китаплар чисталыгы  өчен җаваплы /3 рәт/

Хаметганеев Илназ

25.04.1998

Спорт комиссиясе

Хамитов Рәҗәп

10.11.1997

Китаплар чисталыгы   өчен җаваплы /2 рәт/

Хуснулгатина Гөлфинә

16.07.1998

Мәдәният комиссиясе

Сарвартдинов Рөстәм

  31.07.1998

Китаплар чисталыгы  өчен җаваплы /1 рәт/

  1. бүлек. Сыйныфка психологик –педагогик характеристика. 2012-2013 уку елындагы тәрбия эшенә анализ.
  1. Сыйныфка  характеристика

2012/13 уку елында 8б сыйныфында 22 укучы укыды. Шуларның 9 сы кызлар, 13 се малайлар. Күп балалы гаиләләр – 10, тулы булмаган гаиләләр – 3.(Хаметганеев Илназ, Минсагиров Фәнил – әтиләре улгән, Сарвартдинов Рөстәм – аерым яшиләр)

Уку елының нәтиҗәләре буенча 3 укучы – Ибрагимов Илшат, Мотыгуллина Гөлинә, Хуснулгатина Гөлфинә барлык фәннәрдән дә “5” билгеләренә генә өлгерделәр. 11 укучы “4” һәм “5” билгеләренә төгәлләләделәр: Батдалов Ришат, Ганеева Алия, Залалова Гүзәл, Зарипова Айсылу, Ибрагимов Раил, Мусин Рәфис, Мусин Фәнил, Мазитов Айрат, Нуртдинова Рузилә, Хаметганеев Илназ, Хисматуллин Фәнил. Ике укучы: Хамидуллина Рузилә һәм Хайруллин Инсаф бер фәннән (математика) “3” билгесе белән тәмамладылар. Уку елы дәвамында укучылар белән укуга карата уңай караш, кызыксыну булдыру өстендә даими эш алып барылды. 100% өлгереш, 64% уку сыйфаты белән уку елын төгәлләдек.

Уку белән бергә укучылар дәрестән тыш эшчәнлектә актив катнашалар: һәр укучы нинди дә булса түгәрәккә яки секөиягә йөри: чаңгычылар, волейбол, “Пифагор клубы”, “Оста куллар”. Балалар оешмасының эшендә актив катнашалар.

2012/13 уку елында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелде:

  1. Мәктәп буенча “Юлда балалар куркынычсызлыгы” декадасы кысаларында үткәрелгән викторинада 8б сыйныфы укучылары 2 урынны алды;
  2. Мәктәп буенча уткәрелгән баскетбол ярышында 8-9 сыйныфлар арасында кызлар командасы 2 урынны алды;
  3. Мәктәп күләмендә дежур тору нәтиҗәләре буенча “Чисталык һәм тәртип” бәйгесендә 5-11 сыйныфлар арасында 8б сыйныфы коллективы 1 урынны алды;
  4. Мәктәп күләмендә әниләр көненә багышланган шигырьләр бәйгесендә 7-8 сыйныфлар арасында Нуртдинова Рузилә 1 урынны яулады;
  5. Районный конкурс – фестиваль дружбы членов детских обәественных организаций “Барабаны играют сбор” – Ганеева Алия 2 место;
  6. Мәктәп буенча чаңгы ярышларында 8-9 сыйныфлар арасында 3 урынны Сарвартдинов Рөстәм алды;
  7. Открытая российская математическая интернет-олимпиада “Зима – 2013” для 8-х классов (МетаШкола) Ибрагимов Ильшат – диплом 2 степени;
  8. 19 межрегиональная заочная физика – математическая олимпиада “Авангард” – Ибрагимов Илшат – диплом 1 степени.

  1. Сыйныфның тупланганлык дәрәҗәсе.

Сыйныфны туплау буенча даими эш алып барыла һәм кайбер нәтиҗәләргә ирешелде. Сыйныфта һәр укучының үзенең вазыйфасы бар. Алар уку елының беренче көнендә узара сөйләшү, килешү юлы белән билгеләнә

Сыйныфта  төп эшне оештыручылар: класс командиры һәм уку буенча җаваплы укучылар. Һәр укучы үзенең вазыйфасын белә, үз эшенә җаваплы карый. Быел бу юнәлештә укучыларның җаваплылыгы артуы сизелде.

Сыйныфның тупланганлыгын күрсәтүче сыйфат – биредәге микроклимат: укучыларның үзара аралашуы,мөстәкыйльлеге, дуслыгы. Бу өлкәдә дә уңай якка үзгәреш күп. Тагын бер уңай күренеш: сыйныфта “читкә тибәрелгәннәр” нең азаюы. Хайбуллина Р. иптәшләреннән читтәрәк йөрергә ярата. Уку елының 2 яртыеллыгында алып барылган күзәтуләр, аның да коллективка кереп китүен күрсәтте. Сыйныфта уңай лидерларның булуы укучыларның мөстәкыйльлегенә уңай йогынты ясый. Алар коллектив фикеренә тәэсир итә алалар. Ә бу үз чиратында сыйныфтагы проблемаларны уңай хәл итәргә, һәр эшне нәтиҗәле итеп тәмамларга ярдәм итә.

  1. Тәрбиялелек дәрәҗәсе

Сыйныфта тәрбиялелек дәрәҗәсе аерым критерийлар буенча билгеләнмәде. Шулай булса да бу сыйныфта барлык укучыларның да тәрбиялелек дәрәҗәсе “яхшы” дәрәҗәсенә тарта алыр дип уйлыйм. Укучылар яшьүзенчәлекләре буенча авыррак чорга керсәләр дә, һәр укучыга аерым якын килеп эшләгәндә, аларны аңларга тырышканда, тышкы “битлек”ләре асында чиста күңелле, ярдәмчел, кешелекле балалар исәнлекләрен күрергә мөмкин.

  1. Уку елына куелган максатларга ирешү нәтиҗәләре

2012/13 уку елына түбәндәге максат һәм бурычулар куелган иде: максат: укучыларның иҗади шәхес булып үсүе өчен шартлар булдыру, һәр укучының танып-белү активлыгын, сәләтен үстерү.

Бурычлар:

  1. укучыларда белемгә, актив акыл хезмәте белән шөгыльләнүгә, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү;
  2. укучыларда  үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сәламәт булуга ихтыяҗ тәрбияләү;
  3. укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү.

Куелган максат һәм бурычларны үтәү өчен күпкырлы эш алып барылды: һәр атнаның җомга көнендә үткәрелгән тәрбия сәгатьләрендә хокук бозуларны кисәтү, алкоголь, тәмәке,наркотикларның зыяны, һөнәр сайлау, бәзет, кешеләрне аңлау, сабырлык серләре турында сөйләшүләр үтте. Шулай ук авылыбыз тарихы, туган ягыбызның күренекле шәхесләре белән якыннанрак танышу, патриотик  юнәлештәге әңгәмәләр еш үтте. Якташыбыз Х.Туфанга багышланган “Әй, син тормыш...” ачык тәрбия сәгате үтте.

Һәр сишәмбе – сәламәтлек сәгатьләрендә укучылар белән үз сәламәтлекләренә ничек игътибарлы булырга, ничек сакларга, иминлек кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшүләр үткәрелде. Һәр эштә укучыга үзен күрсәтү мөмкинлеге,  сайлау мөмкинлеге бирелә. Укучы үзе теләгән формада, ирекле рәвештә теге яки бу эштә катнаша ала. Шунда укучының нәрсәгә сәләтле икәнлеге, мөмкинлеге күренә. Бу эшкә карата җаваплылыгы күренә.

  1. Мәктәп күләмендә, сыйныфта үткәрелгән, катнашкан чаралар

Укучылар белән нинди генә эш планлаштырылса да, аларга түбәндәге максат куела: һәр укучының көченнән килгән хезмәте керергә тиеш. Нинди эштә катнашуын укучы үзе билгели ала.  Иң мөһиме – соңгы нәтиҗә.

Узган уку  елында:

  1. 8б сыйныфыф белән математика атналыгының төп чаралары оештырылды: ачык дәрес, ачык чараларны әзерләү һәм оештыру;
  2. мәктәп буенча үткәрелгән Көзге бал, Яңа ел бәйрәмнәрендә актив катнаштылар;
  3. “Әй, син, тормыш” – Х.Туфанга багышланган ачык сыйныф сәгате;
  4. “Суга батканда беренче ярдәм” – иминлек дәресе зур активлык белән үтте;
  5. “Без – иң, иң...” – сыйныф бәйрәме;
  6. мәктәп буенча үткәрелгән барлык спорт ярышларында актив катнаштылар;
  7. әти-әниләр белән бергә 25 май көнне табигатькә ял итәргә чыгу.

  1. “Тәрбиягә авыр бирелүче” балалар белән эш

Мәктәп һәм район күләмендә мондый исәптә торучы балалар юк.

Һәр бала искиткеч үзенчәлекле. Һәр бала аерым якын килүне, игътибарны сорый. Һәр эшне бик уйлап оештырырга, һәр җөмләне уйлап әйтергә кирәк.

  1. Ата-аналар белән эшләнгән эшләр

Сыйныфтагы эшнең ничек баруы, укучылар белән нинди мөгамәләдә булу – сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән ничек аралашуыннан, ничек эшләвеннән бик нык бәйләнгән. Сыйныфтагы һәр ата-ана белән даими элемтә саклана (ел дәвамында).

Түбәндәге чаралар үтте:

  1.  Ата-аналар җыелышлары:
  • 20 октябрь 2012 ел. (“Закись азота” – организмга зыяны; транспорт чаралары белән идарә итүдә чикләүләр, 71-закон, уку мәсьәләләре);
  • январь гомуми җыелышта катнашу;
  • 27 февраль 2013 ел. (об усилении мер против преступления несовершеннолетних);
  • 27 март 2013 ел. (“Гаиләдә мактау һәм җәза” куркынычсызлык кагыйдәләре);
  • 24 май 2013 ел. (17 май – ышаныч телефоны көне, әти-әниләрне инструкцияләр белән таныштыру).
  1. Әти-әниләр белән индивидуаль консультацияләр (ел дәвамында);
  2. Әти-әниләр, балалар белән табигатькә ял итәргә чыгу (25 май, һәр елны традиөиягә кергән);
  3. Кабинет ремонтында катнашу.

  1. Гомуми нәтиҗә:

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: куелган максат һәм бурычлар нигездә тормышка ашырылды. Балалар һәм әти-әниләрнең зур күпчелеге сыйныф эшләреннән, сыйныф тормышыннан канәгать. Сыйныфның мәктәптә үз йөзе, үз кыйбласы бар: узара дуслык, барлык эшне дә бергәләп эшләү, укуга уңай караш, тырышлык, әти-әниләрнең ярдәме.

Болар барысы да тәрбия эшенең дөрес юнәлештә алып барылуын дәлилли. Киләчәктә дә бу юнәлеш калырга тиеш, ләкин кимчелекләрне бетерү өчен кайбер төзәтмәләрне кертергә  кирәк. Бигрәк тә, 2013-2014 уку  елының  чыгарылыш елы икәнлеген онытмаска кирәк.

Cентябрь  /Хезмәт айлыгы/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Белем бәйрәмендә катнашу

Кл. җитәкчесе

2

Парламент дәресе “ РФ Конституциясенә 20 ел”

Кл. җитәкчесе

3

Оештыру дәресе

Кл. җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Финанс грамоталылыгы көне” /экономист катнашында/

Кл. җитәкчесе

5

Тәрбия сәгате: “Экстремизмга – юк!”

Иҗат төркеме

6

Тәрбия сәгате: “Курск  янындагы сугышка 70 ел”

Кл. җитәкчесе

7

Тәрбия сәгате: “Нәрсә ул толерантлык?”

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате: “Сәламәт  гаиләдә сәламәт балалар” / бердәм  сәламәтлек дәресе/

Кл.җитәкчесе

9

Сәламәтлек сәгате: “Психологик,  социаль сәламәтлек”

Кл.җитәкчесе

10

Сәламәтлек сәгате: “Чисталык  дәресе” (Бөтенроссия акциясе “Сделаем вместе”

Кл. җитәкчесе

11

Сәламәтлек сәгате: “Сәламәтлек  һәм эшкә сәләтлелек””

Кл. җитәкчесе

12

Класс җыелышы: “Класста  дежурствоны һәм хезмәтне оештыру, вазыйфалар бүленеше “

Кл. җитәкчесе

13

“Игътибар, балалар!” Бөтенроссия акциясендә катнашу.

Класс активы

14

Бакчадагы көзге эшләрдә катнашу

Кл. җитәкчесе

Бакча мөдире

15

Көндәлекләрне тикшерү

Кл. җитәкчесе

16

Укучыларны төрле түгәрәкләргә тарту

Кл. җитәкчесе

Түгәрәк җитәкче

17

“Экстремизмга – юк” айлыгында катнашу

Кл. җитәкчесе

18

Мәктәпнең эвакуация схемасын хәтердә яңарту.

Инструктажлар үткәрү, куллар куйдыру.

Кл. Җитәкчесе

Октябрь /Туган як серләре/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Бәйрәм сюрпризы: әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлау

Укучылар

“Өлкән кешеләр”  декадасында катнашу

Кл.җитәкчесе

2

“Өлкәннәргә һәрвакыт хөрмәт”  ветеран укытучылар катнашында дәрес

Кл. җитәкчесе

2

Конкурс “Укытучыма...” /иң яхшы бәйрәм котлавы/

Уку, мәдәният комиссиясе

Наркотикларга каршы көрәш айлыгында катнашу

Укучылар активы

3

Тәрбия сәгате: “Туган авылым  йолалары”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Авылымның күренекле  шәхесләре”

Кл.җитәкчесе

5

Тәрбия сәгате: “Нәрсә ул Мин, нәрсә ул Без”.

Укучылар, класс җитәкчесе

6

Тәрбия сәгате: “Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән ирекле булып буламы?”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате: “Эмоцияләрнең  тормышта урыны””

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате: “Агрессия, төрләре”

Кл.җитәкчесе

9

Сәламәтлек сәгате: “Критика аның психологик үзенчәлекләре””

Кл.җитәкчесе

10

Сәламәтлек сәгате: “Конфликтларны кисәтү”

Кл.җитәкчесе

11

Мәктәп күләмендә үткәреләчәк чараларда /көзге бал, укытучылар бәйрәме,Өлкәннәр көне/ актив катнашу

Кл.җитәкчесе, мәдәният буенча җаваплы укучылар

12

Көндәлекләр  тикшерү

Кл.җитәкчесе

13

Укучылар белән индивидуаль әңгәмәләр

Кл.җитәкчесе

14

Класс җыелышы “ Айлык эшкә йомгак”

Комиссияләр буенча җаваплы укучылар

Ноябрь /Әхлак, әдәп, хокук айлыгы/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Укучыларның көзге каникулын оештыру

Кл.җитәкчесе

2

Тәрбия сәгате: “Мин кем? Мин нинди?”

Кл.җитәкчесе

3

Тәрбия сәгате: “ Мин һәм гаилә””

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Мәхәббәт һәм гаилә: закон һәм йолалар?”

Кл.җитәкчесе

5

Тәрбия сәгате: “Гадәтләр һәм ихтыяр көче”

Кл.җитәкчесе

“Җинаять һәм җәза” диспут

Кл.җитәкчесе

6

Сәламәтлек сәгате: “Үсү, җенси өлгерү чорында  физиологик  процесслар”

Кл.җитәкчесе

7

Сәлмәтлек сәгате: “ Үсү чоры кризислары”

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате: “Аралашу формалары  (вербаль, вербаль булмаган)”

Кл.җитәкчесе

9

Сәламәтлек сәгате: “Кызлар, егетләр өчен  шәхси гигиена”

Кл.җитәкчесе

10

Акция “Әниемә бишлеләр” /әниләр көне уңаеннан/

Кл.җитәкчесе

укучылар

11

Олимпиадаларда катнашу

Кл.җитәкчесе

12

Көндәлекләр тикшерү, иң чиста көндәлекне билгеләү

Кл.җитәкчесе

укучылар

13

Гриппка каршы профилактика

Кл.җитәкчесе

14

“Халыклар бердәмлеге көне” әңгәмә

Кл.җитәкчесе

15

Татарстан Конституциясе көненә багышланган  интеллектуаль  уен.

Кл.җитәкчесе

Декабрь /Фәннәр иленә сәяхәт/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Тәрбия сәгате: “СПИДка каршы көрәш көне”

Кл.җитәкчесе

Кл. командиры

2

Тәрбия сәгате: “Коррупциягә каршы көрәш көне”

Кл. җитәкчесе

уку комиссиясе

3

Тәрбия сәгате:  “ 12 декабрь - РФ Конституциясе көне”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Укырга кая барырга?”

Кл.җитәкчесе

5

Сәламәтлек сәгате: “Күрү, ишетү органнарының талчыгу билгеләре, аларны бетерү .”

Кл.җитәкчесе

6

Сәламәтлек сәгате:“ Физик һәм акыл хезмәте  режимын оештыру ”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате “Кышкы травмалар, пиротехник чаралар белщн эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәү”

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате “Эпедимияләр”

Кл.җитәкчесе

9

Фәннәр буенча олимпиадаларда катнашу

Кл.җитәкчесе

10

Конкурс “Яңа ел хикмәтләре”

Укучылар активы

11

Көндәлекләр тикшерү

Кл.җитәкчесе

12

Класс җыелышы “1 яртыеллыкка нәтиҗә ясау”

Кл.җитәкчесе

13

Яңа ел бәйрәмендә катнашу

Кл.җитәкчесе

Укучылар активы

Гыйнвар /Спорт һәм сәламәтлек”

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Укучыларның кышкы каникулын оештыру

Кл.җитәкчесе

2

Сәламәтлек сәгате  “Спортта А дан Гга кадәр. Старт”

Кл.җитәкчесе

3

Сәламәтлек сәгате “Спортта А дан Гга кадәр. Пункт А”

Кл.җитәкчесе

4

Сәламәтлек сәгате “Спортта А дан Гга кадәр. Пункт Б”

 Спорт комиссиясе

5

Тәрбия сәгате “Спортта А дан Гга кадәр. Пункт  В”

Укучылар активы

6

Тәрбия сәгате “Спортта А дан Гга кадәр. Пункт  Г”

Кл.җитәкчесе

7

Тәрбия сәгате “Сочи. Кышкы олимпиада нәтиҗәләре”

Кл.җитәкчесе

8

Мәктәп буенча спорт ярышларында катнашу

Спорт

комиссиясе

9

Класста шашка, шахмат ярышлары үткәрү

Спорт

комиссиясе

10

Көндәлекләр тикшерү

Кл.җитәкчесе

Февраль /Патриотик тәрбия айлыгы/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Тәрбия сәгате “Бүгенге көн герое -  кем ул?”

Кл.җитәкчесе

2

Тәрбия сәгате “Әфганстан – йөрәк ярасы”

Кл.җитәкчесе

3

Тәрбия сәгате: “Патриот һәм гражданин – икесе бер төшенчәме”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Битараф булып тумыйлар.”

Кл.җитәкчесе

5

Сәламәтлек сәгате “Саф һавада хәрәкәтле уеннар”

Спорт

комиссиясе

6

Сәламәтлек сәгате “Легаль һәм легаль булмаган наркотиклар”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате “Даруларга реклама, аларны дөрес куллану?”

Кл. җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате “Психоактив матдәләргә бәйлелекне булдырмау ”

Кл.җитәкчесе

9

“Халыкара туган тел көне” ндә катнашу.

Укучылар активы

10

Әтиләрне, абыйларны, бабайларны бәйрәм белән котлау

укучылар

11

Көндәлекләрне тикшерү

Кл.җитәкчесе

Март /Һөнәрләр иленә сәяхәт/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Тәрбия сәгате:“Һөнәр сайлаудагы ялгышлар”.

Кл.җитәкчесе

2

Тәрбия сәгате: “Һөнәр сайлау  (эшлекле уен)”

Кл.җитәкчесе

3

Тәрбия сәгате: “Белем алу, киләчәккә планнар”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате: “Эшлекле кеше имиджы”

Кл.җитәкчесе

5

Сәламәтлек сәгате “Саф һавада хәрәкәтле уеннар”

Спорт

комиссиясе

6

Сәламәтлек сәгате “Экстремаль ситуацияләрдә  үз-үзеңне дөрес тоту”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате “Экстремаль ситуацияләрдә  үз-үзеңне дөрес тоту (дәвамы)”

Спорт

комиссиясе

8

Сәламәтлек сәгате “Язын организмны саклау”

Кл.җитәкчесе

9

Сыйныф бәйрәме “Яз бәйрәме белән”

Укучылар активы

10

Көндәлекләрне тикшерү

Кл.җитәкчесе

11

Класс җыелышы “3 чирек нәтиҗәләре”

Кл.җитәкчесе

12

Язгы каникулны оештыру

План нигезендә

Апрель /Әдәбият һәм сәнгать/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Язгы каникулны оештыру

Кл.җитәкчесе

2

Тәрбия сәгате “Телебез татлы, йөзебез якты булсын”

Кл.җитәкчесе

3

Тәрбия сәгате “Милли киемгә мәдхия”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате “Яулыкларда  халык  тарихы”

Кл.җитәкчесе

5

Тәрбия сәгате “Телебез- татлы, йөзебез якты булсын”

Кл.җитәкчесе

6

Сәламәтлек сәгате “Укудагы куркулар, аларны  җиңү ысуллары”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате “Имтиханнарга әзерләнгәндә сәламәтлекне ничек сакларга”

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате “Психологик бәйлелек, төрләре”

Спорт

комиссиясе

9

Сәламәтлек сәгате “Интернеттан дөрес файдалан ”

Спорт

комиссиясе

10

Шәфкатьлелек атнасында изге эшләрдә катнашу

Укучылар активы

11

Бакчадагы язгы эшләрдә катнашу

Хезмәт

комиссиясе

12

Көндәлекләрне тикшерү

Кл.җитәкчесе

Май /Табигатьһәм без/

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Тәрбия сәгате “Җир- безнең өебез”

Кл.җитәкчесе

2

Тәрбия сәгате “17 май – Халыкара  ышаныч телефоны көне”

Кл.җитәкчесе

3

Тәрбия сәгате “Бөек Ватан сугышы сукмаклары булап”

Кл.җитәкчесе

4

Тәрбия сәгате “Укучылар белән җәйге каникул чорына инструктаж үткәрү”

Кл.җитәкчесе

5

Сәламәтек  сәгате “Саф һавада хәрәкәтле уеннар”

Спорт

комиссиясе

6

Сәламәтлек сәгате “Синең ялың һәм сәламәтлегең”

Кл.җитәкчесе

7

Сәламәтлек сәгате “Ничек дөрес итеп ял итәргә?”

Кл.җитәкчесе

8

Сәламәтлек сәгате “Саф һавада хәрәкәтле уеннар”

Спорт

комиссиясе

9

Обелиск янында Җиңү бәйрәмендә катнашу

Кл.җитәкчесе

10

Бакчада язгы эшләрдә катнашу

Кл.җитәкчесе

11

Укучыларның  имтиханнарга әзерлеге буенча фән укытучылары белән

даими эшләү  

Кл.җитәкчесе

12

Әти-әниләр белән бергә табигатькә экскурсия

Кл.җитәкчесе

13

Укучыларны җәйге ялга озату, инструктаж  үткәрү

Кл.җитәкчесе

Ата-аналар белән эшләү планы.

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Белем бәйрәмендә ата-аналар белән очрашу:

  • Мәктәп формалары  буенча министрлар кабинеты приказы белән таныштыру;
  • Укучылар өчен кагыйдәләр, эш режимын  искә төшерү
  • Закон №71  искә төшерү

сентябрь

Кл.җитәкчесе

2

Гаиләләрдә булу

Ел дәвамында

Кл.җитәкчесе

3

Класстагы ата-аналар комитеты

утырышларын үткәрү

Чиреккә

бер тапкыр

Кл.җитәкчесе

4

Ата-аналар җыелышларын үткәрү:

1. Гомуми  ата-аналар  җыелышы: “ Балаларның иминлеген саклау”

2. “Гаиләдә балага җенси тәрбия бирү”

3. “Уку һәм ГИА га әзерләнгәндә әти-әниләрнең  җаваплылыгы”

4. “Кара-каршы сөйләшү” (укучылар һәм әти-әниләр катнашында)

 5.Гомуми җыелыш

6. “Укучыларны җәйге ялга озату”

сентябрь

ноябрь

февраль

март

гыйнвар

май

Кл.җитәкчесе,

ата-аналар комитеты

5

Индивидуаль әңгәмәләр

Ел дәвамында

Кл.җитәкчесе

6

Әти-әниләрне бәйрәмнәр

белән котлау

Бәйрәмнәрдә

Укучылар

7

“Ачык ишекләр көне” ата-аналарны дәресләргә чакыру

График

буенча

Кл.җитәкчесе

8

Гаиләләрдә  тәрбия эшен  өйрәнү буенча  анкеталар үткәрү

План буенча

Кл.җитәкчесе

Сәләтле балалар белән эшләү планы.

Чараның  исеме

Дата

Җаваплы

1

Укучыларның  сәләтләрен ачыклауны дәвам итү.

Ел дәвамында

Фән

укытучылары

2

Укучыларны түгәрәкләргә тарту

сентябрь

Түгәрәк

җитәкчеләре

3

Мәктәп буенча үткәрелгән  конкурсларда  актив катнашу:

  • Рәсем конкурслары
  • Иншалар, эссе конкурслары
  • Иҗади  конкурслар

План

буенча

Укучылар

үзидарәсе

4

Китапханәдәге өстәмә әдәбият   белән файдалану

Ел дәвамында

Фән

укытучылары

5

Кроссвордлар чишү

Ел дәвамында

Укучылар

6

Газета-журналлардагы, интернеттагы  яңалыклар  белән танышу

Ел дәвамында

Укучылар

7

Фәннәр буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнашу.

ноябрь

Фән

укытучылары

8

Интернет конкурсларда  катнашу

Ел дәвамында

Класс

җитәкчесе

9

Укучыларны проект эшчәнлегенә  тарту

Ел

дәвамында

Класс

җитәкчесе

10

Һөнәри  юнәлештә  укучыларның  сәләтләрен  ачыклау буенча  системалы эш алып бару

Ел

дәвамында

Кл.

җитәкчесе

МӘКТӘП КАЛЕНДАРЕ

Беренче чирек:

  1 сентябрь – Белем көне, Дөньякүләм тынычлык көне.

  8 сентябрь – Рәсәй әлифбасы көне.

  9 сентябрь – Дөньякүләм матурлык көне.

  27 сентябрь – Туризм көне.

  30 сентябрь – Internet көне.

  1 октябрь – Халыкара музыка көне, Олылар көне, Халыкара хайваннарны яклау көне.

  5 октябрь – Укуытучылар көне (1965 елдан).

  21 октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре көне.

  4 ноябрь – Тигезлек һәм татулык көне.

  6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.

Икенче чирек:

  10 ноябрь – Дөньякүләм яшьләр көне.

  15 ноябрь – Дөньякүләм армиягә чакырылучы көне.

  16 ноябрь – Халыкара толерантлык көне.  

  20 ноябрь – Дөньякүләм балалар көне.

  21 ноябрь – Халыкара тәмәке тартуга каршы көн.

  28 ноябрь – Аналар көне.

  5 декабрь – Совет гаскәрләренең Мәскәү астында контрһөҗүм башлау көне.

  27 декабрь – Коткаручылар көне.

  28, 29, 30 декабрь – Яңа елны каршылау мероприятиеләре.

  1 гыйнвар – Яңа ел.

  7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме.

Өченче чирек:

    25 гыйнвар - Студентлар көне.

  2 февраль – Сталинград сугышы (1943 ел).

  8 февраль – Россиядә фән көне.

  23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

  1 март – Дөньякүләм гражданнар оборонасы көне.

  8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.

  18 март – Халыкара музейлар көне.

  21 март – Дөньякүләм поэзия көне.

  27 март – Халыкара театр көне.

  30 март – Җирне саклау көне.

  Дүртенче чирек:

  1 апрель – Көлке көне.

  12 апрель – Космонавтлар көне.

  17 апрель – Россия фәне көне.

  29 апрель – Россия аналары көне.

  1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме.

  9 май – Бөек Җиңү көне.

  15 май – Халыкара гаилә көне.

    1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

  12 июнь – Россия көне.

  22 июнь – Бөек Ватан сугышы башлану.

  26 июнь – Халыкара наркотикларга каршылык көне.

  27 июнь – Яшьләр көне.

  22 август – РФ дәүләт флагы көне.

   30 август – ТР суверенлык көне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәрДәрес максатлары: Белем бирү максаты:  - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу; -дөрес киенә белү каг...

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм республика тестына әзерлек планы

Бердәм республика тестына әзерләнү буенча укытучының шәхси планы...