Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.
план-конспект по теме

Бухарова Милауша Равильовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plank_hrefe..docx24.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: К хәрефе.

Максат :  1) К хәрефенең 2 авазга билге булып йөрүе турында төшенчә бирү.                  

                   2)Тартык аваз хәрефләренең классификациясе турындагы   белемнәрне ныгыту

                   ныгыту; дөрес язу күнекмәләрен үстерү; хәтердә калдыруга уңай      шартлар тудыру.                                                                                                                                  

                   3) Татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.                                        Дәрес тибы: катнаш.

Методлар  һәм алымнар: аңлату, күрсәтү, сорау – җавап.                                                                        

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта,дәреслек.

                                                 

                                                      Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.                            

ПУХ тудыру.

- Исәнмесез,  укучылар !

- Хәерле көннәр сезгә!

- Зиһен һәм  тел ачкычлары

  Телимен  һәммәгезгә.

2. Матур язу минуты.

Мин табышмак әйтәм, җавабы без дәрестә язачак хәрефкә башланыр.

Йомры,  йомшак сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.(ЧЕБИ)

-Димәк, дәрестә матур язу минутында Ч хәрефен язачакбыз.                

Чч

Чеби

Зилә чебиләр карый.

  1. [Ч] – нинди аваз хәрефе? (тартык.)
  2. Ни өчен? (һава ч хәрефен әйткәндә каршылыкка очрый.)
  3. Нинди тартык(саңгырау.)
  4. Ә хәзер ч хәрефенә башланган үзегез сүзләр уйлап карагыз.(чыршы, чиләк,чаңгы,чәнечке һ.б)
  5. Чеби сүзе белән җөмлә уйлыйк әле .(дәфтәргә яздыртам)
  6. Бу җөмлә ничә сүздән тора?(3)
  7. Әйдәгез һәр сүзнең нинди авазга башланганын әйтеп чыгыйк әле.

3. Үткәннәрне кабатлау.

  - [З] – яңгырау тартык.

  -[Ч] -  саңгырау тартык.

  -[ К] – саңгырау тартык.

  - Димәк, бу сүзләрнең барысы да нинди аваз хәрефеннән тора? (тартык)

  - Тартык авазларны ниндиләргә аерабыз?(яңг. , саңг.)

 - Әйдәгез тартык авазлар таблицасын искә төшерәбез.(укучылардан сорыйм,экранга чыгарам.)

4. Яңа материал өстендә эш.

(табышмаклкр әйтүне дәвам итәм,җавапларын экранга чыгарам).

  1. Башы җирдә ,койрыгы коймада.(КАБАК)
  2. Үзе шардай,   эче кандай

Тәме балдай.(КАРБЫЗ)

  1. Җир астында алтын казык.(КИШЕР)
  2. Утыра бер ак чүлмәк

Өстенә кигән йөз күлмәк.(КӘБЕСТӘ)

    КАБАК                    КИШЕР

    КАРБЫЗ                 КӘБЕСТӘ

-Бу сүзләрнең барысы да нинди хәрефкә башлана?

- Димәк, дәрестә кайсы хәреф турында сөйләшербез?( к хәрефе.)

         - 1 нче баганадагы сүзләрне укыйк, алар ничек әйтелә?( калын)

         -2 нче баганадагы сүзләрне укыйк. Алар ничек әйтелә?(нечкә)

   -Ни өчен?(калын сузыклар,нечкә сузыклар)

   -Балалар,калын әйтелешле сүзләрдә К хэрефенең укылышын карыйк әле      

        КАБАК -КЪАБАКЪ                    КИШЕР- КИШЭР

        КАРБЫЗ –КЪАРБЫЗ                КӘБЕСТӘ – КӘБЭСТӘ

 (Калын әйтелешле сүзләрдә КЪ дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә К дип укыла.)

       -Димәк, К хәрефе сүздә  [ А,У,Ы,О]-сузыклары булса,[ КЪ] дип,

       [ Ә,Ү,Э(Е),И] -  сузыклары булса,[ К]  дип укыла

       5.Физкультминутка.

         Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

         Бик арыды минем күз.

         Йомам күзем: ял итсен,

         Ачам күзем: күп күрсен!

         Тагын йомам һәм ачам,

         Бер йомам да бер ачам.

         Күзләр хәрәкәте белән

         Бик зур әйләнә сызам.

         Аннан төбим күзләрем

         Имән бармак очына.

         Кисәк карыйм тышта үскән

         Биек агач башына.

      6. Дәреслек белән эш.

  1. нчы күнегү(телдән),74б. К хәрефе кергән сүзләрне табып аңлатырга.

    112 нче күнегү(язмача). –ка,-кә иҗегенең тиешлесен өстәп,сүзләрне                  күчереп язарга,бетергән укучыларга карточкалар   өләшәм.

(Экраннан үзләре тикшерәләр)

     7.Йомгаклау.

     - Нинди хәреф белән таныштык?

     - Ничә авазга билге булып йөри?

     - Калын сүзләрдә ничек әйтелә?

     - Нәчкә сүзләрдә?

   8. Өй эше бирү.

    К хәрефеннән башланган сүзләр белән җөмләләр төзергә. Мәсәлән: Камил    коймага кадак кага.

   9. Билгеләр кую.

 

 

           

       

 

   

  1.    

       

       

     

     

     

 

                                                                                                                                                                                                                

   

     

 

   

     

   

                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемнәрендә укучылар өчен татар теленнән контроль эшләр

"Сау бул, җәй" темасы буенча кереш контроль эш...

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест.

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест....

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен

Татар халык әкияте "Акыллы карт" (адаптацияләнгән) татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләр өчен...

2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "Сузык авазлар" темасы буенча тест.

Түбәндәге тест 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән. Тема: "Сузык авазлар"...

5 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)

5 нче сыйныф укучылары өчентатар теленнән арадаш аттестация эше (грамматик биремле диктант)...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...